Бүләккә - болыт

Кирәк:
* иңе – 90 см, буе 40 см вак бизәкле матур ситсы;
* иңе – 50 см, буе 20 см аксыл тукыма;
* 300 г холлофайбер (яки вакланган синтепон);
* 30 см тар челтәр тасма;
* 30 см атлас тасма (киңлеге – 0,5 см);
* кечкенә кыңгырау;
* кара төстәге ике сәйлән;
* кечкенә матур сәдәф;
* көрән төстәге калынрак җеп;
* тукыма төсенә ярашлы тегү җебе, энә;
* озын тегү энәсе (15 см);
* җилем;
* нечкә агач таяк.
Эш барышы:
Өлгеләрне кәгазьгә күчереп алабыз.
Чәчәкле тукыманы икегә бөкләп, гәүдә һәм «кәпәч» өлгесен салабыз, өлге кырыйларын сабын яки эзе бетә торган каләм белән йөртеп чыгабыз. Әлегә бернәрсәне дә кисмибез, ә шушы эздән машина белән җөй салабыз, аннан, 0,5 см тегү өлешен калдырып, детальләрне кисәбез. «Зигзаг» кайчы белән киссәң, тукыма кырыйлары сыпылмый.
Гәүдә һәм «кәпәч»нең бер ягын уртадан кайчы белән тишәбез. Шушы тишек аша аларны уң ягына әйләндерәбез. Бу эштә безгә агач таяк ярдәмгә килә. Таякны тышкы яктан бәрәннең «аягы»на терәп, эчкә таба этәбез. «Аяк» очы тишектә күренүгә, таякны алабыз да гәүдәне тулысы белән тартып чыгарабыз. Һәрбер җөйне сул ягыннан таяк белән этеп тигезлибез.
Аксыл тукымага бәрәннең башын һәм колакларын төшерәбез. Машина белән җөй салганнан соң, кисәбез. Детальләрне уң ягына әйләндерү өчен колакларның һәм башның өске ягында берникадәр ара текми калдырыла.
Колаклардан кала, һәр өлешкә холлофайбер тутырабыз. Холлофайбер юнәтә алмасагыз, бәрәнне вак кисәк-ләргә туралган синтепон белән тутырырга була. Бәрәннең гәүдәсе белән «кәпәче» тыгыз булырга тиеш.
Башы йомшаграк булсын. Тутырып бетергәч, ачык калган урыннарны кулдан гына типчеп куябыз.
Озын энәгә нык җеп саплап, гәүдәне кыл уртадан үтәли тишеп чыгарабыз. Энәне гәүдә аша ике кат атлатып, җепне ныгытып тарттырабыз. Кисеп, очын төенлибез. Төен өстенә күбәләкләп бәйләнгән атлас тасма ябыштырабыз. Тасма өстенә матур сәдәф беркетелә. Бу – бәрәннең койрыгы. Һәр сырны, һәр җөйне яхшылап үтүклибез.
Гәүдәнең алгы ягына бәрәннең башын ябыштырабыз. Җилем белән генә ышанычлы булмас, шуңа күрә башны гәүдәгә яшерен җөй белән типчеп тә чыгабыз. Урталай бөкләнгән колакларны да куеп калдырырга онытмыйбыз. Башның өске ягын каплый төшеп, «кәпәч» ябыштырыла. Анысын да күренми торган җөй белән типчибез. «Кәпәч»нең бер читенә күбәләкләп бәйләнгән челтәр тасма тегелә, тасмага кыңгырау тагыла.
Бәрәннең башына йөз чалымнары бирәсе генә калды. Күз урынына кара сәйләннәр куела. Кечкенә кара сәдәф таксагыз да була. Кара җеп белән чигәргә дә мөмкин. Авыз-борыннары көрән төстәге калын җеп белән чигелә. Бит алмаларына кершән ягабыз.
Менә бит, тырышкач булдырдык!
Инде матур төргәккә төрик тә, бүләк иясен куандырырга йөгерик. Яңа ел котлы, мөбарәк булсын, сөенеч арты сөенеч килсен!
P. S. Бәрәннең башын тегү өчен төсе ярашлы тукыма таба алмасагыз, һич тә кайгырмагыз. Ак тукыманы кофега манып та кирәкле төсне чыгарып була. Буяу ясау өчен: 1 л суда 50 г кофе эретеп (кофеның иң арзанлысын алыгыз), 1 аш кашыгы тоз өстибез. Шушы эремәгә тукыманы батырып, 20-30 минут кайнатабыз. Тукыманы әледән-әле әйләндереп торабыз.
Ахырдан берничә тапкыр чайкап, сыкмыйча, кыстыргыч белән читеннән генә эләктереп бауда киптерәбез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.