Беләзегем, йөзегем...

Кирәк:
* 30-35 бөртек эре сәйлән (диаметры 8-10 мм);* 6 нчы номерлы бер кап сәйлән;
* 10 нчы номерлы бер кап шундый ук төстәге сәйлән;
* 3 м чамасы үтә күренмәле нечкә кыл (0,15 мм);
* беләзекләр өчен ясалган каптырма (лобстер, боҗра, пин һәм кыска чылбыр);
* 2 сәйлән энәсе.

Эш барышы:
Беләзек ике энә белән үрелә.3 м озынлыктагы кыл кисеп алып, ике очын ике энәгә саплыйбыз. Аларның берсен уң энә, икенчесен сул энә дип атарбыз.
Уң энәгә дүрт «алты»лы, бер зур сәйлән һәм тагын бер «алты»лы сәйлән җыябыз. Барысы бергә алты сәйлән булды. Сул энәгә исә бер зур, бер «алты»лы һәм тагын бер зур сәйлән эләктерәбез.

Шушы соңгы эләктергән зур сәйлән аша уң энәне дә уздырабыз (ике энәне шушы сәйлән аша чалыштырабыз). Кылның ике очын ике якка тартып, сәйләннәрне тыгызлап кысабыз. Алар кылның нәкъ уртасында булырга тиешләр.

Һәр ике энәгә дә бер «алты»лы, бер зур һәм тагын бер «алты»лы сәйлән эләктерәбез. Уң энәгә өстәмә бер зур сәйлән алабыз. Шушы сәйлән аша сул энәне уздырып, кылның ике очын ике якка тартабыз.
Шул рәвешле беләзекне үзебезгә кирәкле озынлыкка җиткергәнче үрәбез. Төгәлләве болайрак: ике энәгә дә берәр «алты»лы, берәр зур һәм тагын берәр «алты»лы сәйлән эләктерәбез. Энәләрнең берсенә янә дүрт «алты»лы сәйлән җыябыз. Икенче энәне шушы дүрт сәйлән аша уздырып, сәйләннәрне ныгытып кысабыз.
Инде эшнең икенче этабына – беләзекне бизәү эшенә керешик. Бер энә аскы рәт, икенчесе өске рәт буйлап барачак. Ике рәттә дә эш тәртибе бер үк. Энәне кырый рәттәге бер зур һәм аннан соңгы ике «алты»лы сәйлән аша уздырып, тагын бер «алты»лы сәйлән алабыз. Сәйләннәр урыннарында нык «утырсын» өчен энәне кабаттан әлеге ике «алты»лы сәйлән аша атлатып, кылны ныгытып тарттырабыз.
Шул рәвешле, беләзекнең буеннан-буена «алты»лы сәйләннәр тезәбез. Төгәлләгәндә, энәне сәйләннәр аша йөртеп, кыл очын яшерәбез, төенләп, кылны кисеп алабыз.



Соңгы эш итеп беләзекнең каптырмасы тагыла. Ярты метр чамасы кылны урталай бөкләп, ике катлыйбыз һәм энәгә саплыйбыз. Беләзекнең иң очындагы дүрт «алты»лы сәйлән уртасына шушы кылны элмәкләп беркетәбез.
Энәгә ике «ун»лы сәйлән, лобстер һәм тагын ике «ун»лы сәйлән эләктереп, элмәкне беркеткән кылаша чорнап алабыз. Сәйләннәр нык «утырсын» өчен, энәне янәшәдәге ике сәйлән аша уздырып, кыл очын төенләп яшерәбез һәм кисеп алабыз.

Каптырманың икенче очы да нәкъ шулай беркетелә. Боҗрага кыска гына чылбыр тагыла. Чылбыр очына, матурлык өчен, махсус кадак – кип ярдәмендә рондель эленә. Кипның рондельдән чыгып калган очы түгәрәк «карга борыны» белән боҗрага бөгелә. Чылбырга ул шул боҗрасыннан тагыла.
Менә бит, тырышкач, булдырдык. Яңа беләзек котлы булсын!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.