Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Шигырь ул – васыять кебек

Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның тормыш кагыйдәләре

Дүртенчене бетереп, бишенче сыйныфка күчкән ел. Көн-төн дигәндәй шигырьләр язам. Мәктәпне тәмамлап, тизрәк зур кеше буласы килә. Зур кеше минем өчен, әлбәттә, язучы кеше! Минем хыял-теләкләрне яхшы белгән мәктәп директоры Гариф абый Шәйдуллин беркөнне «укып кара әле!» дип, тышлары саргайган иске бер китап тоттырды. Габдрахман Сәгъдинең әдәбият тарихы һәм теориясе турында латин шрифтында басылган китап иде ул. Бер-ике көндә латин хәрефләрен өйрәнеп, кат-кат укып чыктым. Әлбәттә, күп нәрсәне аңламадым... Шулай да ритм, рифма үзенчәлекләрен хәйран гына үзләштердем. 

Атаклы, зур дәрәҗәле кешеләрнең безнең тирәлектән чыгуын балачакта күз алдына да китерә алмый идем. Үсә төш-кәч, байтак мәгълүмат һәм тәҗрибә туплагач, фикер үзгәрде. Мәшһүр затлар Күкләрдә яралмый икән бит! Күбесе буразнадан – авыл җиреннән чыгып күтәрелә! Еллар үткәч, шуны төшендем: безнең якта да талантлы кешеләр шактый икән бит! Соңгы дәвердә генә күпме танылган язучылар, артистлар чыккан! Язучылар үзләре генә дә бер зур оешма төзи алырлык.

Студент елларында минем өчен Казанда иң кирәк, иң мөһим үзәкләр, яшәү урыныннан тыш, икәү иде: берсе – университет, икенчесе – Матбугат йорты – хыялдагы максатларны тормышка ашыру мәйданы. Өлкән әдипләрнең чыгышларын тыңлау да үзенә күрә бер «әдәби университет» булды.

Шигырьдә һәр сүз үлчәнгән, һәр сүз уйланылган булырга тиеш. Сүздә аңа салынган «егәрне» мөмкин кадәр ачарга тырышырга кирәк. Шигырь ул – васыять кебек. Васыятьтә артык сүз әйтелми. Анда төп-төгәл сүзләр кирәк. Шигырь ул яшь егетнең беренче мәхәббәтенә әйткән сүзе кебек. Синең киләсе буыннар, туганнарың аша дөньялыкта калдыра торган язмада артык сүз булырга тиеш түгел.

Әгәр дә син язганнар кемнеңдер күңеленә ятса, синең белән бер дулкынга эләксә, ул кеше инде фикердәшең, җандашың була. Мин гомер буе җандашлар эзләдем. Алар күп була алмый. Шулай да андый кешеләрем бар.

Әмирхан ага Еникинең бер сүзе искә төшә: «Яшәргә котырта торган әсәрләр язарга кирәк». Безнең буын язучыларының тоткан кыйбласы иде бу васыять. 

Яшь чакта – «мин яхшы», ир уртасы булгач – «без яхшы», олыгайгач, «сез яхшы» дию – вакыт, гомер агышы белән килә торган зирәклектер. Әдипнең, үзе әйткәнчә, «Халык хәтеренең почмагында энә очы кадәр бер урын»га өмет итүе дә, күрәсең, тыйнаклыктан битәр, зирәклек галәмәтедер...

Шигырь, киңрәк әйткәндә, әдәбият – ул минем яшәү мәгънәм. Бәлки, Ходай тарафыннан бирелгән күпмедер сәләт тә булгандыр. Мин бәләкәй чакта ук «Шушы юл белән китәм», дип, үземә максат куйдым. Өченче класста укыганда үзем өчен генә кулъязма китап чыгардым. Китаплар күп укый идем. Дөньяны танып белүдә төп чыганак китап иде. Укылган китаплардан күреп, кулъязма китапның башына 10 яшьлек автобиографиямне яздым. Аннары шигырьләремне тезеп киттем. Беренче, икенче классларны гел «бишле»гә генә бетердем, өченчедә бер «дүртле»м чыкты. Аны төзәтергә, дүртенче классны гел «бишле»гә тәмамларга тиешмен дигән максат куйдым. Чөнки теләгем Казан университетына керү иде, шагыйрь булырга хыялландым.

Шагыйрь – гадәти кеше түгелдер, шулай булырга тиештер дә. Чөнки аның күрүе, аңлавы бүтәнчәрәк. Аның иҗаты да үзгә, теләсә кем уйлаганча булырга тиеш түгелдер. Югыйсә кызыксыз да булыр иде ул. Шагыйрьдә, иҗатында күпмедер сер булырга тиеш.

Меңьеллык әдәбиятыбыз бар дип мактанабыз. Без аны белмибез диярлек, аны белгәннәр бик сирәк. Минемчә, халкыбызның төп байлыгы – ул әдәбият. Без бүгенге көндә башка матди байлыкларга ия түгел. Безнең төп рухи байлык – әдәбият-сәнгать. Бәхетебезгә, зур мирас калган, ә кайбер халыкларда ул юк. Кол Гали, Сәйф Сараи, Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Кандалый... Безгә шул байлыкны файдалану җитми. Иҗатчы булсын, язучы булсын, галим булсын... Инде гади халык та шуны аңласа, безнең баш бик югары булыр иде. Бу – безгә язмышның бүләге. Менә шуны аңлау мөһим.

Үз сүзеңне ишеттерерлек урынга менәргә кирәк. Үзеңнең нинди миссиягә алынганыңны белеп иҗат итәргә кирәк. Шагыйрь шигырьне миннән башка беркем дә болай яза алмый дигән уй белән язарга тиеш. Хәзерге заманның кайбер шагыйрьләрендә иярү сизелә. Күбесе әлегә үз дөньясына, үз иҗатларына чумган. Моны табигый халәт дип кабул итәргә кирәк. Максимализм яшьләрдә булырга тиеш. Шул ук вакытта кабатлап әйтәм: алар моңарчы булган тарихи мирасны яхшы белергә, өлкән буын язучыларның яхшы якларын үзләренә «сеңдерергә» тиеш.

Кыска шигырьләр язу теләге 50 нче, 60 нчы елларда туды. Ул чорда шагыйрь иптәшләр озын итеп язалар иде. Шагыйрь абсолют хакыйкатьне әйтүче түгел ул. Пәйгамбәр дә түгел. Ул – дөньяны үзенчә күрә торган адәм баласы. Минем кыска шигырьләр озын, буш шигырьләргә протест йөзеннән язылды. Аннары вакыт дигән нәрсә дә бар бит. Нишләп мин мәгънәсез, озын, су буе әйберләр язып, кешенең вакытын алырга тиеш? Мин шулай уйлыйм. Ши-гырьләрдә үзем белән әңгәмәгә чакырам. Укучыны автордаш дип уйлыйм. Шуңа да сүзләр күп була алмый.

«Яшь, иң яшь» дигән эпитетларны миңа карата күп кулландылар. Иң яшь лауреат, иң яшь депутат, РСФСР язучылар съездында иң яшь делегат, иң яшь идарә әгъзасы, иң яшь Тукай премиясе лауреаты... Миңа бәхет капусы бик иртә ачылды! Заманында СССР Язучылар берлегендә мин – 23 яшьлек егет – иң яшь язучы идем. Миңа кадәр Евтушенко шулай иртә кергән булган берлеккә. Студент чакта ук ике китабым чыкты. 24 яшемдә инде Әлмәт Язучылар оешмасын җитәкләдем. 27 яшьтә – М. Җәлил, 35 тә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алдым...

Ир-ат, егет – бөтенебез – хатын-кыз ятиме без.

Сине 100 кеше укыймы, 10 кеше укыймы, 5 кеше укыймы? Шәп. Димәк, син җандаш таптың. Җандаш табу – бәхет! Алар барында яшәргә була.

Шәхсән үзем өчен әдәбият юлын сайлау дөрес булган. Һич үкенечле түгел. 55 ел мин тоташ Язучыларның идарә әгъзасы! Бу бит съездда сайлана торган вазыйфа! 60 ел әдәбият үзәгендә кайнадым. Бу мине шулай ук бүтәннәрдән аерыбрак тора торган як. Язучылар берлегенең тарихын язарга алынуым да тикмәгә түгел. Мин генә белгән әйберләр шактый язучылар дөньясында. Чөнки күбесе белән күрешеп, аралашып яшәргә туры килде. Замандаш шагыйрьләр арасында сайланма әсәрләрем томлыкларын беренче булып чыгаруым да үзенә күрә бер вакыйга. 

«Казан утлары» журналы – минем өчен язмыш ул. Минем өчен генә түгел, әдәбият әһелләренең күбесе өчен шулай. 25 ел дәвамында «Казан утлары»ның баш мөхәррире булдым. Бу – күп гомер. Студент елларында, армиягә кадәр дә ике ел чамасы төрле бүлекләрдә шушы журналда эшләдем. 

Алты яшьлек юлдан кайтса, алтмыш яшьлек күрешә килер, дигән гыйбрәтле сүз бар. Яшь чакта күп йөрелде. Кемнәрне генә күрмәдек тә, кемнәр белән генә аралашмадык! Совет әдәбиятының горурлыгы булган Эдуардас Межелайтис, Чыңгыз Айтматов, Олжас Сөләйманов, Кайсын Кулиев, Давыт Көгелтинев, Рәсүл Гамзатов, Мостай Кәрим... Миңа Назыйм Хикмәт, Михаил Шолохов, Константин Симоновларны да күреп калырга туры килде. Алар белән аралашулар үзе бер мәктәп булды. Юлда йөрүләрнең, сәяхәтләрнең бер зур мәгънәсе шул: дөньяны чагыштырып танып беләсең. Җавап бирүе кыен булган бик күп сораулар туа читләрдә йөргәндә... Тагын мондый сүзләр дә бар бит әле: язучы буласы кеше утыз яшькә кадәр укырга, алтмыш яшькә кадәр сәяхәт кылырга, алтмыштан туксанга (!) – язарга тиеш.

70 нче елларда бер төркем язучылар белән Югославиягә баргач, миңа Эгей диңгезендә йөзү буенча халыкара ярышта катнашырга туры килде. Кайткач, язучыларны җыеп йөзүләр оештырам дип хыялландым. Һәм менә 45 нче тапкыр уздырабыз ул йөзүләрне! «Фәйзуллин йөзү-ләре» дип исем дә бирделәр. Спортның шактый төрләре белән мавыгам. Чаңгы, тауларга күтәрелү, теннис... Әмма иң яратканым – йөзү. «Казан-Арена» футбол стадионы яныннан беренче транспорт дамбасына кадәр бертуктаусыз йөзеп барганым бар. Судан көр күңел белән чыгасың: кешенең кәефе булмаса, суга сикерсен. Йөзәргә яратмаса – җәяү йөрсен. Хәрәкәттә – бәрәкәт.

Һәрвакыт яшьләрдән өйрәнергә кирәк. 60 нчы елларда әдәбиятта шактый көчле буын пәйда булгач, Нури абый Арсланов: «Мин яшьләрдән өйрәнәм», – дип әйтә иде. Яшьләр өлкәннәрдән өйрәнергә тиеш, өлкәннәр – яшьләрдән. Менә шул вакытта гармония була.

Телне саклау табигатьне саклау кебек яңгырый. Ни генә булмасын, барыбер саклану чараларын күрергә кирәк. Телне саклау – халыкны саклау, аның йөрәген саклау дигән сүз. Күп телләр бетүгә таба бара, диләр. Үз телемне, миңа кадәр булган ата-бабалар телен саклау юлында, һәм шул юлда хәлемчә көрәшәчәкмен.

Китап һәм газета белән үскән заман кешесе мин. Хәзер башка төрле бөек заман казанышлары чоры. Яшьләр электрон версиягә ябырылды, байтагы дөньяда шул гына бар дип уйлый. Мин моның белән килешмим, чөнки мо-ңарчы тарих ташка уеп язылды. Тирегә, пергаментка. Аннан соң – кәгазьгә. Тарих алга таба ничек язылыр, әйтүе кыен. Кибератакамы, фәләнме булса, күп нәрсә кайтмас-ка, югалырга да мөмкин. Кәгазь варианты рухыма күбрәк туры килә, аңа ышаныч күбрәк. Хәзер кайбер алга киткән илләрдә дә китап басу эшләре, китапның дәрәҗәсе күтәрелә дип ишеткәләгәнем бар. Кәгазь вариантыннан китү һич тә ярамый. Яңа буыннар кәгазьдә, китапта язылган акылны үзләштерергә тиеш.

Әгәр дә кеше шәхес икән, үзен ил улы йә ил кызы дип саный икән, ул максат белән эшләргә тиеш.
Инешләрнең башы чишмә булыр.
Яхшылыкның башы – тугрылык.
Яшәү – бәхет: илең синең өчен,
Син – ил өчен булсаң, горурлык.

Үлән-яфракларга төшкән чыктан күбрәк хәзер
адәмнәрдә – алтын бөртек, җәүһәр, асыл ташлар...
Мал җанлылар Җирдә арткан саен Рух саега,
кадерсезрәк була бара асыл башлар.

Җаныңның ваклыгын сылтама заманга... Берзаман алты томлыкны актарганда бу шигырьгә тап булдым. Күптән язылган. Әмма бүгенге халәтемә туры килә.

Заман һәр буынга
куя олы эшләр.

Сезнекеләр нишләр?
Сезнекеләр нишләр?

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.
Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар