Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Фидан Гафаровның тормыш кагыйдәләре

Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, танылган драма актеры һәм җырчы Фидан ГАФАРОВның тормыш кагыйдәләре.

Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, танылган драма актеры һәм җырчы Фидан ГАФАРОВның тормыш кагыйдәләре. 


Кемдер акча магнаты, ә мин – рухи магнат. Шуңа куанып бетә алмыйм. 

Машина номерым – 777 УТР. Дусларым: «Синең номерың машинаңа караганда кыйммәтрәк», – диләр. 

Иҗатчы кешегә иҗат көче Аллаһы Тәгалә тарафыннан, тумыштан бирелә. Ә эшли башлагач мин аны халыкның гореф-гадәтләреннән, йолаларыннан алам, табигатьтән. Башкортстанның иң матур җирләренә барырга тырышам. Шундый матур җирләрдә ял итәргә тырышам. Машинада барганда туктап, андый урыннарга сокланып утырырга яратам. 

Үзем генә булырга яратам. 

Миңа елның һәр фасылы ошый. Кайда гына булмадым: Россиянең барлык төбәкләрендә, чит илләрдә, әмма берсе дә үзебезнең Башкортстан җиренә җитми. 

Безнең Башкортстанда ихлас халык яши: башкортлар да, татарлар да шундый. 

Мин Уфага 1966 елда килдем. Шуннан башлап, бүгенге көнгә кадәр М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында эшлим. Драма артисты булып. Башкортстанның һәр төбәге минем туган йортым кебек

Республикабызның кайсы төбәгенә барып чыксам да, халык мине хөрмәтләп каршы ала. Моның өчен зур рәхмәт аларга. 

Мин драма артисты да, җырчы да. Күңелемә аларның икесе дә якын, икесе өчен дә җаваплылык тоям. Бигрәк тә концертлар алдыннан. Җырларга бик яратам, ул минем хобби. Ә драма артисты – ул минем һөнәрем. 

Зур рольләрне уйнаган вакытта, спектакльләр алдыннан ярты сәгать беркем белән дә сөйләшми утырам – образга керәм. 

Бүген сәхнәдә ике зур роль башкарам: берсе Беловның «Мин синең кайнанаң булам» спектакле, икенчесе – Халисә Мөдәрисованың «Бәхет хакы» спектакле. Театр – минем язмышым ул.

Кинода төшкәнем бар, әмма башкача кинода катнашмас идем. Ул баштан азакка таба үрелеп бара дип уйлаган идем – спектакльдәгечә. Ә без ул киноны башта Ялтада төшердек, аннан Башкортстанның Белорет, Учалы районнарында. Төшү схемасы миңа бик ошап җитмәде. Әле азактан башлыйбыз, әле уртасыннан... Артистка образга керү авыр. 

Артист өчен иң кыйммәтлесе – образ тудыру. Бер шәхесне уйныйм икән – мин ул булырга тиешмен. Мин аны үземнең тәнемә, җаныма иңдерергә тиешмен. Холкын, сөйләшү манерын... 

Мине күп тапкырлар Казанга, Мәскәүгә күчәргә чакырганнары булды. Бу турыда озак уйладым. Мин бит Үлчәү йолдызлыгы астында туган – беркайчан да уйламыйча эш итмим. Яңа урында тормышны өр-яңадан башларга кирәк... Ә монда мин бөтен җирдә үз кеше. 

Минем өчен торган җирем якынмы, театрмы – кайсы беренче урында тора, белмим дә. Икесе дә өем кебек. 

Үз туган җиреңне яратырга кирәк. Әти-әниеңне, туганнарыңны, туган ягыңны... Болар кешегә яшәргә көч бирә.

Тормышта мин бөтенләй бүтән төрле кеше. 

Бөтен җирдән позитив эзлим. Әйтик, кычыткан үсеп утыра. Кемдер, шуны да чапмаганнар дип, хуҗаларны сүгеп китәр иде, ә мин: «Сиңа дым да җитмидер инде», – дип, аны жәлләп узам. Сокланып узам! 

«Ни өчен бүген театр дөньясында Фидан һәм Нурияләр юк?» Миңа бу сорауны гел бирәләр... Хәзер заман икенче. Романтика, поэзия заманы түгел. Бүген күбрәк телләрдә «акча» сүзе. 

Кеше туа, аның белән бергә сафлык туа. Нишләп ул аннары карала, белмим... Матур яшәү бит үзебездән тора! 

Әгәр шундый мөмкинлек булса, кем белән дуэт җырлар идемме? Бик күпләр белән җырларга туры килде... Кинога төшкәндә, Ялтада София Ротару белән дә күрештек, Алла Пугачева белән дә. Бер табын артында утырдык. Җырлашып утырдык! Бер-беребезгә матур сүзләр әйттек... Әмма минем иң зур теләгем кызым Самира белән җырлау иде. Ул чынга ашты! 

Самира белән сәхнәдә башкарган җырыбыз «Кызыма» дип атала. Урал Рәшитов көе һәм сүзләре. Ул җырның тарихы – йөрәгемдә... Аны тышка чыгарырлык сүзләр дә таба алмыйм. 
Кызым, кызым, кызым,
Кызым – Чулпан йолдызым, 
Кызым, кызым, кызым,
Бәхетле бул, күз нурым.

Мәхәббәт – давыл кебек, ул кинәт килә. 

Сәхнәдә чын мәхәббәтне уйнау бүген бик кирәк – яшьләр күрсеннәр. Дөрес, мәхәббәтне күрсәтәләр, әмма бүтән сыйфатта. Мин аны кабул итә алмыйм. 

Сәхнәдә Нурия белән күп уйнадык чын мәхәббәтне. Тамашачы каршында әйтелгән сүзләр ясалма булмасын өчен бер-береңне иң якын, иң яраткан кешең кебек итеп хис итәргә кирәк. Шул вакытта гына ышандыра. Ул чынлык, ихласлык бүген күпләргә җитми. 

Моңның яңасы, искесе булмый, моң – моң инде ул. Ул кешенең күңеле, күз яше... 

Ата һәм бала арасындагы проблема – элек-электән килә. Ул бездә дә бар... Азамат әле дә бала, ул шулкадәр ихлас. Ул миннән ничек уйнарга сорамый, үзе белгәнчә чыга сәхнәгә.

Башкорт, татар һәм рус драматургиясен хатыным Фәридәдән дә күп белгән кеше юк. Ул иртәдән кичкә кадәр укый. Шундый матур фикерләр әйтә. Кайчак аптырап китәм. 

Без өйдә хатыным белән бер-беребез белән кычкырып сөйләшмибез. 

Фәридә белән 18 яшьтә өйләнештек. Әти әнигә әйтә икән: «Ул берүзе йокларга курка, шуңа өйләнәдер», – ди икән. 

Мин – Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты. Бу исемнәрнең миңа матди файдасы тигәне юк. Дусларым күп, алар ярдәм итәләр. Исәп-хисап счетымда 50–100 меңнән артык акча булганы юк беркайчан да. Гомер буе рухи байлык дип кенә яшәдем. 

«Бәхет хакы» спектаклен минем тормышка охшаталар. Бу хакта авторның үзенә – Халисә Мөдәрисовага да әйттем. Мин дә олы улымны югалттым, спектакльдәге герой да...

Әле бер дә картаясы килми. 

Бәхет ул – исән-сау булу, бер-береңә карап елмаю, бер-беребездән көнләшмәү... Аны ерактан эзләргә кирәкми. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Фидан Гафаров - легенда! Сәламәтлек телибез Сезгә һәм якыннарыгызга!

    Хәзер укыйлар