Логотип
Мин ачкан дөнья

Тагын Америка турында яки җиде елда җыйган гыйбрәт

Заманалар үзгәрде. Чит илгә эшкә дип китүчеләр дә, бөтенләйгә яшәргә калучылар да әз түгел. Мөһаҗирләр арасында хатын-кызларыбызның булуы да табигый хәл кебек. Алар алып кайткан яңалыклар, тормышка мөнәсәбәт һәммәбезне кызыксындыра. Әңгәмәдәшебез Рәзинә ГАБИДУЛЛИНА да Американың Пенсильвания штатында, Филадельфия шәһәрендә яшәп алган. Пенсия яшендә булуына карамастан, үзенә эш тапкан... Аның белән әңгәмәбез шул хакта...
 
— Рәзинә ханым, сез Америкада торып, эшләп кайткансыз. Олыгаеп барганда туган илдән чыгып китәргә ничек тәвәккәллегегез җитте?
— Безгә бәләкәйдән анда ачлык, хәерчелек, дип сеңдереп килделәр бит. Кызым белән киявем Америкага китәбез дигәч тә котларым очты. Минем дә бик авыр чакларым булды, балалар, тик беркайчан да сезне ташлап китмәдем. Картлык көнемдә сагынып яшәргә дучар итмәгез. Җүнле илдә хәерчеләр кул сузып утырмый, — дидем.
 
— Әби, без сине дә калдырмаска уйлыйбыз, без эшләрбез, син оныкларыңны карарсың, — диде киявем.
— Миңа — пенсиядәге кешегә нинди Америка? Берегез — шәфкать туташы, берегез — төзелештә, ни җитми сезгә, — дидем.
Бер ел буе тарткалаша торгач, балалар мине ризалаштырдылар.
 
— Әгәр сиңа ошамаса, бер-ике атна кунак булырбыз да кире кайтып китәрбез, — диделәр киявем Дамир белән кызым Рузилә. Аларның Пенсильвания штатында, Филадельфия шәһәрендә Чаллыдан киткән дуслары яши, безне кунакка чакырып, виза җибәргәннәр иде.
Шулай, без Америкага килеп төштек. Беренче тәэсирләр мине бик гаҗәпләндерде. Нигәдер Американы биек-биек йортлардан торган ыгы-зыгылы ил дип уйлаган идем. Баксаң, монда шәхси йортлар, коттеджлар күбрәк икән. Ә биек йортларда офислар-оешмаларның идарәләре урнашкан икән. Без тиз арада фатир таптык һәм бөтенебез дә эшкә урнаштык. Оныгым Зөлфия җиденче сыйныфка, кечкенәбез Диана балалар бакчасына китте.
 
— Америкада эшсезләр күп диләр бит...
— Эшсезләр күп. Әмма алар эшләргә теләмәгән кешеләр, ә теләгәннәр өчен анда һәрчак эш бар. Һәм нинди яшьтә булуыңа да игътибар итмиләр.
Мин башта тегү фабрикасына урнаштым, аны Россиядән килгән бер эшмәкәр ачып җибәрде дә эшчеләр җыйды. Шунда урын җәймәләрен төргәкләп тордым. Эш урыным еракта, шәһәр транспортында бер сәгатьләп барасы иде. Анда кешегә аяклары ничек кирәк булса, машинага булган хаҗәт тә шундый ук. Инде кызымның да, киявемнең дә, оныгымның да үз машиналары бар. Һәм шунысы бик уңайлы: һәрнәрсәне кредитка алып була. Халык та шуңа ияләнгән. Егерме-утыз елга бирелгән кредитларны кулай күрәләр. Мин анда яшәгәндә бик бай бер гаилә кредитка зур суыткыч алып куйды. Безнең халык моңа өйрәнмәгән бит...
 
— Гел бер урында эшләдегезме?
— Юк, якыннанрак эш таптым. Шулай ук рус телле бер эшмәкәр сөт комбинаты ачты. Баштарак сөт-катык шешәләренә этикеткалар ябыштырып тордым. Аннары хуҗам махсус ябыштыру җайланмасы сатып алгач, мине май үлчәү бүлегенә күчерде. Америкада безнең халыкның эшчәнлеген тиз күрәләр һәм хезмәтеңне бәяли беләләр. Мин Чаллыда, автостанциядә озак еллар кассир булып эшләп ялга чыктым. Халыкның яратып юл йөри торган чоры иде ул. Озын-озын чиратлар тезелеп торганда куллар үзеннән-үзе хәрәкәтләнә, тизлеккә өйрәнелгән иде. Америкадагы сөт комбинатында да тизлек кирәк булган җиргә мине куйдылар, берүзем ике кешелек эшне эшләдем. Башкаларга сәгатенә җиде доллар түләсәләр, мин унбер доллар алдым. Анда хәрәмләшү юк: вәгъдә итәләр икән — түлиләр.
 
— Кызыгыз, киявегез нинди эштә?
— Кызым банкта кассир, киявем — төзелештә.
 
— Анда хуҗалар үзләрен ничегрәк тоталар?
— Әйткәнемчә, намуслы кешенең, хезмәт сөйгәннәрнең кадере зур, чөнки кешене законнар яклый. Бер танышым күршесендәге карчык турында сөйләде: әбекәй кафега кергән дә кайнар кофе сатып алган һәм авызын пешергән. Сатучылар аны “кайнаррак, сак булыгыз”, дип кисәтергә онытканнар.
Әбекәй шуның өчен кафе хуҗасын судка биргән һәм суд аны яклаган. Күпме түләгәннәрен дә әйткәннәр иде, онытканмын инде. Эш кешесенә мөнәсәбәт тә бездәгедән нык аерыла. Эш көне сигез сәгатьлек, ә төшке ял өчен ярты сәгать вакыт бирелә. Эш вакытың үткән икән — сине беркем дә бер минутка да тоткарлый алмый. Төзелештә дә хәтта.
Эшче эш коралын ташлый да кайтып китә. Хуҗа аның артыннан үзе эшләп бетерә, көрәкне үзе алып куя. Аннан, бер-береңә булышу, кеше өчен эшләү очракларына очрамадым, һәркемнең үз эше үзенә бүлеп бирелгән. Бу, бер яктан, бик яхшы, чөнки беркем алдында да үзеңне бурычлы сизмисең. Шуңа кешеләр дә һәрчак дустанә мөнәсәбәттә.
Эш бирүчеләр аеруча игътибарлы. Хастаханәгәме яки башка берәр йомыш беләнме сорап киткән чаклар булды. Беркайчан да каршы килмиләр. “Ә иртәгә эшкә чыга алырсызмы икән?” дип итагатьле итеп сорап куялар, һәрчак үзеңне кирәкле кеше итеп тою мөмкинлеген тудыралар. Үзара мөнәсәбәтләрне көйли белү оешмага файда китерә: хезмәт нәтиҗәләре әйбәтрәк була. Эш хакы көнләп тә, атналап та түләнә.
 
— Эш сөйгәнгә эш бар, дисез. Ә яшәү мөмкинлекләре ничегрәк? Гади эшче ниләргә ирешергә мөмкин?
— Үз гаиләм турында гына сөйләсәм дә, мине аңларсыз дип ышанам. Баштагы елларда без өч бүлмәле фатирны вакытлыча куллануга алып тордык. Ә биш елдан соң үзебезгә ике катлы бик матур йорт сатып алдык. Залы, кухня, ашханәсе, һәрберебезнең аерым йокы бүлмәсе бар. Гаражы йортка тоташтырып салынган. Чәчәкләр үстерим дисәң, бакчасы да җитәрлек. Кызым бу җәйдә үзебезчә булсын дип помидор, укроп, яшел суган да үстерде әле. Хәзер инде балалар тагын да иркенрәк йортка күченү турында уйлыйлар.
Америкада халык йорттан йортка түгел, шәһәрдән шәһәргә күченүне дә гадәти хәлгә саный. Бүген ул Филадельфиядә яши. иртәгә Нью-Йоркта яхшырак эш таба икән, һич уйлап тормыйча китә дә бара.
 
— Америкалы күршеләрегезнең телевидениегә мөнәсәбәте ничегрәк иде? Нинди кинолар карыйлар?
— Мин бик гаҗәпләндем: гомер буе шунда яшәгән күп кенә гаиләләрдә телевизор бөтенләй юк. Аның каравы, һәр баланың бүлмәсендә компьютер тора. Мин аралашкан һәм күргән гаиләләрдә сигезәр-тугызар бала тәрбиялиләр. Бер ханым, уналты балам бар, дип бик горурланып сөйләп утырды. Дин тыйганнан тыелалар, гөнаһтан куркалар алар. Аннан шунысы бик сәер тоелды: күрше балалары үзара аралашмый үсәләр, беркайчан да бергә җыелып уйнамыйлар, һәр гаилә үзенә бер аерым хуҗалык. Эч пошкан саен күршегә йөгермиләр. Ризык мул. Яшелчә, җиләк-җимешне зур вазаларга өеп-өеп куялар. Табак-савыт юмас өчен бер кат куллануга яраклы тәлинкә, чәнечке, кашыктан файдаланалар. Күп балалылар да шулай. Пицца ише пешкән ризыкларны заказ белән өйгә китертәләр. Шимбә, якшәмбе көннәрендә тавык кыздыралар, гарнирга токмач пешерәләр. Ә ашның ни икәнен дә белмиләр, тәмен дә аңламыйлар. Бер тапкыр гаражыбызга ишек куйдырырга мастер чакырттык. Американың үз кешесе булып чыкты ул. Мин токмач кисеп, үзебезчә, тәмле итеп аш пешердем. Эш беткәч, табын янына утырыштык. Америкалы ашка бик аптырап карап торды. Аннан шулпаны икенче савытка сөзде дә, тәлинкә төбендәге токмачларны ашап куйды...
 
— Гади халык кафеларга, рестораннарга йөри аламы?
— Бик яратып йөриләр. Без үзебез янәшәдәге кытай ресторанына бара торган идек. Монда ашау җиде доллар тора. Шушы хакка син җаның ни тели, шуны, күпме кирәк дип саныйсың, шулкадәр ашап чыга аласың. Вакыт та үз ихтыярыңда. Бөтен ризыклар да, яшелчә, җиләк-җимештән башлап, аерым өстәлләргә тезеп куелган. Кытай халык ашларының кайсын күңелең кабул итә — шунысын сайла. Нәрсә ите ашыйсың килә — шуны ал. Гомумән, ял ит, яхшы кәеф белән чыгып кит. Иң мөһиме — соңгысыдыр әле, чөнки алар үз клиентларын югалтмаска тырышалар.
 
— Ә парк ише ял итү урыннары бармы? Анда ял итәргә вакыт каламы?
— Филадельфия бик зур шәһәр. Шәһәрнең үзендә ике миллионнан артык, шәһәр янын да кертеп, җиде миллионлап кеше яши. Аңа 1682 елда нигез салынган. 1790—1800 елларда ул АКШның вакытлыча башкаласы булып торган. Халыкара аэропорт, метрополитен, металл, химия, нефть эшкәртү заводлары, азык-төлек, тегү, полиграфия һәм башка промышленность тармаклары уңышлы эшли. Университетлар, сәнгать академиясе һәм башка күп уку йортлары бар. Димәк, мондый шәһәрдә парклар булмаска мөмкин түгел. Хәтта бик күп дисәң дә, ялгыш булмас. Алар барысы да кеше рәхәтләнеп ял итсен өчен көйләнгән. Шашлык пешерергә әзерләнеп чыгасың икән, рәхим ит! Мангалы да, утыны да, күмере дә куелган. Болар барысы да бушлай. Анда бездәге кебек, автобуста яки машинада барганда урман янына туктап, ял итеп алу гадәте юк. Туктыйсың икән, милиция минут эчендә килеп җитә... Ә юлда махсус ял итеп алу урыннары юлчы мәнфәгатен кайгыртып эшләнгән. Бәдрәфләрдә чисталык: кәгазь салфеткалар, хуш исле сабыннар куелган, зур-зур көзгеләр тора. Күкрәк баласының астын алыштыру өчен махсус караватларга кадәр бар. Әйткәнемчә, болар бөтенесе бушлай.
 
— Ә кул сузып утыручы хәерчеләр нидән канәгать түгел соң алайса?
— Кул сузып утыру — аларның яшәү рәвеше булып чыкты. “Бу — демократик ил, ничек теләсәк — шулай яшибез”, дип транспарантлар да күтәреп чыгыштыралар алар. Ә дәүләт аларга фатирлар бирә, шәһәрдә бушлай ашханәләр эшләп тора. Кызыксынып, Нью-Йорктагысына мин үзем дә кереп чыктым. Дәүләтнең сәясәте шундый: пособиесен дә түли, тик бүтәннәргә, эш кешеләренә комачауламасыннар гына...
 
— Шулкадәр рәхәтлектә сагыну хисләре дә калмыйдыр инде...
— И җаныкаем, туган авылымның бакча артындагы тигәнәкләренә кадәр сагындым. Ул хисне әйтеп кенә аңлатып булмый бит...
Кайтыр идем авылыма таңнар аткан чагында,
Кичерер идем гомерне табигать кочагында.
Иртән намазымны укып, кичен сыерлар савып,
Әкрен генә, ашыкмыйча, тормышның җаен табып.
Кыңгыраулы чиләкләрне элеп көянтәләргә,
Сукмак буйлап җырлый-җырлый, их, төшсәм чишмәләргә!
Самоварым куяр идем табын җәеп идәнгә
Һәм рәхмәтле булыр идем шундый бәхет тигәнгә,
— дип елый-елый шигырь дә яздым.
 
...Килеп әзрәк торгач та мәчетләр эзләп китек. Бер мәчеттә гел негрлар гына иде. Аннан икенчесенә бардык. Анда безгә Нью-Йоркның үзендә Татар иҗтимагый үзәге эшләп килүен әйттеләр. Сөенә-сөенә шунда йөри башладык. Бергәләп Ураза, Корбан гаете бәйрәмнәрен уздырулар да, Сабан туйларында һәммә татарның бердәм катнашуларын күрсәгез иде сез! Тукай туган көнне аеруча зурлап билгеләп үтәләр. Моннан яңарак барган балалар Тукай шигырьләрен бик белеп тә бетермиләр. Ә анда туып-үскән балалар арасында Тукайны яттан сөйли алмаган бала күрмәдем мин. Гаиләдәге бәхетле мизгелләрне олылый беләләр. Бала туса, исем кушу өчен идарәгә җыелалар. Табын әзерлиләр. Мулла исем куша, вәгазь укый. Ахырда кем шигырь сөйли, кем җырлый. Беркем дә тыймый. Күңел тулы куаныч белән кайтып китәсең. Татарстаннан күренекле артистлар да кунакка килеп тора. Айдар Галимов, Рафаэль Ильясов, Гөлзадә Сафиуллина белән очрашу кичәләре әле дә хәтердә саклана.
Филадельфиядә мөселманнарның үз зиратлары бар. Һәр ел саен Татар иҗтимагый үзәгенә йөрүчеләр милләттәшләребез яткан өлешен тәртипкә китереп, җыештырып кайталар.
 
— Башка халыклар да миллилекне сакларга тырышалармы?
— Әлбәттә. Америка — демократик ил. Моны һәр җирдә күреп торасың. Нинди генә телләрдә сөйләшмиләр Америкада! Һәр милләт кешесе үзенең милли үзенчәлеген күрсәтергә тырыша. Баш, йә аяк киемнәренә карап та кайсы милләттән булуларын чамаларга мөмкин. Бездә кызым белән кибетләргә чыкканда горурланып татарча сөйләштек. Без дә телле, тарихлы халык ич. Шуңа оныкларым белән дә өйдә гел татарча аралашабыз. Күп кенә догалар өйрәттем үзләренә. Ә инглиз телен алар бик тиз үзләштерделәр, яхшы укыйлар. Инглизчә сөйли башласам, егылып көләләр. “Татар мәктәбен тәмамласам да, бөтенесенә дә ни әйтергә теләгәнемне аңлаталам бит әле”, — дим.
 
— Америкада сезне ни гаҗәпләндерде?
— Әти-әниләргә мөнәсәбәт. Анда картлар йортлары күп. Өлкәннәр чирләп, үз-үзләрен карый алмый башлагач, аларны чит кулларга тапшыралар. “Ничек инде сез үз әниегездән баш тартасыз?” — дип сорадым бер танышымнан. “Мин көне буе эштәмен, ул көне буе ач ятсынмы? Ә анда аны миннән яхшырак карыйлар бит. Менә бүген барып, чәчләрен тарап үрдем”, — дип җавап бирде ул.
Америкада гаҗәпләнерлек нәрсәләр күп. Анда бер көн кигән киемне икенче көнне кимиләр. Кайтуга кер машинасына салалар. Машина юа, киптерә. Әзер керне зур кәрзингә бушаталар... һәм шуннан алып, киеп китәләр. Үтүкләп вакыт үткәрмиләр.
Анда — шәһәрнең кечкенә генә сулыкларында да үрдәкләр йөзә. Бездәге күгәрченнәр кебек көтү-көтү алар. Үзләренә беркем дә тими дә, куркытмый да. Киресенчә, кулга ияләнеп беткәннәр. Читтән карап торганны күрсәләр дә йөгерешеп киләләр...
 
— Тагын китәргә җыенмыйсызмы?
— Балаларым рәхәт яшиләр. Оныкларым да үстеләр инде. Тик минем китәсем килми шул. Анда җиде ел тордым. Кайтканыма икенче ел китсә дә, туган илне сагынуым басылмады әле. Үз шәһәрем, үз туганнарым, үз дусларым. Тукай районының Чыршылы авылында өебез каршындагы зиратта әткәм-әнкәм кабере... Туганнарымның кабере шунда. Боларның һәммәсе мине күренмәс җепләр белән бәйләгәннәр инде. Кеше бәхетне үз илендә тапсын диясем килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сезнен белэн аралашып сойлэшер идем.сезгэ ничек шалтвратырга? Минем анда туганнарвм яши.Сез аларны белэмездер.

    Хәзер укыйлар