Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Тау артында таулар бар

Татарстанның халык язучысы Марсель ГАЛИЕВнең тормыш кагыйдәләре

Татарстанның халык язучысы Марсель ГАЛИЕВнең тормыш кагыйдәләре

ТУГАН ТӨБӘГЕМДӘ ТАБИГАТЬНЕҢ ҮЗЕ ШИКЕЛЛЕ ГАДЕЛ КАРАШЛЫ КЕШЕЛӘР БЕЛӘН АРАЛАШЫП ҮСҮЕМНЕ БӘХЕТ ДИП САНЫЙМ. Юк, бәләкәйдән үк Парижларны күрергә, дөньялар гизәргә насыйп булмады. Әмма язмышыма үпкәләмим. Ярлы бала чагым күңелле узды. Аздан да канәгатьлек алу – миңа нәселдән бирелгән сыйфаттыр, мөгаен. Минем өчен Эйфель манарасы авылымның пожар каланчасы иде. Тегермән шарлавыгы – Ниагара, аръяк болын түмгәклегендә үскән аксыргаклар – бала чагым пальмалары, шул тугайлар өстеннән сыктап әйләнгән тәкәрлекләр адашып калган диңгез акчарлаклары иде. Туган ягымдагы инеш-күл, тау-үзән исемнәрен әйткән чакта, җан рәхәт сулкылдый. Алар туган як шәмаиленә язылган догалыкның аерым бер сүзләре кебек.

ТЕЛ КОЕЛАРЫМ САЕГЫП, СИРТМӘСЕ ШЫГЫРДЫЙ БАШЛАСА, ТУГАН ЯКНЫ ЮКСЫНУДАН ҖИРСҮ БИЛӘП АЛА. Сүзгә сусап кайтам. Бу – минем туган җирем генә түгел, Сүзнең дә туган төбәге. Тәүге сүз – әнкәм сүзе – зиһенемне иркәләп уяткан. Балачак иленең капкалары бикле. Сим-Симнан ачтырыр идең – пароле онытылган... Туган як киңлекләренә күз текәп, үзалдыма пышылдыйм: «Сагындым...» Мин, үзем дә сизмичә, тылсымлы парольне әйтәм шулай, күзгә күренмәс җарияләр капкаларны киереп ачалар.

Туган авылымның исеме – Балтач. Борынгы заманда Балтачы дигән атаклы кеше булган. ҺӘЙКӘЛЛӘРНЕҢ ГОМЕРЕ КЫСКА БУЛУЫН ЧАМАЛАП, ШӘҺӘР-АВЫЛЛАРГА КЕШЕ ИСЕМНӘРЕН КУШЫП КАЛДЫРУ – ТӨРКИ БАБАЛАРЫБЫЗДАН КИЛӘ. Менә ни өчен Көнчыгыш Европа, Украина, Идел-Урал төбәгендә, Себердә Балтач исеме белән аталган авыл-посёлоклар бихисап.

КӨТҮ КӨТКӘНДӘ ВАКЫТНЫҢ КЕРЕШ КЕБЕК СУЗЫЛГАНЫН БЕЛӘМ МИН. Күктә кояш гел бер урында үшәнләнеп тора, урман артына тәгәрәп төшәргә һич ашыкмый. Бездә бит сыерлар урман-аланнарда аерым көтелә, ә са-рыкларның яраткан үләне тауларда. Сыерлар, кигәвенгә түзә алмыйча, койрыкларын байрак итеп болгыйлар. Сарыкларның мондый эсседә аңы парга әйләнә. Менә шушы ике төрле холыкның җаена төшеп берләштерү көтүче вазыйфасы инде.

Мәктәп – авылның күз карасы. Тәрәзәләрен балкытып, ул бөтен өйләрдән биек булып утыра. Олы урам, тыкрыкларын ияртеп, мәктәпкә алып килә. Капкасы да мәгънәле шыгырдап ачыла. МӘКТӘПТӘ БАР ДА БЕЛМӘВЕҢНЕ БЕЛҮГӘ КОРЫЛГАН. 6 яшьтә үк кызыгып мәктәпкә килдем дә зур коридорда югалып калдым. Укытучы Фатыйма апа тукталып: «Әллә укыйсың киләме?» – дип сорады. «Үлеп укыйсым килә!» – дим. Көлеп җибәрде. Минем «үлеп» дигән сүздән көлүе икән. Җитмәсә, әле яныннан үтеп барган укытучы абыйга да әйтеп көлдерде. Нәрсәсе кызык тоелгандыр. «Үлеп ашыйсым килә», «Үлеп йоклыйсым килә» дип сөйләшәбез бит инде.

Әдәбияттан «өчле» алдым мин мәктәптә. Укытучы шулай куйды инде 11 нче класста. Китап күп укый идем укуын. ӘММА УКЫТУ СИСТЕМАСЫ ДӨРЕС ТҮГЕЛ ИДЕ БИТ. Бер кызык мәгълүмат юк. Кайчан партиягә кергән язучы? Шуларны белми идем. Шуңа күрә «өчле» куеп чыгарды инде. Соңыннан уңайсызланып, үкенеп тә йөрде әле. «Сезнең бер гаеп тә юк, мин чынлап та дөрес җавап бирә алмадым», – дидем. Әдәби әсәр укып кына булмый бит инде. Уңай герой, тискәре геройлар анда... Мәктәпкә кергәнче үк укый белә идем югыйсә. 4 нче класста авыл китапханәсендәге бөтен татарча китапны укып чыктым.

Сугыш турында булмаса, авылда кино карап вакланмый да идек. Без караган фильмнардагы сугыш вакыйгаларында кырылган немецларның исәбе-хисабы юк иде. Фильм төшерүчеләр шулкадәр арттырып җибәрә!.. Хыялда кырганбыз икән фашистларны. Сугыш беткәч санап карасалар, әллә ничә ил белән сугышып та, алар сигез миллионга якын корбан биргәннәр. Ә безнекеләрнең әле дә очына чыга алганнары юк... Утызмы, иллеме миллион... МИНЕМ ТӨШКӘ 50 ЕЛГА ЯКЫН ГЕЛ СУГЫШ КҮРЕНЕШЛӘРЕ КЕРЕП ҖӘФАЛАДЫ. 

Танцыдан соң, төнге Азнакай урамын бер итеп кайтып киләбез. Тугызынчы «А», «Б», «В» классыннан чибәр өч кызны сайлап алганмын. Берсен генә култыкласам, калган икесе үпкәли, икесен култыкласам, берсе артып кала. Өчесе дә ошый бит әле боларның. Сөйләшергә җиңел, уенчак холыклы кызлар. Менә шулай... ГАШЫЙКЛЫКНЫҢ БӘГЫРЬГӘ СЫЗЫП ТӨШМИ ТОРГАН, ӨСТӘН ГЕНӘ СИРПЕЛЕП АЛГАН ЮКА КАТЛАМЫ ДА БУЛА ИКӘН...

КЕШЕ МАЙМЫЛГА КАЙТЫП БАРА БИТ ӘКРЕН ГЕНӘ. Мәскәүдә, Кремльдә Ленин кабинетындагы өстәлдә торган бер скульптура шаккаттырган иде мине. 1921 елда Америка миллиардеры Хаммер Ленинга бронзадан коелган скульптура бүләк итә. Дарвин китаплары өстендә утырган маймыл кулына кешенең баш сөяген тоткан. Ирония бе-лән карап утыра. Миңа калса, бик тирән мәгънә салынган аңа. Әллә ниләр уйларга була... Кешедән көлгән дә кебек ул маймыл, менә кая барып чыктың син, дип, ки-сәткән дә кебек... Менә шул маймыл хәленә килдек бугай инде, китаплар өстендә маймыл утырыр вакытка җиттек...

Беркөн телевизордан «Суперигра» тапшыруы бара. Ксения Собчак «Орёл и решка»ны алып баручы Анастасия Ивлеевага мәктәп программасы буенча сораулар яудыра. Петр I ничәнче гасырда идарә иткән? «Отцы и дети» романын кем язган?.. «Джугашвили фамилиясе нәрсә аңлата?» – дип тә сорады. Тегесе белми. Собчак Сталин фамилиясе икәнен әйтте инде соңыннан. Уйлап куйдым: бу бит белемгә керми. Информация генә бит бу. БАШЛЫЛЫККА ДА КЕРМИ УЛ. БАШЛЫЛЫК БИТ УЛ БАШКА ӘЙБЕР – АНАЛИЗ ЯСЫЙ БЕЛҮ. 

Чатыр тауга менгән кеше юк иде әле элек. Мин 33 яшемдә мендем. Анда бернинди кеше эзе дә юк иде. Бу биеклекнең илаһи тәэсиреннән шаккатып калдым. Һәм аны ярату хисен үз күңелемдә генә күмеп калдырмыйча, башкаларга таратасым килде. Ел саен кайта, тауга менә башладык егетләр белән. Югарыдан бөтен тирә-як күренә. Башкортстан, Бакалы районнары уч төбендә сыман... ТУГАН ҖИРНЕҢ НИНДИДЕР БЕР КЕНДЕГЕ БУЛЫРГА ТИЕШ ИНДЕ БҮТӘН РАЙОННАРДАН АЕРЫП КУЯ ТОРГАН... Чатыр тауны гел күреп үстем. Капкадан чыгуга ерактан ук зәңгәр булып күренә иде ул. Менмәгән килеш: «Зур җәнлек сыртыннан барган кебек... Ул уяныр да кагыныр шикелле», – дип язганмын. Һәм чынлап та шулай. 

Бер кайтуда көне буе берүзем суырларны видеокамерага төшереп йөрдем. Гаҗәп кызык җан ияләре: кешегә ияләшкәч, гаиләләре белән чыгып яталар; курыкмаска кирәген бер-берсенә хәбәр итәләр; бу абый безгә тими, дип, сызгырып сөйләшәләр. Бу җәнлекнең нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барып тоташа. Геродот безнең эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында алтын эзләүче кырмыскалар барлыгын язып калдырган. Бу хәбәр легендага әверелеп, төрле кыйтгаларга таралган. Хәтта Александр Македонский да гаскәриләреннән эзләтеп караган... Узган гасырның 80 нче елларында француз галиме Мишель Пессель тибет телен өйрәнеп, Һималайга сәяхәт кыла, минаро дигән халык яшәгән авылларга барып чыга. Тау яссылыгында суыр ояларын күреп шакката. Болар чынлыкта алтын эзләми, ә җирне казып оя ясый. Ә җир тирәнлегеннән чыккан туфракны аралап, кешеләр алтын бөртекләре эзли икән. Минаролар бу җәнлекне нәкъ безнеңчә байбак дип атый. Русчасы – сурок, монголчасы – тарабаган. ЧАТЫР ТАУНЫ ҮЗ ИТКӘН СУЫР-БАЙБАКЛАРНЫҢ НӘСЕЛ ТАМЫРЫ ҺИМАЛАЙ КЫЯЛАРЫНА БАРЫП ТОТАША.

Сөтле чәй кебек нурлы йөзле әбиләр, чуклы шәлъяулыкларын иңенә салып, төркем-төркем булып ашка баралар. Чирәмле капка төбендәге утыргычта – илләр гизеп кайткан ирләр. ТҮБӘН ОЧ ПАРЛАМЕНТЫ БЕЗНЕҢ КАПКА ТӨБЕНДӘ УТЫРУДАН БАШЛАНА... Кайда соң ул илленче елларның салам түбәле өйләре, авылның эчкерсез кунакчыллыгы, гадел ярлылыгы?! Ике-өч ел элек әйләнеп чыктым авылны – бөтенләй башка! Матур итеп кирпечтән салынган йортлар, шәп коймалар... Ләкин алар мине кузгатмый. Мин белгән авыл юк инде хәзер! 70 ел эчендә бетә икән авыл. Инде өченче буын китеп бара...

Автобуста алты илдә булып кайтканнан соң, дөресен әйткәндә, җирдән чиркана башладым. Анда җирнең һәр карышы кешенеке – эшкәртелгән, чиста, матур... Ә бездә – печән чабылмыйча кыргыйга әйләнгән болыннар, кура булып каралып утырган былтыр калган үләннәр... БАЛАЧАКТАГЫ АВЫЛНЫ ГЫНА САГЫНАМ. ХӘЗЕР ЯГЫМСЫЗ УЛ АВЫЛ. Анда кеше күрмисең хәзер. Капка төбендә утырулар кая киткәндер... Мин армиядән кайтан елны кунакка чакырып, чират тезелгән иде. Әле якын туган дип тә әйтеп булмый бит күбесен. Хәзер андый нәрсә юк авылда. Телевизор бетергәндер дим мин. Кеше кешегә мохтаҗ түгел. Элек бит кешеләр киңәшләшә иде. Хәзер телевизор каршында АКШ президенты белән утырган кебек була да ул, аралашырга теләге калмый. Без барын да беләбез дип уйлый. Сурәтле экран зиһен-ми эшчәнлеген ялкауландыра, күзаллау, хыял мөмкинлеген чикли...

Берәү сөйли. Шундый бер кисмәк була икән: шунда салып, 50 елдан, 100 елдан соң сине терелтәләр, имеш. 100 елдан соң терелеп кая барасың инде?! Анда инде типкәләп кенә ыргытачаклар, беркемгә кирәгең калмаячак. Бу нинди мәгънәсез уй микән дип уйлап куйдым. ҮЗ ЧОРЫҢ БЕЛӘН ГЕНӘ ЯШИ АЛАСЫҢ СИН, ҮЗ ЧОРДАШЛАРЫҢ БЕЛӘН ГЕНӘ! Гомәр абый Бәширов 90 ны узгач, күңелсез йөри иде. Аңларга була: яшьтәшләре китеп бетте бит...

Ирония белән генә: «Идея – татлы имезлек», – дип язган идем. Шуны тормышта кичерергә туры килде: идея алмашынуга эләктек без. Ышанып, коммунизм төзибез дип йөрдек тә бит... Ә шуны үзгәртү шулкадәр авыр бирелә кешегә... Мин, ярый, коммунизмга ышанмадым, үзгәрешләргә эчтән әзер идем. Ләкин барыбер бөтен яшәеш шуңа корылган булгач, күп якларын тиз генә кабул итеп тә булмады... КЕШЕЛӘРНЕҢ ҮЗГӘРҮЕН КҮРҮ БИК АВЫР ТӘЭСИР ИТТЕ. АЛАР КҮЗ АЛДЫНДА ТӨС АЛМАШТЫРДЫЛАР. Руслар чукынып йөри башлады. Безнекеләр намазлыкка басты. Бөтенесе ялган... Кичә коммунист, парторг булып йөргән кешеләрнең үзгәрүен күрү бик сәер икән ул.

ПРОЗАДА ИСНЕ, ТӘМНЕ БИРӘ БЕЛҮ, ПОРТРЕТЛАРНЫ ЯЗУ... МИН УЙЛАП ЧЫГАРГАН ӘЙБЕР ТҮГЕЛ, ӘДӘБИЯТ ФӘНЕНДӘ БАР УЛ. Кем күрә ала, кем юк инде – шул гына. Әйтик, Мәһдиевтә бар иде исне бирә белү. Безнең прозада исне бирә белмиләр бит. Максим Горькийда портретларны сурәтләү көчле. Әдәби портретлары гаҗәп! Аның кебек язган кеше юк. Бездә портрет дигән әйбер хәзер генә күренә башлады. Моңарчы шул «Тукайның борыны тирли», – дигән бер җөмлә күрдем мин «Тукай турында замандашлары» дигән китапта. Тукай нинди булган, ничек сөйләшкән – бернәрсә юк. Кешене ярату юк микән бездә... Аптырадым. Шуннан тугандыр инде ул портретларны бирергә тырышу.

Хәзер илһам килгәнне көтеп утырып булмый инде. Бигрәк тә прозада. Шигырь күктән төшкән кебек ул. КАЯ, ШИГЫРЬ ЯЗЫЙМ ӘЛЕ, ДИП, БЕРКАЙЧАН ЯЗГАН БУЛМАДЫ МИНЕМ. Ә прозада утырырга кирәк. Үзеңне мәҗбүр итеп утырырга... Кара эш дип атыйм мин аны. Ә шигырь... килсә – килә, килмәсә – юк инде. Менә минем бер елдан артык шигырь язган юк. Һәм язасы да килми. Шигырь заманы түгел хәзер. Проза заманы да түгелдер әле, бәлки. Әдәбиятның йогынтысы бетте бит.

РӨСТӘМ КУТУЙ – МИН СОКЛАНГАН КЕШЕ. ШАГЫЙРЬ БУЛАРАК ТҮГЕЛ, ПРОЗАДА БУ. КҮП НӘРСӘГӘ АҢАРДАН ӨЙРӘНДЕМ. Аның кебек сыгылмалы матур тел белән образлы итеп язган кеше юк иде. Зур әйберләр дә язмады кебек... Әмма һәрберсе ювелирларча эшләнгән иде. «Домик» дигән кечкенә генә бер әйберен хәтерлим. Укып шаккаткан идем. Малай уйный: идәнгә утырган да, шакмаклар тезеп йорт кора. Ә әти кеше чемодан өстендә утыра. Хатын каядыр тәрәзәгә караган. Аерылышу мизгеле. Соңгы җөмләсе ничек бит аның! «Отец поднял чемодан, и дом рухнул» – малайның шакмаклары җимерелеп төшә! Шундый тирән әйберләре күп иде аның.

ХӘЗЕР ЮМОР ЮК – ЧӨНКИ АРАЛАШУ ЮК. Аралашканда үзеннән-үзе килеп чыга ул. Күңелсезлек дөньяда. Әйткәннәр иде аны ул чир башланганда: «Мир будет другим», дип. Дөнья башка хәзер. Кешене үзгәртеп була икән дип, алдан ук уйлаганнар инде. Кешенең кадере бетте бит. Хәзер танышың очраса, килеп күрешмәсә ярар иде, чир йоктырыр, дигән бер уй килеп куя. Бернәрсәнең кадере калмады: әдәбиятның, культураның, сәнгатьнең... 

ИҢ КЫЕН НӘРСӘ – ЯЛГЫЗ КАЛУ. Дуслар бик юк бит инде... Ялгыз калудан курку бар.

ИҢ РӘХӘТ ЯЛ – ТАУЛАРДА! Көннәр буе карап йөрсәң дә туймыйсың. Тау артында таулар бар дигәнгә мин юл йөреп, үз күзләрем белән күреп ышандым. Соңгы елларда Алтайга баруны гадәткә кертә башладым. Андагы тауларны карап бетерә торган түгел. Иксез-чиксез!.. Кырымда, Алуштадагы таулар да шаккатмалы! Ул ташлар! Ул табигать ясаган скульптуралар!.. Ләкин автобус белән барып, фотога төшереп булмый анда. Теләсә кайда туктар өчен, такси ялларга кирәк. Менә бүген фейсбукка ике фотоны куйдым әле: Төркиядәге һәм Алтайдагы тауларны.

ХАТЫНЫМ – БАШЛЫ КЕШЕ, АНЫҢ БЕЛӘН КИҢӘШЕП БУЛА. Аналитика көчлерәк анда тарихка карата. Безнең өйдә – ике галимә, алар янәшәсендә авыррак, әлбәттә. Хатыным Динә – университет доценты, тарих фәннәре кандидаты, кызыбыз Зөлфия кардиология буенча медицина фәннәре кандидаты, доцент.

Җир йөзендә кешелек тарихында гамәлгә кергән бәйрәмнәрнең иң күркәме – Җыен, Сабантуй бәйрәме булыр. Татар халкы дөньяга китергән шушы нурлы бәйрәм Кояшның, Җирнең үзе кебек түгәрәк мәйданда үткәрелә. ТҮГӘРӘКНЕҢ ТҮРЕ БУЛМЫЙ. Мәйданның кайсы тарафында булсаң да, үзеңне үзәктә итеп тоясың. Халкыбыз монда бер йөрәк булып тибә.

ДӘҮЛӘТЛЕ ХАЛЫКЛАР ЗУР ШӘҺӘР МӘЙДАННАРЫНДА АТКА ҺӘЙКӘЛ КУЯ. Алар йә бронзадан, йә мәрмәрдән, йә чуеннан биек постаментка бастырыла. Бу дөньяда яшәвенә рәхмәтле милләт атка һәйкәл куеп, үз-үзен санлавын раслый шулай. Әмма без хәтта Казан ханлыгын нигезләгән Олы Мөхәммәт ханга да атлы һәйкәл куя алмадык. 

Коръәннең аять-сүрәләре күктән нәкъ менә гарәп телендә иңдерелүе табигый сайланыштандыр. Бу бөек телдәге сүзләрнең бер-берсенә үрелеп, чигелешле яңгырашы, күпме мәчетләр, хан-солтан сарайларының дивар ташына уелып, такыялы бизәкләр рәвешендә сурәтле язылышы – искиткеч сәнгатьлелекнең кабатланмас үрнәге. ИСЛАМ ДИНЕ БЕЗГӘ СҮЗ АША ТҮГЕЛ, ИҢ ӘҮВӘЛ МОҢ АША КЕРГӘНДЕР.

АНА ТЕЛЕ – ШУЛ ТЕЛДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ КЕШЕНЕҢ ЙӨЗ-КЫЯФӘТЕНДӘГЕ МИМИКАНЫ, КҮЗ КАРАШЫН, ТАВЫШ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕН, ҖЫР-МОҢЫН БИЛГЕЛИ. Мин кая гына барсам да, үз милләттәшләремне елдам-кайнар күз карашыннан, тавыш тембрыннан танып алам. Ялгышам икән, димәк, ул кешенең нәсел агачының кайсыдыр тамыры татар канына барып тоташа... һәм ул аны үзе дә белми...

Дөньяда Йолдызнамә дигән фән барлыгын, туган көнеңә-аеңа карап, кайсы йолдызлык астында тууыңны белеп, шуннан холык-фигылеңне ачыклап була икәнне ишеткәнем дә юк иде. Мең еллар буена күзәтү, тәҗрибә туплап эшләнгән бу хикмәти фалда әйтелгәннәр тач туры килә икәнгә мин шактый еллар үткәч кенә инандым. Мин, Үлчәү йолдызлыгы астында туып, әллә нинди күркәм сыйфатларга ирешәчәк икәнмен. ҮЛЧӘҮЛӘРНЕҢ ИҢ ТӨП СЫЙФАТЫ – КАТМАРЛЫ ТОРМЫШ ХӘЛЛӘРЕНДӘ ҮЛЧӘҮ ТӘЛИНКӘЛӘРЕН ГАДЕЛ ЯССЫЛЫКТА, ТИГЕЗ ТОТАРГА ТЫРЫШУ ИКӘН. Миңа төрле низагларны җайлап, йомшартып, килештереп, гомер бизмәненең ике тәлинкәсен дә бер җиңеллектә яисә бер авырлыкта тоту насыйп ителгән.

Фото: Анна Арахамия
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызыклы ,эчтелекле язма.

    Хәзер укыйлар