Җиләкле беләзек

Кирәк: 

* Кызыл, сары, яшел, әфлисун, ак, көрән төстәге пластик;
* чылбыр;
* каптырма;
* штифтлар (кыл белән дә алмаштырып була);
* каргаборын;
* лак. 



Төсләрне кушып, яңа төсләр китереп чыгару мөмкинлеге турында да онытмагыз.

Мәсәлән:
кызыл+сары=әфлисун;
кызыл+яшел=көрән;
зәңгәр+кызыл=шәмәхә;
кара+ак=соры; 
ак төсне кушып ачык төсләр ясала.


Эш барышы:

Алма (груша да шундый принцип белән ясала).

Ачык яшел төсне алып изәбез, шарчык тәгәрәтәбез.

Куе яшел төсле пластикны изеп, роллер ярдәмендә җәябез (1-1,5 мм калынлыкта).

Шарчыкны җәелгән пластик кисәгенә төрәбез. Бармаклар белән тигезләп, шарчыкны формалаштырабыз, аны икегә бүләбез.

Стека ярдәмендә алма уемнары ясыйбыз.

Алма эчлеген ясыйбыз, көрән пластиктан төшләр ябыштырабыз.

Алманы энә ярдәмендә тишәбез (эшләнмәне суытып алу файдалы — тишкәндә, кулыгызда изелмәс), тигезлибез.


Әфлисун 
Әфлисун төсендәге пластиктан шарчык тәгәрәтәбез (әлеге төс әз икән, алма техникасын искә төше­реп, эченә калдык-постыктан шарчык тәгәрәтеп, әфлисун төсендәге пластикка төреп куя алабыз). Энә ярдәмендә тишәбез.

Кабыгын ясагач кына энәне тартып алабыз.
 
Яфрак
Яшел пластиктан шарчык тәгәрәтәбез. Ямьшәйтәбез. Бер кырыен чеметеп алабыз.
Стека ярдәмендә ике яктан да тамырлар ясыйбыз.Энә ярдәмендә тишәбез.

Барлык җиләкләребезне шырпы очына кидертеп, әзерләп куелган җирлеккә (бөке, фольга) урнаштырабыз. Салкын мичкә куябыз, мичне кабызабыз (130 градуска кадәр җылытып, 30 минут тотабыз). Мичтән чыгаргач, шырпыларын алып, суытабыз. 

Лак белән буйый­быз. Җиләкләрне чылбырга тагып чыгабыз. 

 Моны белергә кирәк:
* эш алдыннан һәм эштән соң кулыгызны яхшылап юыгыз;
* пластикның куе төсләре белән эшләгәннән соң, ачык төсләргә тотынмагыз – пычратырсыз!
* әгәр дә мичегездә градуслар билгеләнмәгән икән, минимумга куеп, 10-15 ми­нут тотыгыз. Җиңелчә ис чыгуга, мичне сүндерегез. (Эшләнмәне җиңел генә кысып карагыз, йомшак икән, тагын пешерергә кирәк.) Кечерәк эшләнмәне мич­-тә әзрәк тотыгыз. Төтен һәм ис чыгып, эшләнмәләрегезнең төсе ямьсезлән­гән икән, димәк, яндыр­гансыз.
Тәрәзә-ишекләрне ачып бүлмәне җилләтегез, өстәлдә калган ризыкны ашарга ярамас. Эшләгәннән соң мичне яхшылап юыгыз.
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7637
    2
    53
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5165
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2063
    0
    22
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    3845
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату