Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохованың тормыш кагыйдәләре

Изге Коръәнне мәгънәви яктан тәрҗемә иткән бердәнбер хатын-кыз галимә, тәрҗемәче Валерия Порохова 79 яшендә вафат булды. Урыс дворяннарыннан чыккан кыз Сирия егете Мөхәммәд Сәид Әл-Рошдка кияүгә чыга. Ислам динен кабул итә һәм Иман исемен ала. Ул алты ел дәвамында төрле чыганаклардан аңлатмаларны укып, Коръәнне тәрҗемә итә. Гомеренең соңгы көннәрендә дә изге китапны укый. Аның тормыш кагыйдәләрен туплап сезгә тәкъдим итәбез.
Беренче тапкыр Коръәнне кулга алып укыганда ниндидер мизгелдә эчтән мине колачлаган нур тойдым. Бөтен күңелем белән мин үземнең мөселман хатыны булуымны һәм бу изге Китапта йөрәгем риза булмаган бер генә сүз юклыгын тойдым.
Коръән – XIV гасырдан безгә кадәр үзгәрешсез калган бердәнбер Изге Китап. Мәңгелек китапның күпсанлы тәрҗемәчеләренең берсе дә текстның төгәллегенә дәгъва итмәде. Нигездә, теләсә нинди тәрҗемә, билгеле булганча, төгәл була алмый.
Кеше өчен ислам иң беренче чиратта – ул яшәү рәвеше. Һәм ул моның белән башка диннәрдән аерылып тора. Иртә белән мөселман булып уяна, көнне мөселман булып уздыра һәм мөселман булып йокларга ята. Мөхәммәд пәйгамбәр бик яхшы сүз әйткән: «Һәр иртә кеше үз күңелен тоткынлыкка бирә, ә кич белән ул аны авыр гөнаһка уралган яки җиңел һәм изге гамәлләр белән бизәлгән килеш ала».
Башка диннәрдән аермалы буларак, исламда җомга көнне мәчеткә килеп, намаз укып, гөнаһларны юып төшереп булмый. Исламда һәр гөнаһыгыз өчен җавап бирәчәксез.
Җирдә бер генә кеше дә гөнаһларыгызны бетерә алмый. Бу – бик мөһим момент.
Бер җирдә дә хатын-кызның исламда булган кебек хокуклары юк. Хатын-кыз, барыннан да элек, бик зәвыклы һәм матур киенгән булырга тиеш. Әгәр хатын-кыз кара төстәге кием кия икән, белегез: бу төснең Коръәнгә бернинди дә катнашы юк. Коръәндә аскетизм тулысынча юк. Кеше уңайлы һәм матур яшәргә тиеш. Изге Китап хатын-кызларның чадра йөртүен таләп итми.
Тагын бер кызыклы момент: гарәп гаиләсендә хатын-кыз эшли икән, ул бөтен хезмәт хакын бары тик үзенә генә тота. Ягъни мөселман хатын-кызы христиан хатын-кызларына караганда, күпкә тулырак хокуклы. Бу хакта ачыктан-ачык әйтәм. Мин Сириядә күп еллар яшәдем, Әмирлекләрдә, башка гарәп илләрендә яшәдем һәм моны күрдем. Алар унар килограммлы сумкалар күтәреп йөрми инде. Гарәп хатыны ридикюль генә тотып йөри. Нәрсә һәм күпме аласын йөзек кигән бармагы белән төртеп кенә күрсәтә. Аның төп вазыйфасы – иренә әйбәт хатын, баласына яхшы ана булуда!
Һәр дин баш каплауны таләп итә. Ә Коръәнгә килгәндә, анда бу хакта түбәндәгечә әйтелә: «Башыгызны һәм күкрәк уемын каплар өчен шәл ябыныгыз». Хиҗаб нинди булырга тиеш яки япманы ничек ябарга кирәклеге турында берни дә әйтелми. Әмма башны каплау – бу һичшиксез.
Көндәлек мәсьәләләргә дә Коръәннән җавап табарга мөмкин. Бөтен фаҗигабез дә шушы хөкемнәрне белми яшәвебездә.
Бөтен дөнья диннәре аларның шаһитлар исемнәре белән аталган: буддизм, зороастризм, иудаизм, христианлык. Исеме тулы мәгънәне ачкан бердәнбер дин – ислам. Гарәп сүзлегендә (шулай ук инглиз, француз һ.б. сүзлекләрендә) ислам сүзенең мәгънәсе: тынычлык, иминлек, куркынычсызлык, бөтен нәрсәдә гармония.
Кеше күпме генә тырышса да, Аллаһтан качып котыла алмый. Һәркемгә билгеле булганча, җәннәткә юл бик авыр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.