Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Рабит Батулланың тормыш кагыйдәләре

Язучы булуым – китап уку нәтиҗәсе. Кечкенә генә авылда да китапханә була иде. Татар халкы элек-электән китапка тартылган, әдәбиятын саклаган. Җылы мунчаларда китап укый идек.

Татар халкы - бәетле халык. Һәр авылның үз бәетчесе бар. Халык үзе шагыйрь бит ул. Халыкның акыннары, чичәннәре, тел осталары булган. Бу күренеш массакүләм таралган. Шулар арасыннан иң яхшылары аерылып чыккан. Менә язучы шулай барлыкка килә. Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Габдулла Тукайлар тусын өчен меңнәрчә талантлы кешеләр, миллионлы халык эшләгән.

Нәрсә соң ул «язучы булу өчен шартлар»? Берәү дә сиңа килеп: «Син талантлы кеше. Менә сиңа коттедж, син язып кына ят», - дими. Мондый шартлар бәлки Пушкиннарда, Һейнеларда булгандыр. Безнең Тукайның бер бүлмәсе дә булмаган, ә даһи бар. Исхакый төрмәдән төрмәгә йөргән. Димәк, ул шартлар да шартлы гына.

Менә хәзер минем бөтен шартым бар. Ә мин яза алмыйм. Шартсыз чакта – мин 18 ел ятакханәдә тордым – анда минем язу өстәлем юк иде. Шул чор минем иң куәтле язган чагым: чемодан өстенә язу машинасын куеп иҗат итә идем.

Шарт дигәннән, гаилә мохите минем иҗат кылына корылган. Ул шарт дип атала инде. Мәсәлән, минем кибеткә кергәнем юк. Кием алганым, фатир өчен түләгәнем юк. Моның өчен мин хатыныма һәм балаларыма рәхмәтле. Соңгы утыз елда минем шартларым Толстойныкы кадәр үк булмаса да, иҗат итәргә җайлы.

Мин күп эшләдем, дип тә мактана алам. Шул ук вакытта күп гомер бушка узган. 58 яшемдә йөрәгемә операция ясаттым. Операцияләрне күп кичердем. Минем тәндә хирург пычагыннан калган яра эзе 1 м 15 см га җыела. Йөрәккә операциядән соң, мин нишләп тик йөрим соң әле, дип эшкә тотындым. Һәм эшемнең күләмле өлеше шул вакытка туры килә.

Нәкый Исәнбәт кадәр күп эшләгән кеше татарда башка юк. Ул 20 профессор 20 ел эшләрлек эшне берүзе башкарган кеше. Аның фәнни дәрәҗәсе юк иде бит. Шуңа күрә аңа секретарь бирмәделәр. Ә бит чын мәгънәсендә академик шәхес. Аңа ике-өч секретарь кирәк иде. 1965 елда ул: «Миңа эшләргә ирек бирмәделәр. Мин мөмкинлекләремнең дүрттән бер өлешен генә тормышка ашыра алдым», - дигән иде. Аның бу сүзләре миңа да зур йогынты ясады: мине эшләргә мәҗбүр итте.

Милләт – үзенең язмышына үзе баш була алырлык халык ул. Милләт әлифбасына, мәгарифенә, диненә, теленә, тарихына баш булырга тиеш. Татар халкы утызынчы елларга кадәр милләт иде – үз язмышына үзе хуҗа иде. Мәктәпләр байлар хисабына төзелә, мәчетләрне халык төзи иде. Хөкүмәт бюджетыннан сукыр тиен дә алмыйча, татар халкы Франциягә, Бейрутка, Берлинга укучыларын җибәреп укыта иде. Менә милләт нинди булырга тиеш.

Безнең интеллигенция алты тел белгән. Без русча белсәк, татарча сөйләшмибез, татарча белсәк, русчабыз – юк. Татар халкы үз хисабына югары мәктәпләр тоткан халык. Иж-Бубый, «Галия» мәдрәсәләре – болар югары мәктәп бит. Ә без бүгенге көндә башлангыч, урта мәктәпләребезне дә ябабыз. Хәзер инде ана телебезгә кизәнәбез. Менә шушыннан безнең халыкча гына булып калуыбыз күренә. Аннан өергә калырга мөмкинбез.

Финляндиядә 300 мең швед яши. Анда икенче дәүләт теле – швед теле.

Швед кибеткә кереп шведча сораса, аңа шведча җавап бирәләр. Гаризалар шведча языла, судлар шведча үтә. Финляндиядәге ун мең саоми халкы да башлангыч белемне үз телендә ала. Башлангыч белемне үз телендә алган кеше телен онытмый.

Бөтен Россия буйлап татар мәктәпләре бар иде. Һәрбер зур шәһәрдә – Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Оренбургта, Самарада, Әстерханда. Кырымда, Бакуда... Шуңа күрә дә татар язучылары да күпләп килә иде Казанга. Хәзер башка өлкәләрдән әдәбиятчылар алмыйбыз. Башкортстаннан гына киләләр.

Революцияне халыкларга ирек алып киләбез, дип ясадык. Ә без халыкларга коллык алып килдек. Парлементта Максудилар, Акчуралар аяк терәп патша белән сөйләшкән. Менә шуннан чамалыгыз инде безнең хәлне.

Зәки Вәлидине укыгыз сез. Татар кешесе аның хатирәләрен генә булса да өйрәнеп чыгарга тиеш. Бик зур тарихчы ул. Кайчак татарларны да типкәли ул. Тукайга, Әмирханга, Максудига да тиеп китә. Ләкин аны аңларга кирәк. Ул бит Ибн Фадлан юлъязмасын беренче булып тапкан кеше. Ул бөтен төрки дөньяга эшләгән тарихчы, интеллигент.

Интеллигент минем өчен – Зәки Вәлиди, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Заһидә Тинчурина, Муса Биги. Зыялы, дигән сүз бит инде ул. 1905 елгы түнтәрелештән соң татарда зыялылар катламы, катлам гына түгел сыйныф барлыкка килә.

Милләт зыялылардан тора. Бездә хәзер зыялылык бик зәгыйфь. Без татарлар бөтен төрки халыкларга үрнәк идек. Казакълар, үзбәкләр, чуашлар безгә тауга караган кебек карый иде. Хәзер без аларга карыйбыз. Урыннар алышынды. Без бит казакълар укый-яза белмәгәндә кино төшергәнбез. Аларга кино төшереп, театр корып биргәнбез. Ә хәзер мин аларга карап көнләшәм. Чит телләрне беләләр. Фестивальләрдә очрашабыз менә, алар чатнатып инглизчә, төрекчә сөйләшәләр. Ә без аңгыра кебек утырабыз.

Гаяз Исхакыйның әйткәне юш килде: алар безне уздылар. Чуашларны гына карагыз. Беренчедән, алар таралмаган. Телләре бер, эшчән халык. Элек чуашлар үзенең милләтен яшерә иде. Хәзер аларда кимсенү хисе бетеп бара, мин – чуаш, дип горурланып әйтәләр. Күрәсезме, милли аң уяна. Милли аң уяна икән – милләт барлыкка килә.

Чуашлар музыка өлкәсендә алга китте, әдәбиятлары үсештә. Мәсәлән, алар француз поэзиясен бүгенге көндә француз теленнән турыдан-туры тәрҗемә итәләр. Чуаш шигырьләре француз телендә. Инглиз теле белән дә шулай ук. Бу зыялылык түгелмени? Бездә бер тәрҗемәче дә юк.

Татарларның һәрберсе үз туган туфрагында утыра. Уралда, Себердә булсынмы, Идел буендамы – без гомер буе утырган бит бу җирләрдә. Без килмешәк халык түгел.

Туган авыллар да бетеп бара инде. Рөстәм Мингалимнең Куйбышев өлкәсендәге Йолдыз авылы юк хәзер. Такташның Сыркыдысында татарча аңламыйлар инде. Тинчуринның Таракан авылы да шулай. Менә фаҗига кайда ул?

Ә менә мишәр авыллары көчле. Пенза өлкәсендәге, Чуашстандагы татар авыллары 11әр мәчетле. Алар йолаларны саклый, динне, телне саклый, бай яшиләр. Күрше рус авыллары көнләшәләр хәтта.

Казанда җитмешләп, Татарстанда мең ярымлап мәчет бар. Ләкин мәчет корып кына динне кайтарып булмый. Күңелгә кайтырырга кирәк. Муллалар, гафу итсеннәр, тиешле белем алмаганнар. Безгә зыялы муллалар кирәк. Мулла ул галим дигән сүз. Мөллә-хафиз, мөллә-габдулла – зур дәрәҗә булган.

Дөнья чат ялганга корылган. Һәркем үз мәнфәгатен кайгырта. Ул мәнфәгать – кеше малына, кеше нефтенә кызыгу. Ни өчен гарәп илләрендә генә сугыш бара? Кайсы христиан илендә сугыш бара? Әфган, Гыйрак, Иран, Мисыр, Сүриядә нефть өчен сугышалар.

Аллаһы Тәгалә мөселманнар астына нефть салган бит. Йөзә белмәсәң – тончык, йөзә белсәң – йөзеп чык. Без үзебез дә алтын өстенә басып йөргәнбез, хәерче калганбыз.

Матурлык – дөньяны коткарыр, дигән сүз бар. Матурлык харап итә дөньяны. Хайваннар да матуррак өчен көрәшә. Ана хайван көчлерәген сайлый. Кеше җәмгыятенә күчереп караганда, көчле кеше – акчалы кеше ул. Матурлык – сугышлар, җинаятьләр чыганагы. Нефть тә чибәр кыз бит ул.

Хатын-кызлар ни өчендер үзләрен гарипләндерә башлады. Күкрәк, ирен кабарталар – гариплек бит бу. Дөнья арттырудан тора да инде. Зәвык үзгәрде. Сәнгатьтә дә үзгәрде ул. Ямьсезлек матурлыкны каплап китте. Яңадан үз хәленә кайтыр бу дөнья, дип ышанам әле мин.

Халыкның холкы – әкиятләрдә. Әкият, гомумән, әкият түгел. Без сөйләгән әкиятләр – тарих ул. Әҗдаһалар да, ике башлы диюләр дә, оча торган атлар да булган. Әкияттә тасвирлана торган вакыйгалар йә булган, йә булачак.

Халыкның фәлсәфәсе әкиятләргә тупланган. Ак бүре – табигать сакчысы, ул табигатьне саклаучы оешмаларның диварына шәмаил итеп эленергә тиеш. Татарларда соңгы йөз елдагы әкиятләрдән башка, бүре – уңай образ. Төрки халык бүре нәселеннән.

Без әкиятләребезне белеп бетермибез. «Сак-сок» бәете – асылда әкият ул. Бер халыкта да юк ул бүтән. Безнең иң борынгы музыкаль әсәребез. Кимендә мең ярым ел элек Исламга кадәр язылган, чөнки анда «Алла» сүзе, Аллаһка мактау юк, бөек көч буларак, Аллаһ хәрәкәт итми. Анда Ана кануны – матриархат чорында барлыкка килүенә ишарә итә. Ана – хуҗа, ана каргый, ата – хокуксыз. Ул урман иясенә дә, Тәңрегә дә каргышымны кайтарыгыз, дип ялынмый. Димәк, тәңречелеккә кадәр үк язылган, дигән сүз. Идеясе нинди бит әле аның – сигез яшьлек ике туган бер ук өчен талаша. «Сак-сок» – шаһ әсәр. Кино төшерергә, пьеса язарга, опера, балет куярга кирәк бу ике малай турында.

Балаларга тәрбия аш бүлмәсендә, өстәл артында бирелә ул. Бервакыт ике малаема да «25 яшькә кадәр эчмисез, тартмыйсыз, өйләнмисез», – дидем. Нурбәк 25 яше тулган көнне өйгә шалтырата. «25 тулды», – ди. Эшнең ни таба баруын чамаладым да: «30га кадәр эчмисең, тартмыйсың, өйләнсәң ярый», – дидем. Өйләнде.

“Сәләт”кә өметем зур. Анда тәрбияләнгән балаларда милләткә дигән өметем бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язма бик ошады. Дэвамын тагын котеп калам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шәп фикерләр. Кат-кат укыдым.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сусаганбыз Рабит абый кинэшлэренэ.Рэхмэт!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шәп фикерләр!

          • аватар Без имени

            1

            0

            Ка Казанда 70 лэп мэчет бар...Белэсем килэ Казанда ничэ Халык медицинасы узэге бар микэн?

            Хәзер укыйлар