Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Эх, җиләкле җәйләр...

Җыр тарихы

Җиләкле җәй

Мирһади Разов сүзләре
Рөстәм Хәйруллин көе

Ак каеннар арасына
Килгән идем җиләккә.
Очрадың да гашыйк иттең,
Ялкын салдың йөрәккә.

Кушымта:
Эх, җиләкле җәйләрнең
Оныталмамын ямен, –
Тоямын иреннәреңдә
Каен җиләге тәмен.

Җиләк җыя-җыя икәү
Кичкә кадәр серләштек.
Яратам, дип әйткән идем,
Ак каеннар көнләште.

Кушымта.

Сөюебез җиләк кебек
Татлы булсын гомергә.
Шаулыйк тормыш урманында
Пар каеннардай бергә.

Кушымта.

Бу көннәрдә әлеге җыр төрле мәҗлесләрдә, юбилейларда туйларда аеруча еш яңгырый. Җәйнең кыл уртасы җитсен дә, дөнья июль челләсенә чумсын да, җиләк вакыты күңелләрне алгысытсын да ди! Ә бит кичә-бүген генә дә җырламыйлар аны. Дистә еллар инде популярлыгын җуймый. Ретро җырлар рәтендә булса да, бүген дә хит «Җиләкле җәй»! Лилия Хәйруллина аңа яңа сулыш өрде, яңача аранжировкалар ясап тамашачыга җиткерде.

Казанда һәм Уфада, Мәскәүдә, Питерда, Екатеринбургта, Белоруссиядә, Казакъстанда, Кыргызстанда, Үзбәкстанда – кайда да «Җиләкле җәй»! Казакълар – казакъ телендә, үзбәкләр үзбәкчә җырлыйлар икән. Алай гынамы, аны халык сүзләре, халык көе дип кабул итә башлаганнар. Димәк, җыр халыкныкы булып киткән инде.

Шундый күңелгә ятышлы халыкчан җыр ничек туган соң? Җыр авторлары Мирһади Разов белән Рөстәм Хәйруллин икәнен беләм. «Җиләкле җәй»не Салават, Гөлдания Хәйруллина башкаруында ишеткән бар. Хәзер инде әтисе җырын кызы – бик популяр эстрада җырчысы, үз стиле, үз образлары булган Лилия Хәйруллина дөньяга таныта. Язылу тарихы ниндирәк икән?

Мирһади Разов, Илһам Шакиров Мирһади Разов Илһам Шакиров белән

Шагыйрь Мирһади Разов җырга бәйле кызыклы истәлекләр сөйли.
– 1993 елның җәйге матур бер көнендә өй телефоны шалтырады. Гөлдания Хәйруллина һәм Рөстәм Хәйруллиннар белән бик тыгыз иҗади дуслыкта яшәгән вакытлар. Бергәләп иҗат иткән берничә җырыбыз да бар...

Рөстәм шалтырата икән. «Мирһади, матур гына көй килеп чыкты, шуңа сүзләр кирәк иде, – ди. – Ләкин бик тиз кирәк! Безнең концертлар куясы, Уфага китәсе бар», – дип тә куя. Ул да булмый, телефон трубкасын Гөлдания ала: «Мирһади, көе менә болайрак...» Һәм аның күңелгә ятышлы тембры яңгырый. Менә шундыйрак булырга тиеш, ритмы шундыйрак булсын дип. Минем күңелгә кереп калды. Мин үзем атны тиз җигә торган кеше. Ул арада җыр сүзләре күңелдә туа башлады. Хатыным Әлфия белән Минзәлә районы Җәмәк авылына кайтып, тау битләрендә җиләк җыюлар күз алдыннан үтте. Берничә вариантны теркәп куйдым. Яшел җәй, ак каеннар, кызыл җиләкләр җете төсләре белән күңелдә бер сурәт ясады. Уйлана-уйлана тагын берничә вариантны яздым да, арадан үземә иң ошаган вариантны сайлап, Хәйруллиннарга шалтыраттым. Гөлданиягә диктант яздырган кебек телефоннан әйтә торам, ул яза тора һәм көйләп тә бара. «Әйбәт, әйбәт бу, матур булган! Хәзер тиз генә Рөстәм белән карыйбыз да...» – ди шатланып. 

Бер көн үтте, ике көн... Өченче көнне Рөстәм шалтырата: «Булган бу! Безгә ошады! Гөлдания башкарачак!» – ди.

Ул арада телефон Гөлданиягә күчә: «Халык яратачак! Хит булачак, Мирһади!» – дип, сөенечен белдерергә ашыга. Чыннан да, ул уртак җырыбызны беренче булып Гөлдания башкарды.

Салават Фәтхетдинов, Гөлдания Хәйруллина Салават Фәтхетдинов һәм Гөлдания Хәйруллина

Чаллының элеккеге күчмә цирк бинасында концертлар була иде. Җәй ахырларында Салават куя иде. Шулай бер көнне танышым очрады: «Кичә Салават концертына бардым. Рөстәм Хәйруллин белән искиткеч матур җыр иҗат иткәнсез икән. Салават башкарды», – ди. «Нинди җыр?» – дим. Ишеткән дә юк бит әле. Җиләкле җәй турында дигәч, аңладым инде. Рөстәмнәргә шалтыраткан идем, «Без аны Салаватка бирергә булдык. Аның башкаруында уңышлырак, отышлырак булыр дип уйладык», – ди.

Чыннан да, бу җыр бәхетле язмышка ия булды.

Салават аны бик матур башкарды, репертуарын да бизәде. «Уятмакчы булсаң халык җәүһәрләрен» дигән татар җыры конкурсында Салават бу җыр белән җиңү яулап, аңа «Ока» машинасы да бүләк иттеләр әле. Шуннан соң җырны халык күтәреп алды! Кая карама, «Җиләкле җәй»не җырлыйлар! Табыннарда, мәҗлесләрдә шуны бии-бии җырлыйлар.

Бик популяр булып китте. Чын-чынлап халык җырына әйләнде. Узган ел Гөлдания социаль челтәрләргә дә язды: «Сөенәм: Рөстәмемнең «Җиләкле җәй» җыры халык җырына әйләнде», – дип. Искерми торган җыр: сүзләре дә, көе дә. Бу җыр җыр урлаучылар күңеленә дә үтеп кереп, алар мотивларын урлап, берничә җыр туды. Ләкин озак яши алмадылар. Чөнки андагы моңнар, аһәңнәр безнең «Җиләкле җәй»гә кергән иде инде.

Кемгә багышладың дип тә сорыйлар. Хатыным Әлфия белән 1991 елда өйләнештек. Җыр 1993 елда – гомернең иң матур, иң садә елларында язылды. Ел саен җиләккә йөрибез. Чиләк тутырып җиләк алып кайтабыз. 

Җыр сүзләрен язганда күңелемдә Әлфия иде. Минем җырым дип «Җиләкле җәй»не классташлар төркеменә куйган идем, бер сабакташ: «Бәй, бу синең җырмыни?! Белмәдек! Гел җырлап йөрибез югыйсә», – дип язган.

Дуслар белән Казаннан кайтканда шундый бер кызыклы хәл булган иде. Мамадыш якларында җиләк шәп өлгерә бит инде. Сатучылар чиләк-чиләк җиләкләре белән юл читенә тезелеп баса. Без дә тукталдык. Җиләкләре эре, кып-кызыл. «Җиләкле җәй» дигән җырны беләсезме?» – дип сорыйм. Көлеп җибәрәләр. «Белмәскә! Шуны җырлый-җырлый җыйдык әле бүген дә!» – ди бер кыюрагы. «Мин авторы булам инде», – дигән идем, ышанмый! Җыр китабын ачып күрсәттем. «Паспортыгызны карап тормыйм инде, хәзер ышанам. Ә бу «Җиләкле җәй» өчен», – дип, майонездан бушаган чиләк тулы җиләк тоттырды! Әлеге җыр өчен алган гонорарым шул булды гомер буена. Башка бу җыр өчен бер җир-дән дә гонорар алганым юк. Җыр бөтен җирдә яңгырый – шуңа сөенәм!

Композитор Рөстәм Хәйруллинның хатыны, Татарстанның атказанган артисты, күренекле эстрада җырчысы Гөлдания Хәйруллинада да сагынычлы хатирәләр саклана.
– Әйе, башта Рөстәмдә җырның көе туды. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар белән бергә гастрольләрдә йөргәндә «Җиләкле җәй»не дә җырлый идем. 1993 елда алар шул концертларда яңгыраган җырларны кассетага яздырды. Минем «Җиләкле җәй» дә керде анда. Бик популяр кассета булды ул, шундук таралып та бетте. Салават кулына да килеп эләккән, ул да «Җиләкле җәй»не ошаткан. «Мин башкарыйм әле бу җырны», – ди. Тоттым да Салаватка бирдем. Шулай итеп, җыр минем башкаруда кассетада гына калды. Ләкин халык мин җырлаганны да белә, хәтерли. Рөстәм арабыздан китсә дә, җырлары яши. Инде кызыбыз Лилия «Җиләкле җәй»не бөтенләй яңача башкара. Заманча, яшьләрчә. Кушылып җырлыйлар. Бик матур клип та төшерделәр. Искиткеч табигать! Яшь кызлар, машинада җилдереп, җырлый-җырлый җиләккә бара. Бик күңелле!

Мин ул җырда Рөстәм хыялын, Рөстәм аһәңнәрен тоям. Аның җырлары күп, әлбәттә. Язылып та, дөньяга чыкмаган җырлары да шактый. Рөстәм иҗатына багышлап, йөзләп җырыннан китап эшләдем. Ноталары белән бергә җыр текстлары да бар анда. «Бәллүр чишмә», «Кайда син?», «Яшәтәсе иде әнкәйләрне», «Яңармасын сагышлар», «Җиләкле җәй»ләр... Китапның исеме дә «Җиләкле җәй» булыр. Инде утыз елдан артык «Җиләкле җәй» җыры яңгырап тора икән, димәк, ул халкыбызның яраткан – үз җыры!
 
Беренче фотода: Гөлдания һәм Рөстәм Хәйруллиннар
Фотолар: гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар