«Әнием чәчкәләре»

Мастер-классны Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Казан дәүләт технология университетының «Дизайн» кафедрасы доценты Наилә ГАЛӘВИЕВА алып бара.
 

Кирәк:

* төрле төстәге тукыма кисәкләре;
* рәсемсез тукыма (40х50);
* ДВП (40х50);
* ПВА җилеме, пумала, кайчы;
* төсле атлас тасмалар һәм төсле җепләр;
* нечкә бакыр тимерчыбык;
* синтепон (мамык белән алмаштырып була);
* кәгазь (40х50), карандаш, күчермә кәгазь;
* открытка яки рәсем  юка картон яисә конфет тартмалары.

 

Эш тәртибе

ДВПның шома ягын ике-өч мәртәбә җилемлибез. Бераз кипкәч, өстенә рәсемсез тукыма җәябез, кул белән тигезлибез, марля аша үтүкләп алгач, пресс астына куеп киптерәбез.

Открыткадагы чәчәкләрнең зурлыгын чамалап, рәсемен кәгазьгә күчерәбез. Кәгазьдәге барлык детальләрне тамгалап чыгарга кирәк.



Детальләр ясыйбыз:

Күчермә кәгазь ярдәмендә картонга деталь өлгеләрен күчереп, кисәбез. Эчке ягыннан, кәгазьдәге тамгалары белән туры китереп, тамга салабыз. Барлык детальләрне тышкы яктан җилемлибез һәм синтепонга ябыштырабыз – шулай итеп, детальләрне күләмле итәбез.
 

Детальләрне тышлыйбыз:

Синтепонга ябыштырылган кәгазь детальне синтепон ягы белән аска каратып, тукыма өстенә салабыз, деталь тирәли карандаш белән сызабыз. Кырыйларын кискәләп – «керфекләр» ясыйбыз. Детальнең синтепон ягын аска каратып салабыз, «керфекләр»не берәм-берәм җилемләп картон ягына ябыштырабыз. Кулыбызда – күләмле деталь. Калган детальләрне дә шулай эшлибез.


Таҗлар

3-4 сантиметрлап киселгән тасма очларын ябыштырып, үтүк белән бастырабыз. Килеп чыккан «элмәк»ләр күп булырга тиеш – иллешәр данә чамасы.


Чәчәк
Тукыма белән тышланган, синтепонга утыртылмаган картон түгәрәк әзерлибез, ул чәчәк зурлыгында булырга тиеш. Шул картон түгәрәк кырыйларын җилемлибез һәм рәт-рәт итеп таҗларыбызны ябыштыра башлыйбыз – баштан шәмәхә төс, аннары ак... Уртасына килеп җиткәч, чәчәк үзәгенә синтепонга утыртылган (утыртылмаса да ярый) тукыма белән тышланган картон түгәрәк детален урнаштырабыз.



Чәчәк сабагы
Чыбыкны буеннан-буена җеп белән урап чыгабыз. Җеп очын җилемлибез һәм үтүк белән бастырабыз.


Фон 
Фон өчен әзерләнгән картон кырыйларын, 5 мм кыр калдырып, сызыклар сызабыз (ул кыр безгә картинаны рамга куйганда кирәк булачак). Өлге рәсемгә карый-карый, әзерләнгән детальләрне фонга тезеп чыгабыз. Аннары аскы өлештән башлап җилемгә утыртабыз. Телисез икән, панно кырыйларын тасма белән бизи аласыз. Рам эченә урнаштырсагыз да була.


Дөнья искиткеч матур һәм кызыклы. Сәнгать кешеләре тарафыннан иҗат ителгән әйберләргә сокланабыз. Аларга охшатып кына булса да, үз кулларың белән матурлыкны иҗат итәсе килә башлый. Кул эшләре һәрвакыт югары бәяләнгән, алар һәрвакыт модада.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5196
    0
    53
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4911
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2675
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3750
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6293
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек