Логотип
Кулларыңнан куан

​Күләмле яки 3D чигү

Бизәүче, тарихчы Нурзия ханым — белеме буенча этнолог. Егерме елдан артык шәһәребезнең Яңа Савин районындагы Балалар иҗаты үзәгендә сәнгать студиясен җитәкли. Татар халкының декоратив һәм сынлы сәнгатен өйрәнү буенча авторлык программасы булдырып, милли чигешләрне, нәкыш-бизәкләрне өйрәтүне мәгариф системасына кертергә тырышып йөрүчеләрнең берсе генә түгел, беренчесе дә ул. Балалар өчен аның «Әбиемнең сандыгы», «Тылсымлы бизәк», «Тылсымлы энә», «Татар сынлы сәнгате дәресләре» һәм башка исемдәге китаплары бар. Киләчәк буыннар борынгы үрнәкләрне, борынгы сәнгатьне онытмасын дип җан атып йөрүче Нурзия ханым бүген журнал укучыларыбызны күләмле чәчәк чигәргә өйрәтә. 
 

Кирәк:

* төрле төстәге мулине (секцияләп буялганын сайласагыз яхшырак);
* мулине төсенә ярашлы бәз тукыма (укучыларга ачыграк күренсен өчен без ак төстәге бәз кулландык);
* озынча пыяла сәйлән (стеклярус);
* чигү энәсе;
* киерге.
 

Эш барышы:

Бәз тукымага гади карандаш белән аерым-аерым чәчәк таҗлары ясыйбыз. Араларын шактый ерак калдырыгыз, соңыннан бу таҗларны аерым-аерым кисәсе дә була. Шундый биш-алты таҗ кирәк булыр. Табигатьтә чәчәк таҗлары барысы бертигез зурлыкта булмый, бер-икесен зуррак, бер-икесен чак кына кечерәк итегез.

Чигү энәсенә җеп саплап, һәр таҗны ике яклы шома чигү белән чигәбез. Ике яклы дигәнебез – чигү җебе таҗның уң ягын да, сул ягын да капласын. Бер яклы итеп, уң яктан гына чиксәң дә була, шулай да ике яклысы күркәмрәк килеп чыга.

Таҗларны чигеп бетергәч, кечкенә кайчы белән һәркайсын аерым-аерым кисәбез. Тукыманы төбеннән үк кисәр­гә тырышыгыз, шул ук вакытта чигү җебен дә эләктермәскә кирәк. 

Хәзер безгә тукыма читен капларга кирәк, югыйсә чиккән чәчәгебез пөхтә күренмәс. Моның өчен энәгә чәчәк таҗыннан чак кына үзгә җеп саплап, таҗ кырыйларын тыгыз җөй белән типчеп чыгабыз (русча аны «обметочный» диләр). Беренче каттан гына җөегез тыгыз килеп чыкмаса, икенче кат типчергә мөмкин.

Һәрбер таҗ әзер булгач, чәчәкне җыябыз. Иң элек зуррак ике таҗны бер-берсенә тегеп куябыз. Аннары шуңа бер-бер артлы башка таҗлар беркетелә. Өске якка кечерәк таҗлар куела. Таҗ яфракларын кабарынкырак итү өчен аларны бераз җыерыб-рак беркетсәң яхшы. Чәчәкнең серкәчләре җепкә тезелгән пыяла сәйләннәрдән ясала.

Әзер чәчәкне шома чигү белән чигелгән янчыкка беркетәбез. Соңыннан бу янчыкта кипкән үләннәр сакланачак. Төрле чигешләрне бергә кулланып, әнә шулай кызыклы композиция тудырырга була. Телә­гән кеше аны брошка итеп түшенә кадап та йөри ала. Түшкә булмаса, башлыкка, шарф читенә... Кая гына беркетсәгез дә, бик күркәм булачак.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо за урок! Сонгысы булмасын иде...Китаплары- минем хыял...

    Хәзер укыйлар