Салават Фәтхетдиновның тормыш кагыйдәләре
Миндә депрессия юк. Ул киләчәк чире, бик куркыныч чир. Кешеләр иртәгәсен ни буласын белми, ә без менә белә идек. Хәзер бернәрсәне дә планлаштырып булмый бит, законнар көн саен үзгәреп тора, налоглар үзгәрә... Яшьләр дә үзгәрә. Әмма гел начар якка үзгәрә – менә нәрсә куркыныч! Тел проблемасы бар, туган телдә сөйләшмибез... Шәхси проблема – проблема түгел ул! Ил проблемасы булмасын – юкса эшләр хәтәр!
Милләтнең үз йөзе, ниндидер бер кыйбласы булырга тиеш. Мөмкинлегем булса, мин әле сәнгатьне дә хоккейдагыча югары лига, беренче лига, икенче лига дип бүлеп җыяр идем. Кайбер кагыйдәләргә искелек калдыгы дип карарга ярамый. Шул ук цензурага. Әгәр цензура булса, мәгънәсез җырлар чыкмас иде.
Мин бер нәрсәгә өметләнеп яшим: тарих кабатланырга ярата. Кайчан да булса татарның кирәклеген, татарның зирәклеген аңларлар. Без тырыш, без булган, без – моңлы, итагатьле милләт. Дөрес кылмаган гамәлләребезне вакытлыча ялгышлык дип исәплим.
Мин авылдан киттем, ләкин авыл миннән китмәде. Гаиләдә алты бала үстек. Миңа 4 яшьтә чакта әти үлде. Әнигә үзенә генә дөньякөтү авыр иде. Кулдан килгәнчә булышырга тырыштык. Өлкәнрәкләр ипи сала, аш пешерә белә иде. Мин 13 яшьтән көтү көттем. Хәзер шул күнекмәләрне искә төшерәм. Шәһәр читендә – «Дубай» комплексында ял базам бар. Анда үз хуҗалыгым, кунаклар өчен өйләр, кечкенә фермам, зоопаркым. Павлиннар, күркәләр, тавыклар, көртлекләр, куяннар, кәҗәләр, бәрәннәр, сыерлар... Хәтта аю да бар иде, проблемалар чыккач, аны алган җиргә – кире Самарага илттек.
Талантларга ярдәм итәргә кирәк, алар ярдәмгә мохтаҗ. Ә булдыксызлар – әрсез, үзләре танышын да таба, укып та чыга, сәхнәгә дә менә. Бу өлкәдә мин усалрак.
Башка җырчыларның иҗатын бәяләп утырырга хокукым юк. Кайчак миннән: «Кайсы җырчыны яратасың?» – дип сорыйлар.Үземне генә яратам, дим. Чөнки берсен әйтерсең, икенчесен онытырсың – ул үпкәләр. Ә чынында исә сәхнәбезнең төп өч җырчысы гына бар: Әлфия апа, Илһам абый, Фәридә апа. Һәм башкалар. Шул «башкалар»га мин үзем дә керәм.
Популярлык миннән мәңге китмәячәк. Ул минем белән гомерлеккә, чөнки мин ат кебек эшлим, ат кебек үз йөгемне тартам. «Салават» эстрада театры бүгенге көндә гастрольләрдә иң күп йөри торган төркем. Әллә бераз ял итеп торыйммы дигән уйлар да килә. Артистның тормышы бик катлаулы. Игътибар киңлегеннән бер югалсаң, кире кайтмавың да ихтимал. Бер күтәрелгәнсең икән, шул урында кала белергә кирәк.
Профессиональ яктан дөрес уйнамасам да, үземә кирәген уйный беләм. Баян һәр йортта булырга тиеш. Шуңа да яхшы кешеләргә, дусларга баян бүләк итәргә яратам.
Тональный кремның да нәрсә икәнен белмәдем, телевидениедә дә грим ясатканым булмады. Минем спа – ул мунча. Көненә өч тапкыр керә алам. Мунча ул – изге урыннарның берсе. Анда очрашу билгеләп, бик күп сорауларны хәл итеп була.
Элегрәк өлкәннәр еш кына: «Бала кайгысы күрергә язмасын», – диләр иде. Ул вакытта бу сүзләргә артык игътибар итми идем: бер колактан керә, икенчесеннән чыга. Бала проблемасы никадәр авыр булганын үзең бабай булгач кына аңлыйсың икән. Чирләсәләр дә борчыласың, уңышсызлыкларына көенәсең...
Үзеңнән акылсыз кешегә акыл биреп утырган кешедән дә акылсыз кеше юк. Бу афоризмны үзем уйлап таптым. Соңгы арада аларны язу белән мавыгам. Китап итеп чыгару теләгем дә бар.
Дус дигән сүзне һәркемгә дә тагып булмый, кадерле сүз ул. Яхшы танышлар була, әмма чын дус берәү, икәү, өчәү була, аннан да артыгы түгел. Мине бервакытта да «сатмый» торган ике дустым бар. Алар бер серемне дә башкага чыгып сөйләмәячәк. Аларга тулысынча ышанам.
Минем белән әңгәмә корган журналист миңа караганда биш тапкыр акыллырак булырга һәм бөтен өлкәдә тирән йөзәргә тиеш. Ул сәнгать, география, физика, сәясәт, спорт өлкәсен яхшы белсен. Минем мәгънәсез сорауларга җавап биреп утырасым килми бит инде.
Без Сабантуйларны бик күп үткәрәбез. Кайсы илгә генә барып бәйрәм ясамыйбыз! Сабантуй – ул безнең халыкныкы. Туй ясар өчен башта сабан белән сөрергә кирәк.Туе булсын өчен сабаны булырга тиеш. Соңгы вакытта сабаны – безнеке, туе – башка халыкныкы. Дөнья бетереп, икешәр-өчәр йөз артист җыеп, чит илдән татар эзләп йөрүне дөрес әйбер дип исәпләмим. Татар кайда яши, шунда кадерен белсеннәр. Безнең бәйрәмне күрү өчен бөтен дөнья шушында җыелырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк