Алтын-көмешме?

Без, хатын-кызлар, шундый инде: алка, йөзек, муенсаларга битараф карый алмыйбыз. Зөлфия СӘЛИМҖАНОВАның үз куллары белән тудырган сәнгать әсәренә тиң бу бизәнгечләрен күреп тә «аһ!» иттек. Җаның ниндиен теләсә, шундыен ясый ул. Гаҗәпләнәсе юк, бабасы да көмешче булган аның. Зөлфия үзе Чирмешәндә туып, Бөгелмәдә буй җиткергән. Белеме буенча — укытучы. 17 ел мәктәптә эшләп, яраткан эшен калдырырга мәҗбүр булса да, кул кушырып утыручылардан түгел ул. Төп эшеннән бушаган арада, шушысына — җанына шифа биргәненә керешә. Алар өч дус — Юлия, Людмила һәм Зөлфия бергәләп эшли, төрле күргәзмәләрдә дә катнаша икән. Бүгенге мастер-классыбызда Зөлфия безне муенсага тагу өчен кулон ясарга өйрәтә.
Кирәк:
* асты яссы таш (кабашон), ул булмаса, матур яссы сәдәф, хәтта бака кабырчыгы да ярый;
* 10 нчы номерлы 20 г сәйлән. Сәйләннең төсе таш төсенә ярашлы яки киресенчә, капма-каршы булырга мөмкин;
* 12 нче номерлы сәйлән энәләре (нәзек һәм озын);
* үтә күренмәле бик нык кыл;
* фетр яки берничә кат флизелин;
* күн кисәге;
* үтә күренмәле җилем;
* муен чылбыры.
Киңәш:
сәйлән сайлаганда кытайныкын алмаска тырышыгыз. Без чех сәйләне алдык. Чех сәйләннәренең төрлесе төрле зурлыкта булуы бу очракта кулай гына.
Эш барышы:
Ташны яссы ягы белән фетрга ябыштырабыз. Фетр таштан шактый чыгып калсын. Энәгә бер терсәк әйләнәсеннән аз гына мул кыл саплап, очын төенлибез. Сәйләннәрне караңгы төстәге (сәйләннәр үзләре караңгы төстә булса, ачык төстәге) тукыма өстенә таратып салабыз. Болай аларны араларга һәм энәгә эләктерергә уңай.
Энәне фетрның уң ягына чыгарып, ике сәйлән эләктерәбез. Энәне ташка терәп үк, сул якка чыгарабыз. Уң якка исә ике сәйлән уртасыннан чыгарып, икенче сәйләннең эченнән уздырабыз. Бу – беренче атлам булды. Икенчесе дә шулай ук башкарыла. Сәйләннәр барысы да бер үк зурлыкта булып, бер-берсенә терәлеп торсыннар. Ташны уратып алган сәйләннәр җөп санда булырга тиеш.
Икенче рәтне башлаганда энәгә өч сәйлән эләктерәбез. Аларның икесе зуррак, уртадагысы кечерәк булсын. Энәне җеп чыккан сәйләннең икенче ягыннан тыгып, рәттән өч сәйлән аша уздырабыз. Икенче атламда энәгә ике генә сәйлән (беренчесе кечерәк, икенчесе зуррак) эләктерәбез. Энәне бая гына тезгән теге өч сәйләннең иң кырыйда торган зуррагы аша тыгып, беренче рәттәге ике сәйлән аша уздырабыз. Сәйлән тезү схемасын рәсемнән карый аласыз. Рәтне энәгә бер кечкенә генә сәйлән эләктереп төгәллибез.
Өченче рәтне башлыйбыз. Максатыбыз – икенче рәтне тезгәндә буш калган араларга сәйлән тезү. Кечерәк сәйлән эләктереп, энәне янәшә торган сәйлән аша уздырабыз. Шул рәвешле рәтне чыкканчы дәвам итәбез.
Сәйләннәрне тезеп бетергәч, энәне янәшәдәге сәйләннәр аша йөртеп, җеп очын төенләп яшерәбез.
Нык булсын, сәйләннәр таралып китәрлек булмасын.
Сәйлән тезгән җепләрне эләктерми генә, таш тирәли фетрны кисәбез. Хәзер шуны күн кисәгенә ябыштырып, җилемнең кипкәнен көтәбез. Җилем кипкәч, күнне дә таш тирәли тигезләп кисәбез. Ташның аскы итәге буйлап сәйлән тезеп чыгабыз. Әлеге аскы рәт күн белән фетр читен капларга тиеш. Рәтне башлаганчы бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: бу рәтне төгәлләгән урынга элмәк ясаячакбыз, шуңа күрә рәтне башлаганда карагыз – элмәк кайда булса, отышлы.
Аскы рәтне башлаганда энәне күн белән фетр арасыннан кадап (төене күренмәсен!), уң якка тартып алабыз һәм бер үк зурлыктагы ике сәйлән эләктереп, энәне тартып алган эздән үк кире сул якка чыгарабыз. Сәйләннәр тигез ятмый әле, шуның өчен энәне аста торган сәйлән аша уздырып, кылны тарттырабыз. Икенче атламда бер генә сәйлән эләктереп, энәне сул яктан кадап алабыз һәм шул ук сәйлән аша уздырабыз.
Энә эзе күн читеннән 2 мм эчтәрәк булсын.
Элмәкне 2 сәйлән өстенә ясарбыз. Иң элек энәгә сәйләннәр тезәбез. Аларның саны чылбырның калынлыгына бәйле. Чылбырны элмәккә кидерергә кирәк булачак бит. Энәне кабаттан җеп чыккан сәйлән аша уздырып, янәшә торганына кертәбез. Янә энәгә сәйләннәр тезеп, алдагы гамәлләрне башкарабыз. Энәне янәшәдәге сәйләннәр аша йөртеп, җеп очын төенлибез, яшерәбез.
Әзер кулонны көмеш чылбырга элеп, дус кызларыбызны кызыктырырга йөгерәбез. Муенса күн бауда да бик матур күренәчәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.