Сәяхәт китабы

Алия – Арча педагогика көллиятендә укучы студентларны рәсем ясау серләренә өйрәтә. Карап торышка үзе дә студент кызлардан әллә ни аерылмаган яшь ханым ире Илдар белән өч бала үстерә икән. Бик кызыксынучан, һәртөрле яңалыкка ачык ул Алия. Арчада төрле мас-тер-класслар оештыра, үзе белгәннәрне башкалар белән дә уртаклаша. Бүген ул безне сәяхәт китабы ясарга өйрәтәчәк. Җәйнең иң күңелле мизгелләрен хәтерләткән матур фотоларны, сәяхәткә ачкыч булган билетларны, гомумән, сәяхәткә бәйле һәртөрле истәлекне саклый торган бик кадерле китап булачак ул. Җәйге ялыгызны искә төшереп, балаларыгыз белән бергә сез дә ясый аласыз аны.
* тышлыкка ябыштыру өчен ике табак бертөсле скрап-кәгазь. Үлчәме: 21х25 см;
* китапның форзацын ябыштыру һәм эчтәге битләрен ясау өчен: 16,5х20,5 үлчәмле юка катыргы кәгазь (крафт кәгазь), шул ук зурлыкта киселгән дәфтәр битләре (без исә әзер блок-битләр кулландык), үтә күренмәле папка (папка-уголок), ике конверт кирәк. Конвертның әзерен генә сатып алырга да була, скрап кәгазьдән үзеңә ясарга да мөмкин. Ничек ясарга икәнлеге хакында соңрак сүз булыр;
* алгы һәм арткы форзацка кесә итеп ябыштыру өчен ике төрле скрап кәгазь;
* «Момент» җилеме (үтә күрен-мәлесе), ПВА җилеме, кайнар җилем;
* кәгазьне тишү өчен махсус җайланма (дырокол). Ул булмаса, без белән дә тишәргә мөмкин;
* 1 м чамасы сүс бау (бечевка) һәм шундый ук озынлыктагы җитен тасма (киңлеге 2,5 см. Тегү кирәк-яраклары кибетендә сатыла);
* кәгазь кисү өчен махсус пычак;
* калай линейка;
* өстәл өслеген бозмас өчен макет келәме яки теләсә нинди берәр такта.
(Ирекле эш. Һәркем үз китабын үзенчә бизи ала.)
* Безнең очракта исә – диңгез дулкыннары, кораб, якорь сурәтләре төшкән скрап кәгазь кисәкләре;
* диңгез кабырчыклары;
* бака кашыклары;
* диңгез стилендәге матур сәдәфләр;
* кечкенә генә челтәр кисәге;
* журналлардан кисеп алган матур рәсемнәр (алар безгә кирәкле теманы чагылдырырга тиеш);
* битләр арасына рәсемнәр беркетү өчен зур кыстыргыч (скрепка);
* 10 см озынлыгындагы кызыл һәм зәңгәр төстәге репс тасма кисәкләре;
* зәңгәрсу төстәге кәгазьдән кисеп алган түгәрәк;
* бәләкәй якорь яки штурвал ише диңгез атрибутикасы;
* бизәкне күләмле итү өчен кәгазь араларына ябыштырырга калынрак катыргы кисәге.
1. Тышлык өчен киселгән катыргыларга «Момент» җилеме белән скрап кәгазь ябыштырабыз. Аның читләре катыргыдан икешәр сантиметр чыгып кала.

2. Аларны бөкләгәнче, язмый торган каләм, ыргак яки бәйләм энәсе кебек очлы әйбер белән сызып, бөкләм эзен төшерәбез.

3. Почмакларын исә кыйгачлап кыеп алабыз.

4. Кәгазьнең дүрт читен дә бөкләп, катыргыга ПВА җилеме белән ябыштырабыз. Ябыштыруның да үз тәртибе бар: башта аскы һәм өске як, аннары ике кыры ябыштырыла. Тагын бер мөһим әйбер: почмаклар тип-тигез булсын өчен, почмактагы кәгазьне берәр очлы әйбер белән сыпырып, яссыландырабыз.

5. Тышлыкның ике форзацына да скрап кәгазьдән киселгән кесәләр ябыштырыла. Алгы кесә 19,5х11 см үлчәмендәге кәгазьдән гыйбарәт. Аның ике читеннән һәм аскы ягыннан 1,5 см эчкә кереп, бөкләм эзе ясыйбыз. Кесәне әлеге «колаклар»ыннан «Момент» җилеме белән форзацка ябыштырабыз. Өске ягында исә ярымтүгәрәк уем ясыйбыз. Арткы форзацның кесәсе вертикаль ябыштырыла. Анысының үлчәме 11х23,5 см.

6. Ике төрле скрап кәгазьдән конвертлар ясыйбыз. Аларның зуррагы 28,5х28,5 см үлчәмле шакмакны бөгеп ясала.

7. Икенчесе өчен скрап кәгазьдән 23х30 см зурлыгындагы турыпочмаклык кисәбез. Озын ягыннан эчкә таба 1,5 см кереп, бөкләм эзе ясыйбыз. Кыска ягыннан аска таба 5 см һәм 14 см үлчәп, ике эз сызабыз. Шушы эзләрдән конвертны бөклибез. Кайчы алып, конвертның ике читендәге бөкләм эзе буйлап, өске яктан 19 см араны кисәбез. Киселми калганы ябыштыру өчен «колаклар» була. Конвертны «Момент» җилеме белән ябыштырабыз.
2,5 см киңлегендәге җитен тасманы урталай кисеп, китабыбызның алгы һәм арткы тышлыгына ябыштырып куябыз. Тигезлегенә һәм дөреслегенә игътибар итегез. Алгы якта тасма ябыштырылган урын бизәк астында калачак. Арткы якны исә без диңгез дулкыны төсендәге скрап кәгазь һәм якорь белән капладык (сигезенче рәсем).

8. Алгы тышлыкны фантазиябезгә таянып бизибез. Ниндидер мөһим кагыйдәсе юк. Сайлаган бизәкләрегез темага ярашлы булсын. Бизәк күләмле булсын өчен, кәгазь араларына кечерәк кенә калын катыргы ябыштырып калдырабыз. Алар күренеп тормаска тиеш. Бака кашыклары, диңгез кабырчыклары, тукыма кисәге, җитен сүсе, сәдәфләр – бар да эшкә ярый.

9. Кәгазь тишкеч белән һәр ике тышлыкка да икешәр тишек тишәбез. Игътибарлы булыгыз, тишекләр бер-берсенә туры килерлек булсын. Аннары эчке якка дип әзерләгән катыргы, дәфтәр битләре, үтә күренмәле папка, конвертларны тигезләп куеп, тышлыкларны тишкән эздән аларны да тишәбез.
10. 1 м озынлыгындагы сүс бауны урталай кисеп, аның берсен – өстәге тишек аша, икенчесен астагы тишек аша уздырабыз. Икешәр тапкыр урагач, бау очын күбәләкләп бәйләп куябыз. Өстәге бауга, матурлык өчен, без әле бәләкәй штурвал да бәйләп куйдык.
11. Соңгы эш итеп скрепкаларны бизибез. Аларның икесенә репс тасма тактык. Моның өчен 10 см озынлыгындагы тасманы скрепкага тагып, урталай бөклибез дә ике «койрыгын» «Момент» җилеме белән ябыштырабыз. Калган скрепкаларга кайнар җилем белән диңгез кабырчыгы, матур сәдәфләр ябыштырабыз. Кайнар җилем булмаса, «Момент» белән дә ябыштыра аласыз.

12. Инде мастер-классның иң рәхәт, иң кызыклы мизгеленә якынлаштык – китап эченә кадерле истәлекләребезне тутырабыз. Беренче кесәгә юл билетларын салып куйыйк. Конвертларга – фотоларны.
Ә иң-иң истәлеклесен скрепкалар белән битләр арасына да кыстырып куярга була.

Мондый китапларны Алия сәяхәт форсатыннан гына түгел, яшьлек туе, бәби туу сөенече, юбилей хөрмәте, туган көн бүләге итеп тә ясый. Кызыксынсагыз, аңа заказ бирә аласыз.
* Скрапбукингта билгеле бертөсле генә катыргы яки фәкать скрап кәгазь кулланасы дигән катгый таләп юк. Китап битләрен катыргыдан түгел, ә акварель кәгазеннән дә ясарга була. Әмма кәгазь сайлаганда бер нәрсәгә игътибар итегез: аның составында лигнин дигән матдә һәм кәгазь җепселләрен ныгыта торган кислоталар булмасын. Югыйсә хезмәтегез ярты елдан ук саргаеп, яме югалачак. Китап тышлыгын да матур тукыма белән тышлап, йомшак итеп ясарга була.

* Скрапбукинг өйдәге барлык фотоларны бергә тутырып кую өчен ясалмый. Ул нинди дә булса берәр вакыйга уңаеннан ясала, һәм аның эченә шушы вакыйгага кагылыш булган истәлекләр туплана.
* Альбомның битләрен җыйганда, бауны бушрак итеп бәйләгез (тимер боҗрага җыярга уйласагыз, шулай ук боҗраның бик кечкенәләрен алмагыз). Битләр җиңел генә ачылырлык булсын. Аннары, фотоларны тутырганнан соң, китапның шактый калынаячагын да истән чыгармагыз!

* Бер биткә бик күп фото куймаска тырышырга кирәк. Алай иткәндә, күз йөгереп, фотоларның берсенә дә юньләп игътибар ителми. Бер үк темага багышланган фотоларның барысын да бер биткә куярга теләсәгез, иң матурын алга чыгарып, калганнарын аның артына резинка белән кыстырып куярга була. Ул биткә кесә ябыштырсагыз, анда да салып куя аласыз.
* Китап кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыксын өчен, фото кырыена аны төшерү тарихын һәм башка кызыклы мәгълүматларны өстәгез. Еллар үткән саен, алар хәтердән дә чыгып китәргә мөмкин бит. Мәсәлән, сез балагызга багышланган альбом төзисез, ди. Аның ике генә тешен җемелдәтеп төшкән фотосы кырыена, бу энҗе бөртекләренең кайчан күренүен, кем күрүен язып куя аласыз. Ә шул ук биттәге кесәдә аларны сакларга да була әле.

* Фотолар белән бергә, бу китап тормышыгызның шул күңелле мизгеле шаһиты булган башка хатирәләрне саклый ала. Мәсәлән, сәяхәттән алып кайткан вак-төяк, кунакханә истәлеге булып калган беләзек, шул вакытта алган буклетлар, кесә төбендә калган вак акча...
* Беренче генә китабын ясаучыларның иң төп хатасы – китап битләрен артык чуарлау. Болай да чуар фотоны аллы-гөлле кәгазьдән ясалган биткә беркетү хата. Битне ачып җибәргән кешенең карашы шунда ук фотога яки башка мөһим мәгълүматка текәлергә тиеш. Максатыбыз – детальләрнең бер-берсен тулыландыруына ирешү.
Кирәк:
* тышлык ясау өчен бөгәрләнми торган нык һәм каты катыргы. Ул ике кисәк кирәк. Үлчәме: 17х21 см;* тышлыкка ябыштыру өчен ике табак бертөсле скрап-кәгазь. Үлчәме: 21х25 см;
* китапның форзацын ябыштыру һәм эчтәге битләрен ясау өчен: 16,5х20,5 үлчәмле юка катыргы кәгазь (крафт кәгазь), шул ук зурлыкта киселгән дәфтәр битләре (без исә әзер блок-битләр кулландык), үтә күренмәле папка (папка-уголок), ике конверт кирәк. Конвертның әзерен генә сатып алырга да була, скрап кәгазьдән үзеңә ясарга да мөмкин. Ничек ясарга икәнлеге хакында соңрак сүз булыр;
* алгы һәм арткы форзацка кесә итеп ябыштыру өчен ике төрле скрап кәгазь;
* «Момент» җилеме (үтә күрен-мәлесе), ПВА җилеме, кайнар җилем;
* кәгазьне тишү өчен махсус җайланма (дырокол). Ул булмаса, без белән дә тишәргә мөмкин;
* 1 м чамасы сүс бау (бечевка) һәм шундый ук озынлыктагы җитен тасма (киңлеге 2,5 см. Тегү кирәк-яраклары кибетендә сатыла);
* кәгазь кисү өчен махсус пычак;
* калай линейка;
* өстәл өслеген бозмас өчен макет келәме яки теләсә нинди берәр такта.

Бизәү өчен:
(Ирекле эш. Һәркем үз китабын үзенчә бизи ала.)* Безнең очракта исә – диңгез дулкыннары, кораб, якорь сурәтләре төшкән скрап кәгазь кисәкләре;
* диңгез кабырчыклары;
* бака кашыклары;
* диңгез стилендәге матур сәдәфләр;
* кечкенә генә челтәр кисәге;
* журналлардан кисеп алган матур рәсемнәр (алар безгә кирәкле теманы чагылдырырга тиеш);
* битләр арасына рәсемнәр беркетү өчен зур кыстыргыч (скрепка);
* 10 см озынлыгындагы кызыл һәм зәңгәр төстәге репс тасма кисәкләре;
* зәңгәрсу төстәге кәгазьдән кисеп алган түгәрәк;
* бәләкәй якорь яки штурвал ише диңгез атрибутикасы;
* бизәкне күләмле итү өчен кәгазь араларына ябыштырырга калынрак катыргы кисәге.
Эш барышы:
1. Тышлык өчен киселгән катыргыларга «Момент» җилеме белән скрап кәгазь ябыштырабыз. Аның читләре катыргыдан икешәр сантиметр чыгып кала. 
2. Аларны бөкләгәнче, язмый торган каләм, ыргак яки бәйләм энәсе кебек очлы әйбер белән сызып, бөкләм эзен төшерәбез.

3. Почмакларын исә кыйгачлап кыеп алабыз.

4. Кәгазьнең дүрт читен дә бөкләп, катыргыга ПВА җилеме белән ябыштырабыз. Ябыштыруның да үз тәртибе бар: башта аскы һәм өске як, аннары ике кыры ябыштырыла. Тагын бер мөһим әйбер: почмаклар тип-тигез булсын өчен, почмактагы кәгазьне берәр очлы әйбер белән сыпырып, яссыландырабыз.

5. Тышлыкның ике форзацына да скрап кәгазьдән киселгән кесәләр ябыштырыла. Алгы кесә 19,5х11 см үлчәмендәге кәгазьдән гыйбарәт. Аның ике читеннән һәм аскы ягыннан 1,5 см эчкә кереп, бөкләм эзе ясыйбыз. Кесәне әлеге «колаклар»ыннан «Момент» җилеме белән форзацка ябыштырабыз. Өске ягында исә ярымтүгәрәк уем ясыйбыз. Арткы форзацның кесәсе вертикаль ябыштырыла. Анысының үлчәме 11х23,5 см.

6. Ике төрле скрап кәгазьдән конвертлар ясыйбыз. Аларның зуррагы 28,5х28,5 см үлчәмле шакмакны бөгеп ясала.

7. Икенчесе өчен скрап кәгазьдән 23х30 см зурлыгындагы турыпочмаклык кисәбез. Озын ягыннан эчкә таба 1,5 см кереп, бөкләм эзе ясыйбыз. Кыска ягыннан аска таба 5 см һәм 14 см үлчәп, ике эз сызабыз. Шушы эзләрдән конвертны бөклибез. Кайчы алып, конвертның ике читендәге бөкләм эзе буйлап, өске яктан 19 см араны кисәбез. Киселми калганы ябыштыру өчен «колаклар» була. Конвертны «Момент» җилеме белән ябыштырабыз.
2,5 см киңлегендәге җитен тасманы урталай кисеп, китабыбызның алгы һәм арткы тышлыгына ябыштырып куябыз. Тигезлегенә һәм дөреслегенә игътибар итегез. Алгы якта тасма ябыштырылган урын бизәк астында калачак. Арткы якны исә без диңгез дулкыны төсендәге скрап кәгазь һәм якорь белән капладык (сигезенче рәсем).

8. Алгы тышлыкны фантазиябезгә таянып бизибез. Ниндидер мөһим кагыйдәсе юк. Сайлаган бизәкләрегез темага ярашлы булсын. Бизәк күләмле булсын өчен, кәгазь араларына кечерәк кенә калын катыргы ябыштырып калдырабыз. Алар күренеп тормаска тиеш. Бака кашыклары, диңгез кабырчыклары, тукыма кисәге, җитен сүсе, сәдәфләр – бар да эшкә ярый.

9. Кәгазь тишкеч белән һәр ике тышлыкка да икешәр тишек тишәбез. Игътибарлы булыгыз, тишекләр бер-берсенә туры килерлек булсын. Аннары эчке якка дип әзерләгән катыргы, дәфтәр битләре, үтә күренмәле папка, конвертларны тигезләп куеп, тышлыкларны тишкән эздән аларны да тишәбез.
10. 1 м озынлыгындагы сүс бауны урталай кисеп, аның берсен – өстәге тишек аша, икенчесен астагы тишек аша уздырабыз. Икешәр тапкыр урагач, бау очын күбәләкләп бәйләп куябыз. Өстәге бауга, матурлык өчен, без әле бәләкәй штурвал да бәйләп куйдык.
11. Соңгы эш итеп скрепкаларны бизибез. Аларның икесенә репс тасма тактык. Моның өчен 10 см озынлыгындагы тасманы скрепкага тагып, урталай бөклибез дә ике «койрыгын» «Момент» җилеме белән ябыштырабыз. Калган скрепкаларга кайнар җилем белән диңгез кабырчыгы, матур сәдәфләр ябыштырабыз. Кайнар җилем булмаса, «Момент» белән дә ябыштыра аласыз.

12. Инде мастер-классның иң рәхәт, иң кызыклы мизгеленә якынлаштык – китап эченә кадерле истәлекләребезне тутырабыз. Беренче кесәгә юл билетларын салып куйыйк. Конвертларга – фотоларны.
Ә иң-иң истәлеклесен скрепкалар белән битләр арасына да кыстырып куярга була.

Мондый китапларны Алия сәяхәт форсатыннан гына түгел, яшьлек туе, бәби туу сөенече, юбилей хөрмәте, туган көн бүләге итеп тә ясый. Кызыксынсагыз, аңа заказ бирә аласыз.
* Скрапбукингта билгеле бертөсле генә катыргы яки фәкать скрап кәгазь кулланасы дигән катгый таләп юк. Китап битләрен катыргыдан түгел, ә акварель кәгазеннән дә ясарга була. Әмма кәгазь сайлаганда бер нәрсәгә игътибар итегез: аның составында лигнин дигән матдә һәм кәгазь җепселләрен ныгыта торган кислоталар булмасын. Югыйсә хезмәтегез ярты елдан ук саргаеп, яме югалачак. Китап тышлыгын да матур тукыма белән тышлап, йомшак итеп ясарга була.

* Скрапбукинг өйдәге барлык фотоларны бергә тутырып кую өчен ясалмый. Ул нинди дә булса берәр вакыйга уңаеннан ясала, һәм аның эченә шушы вакыйгага кагылыш булган истәлекләр туплана.
* Альбомның битләрен җыйганда, бауны бушрак итеп бәйләгез (тимер боҗрага җыярга уйласагыз, шулай ук боҗраның бик кечкенәләрен алмагыз). Битләр җиңел генә ачылырлык булсын. Аннары, фотоларны тутырганнан соң, китапның шактый калынаячагын да истән чыгармагыз!

* Бер биткә бик күп фото куймаска тырышырга кирәк. Алай иткәндә, күз йөгереп, фотоларның берсенә дә юньләп игътибар ителми. Бер үк темага багышланган фотоларның барысын да бер биткә куярга теләсәгез, иң матурын алга чыгарып, калганнарын аның артына резинка белән кыстырып куярга була. Ул биткә кесә ябыштырсагыз, анда да салып куя аласыз.
* Китап кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыксын өчен, фото кырыена аны төшерү тарихын һәм башка кызыклы мәгълүматларны өстәгез. Еллар үткән саен, алар хәтердән дә чыгып китәргә мөмкин бит. Мәсәлән, сез балагызга багышланган альбом төзисез, ди. Аның ике генә тешен җемелдәтеп төшкән фотосы кырыена, бу энҗе бөртекләренең кайчан күренүен, кем күрүен язып куя аласыз. Ә шул ук биттәге кесәдә аларны сакларга да була әле.
* Фотолар белән бергә, бу китап тормышыгызның шул күңелле мизгеле шаһиты булган башка хатирәләрне саклый ала. Мәсәлән, сәяхәттән алып кайткан вак-төяк, кунакханә истәлеге булып калган беләзек, шул вакытта алган буклетлар, кесә төбендә калган вак акча...
* Беренче генә китабын ясаучыларның иң төп хатасы – китап битләрен артык чуарлау. Болай да чуар фотоны аллы-гөлле кәгазьдән ясалган биткә беркетү хата. Битне ачып җибәргән кешенең карашы шунда ук фотога яки башка мөһим мәгълүматка текәлергә тиеш. Максатыбыз – детальләрнең бер-берсен тулыландыруына ирешү.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
21 сентябрь 2023 - 13:19Без имениДөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
19 сентябрь 2023 - 15:39Без имениАлайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.