Алсу Әбелханова...
Алсу Әбелханова
Балачагымда Чыршы бәйрәмендә төшкән фотоларны карыйм да, көләм. Балалар бакчасына йөргәндә мин ел саен Кар Бөртеге була идем. Ак тукымадан тегелеп, мишуралар белән бизәлгән бер күлмәгем бар иде минем. Үсеп беткәнче ел да шул күлмәкне кидем. Әни аның мишураларын гына үзгәртеп тегә иде. Бакчадан китәсе елны ул күлмәгем тәмам бәләкәйләнеп, бот төбеннән генә калган иде, барыбер кидем шуны. Ул вакытта кибетләрдә булмагандыр инде, күрәсең...
Гөлназ Сәфәрова
Бу минем балалар бакчасында төшкән фото. Шушы фотоны күрүгә, минем ул вакытта кичергән эмоцияләрем искә төшә. Без үскәндә бүгенгедәй матур күлмәкләр юк иде бит. Ә мин матур күлмәкләрне бик ярата идем. Бу күлмәкне миңа «Татарстан яшьләре»ндә эшләгән танылган журналист Нәсимә апа Садыкова тегеп бирде. Эшкә баргач, әтием Миңназыйм Сәфәров: «Гөлназга каян гына күлмәк алырга инде, беркайда да юк», – дигәч, Нәсимә апа өйгә килеп, мине үлчәп, тегеп биргән иде аны. Марлядан гына тегелгәнгә, бик тиз бөгәрләнә иде. Әти белән әни аны төне буе утырып бизәгәннәр иде: клей белән конфетти ябыштырдылар, мишуралар тектеләр. Әзер булгач, йокы бүлмәсенең ишегенә элеп куйдылар. Төне буе шул күлмәгемә карап, кайчан иртә җитәр инде дип көтеп ятканым истә. Үз гомеремдәге иң матур күлмәгем иде ул. Фотога караган саен, мин аның исләренә кадәр искә төшерәм, аңа куанганнарым, аны кигәч, шатланганнарым!!! Хәзер кайда икән шушы күлмәгем, эзләп табасы иде шуны.
Гөлсирин Абдуллина
Балачакта иң күңелле бәйрәм безнең өчен Яңа ел иде. Барысы да чын булып тоела иде безгә, Кыш Бабай да чып-чын, Кар Кызы да... Төнлә без йоклаганда морҗадан кереп, чыршы төбенә бүләк куеп чыга иде алар. Чыршыдагы уенчыклар да көндез генә җансыз кебек, өйдә утлар сүнү белән алар да терелә... Мин балачакта нәкъ шулай уйлый идем. Кыш Бабайның бүләген алыр өчен ел буе тырыша идек.
Ә бер Яңа ел бөтенләй көтелмәгәнчә булды. Без сеңлем белән башлангычта укый идек. Мәктәптә узасы Чыршы бәйрәменә әзерләнәбез. Әни иртән икебезнең дә чәчләрне матур итеп үрде дә, сеңлемнең маңгаенда ниндидер кызыл бетчәләр күрде. Ул елны мәктәптә берничә бала кызамык белән авырый иде. Ә безнең әле аның белән авырган булмады. Әни сеңлемне мәктәпкә җибәрмәде, мәктәпнең Чыршы бәйрәменә мин генә киттем. Кичен авыл клубында да буласы иде бәйрәм. Анысына инде мин дә бара алмадым. Кечкенә вакытта Чыршы бәйрәмен күрә алмый калу бик тә кәефне кыра бит. Әти белән әни ул елны безгә бәйрәм ясап, Кыш Бабай белән Кар Кызын өйгә чакырганнар иде. Шул Яңа ел әле дә хәтердә.
Зөлфәт Зиннуров
Яңа елга гел тере чыршы куя иде безнең әти. Артсыз урындыкны әйләндереп яткырып, аның эченә өч литрлы банка куела, шул банкага чыршыны утыртасың. Аны әле аумасын өчен урындыкка бәйлисең.
Бер Яңа ел гел истә. Без ул вакытта ике катлы йорттагы фатирда яши идек. Двоюродный апа да безнең белән. Ул чыршы куелган залда йоклый иде. Бервакыт төнлә белән Илүсә апаның куркып кычкырган тавышына йөгереп чыксак, чыршы ауган. Миңа биш яшьләр чамасы. Ул чыршы юктан гына аумагандыр инде, мөгаен, песи аударган булгандыр.
Яңа елны бик көтеп ала идек балачакта. Кыш Бабайга да ышана идек. Үсә төшкәч, үземә үк Кыш Бабай булып киенеп, башлангыч сыйныфларның Чыршы бәйрәмендә катнашырга туры килде.
Илсөя Бәдретдинова
Минем бәләкәй вакытта Яңа елда төшкән фотоларым юк. Гомумән, балачакта фотога бик аз төшелгән икән. Әмма бер Яңа ел бәйрәме турында әни сөйләгәне хәтеремдә. Кыш Бабай килгәч сөйләр өчен, балалар бакчасында миңа бер куплет шигырь биргәннәр. Әни аны бик тырышып ятлаткан. Кыш Бабайга мин болай дип сөйләргә тиеш булганмын:
«Аргы яктан бирге якка
Йөгереп китте бер куян.
Кыш Бабай, син утырып тор,
Хәзер самавыр куям».
Әмма Кыш Бабайны күргән шатлыктан, мин бераз онытылып киткәнмен, күрәсең, шигырь башкачарак килеп чыккан:
«Аргы яктан бирге якка
Йөгереп китте бер куян.
Кыш Бабай, син утырып тор,
Хәзер самогон куам».
Бөтен кеше тәгәрәшкән. Әле дә искә алып көләләр миннән.
Гүзәл Уразова
Яңа ел – елга бер килгән зур бәйрәм, без аны зарыгып көтеп ала идек. Бу бәйрәмнең үз исе, үз яме бар бит аның. Мандарин исләре борынын кытыклый, өйгә ылыс исе, конфет исе тарала!.. Кыш Бабайдан нәрсәдер сорау юк иде, үзе нәрсә бирсә, шуңа шат булдык. Аның күчтәнәчен дә алуга ашап бетермибез, җәйгә кадәр җиткерә торган идек. Башта гадирәк конфетларны гына ашыйбыз, иң тәмлеләре, шоколадлылары азакка кала. Алар инде җәйгә кадәр катып та бетәләр иде.
Яңа елга бәйле бер балачак хатирәсе гел исемдә. Элек чыршы уенчыклары сатылса да, алай күп булмыйлар иде. Без аларны үзебез ясый торган идек. Төсле кәгазьләрдән гирляндалар ясап, бөтен өйне бизәп бетерәбез. Берзаман түшәмгә элә торган ялтыр-йолтырлар чыкты. Бер очын мамыкка төрәсең дә, су белән юешләп, түшәмгә ябыштырасың. Өебезнең түр бүлмәсен мин дә шулар белән бизәп бетердем. Мату-ур! Ә иртән бүлмәгә керсәк, ябыштырган барлык ялтыравыкларым, кубып, идәнгә коелышкан. Түшәмдә бары сары таплар гына калган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк