Логотип
Кулларыңнан куан

«Республикада бердәнбер шундый сәер зат инде мин»

«Республикада бердәнбер шундый сәер зат инде мин», – дип елмаеп каршы алды безне Биектау районы Коркачык авылында яшәүче Җәлил абый ВИЛДАНОВ, бизәкләп ясалган агач капкасын ача-ача. Өе дә, остаханәсе дә булган йортка килеп кергәч, фотограф Анна белән сүзсез калдык... Агачтан ниләр генә ясамый икән Җәлил абый, ә иң зур байлыгы: борынгы уен кораллары. Тезелеп киткән думбралар, кылкубызлар, гөслә...


– Төрки халыкларның иң беренче уен кораллары җәя формасында бу­лган. Җәя-кубыз дип аталган. Мин дә ясадым аны. Бер кыллы гына ул. Борынгы заманнарда сугыш алдыннан төркиләр ниндидер бер транска керер өчен рәт белән утырганнар да тактка җәяләренә бәрә торган булганнар. Бөтен кыллы уен кораллары да җәядән чыккан, ди галимнәр. Татар халкының беренче музыка коралы – кылкубыз. Хәзер татарны гармун белән генә бәйлиләр. Әмма бу бигүк дөрес түгел. Гармун соңыннан гына барлыкка килә әле ул. Болгар ханлыгы сарайларында кылкубызда, шөл­дер­дә, дәфтә, думбрада уйнаганнар. Төрки халыкларның уен кораллары бертөрле булган инде, шуңа да аларны милләткә аерырга кирәк түгелдер, мөгаен.


Җәлил абый борынгы уен кораллары турында сәгатьләр буе сөйли аладыр. Ә бу яңа шөгыленә бары дүрт-биш ел гына. Шушы вакыт эчендә ул тарихны да өйрәнгән, дис­тә­ләрчә думбра, кылкубызлар да ясаган. Иң беренче ясаган уен коралы – кытайларның моринхуры. Улы Фәнил тамак төбе белән җырлый икән. Җырлаганда аккомпанировать итәр өчен әтисеннән менә шул уен коралын ясавын сорый. Бала өчен ниләр эшләмәссең. Казаннан кирәк-ле материалларны алып кайта да эшкә тотына Җәлил абый. Килеп чыга бит моринхур. Аннан соң уен кораллары белән кызыксынган, үзе дә Казанда кубыз ясау белән шөгыльлән­гән Фәнил әтисенә кылкубыз ясап карарга тәкъдим итә. Җәлил абый уен коралын ясый, ә буяуны, кылларын тарттыруны Фәнил үз җаваплы­лы­гына ала. Кылкубызда ике кыл бар. Аның берсе – 68, икенчесе – 80 бөртек ат кылыннан гыйбарәт. Шулай итеп, Фәнил әтисенең укучысына әйләнә.


– Уен коралларын, бигрәк тә борынгыларын ясау агач кашык ясау түгел ул. Әлбәттә, башта тотынырга курыктым. Ясау технологияләрен өйрәндем. Уен коралының тавышы да камил чыгарга тиеш бит әле. Морин­хур­ны миңа улымның дусты рекон­стру­кциягә алып килгән иде. Шуны бөтен килеш өйрәнеп чыктым. Берен­че тотынганда теләсә нинди эш авыр. Хәзер инде ул минем җан шөгыленә әйләнде. Берсен бетермичә икенче уен коралы ясарга тырышмыйм. Ил­һам килгәндә генә утырам. Ә ул илһам төнлә дә килергә мөмкин. Менә тагын бер борынгы уен коралы – җидегән ясарга телим (гөслә кебек, тик ул озынрак – Ч. Г.), әмма утыра алмыйм әле, илһам килми торамы шунда... Материалларын да алып кайттым инде: карагач та, өрәңге дә бар. Уен кораллары ясау өчен теләсә нинди агач ярамый. Мәсәлән, резонатор өчен эрбетнең йөз еллык булуы шарт. Гомумән, музыка уен кораллары өчен 200–300 еллык агачлар ки­рәк. Тавыш чыксын өчен 10–15 ел чормада ятып кибәргә тиеш. Кайда иске бура сүтәләр, шунда китәм инде мин, анда материал тапмый калмыйм. 


Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туып-үскән Җәлил абый агач эшләре остасы булуын Аллаһтан бирелгән сәләт дип саный. Үзенә ге-
нә түгел, нәселләренә дә. Гаиләдәге дүрт малайга да сәләт бабаларыннан күчкән. Җәмил абый мәктәптә укыганда Казанның Милли музеенда була. Анда «Әби патша» каретасын күреп таң кала. Тәрәзә йөзлекләре генә ясый белгән авыл малае өчен каретада уелып ясалган бизәкләр иң югары сәнгать әсәре булып тоела. Агач остасы булу хыялы шул вакыт туа аның. Армиядән кайткач, Казанга килеп, училищега укырга керә. Агач остасы һөнәрен үзләш­тереп, кызыл диплом ала ул. Документларын Мәс­кәүгә югары уку йортына әзер­лиләр, әмма анда бармый, теләге булмый. «Бу эшкә кешене кулыннан тотып өйрәтеп булмый. Йә аның табигый сәләте бар, йә юк инде», – ди Җәлил абый. Училищеда булачак хатыны Гөлфия белән таныша. Кыз рәссам-декора­торга укый. Өйләнеш­кәннән соң яшьләр Лениногорск районына китә. Анда озак еллар «Лениногорск-нефть»тә рәссам булып эшли. Сувенир продукцияләр ясарга
шул вакытта кулын шомарта. Балалары үсә төшкәч, Казанга күчеп киләләр. Эшсезлек, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрүләр... Сигез ел элек Коркачык авылына күченеп килеп, иске кибетне сатып алып ремонтлый. Өе дә, остаханәсе дә шушында хәзер. Бәясе яртышар миллион булган уен коралы ясаган, кулларыннан гөл койган кеше зур йортта яшәргә тиеш кебек тә, әмма Җәлил абый өчен ул мөһим түгел. «Бервакытта да акчага кызыкмадым. Ипи-сөтлек сувенир продукцияләр ясыйм. Ә уен коралларымнан аерылу бик авыр. Сатарга да теләмим, чөнки нәкъ шундый ук инструментны ясау мөмкин түгел. Ясаганда бөтен күңелеңне саласың, алар бит миңа балаларым кебек. Баланы сатып булмый бит инде! Менә болар белән дә нәкъ шулай. Аларга җан өрәм, аһәң бүләк итәм. Уен коралларын ясаганда алган ләззәтне аңлатып бетереп булмыйдыр, мөгаен. Шабашкаларга йөрүгә караганда, әлбәттә, бу шөгылем күпкә рәхәтрәк», – ди ул. 


 Ясаган уен коралларында үзе уйный алмый Җәлил абый. Станокта ике бармагының бит очларын өздер­гән. Ә менә борынгы индеец­ларның безнең курайга охшаган пимагында уйный. Интернетта күреп алган да ясап та куйган. Уен коралларын татар орнаментлары белән бизәкләп ясарга ярата оста. Кылкубызлары да ат башлы. Ә аждаһа рәвешендә ясалган кылкубызын күргәзмәдән күр-гәзмәгә генә йөртерлек. Төрки халыкларының шаман барабанына охшаш булган борынгы уен коралы – дәфне ясау уе да бар Җәлил абыйда. Гомумән, һәрберсен ясап чыгасы килә. Музы­каль инструментлар производствосы ачу, остаханәсе тирәсенә юрта утыртып, анда үзе ясаган борынгы төрки уен кораллары күргәз-мәсе ачып, туристик маршрутка керү хыялы белән дә яна. Ә максаты бер генә: татарларның рухи байлыгын башка төбәкләргә, илләргә таныту. «Республикада килгән кунакларны ипи-тоз, чәкчәк белән генә түгел, борынгы уен коралларыбызда уйнап та каршы алсыннар иде. Алар бит милләтебезнең йөзе», – ди ул. 

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар