Логотип
Мин ачкан дөнья

Саумы, Диңгез!

Сәяхәткә чыгып китү өчен акча мәсьәләсе хәл ителсә дә, барыбер юлга кузгала алмый калабыз: йә койма ишелә, йә түбә тишелә, инде алар да төзек торса – сыер бозаулый, чеби чыга... 
Сөмбел Гаффарова «Hello, Америка» дигән язмасында («Сөембикә», № 8, 2009) Америкага сәяхәт белән хәзер беркемне дә шаккатыра алмыйсың, дип яза. Без шаккатабыз! Кемнәр соң ул «без» дисезме? Авылда яшәп гомер итүчеләр. 

...Кечкенәдән су яратам мин, балачакта энем белән инеш буеннан кайтып керми идек. Менә шул вакытта ук Илнур белән диңгезне барып күрсәк икән дигән матур хыялга чума идек. Бервакыт Казанга кунакка баргач, Иделдә су коенган энем: «Апай, мин диңгездә йөздем!» – дип шатланып кайткан иде. Мин көлгәч: «Әй, океанда ла!» – дип төзәтеп куйганы да истә. Елганы океаннан аеру өчен кечкенәрәк иде шул әле энекәшем. Шуннан соң инде хәйран вакытлар үтте. 

Икебез дә диңгез күрми гомер сөреп ятканда, мин «Педагогический вестник» газетасы редакциясе оештырган педагогик конференциягә чакыру алдым. Сочи шәһәренә! Май ае бу. Ә авылда май аен күз алдына китерегез. Эшнең очы-кырые юк, җитмәсә, әни дә авырып китте. Әнинең йөрәге чирле, дәвалаучы табибы да: «Ходай кулында – кулындасын, әмма инде барысына да әзер булып торыгыз», – дип кисәтеп куйды. 

Ярар, бакча эшләрен бетереп, чәчәсен чәчеп, утыртасын утыртып чыгып китәрсең китүен, ә әни вафат булып, мин Сочида калсам, үкенече мәңгелек булыр дигән төрледән-төрле уйлар белән чуарланган башымны алып бакчага чыгам. Чыгам да шау чәчәккә күмелгән алмагач, чияләргә карап: «И-и-и, монда да җәннәт, Сочи нәрсәгә соң!» – дип, кире уйлыйм.

Аннан үз-үземә каршы төшәм: «Анда бит диңгез бар! Диңгез күрер өчен башка форсат чыкмаячак миңа, җитмәсә, төрле төбәктән килгән коллегалар белән аралашып, киңәшләшеп алу да эшемә зур этәргеч булачак». Бер карарга килә алмый йөргән­дә, вафат булган әтиемнең төшкә кереп: «Кызым, син җыелышка барасың бит!» – дип бер җөмлә әйтүе, барлык уйларга нокта куеп, поездга билет алуга сәбәпче булды. Мин Сочига, дөресрәге, Адлерга чыгып киттем. Минем белән бер үк көнне, нәкъ ике атнага дип улым да Чистай шәһәренә командировкага китте. Йортны – күршеләргә, ә бакчага су сибүне улымның иптәш егетенә тапшырдык.

Аллаһ рәхмәте, юлга чыкканнан башлап, гел әйбәт кешеләр генә очрап торды. Мәскәү аша барганлыктан, юл буе ял итәргә баручы кешеләр белән аралашып барырга туры килде. Андый очракта беренче итеп бирелүче: «Башка елларда кайда ял итә идегез?» – дигән сорауга поезда ук ияләшеп, юлдашларымны да, конференциядә катнашучыларны да: «Беркайда да түгел», – дип шаккатырдым. 

Без – авыл хатыннары өчен монда әлләни шаккатарлык нәрсә булмаса да, минем шушы җавабым үземнән кала барысын да аптырашка салды. Яңа кешеләр белән танышканда минем хакта: «Эта женщина раньше нигде не отдыхала!» – дип кабатлыйлар иде. (Бу сүзләрне татарчага тәрҗемә итсәм, яңгыра­шын югалтыр кебек тоелды.)

 Өч көн буе барган конференциядән соң тагын бер атнага Адлерда калдым. Гомер буе күрергә хыялланган диңгезне поездда ук күзәтеп килдем. Аның матурлыгын сурәтләргә минем көчем җитми. Вак-вак дулкыннар йөгереп күзне, җанны иркәли, диңгез ярында ял итеп ятучылар безгә – поезддагыларга кул болгыйлар, әйтерсең якын туганнары килә. Монда иң беренче ачкан яңалыгым да шул булды – кешеләрнең бер-берсенә ягымлы мөнәсәбәте. Адлерның үз халкы ягымлы булмый хәле юк, чөнки без алар өчен акча эшләү чарасы, әле бит ял итәргә килүчеләрнең дә авызлары гел ерык. 
«Башка елларда кайда ял итә идегез?» — дип сораучыларны: «Беркайда да түгел», — дип шаккатырдым.

Су коену өчен диңгез бераз суыграк. Ләкин мин барыбер коенам. Яңгыр яуса да коенам. Диңгез ярында булган вакытны ничек әрәм итим?! Күңелем кинәнгәнче йөзәм. Рәхәт, искиткеч! Ә беркөн диңгез безне шторм белән каршылады. Ул дулкыннарны күрсәң, йорт биеклекләре бар. Куркыныч булса да, күзәтергә кызык иде. Олпат хәрәкәт белән шуышкан дулкын ярга җитү белән үзенә очраган каршылыкны җиңә алмау үкенеченнән үрсәләнеп өскә күтәрелә. Пляжны милиционерлар чолгап алган, берәүне дә диңгезгә якын җибәрмиләр. Минем өчен яңа дәрес булды бу шторм. Диңгез буен ямьсезләп бетергәннәр дип караган корылмаларым дулкыннардан саклау өчен иң кирәк нәрсәләр икән бит. Нишләтәсең, мин дә бит тотып карамыйча бернәрсәгә ышанмый торган татар кешесе. Татар дигәннән, Адлер сүзенең килеп чыгышы да төрки телдән икән. Диңгезнең теге ягында яшәп ятучы төрекләр «теге яктагылар, ягъни артлар» дип әйтүдән килеп чыккан, дип аңлатты экскурсовод. Гомумән, безгә, татарларга, аңлаешлы атамалар шактый биредә.
Авылда атка атланырга гомердә вакыт та, аннан бигрәк тәвәккәллек тә җитмәс иде.

Экскурсияләр гаҗәеп күп. Теләгеңне һәм букчаңдагы акчаңны үлчәүгә салып карыйсың да, үлчәүнең кайсы ягы өскә калка, шуны сайлыйсың. Тауларга болай да гашыйк идем инде мин. Туган авылымның да исеме Таузар бит.

Кем зарланды икән тауларыңнан, 
Таузар иле, 
Ә мин менә сиңа рәхмәтле, 
Чана шуган чакта тауларыңнан
Татыганмын тәүге рәхәтне! –

дип шигырь дә сырлаган идем бервакыт. Шуңа да иң элек тауларга барырга булдым.

Очы болытларга тиеп торган тауларны рәсемдә һәм телевизордан гына күргәнем бар иде. Ахун тавы мине биеклеге белән генә түгел, шул биеклектә агачлар үсүе һәм иң гаҗәбе шул агачлар арасында кешеләр яшәүче авыллар булуы белән шаккатырды. Тауга салынган Ахун манарасына күтәрелгәндә югары кан басымлы кешеләргә авыр булыр, дип кисәттеләр (ә минеке — югары). Чыннан да, тауга менү авырга туры килде, инде манараның үзенә күтәрелү хакында уйлап та булмый иде. Ә бит шул биеклектә кешеләр яшәп тә ята!

Икенче экскурсиям «Красная поляна»га иде. Сочидагы кышкы олимпиада шунда узачак. Ә мин барганда ул «Кавказская пленница» кинофильмы төшерелгән урын буларак данлыклы иде. Юлда барышлый «Девичьи слёзы» тарлавыгына тукталдык. Ошбу шарлавыкка «Кызлар күз яше»ннән дә туры килгәнрәк башка исем табып булмыйдыр. Күз чамалый алмаслык биеклектән төшүче су тамчылары үзләре хасил иткән агымнан аерылып, анда-санда ташка бәрелеп тирә-якка чәчриләр дә, төшеп «кунган» тирәлекләрен юешләтеп, үзләренең су тамчысы булуын раслыйлар. Йә, кызлар күз яшеннән нәрсә белән аерылалар? Ә риваяте тагын да матур. Сөекле ирләрен, сөйгәннәрен яуга озатучы хатыннар, кызлар шушы урында алардан аерылып, күз яше түккәннәр, бу аерылу ачысына табигать тә түзмәгән – кушылып елаган. Билгеле инде, дин бетерелгән елларда халык үзеннән-үзе яңа табыну чаралары эзли башлый: җирле халык та шушы суда юынган кызлар кияүсез калмый дигән ырым уйлап чыгарган, бирегә килгән парсызларның һәркайсы шарлавык суында йөзен чылатырга тырыша. Ул шарлавыктагы суның азлыгын күрсәгез әле сез. Нәкъ кызлар күз яше инде.

«Красная поляна»да безне сокландыргыч табигать һәм... ясалма сулык каршылады. Биредә форель балыгы үрчетәләр икән. Акчаң күп булса, кармак салып форель тотып карарга да мөмкин. «Тотмый калу куркынычы юк, аны сезгә барыбер тоттыралар, каптыралар», – диде экскурсоводыбыз. Кызганыч, ничек итеп икәнлеген белми калдык – кармак салырга теләк белдерүче табылмады. Тауга чаңгы шуарга менү дә насыйп булмады. Тауларга алып менүче канат юлның ул вакытта 5 чакрымы гына бар иде әле. Аның каравы, «Красная поляна» тирәсендә атка атланып йөрдем. Бу да күптәнге хыялым иде. Авылда атка атланырга гомердә вакыт та, тәвәккәллек тә җитмәс иде.

Үзебез күрмәгәнне без кеше сүзе буенча бәяләргә гадәтләнгән. Телевизор карап, бөтен дөнья алдау, урлау, үтерүгә корылган дигәнгә ышанып беткәнбез. Шуларны күрсәтмәгән, сөйләмәгән канал бармы?!. 

Ә монда төн буе да ишек бикләгән кеше юк! Кайчан кайтсаң да, ишек ачык, урам тулы кеше. Беркөнне берүзем төнге Сочи буйлап экскурсиядә йөрдем, Ривьера паркында булдым. Бүлмәдәшләрем: «Автобустан төшкәч йөгергәнсеңдер инде?» – диләр. «Юк, үз җаема гына кайттым!» – дим. 

Куркып бармый калган булсам, илебезнең атаклы кешеләре утырткан магнолияләр аллеясын кайчан күрер идем?! Гагарин магнолиясенә генә халык үсәргә ирек бирмәгән – янына килгән һәркем бер ботагын сындырып алып китәргә тырышкан. Менә шулай ярату белдереп үтереп тә була икән ул. Үсә алмый азапланган Гагарин магнолиясен бик жәлләдем. Магнолияләр чәчәкләрен коеп бетергәннәр иде инде. Ә берсендә калган, шундый зур, нәкъ минем башым кадәр. Сөбханаллаһ! Мондый зурлыктагы чәчәкне беренче күрүем иде.

Күргән – күргәндә калыр, дип Абхазиягә дә чыктым. «Йә, Раббым, дөньяны шундый гүзәл итеп яраткансың, җәннәтләрең нинди икән?!» – дип сокланып йөрдем андагы табигатьнең матурлыгына. Сталин да дачасын юкка гына биредә ясатмагандыр. «Дачаның бер ягында – текә яр. Ул Кара диңгездән килергә мөмкин булган дошманнардан саклаган, ә сөзәк тау битеннән күтәрелүче хезмәтчеләрне ялгыш та карашларын җирдән алмасыннар дип һәр агач артыннан сакчылар күзәтеп торган», – дип сөйләде экскурсовод. 

Шушыларны ишеткәч, дача йортына керү теләгем сүнде, «акчам юк!» дип кермичә каласы иттем. Аллаһ рәхмәте, яхшы кешеләр гел очрап тора, дидем бит. «Бар кер! Бушка кертәбез», – дип, каравылчылар мине эчкә уздырдылар. Күңелдә бернинди уңай тәэсирләр калмады. Бай, Кореядан кайтарылган затлы кызыл агач белән тышлаган бүлмәләрдә ниндидер салкынлык хөкем сөрә.

Билгеле инде, Абхазиягә килеп «Новый Афон» тау куышын күрми кайту мөмкин түгел. Ялгыш егылып килеп төшеп аны бер көтүче таба. Бу тау куышы җир асты күле, бертуктамый тып-тып килеп тамып торган су тавышы, төрле минералларның ялтыравы, салкын, дымлы һавасы белән серле булса да, җир асты – җир асты инде. Рәхәт түгел. Аннан чыкканда якты дөньяны сагынган идек. 

Абхазия – таулар иле. Тау башына салынган монастырьга кешеләр ташлы юлдан тезләнеп менгәннәр һәм шушы газаплану аларның гөнаһларын киметә дип уйлаганнар. Анысы инде Аллаһка гына мәгълүм. Без атлап менеп тә ардык. Биредә алты монах яши икән. Аннан-моннан капланган тәннәрне күрсәтеп монастырьга керергә читенсендек. Дөрес, керергә теләгәннәр өчен тән каплавычлары да куйганнар. Монастырьны карап әйләнгәч, аның янында җиләк-җимеш сатып утыручы белән сөйләшеп киттек. Белеме буенча архитектор, хәзер эшсез. Кайчандыр Казанда да яшәп алган икән. «Кремль стеналары бик пычрак иде, юасым, агартасым килеп калды, әле дә шулай­мы?» – ди. «Юк, хәзер Казанны танымыйсыз да, килеп карап китегез», – дип аны Татарстанга кунакка чакырдым.

…Авылга кайтып төшкәндә барлык яшелчәләрем тишелеп, чүп белән капланган, каз бәбкәләре, чебиләрем күзгә күренеп үскән, бүлмә гөлләрем шау чәчәктә иде. Улым белән икебез бер көнне кайтып кердек тә, атна буе баш күтәрми чүп утадык. Әни дә августка кадәр яшәде. Диңгезгә бара алуыма үземнән бигрәк ул шатланды.

Алты ел инде тагын беркая да чыга алганым юк. Төркиягә барам дип җыенып, чемодан гына сатып алган идем, дус хатынымның улы өйләнде. «Китмә инде, мәшәкатьле вакыт бит, бераз булыш!» – дип бик сорагач, калдым. Чемоданымны мунча чормасына меңгереп куйдым. Улымның Төркиягә укырга китәргә дип алган чемоданы да анда тора. Кызганыч, ул да бара алмый калды. Бу дөньядан иртә китте. Ә миңа Аллаһ Тәгалә сәяхәткә чыгарга тагын насыйп итсен иде!

«Сөембикә», № 4, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар