Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Айваз Садыйровның булачак хатыны белән танышу тарихы

Айваз булачак хатыны Алинә белән танышу тарихын сөйләде. Сезнең игътибарга бик кызыклы һәм ичкерсез бәян. Айваз үзе әйтмешли, «ничек бар – шулай сөйләдем».


Айваз булачак хатыны Алинә белән танышу тарихын сөйләде. Сезнең игътибарга бик кызыклы һәм эчкерсез бәян. Айваз үзе әйтмешли, «ничек бар – шулай сөйләдем».


2018 ел. Ялларга Арчага кайттым. Группадаш Ришатның фатирында 4 егет утырабыз. Сөйләшәбез. Сөйләшү барышында Ришат читтәрәк үзенең инстаграм лентасын актарып утыра. Бер мәлне аның телефонына күзем төшеп китте. Телефон экранында бер мөлаем туташның фотосын күреп алырга өлгердем. Мизгелендә үк:
– Тукта! – дим моңа. – Кем бу кыз?
– Алинә Касимова, элеккеге ГАИ начальнигының кызы, – ди бу.
– Кая, карыйм әле фотосын җентекләп, – дип, Ришатның телефонын кулга алам.
Чибәр күренә. Әһә, минәйтәм, ГАИ начальнигы кызы булгач, бик «высокомерный» инде бу. Ярар, мондый «фифочка»калар белән сөйләшә беләбез без. Язып карыйм әле моңа дип уйлыйм үзем. Бик масайса, үзен төп башына да утыртып куярмын әле?..
Өйгә кайткач, үземнең инстаграмнан эзләп таптым моны. Аккаунты ябык. Запрос җибәрдем. Үзе «подтверждать» итмичә язып та булмый. Башка фотоларын да күрәсе килә. Көтәм, көтәм… Ул көнне дусларга алучы булмады?


Икенче көнне дә, өченче көнне дә. Ә минем аның белән элемтәгә керү теләгем тагын да арта. Шуның белән бергә кызкайның «кәттәбикә» икәнлегендә ышаныч та.
5 нче көнне, ни хикмәттер, кабул итте бу минем запросны. Кереп фотографияләрен тикшерәм, беренче чиратта. Әллә ни күп түгел. Гомумән, һәр адымын, һәр ашаган ризыгын инстаграмга элеп баручы «инста-чика»га охшамаган бу. Артык масаючан кызга да охшамаган. Киресенчә, тыйнак кыз булып күренде. Минем кәеф тә кырылды әле баштарак. Янәсе, мин уйлап куйган образ белән бер дә чагышмый… Кемне төп башына утыртам соң мин хәзер???
Ярый, язарга булдым. Нәрсә дип язганны хәтерләмим. Җавап килде. Сүз арты сүз китте. Үзем язам, үзем һаман да минем белән язышкан кеше мин иң башта уйлаган образдан нык аерыла икәнен аңлыйм. Берничә көн шулай языша торгач, мин очрашуга чакырырга булдым. Тиз генә ризалашмаса да, баллы телем белән күндердем мин моны очрашуга. Безнең аралашу инстаграмда гына барганын әйтеп куйыйм. Очрашыр алдыннан телефон номерын сорап алдым. Очрашуга килеп җиттем. Машинада утырган килеш җибәргән номерны җыеп, «Позвонить» дигән төймәгә басам… (Әйтергә кирәк, номерны алдан саклап, исемен язып куймаган идем.) Шалтырату төймәсенә басуга, экранда исем килеп чыкмасынмы – АЛИНӘ КАСИМОВА…
Бер мәлгә аптырап киттем. Аның номерын телефоныма язмаган идем ләбаса. Ничек аңларга моны?! Әәә… Теге көнне Ришаттан кызның кем икәнлеген сораганда номерын да алдым түгелме? Хәтерләмим. Шулай бугай…
Без күрештек. Аралашып утырдык. Дөресен әйтим, беренче аралашу мине әллә ни тәэсирләндермәде. Алинә артык күп сүзле түгел булып чыкты. «Бу кыз белән эш пешмәс, артык тыйнаклар белән кызык түгел икән» дип уйлап куйдым. Мин үзем сөйләшергә яраткан кеше буларак, аның аз сүзле булуын үз итеп бетермәдем. Шулай берәр сәгать «сөйләшеп» утырганнан соң таралыштык.
Башка күрешмим моның белән! Бер-ике тапкыр гына «ради приличия» язам да, әкренлән «шуармын».
Соңыннан билгеле булганча, Алинә дә «бу «тел бистәсе» тагын чакырса, ризалашмаска кирәк», дигән фикергә килгән.
Мин бер-ике көн «ради приличия» яздым. Ул «ради приличия» җавап кайтаргалады. Шуның белән тәмам.
Бу вакыйга Яңа ел ялларында барды. Көннәрдән бер көнне мин Казанга китәргә җыендым. Ни сәбәпледер, ул көнне Арчаның үзәге аша китәргә булдым. Гәрчә гомеремдә дә Казанга үзәктән китми идем.
Үзәк аша китеп барам, каршыга таныш берәү очрый. Тукта, теге Алинә түгелме соң бу?! Мине таныды. Әллә ничек уңайсыз булып китте. Машинадан гына кул болгаган булдым да, юлымны дәвам иттем.
Үзем барам, үзем уйлыйм: «Теге вакытта җайлап кына юкка чыкты инде бу малай, дип минем турында начар уйлагандыр инде бу. Кайдан каршыга чыгып тора тагын?! Мине оятка калдырып! Ярар, бер язып аласы булыр». Яздым. Опять же «ради приличия». Әзрәк чирләп киттем, дигән булам. Сүз арты – сүз. Тагын бер очрашуга чакырганны сизми дә калдым. Монысы да «ради приличия» инде. Начар уйламасын минем турында.
Икенче ялларда, ул, очрашмыйбыз, дип, озак карышса да, очраштык. Бу юлы, ни гаҗәп, сөйләшүебез җайлы барган сыман. Үзе дә ачылыбрак сөйләшә. Миңа да ничектер рәхәт. Тыйнаклыгы үзенә бик килешә икән.
Озатып куйдым. Саубуллашканда Алинә: «Без синең белән ничәнче тапкыр күрешәбез, хәтерлисеңме?» – дип, серле генә елмаеп сорап куйды.


Ничәнче булсын, икенче, әлбәттә!
Ялгышасың, өченче…
2008 ел. Җәйге каникуллар вакыты. Дус егет Илнур белән кич чыгабыз. Көн саен диярлек маршрут бер – стадионга кадәр төшәбез дә, кызлар очратмабыз микән дип, бер әйләнәбез дә өйләргә таралышабыз.
Бүген дә әллә кемнәрне очрата алмадык. Кайту ягына атлыйбыз. Гадәттә турыдан гына менеп китәргә ияләнсәк тә, бу юлы: Тукта әле, – дим Илнурга, – әйдә, үзәк аша китик.


– Анда урам егетләре була, тыгылмавың хәерле, – ди бу.
Булмагае. Каршыга чыксалар, табарбыз җаен. Бәлки кызлар очрап куяр без бәхетсез ике бәндәгә.
Чыннан да, ул кичне тел байлыбыгызны усал малайларга түгел, матур кызларга карата кулланырга язган икән.
Барабыз шулай. Кайдадыр кызлар көлгәне ишетелә. Колакны торгызам. Әһә, әнә тегеннән килә бугай. Шул якка кызуладык. Утыралар икәү көлешеп.
– Сез кемнәр?
– Койрыклы җеннәр!
– Нишләп утырасыз?
– Көлке капчыгын чишеп утырабыз!


Диалогның эчтәлеге мондый ук булмаса да, шаяру, үчекләү катыш күңелле генә барды дип хәтерлим. Бераз сөйләшеп утыргач, без кайтабыз, дип бызгый башлагач, озатып куярга булдык үзләрен.
Кызларның исемнәре Алия һәм Алинә булып чыкты. Минем күзем Алинәсенә төшеп өлгергән иде. Саубуллашыр алдыннан кыюланып номерын сорадым.
– Мин сиңа шалтыратачакмын әле, көт! – дип, куллар болгап кайтып киттек.
Икенче көнне, чыннан да, шалтыраттым. Телефон недоступен. Әһә, минәйтәм, ялган номер биргән бу кыз. Мин ошатсам да, мине ошатмагандыр инде, шалтыратуымны теләмәгәндер, дидем дә. Бу вакыйганы оныттым…
Ә сим-карта телефон номерын онытмаган булып чыкты.


«Мин сиңа шалтыратачакмын әле, көт!» дип әйткән сүзләремдә тордым бит тәки! 10 елдан соң булса да…
Бу тарихны, чынлап әйтәм, онытып өлгергән идем инде. Алинә үзе искә төшерде.
Шул кичне белдем – Алинәнең телефон номеры шушы еллар буе минем кул астында гына булган. Номерны миңа төгәл 10 елдан соң гына җыярган язган...


Безнең танышу тарихы менә шулайрак булды. Кайсыгыз сорап язган иде әле: «Ничек таныштыгыз», – дип?
Ышанмасагыз – ышанмагыз. Әмма ничек бар – шулай сөйләдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар