Логотип
Мин ачкан дөнья

"Бөтенләйгә килегез..."

Җылы-чиста диңгезе, биек тау башына менеп кунаклаган ак болытлары, шау чәчәктә утырган акацияләре... һәм гасыр төзелешенә тиң Кырым күпере... Китәсе килми.
Ялга җыендык җыенуын. Әмма кая барасыбызны гына белмибез әле. Диңгезгә икәнен генә беләбез. Безгә диңгез кирәк. Юлга кузгалганда, күзебез кая төшә, күңел нәрсәгә тарта – шунда, дигән идек тә, «якындарагы» дигән Анапа яныннан да узып киттек. Тора-бара теләкләр дә үзгәрде. Меңләгән чакрым араны тилмерә-тилмерә үт тә, диңгездән башкасын күрмә, имеш. Юк, алай булмый. Кырым бит ул бай тарихлы як. Кем генә аяк басмаган да, кем генә яшәми хәзер анда! Атлаган саен – музей, әйләнеп баккан саен без – туристларны хәйран калдыра торган тамаша.



Беренче туктаган урыныбыз – Приморск шәһәрчеге. Хуҗабыз – моннан ике дистә чамасы еллар элек каты җир тетрәүләрдән соң Әрмәнстаннан килеп урнашкан Людвиг үзендә калырга кыстый. Без: «Судакка!» – дигәч: «Анда бик кыйммәт, калыгыз монда, пляжы да әйбәт, әйберләре дә арзан...» – ди. Алда безне озакка сузылган серпантин – бормалы юллар көтә. Кул сузымында гына урнашкан диңгездә коенып меник тә, юлыбызны дәвам итәрбез. Пляж, чыннан да, чиста, ял итүчеләр дә әллә ни күп түгел сыман. Күргәнемә сокланып, тәэсирләнеп, яр буенда йөргән арада, шушы якларның танылган шагыйрәсе, Кырым язучылары берлеге һәм Көнчыгыш Кырым рус язучылары берлеге әгъзасы, Николай Гумилев исемендәге Бөтенроссия әдәби премиясе лауреаты Галина Яковлева белән дә танышып алам. «Мы сидим, прижавшись тесно; Ты вдова, а я невеста; И поем о женской доле: Я – о счастье, ты – о боли», – дип сөйләп китә 80 яшьлек шагыйрә. Әмма аңа берәү дә бу яшьне бирми. «Диңгез буенда үстем, диңгездән башка яши алмыйм», – диюенә карап, аның ни өчен шундый яшь күренүен чамаларга була. Тылсымлы су менә нишләтә! «Әйдәгез, минем белән Феодосиягә, – ди шагыйрә, минем журналист булуымны белеп алгач, – анда бүген Марина һәм Анастасия Цветаевага багышланган зур кичә». Без аңа рәхмәтләр әйтеп, юл уңаенда калган беренче диңгез шәһәрчеге белән саубуллашып, сәяхәтебезне дәвам итәбез.



Баш әйләндергеч бормалы юллар, уң якта – арлы-бирле чабышкан машиналарны тын гына күзәткән серле таулар, ә аста – упкын... Судакка илтә торган туры юлга чыккач, алда булачак маҗараларны күз алдына китереп, күңел киеренкелеге үзенә бер рәхәтлек, сөенеч белән алмашына. Ниһаять, ниһаять... без ике яклап кипарислар үсеп утырган гаҗәеп дөньяга килеп эләгәбез. Дөрес, бу якларга беренче генә килүем түгел. Студент елларында Ялтада берәр ай яшәгәнебез искә төшеп куя. Ул чагында көн-төн стадионда булган без – спортчыларга көньяк шәһәрнең матурлыгын карап йөрергә вакыт тими дә иде. Шулай да аның әкияти бер почмагы хәтердә калган. Анысы турында соңыннан сөйләрмен.
Биредә яшәүче Кырым татарлары арасында төрле һөнәр ияләре: инженерлар, укытучылар, юристлар, табиблар, сатучылар бар.

Судакка кергәндә безне бер кеше туктата. Татарча исәнләшеп, татарча сөйләшә башлавы белән ул безне шундук үзенә каратып куя. Ничектер үз кешеңә күбрәк ышанасың бит. Ул безне үз артыннан ияртеп, Судакның тар урамнары буйлап йөртә торгач, тимер капкалы ике катлы бина янына китереп туктата. Йорт хуҗасы да – кырым татары. Риза әфәнде Ниметуллаев хатыны Зәмирә белән капка төбенә үк чыгып, якын туганнарын көткәндәй каршы ала.
Без тукталган Әхмәт хан Солтан урамында кырым татарлары яши икән. Гомумән, Судакта – кырым татарлары. Алар турында нинди генә легендалар яшәми. Аларның нәсел тамыры Чыңгыз хан, Алтын Урдага барып тоташа дип тә, тел, тарих һәм мәдәни яктан төрек милләтенә барып тоташа дип тә сөйлиләр. Аларны бер урында гына утыра белми торган милләт итеп күрсәтүче мәгълүматлар да җитәрлек. Судакка да әйләнә-әйләнә кайтканнар, имеш. Аларның кайчандыр биредән куылган халык булуын да онытмыйк. Ул чакларда кайсы кая таралышкан, дөресрәге, качып киткән кырым татарлары, вакытлар үтүгә янә үз ярларына кайтып урнаша.


 

«Кайсы адәм дә әйбәт»

Без яшәгән йортка каршы үз кибете, үз пансионаты белән көн күреп ятучы Искәндәр Фафаровның әнисе Әминә ханым шулай ди. Бераз гына читкә тайпылып, тарихка кереп китүебезнең сәбәбе дә – Әминә ханым. Казан татарлары, ягъни безнең белән гәп куертуны ул мәртәбә саный. Әле татарчага, әле төрекчәгә, әле русчага күчеп, үзе әйтмешли, «бер соз белән» генә язмышын әйтеп бирә. Минем белән озаклап сөйләшергә вакыты юк аның. Ул үзе Иске Кырымда яши икән. Бирегә улы Искәндәргә булышырга килә. Әнә хәзер дә мин аны кухняга «өстәлләрне чистартырга» чыккан җирдән «тотып» алдым.
– Машалла, машалла, мин эшли торырмын, сөйләшә торырмын, – ди ул елмаеп. – Монда ничек яшибезме? Һәм ул сөйләп китә.
Язмышы, балачак һәм яшьлек еллары әлеге дә баягы Кырым тарихы белән бәйләнгән булуын шундук абайлап алам. Аның әти-әнисе дә, Кырым татарларына көн беткәч, дүрт баласы белән Таҗикстанга чыгып киткән. Шуннан –Үзбәкстанга... «Күрмәгән калмады инде, – ди Әминә ханым, күз яшьләрен сөртеп. – Аннары Азәрбайҗан кешесенә кияүгә чыктым. Искәндәремә булышам хәзер. Ул – минем бердәнберем».



Өч оныгы бар икән: икесе Симферопольдә – югары уку йортында укыйлар. Кайчандыр бухгалтер, ревизор булып эшләгән ханым сату эшенең бөтен нечкәлекләрен белә. «Шушы йортны хосусыйлаштыра алсак, җилкәдән тау төшәр иде, – ди ул, уфтанып. – Улым ничә мәртәбә барды инде документларын күтәреп, борып җибәрәләр. Үзебез җиткергән йорт лабаса».
– Бар да яхшы булыр, – дим, әңгәмәдәшемне тынычландыра башлап. – Кырым хәзер Россиянеке. Ә Россиянең – үз законнары.
Аның куллары бер дә тик тормый. Шул арада ул: «Пешерә белсәң, бик тәмле, кунаклар ярата», – дип, үзләре милли ризык дип атаган чебурек әзерләргә керешә. Ә мин карап торам. Кызык бит. Кайткач, мин дә пешереп карармын. «Аның бернәрсәсе юк, – ди ул, кызыксына башлагач, – суга аз гына тоз, уксус белән сүндерелгән сода, бер-ике кашык каймак салып, он белән әйбәтләп басасың да, янмый торган майсыз табада ике яклап кыздырасың. Ә эченә фарш саласың. Суганны күп итеп салырга онытмагыз! Тәмле була», – ди дә, шул арада пешеп чыккан кайнар ризыкны кулыма тоттыра. Тәмле, чыннан да тәмле. (Өйгә кайткач пешереп карадым да, камырына сөт белән көнбагыш мае кушсаң, тагын да тәмлерәк була, дигән фикергә килдем.)
Туган җиреңнең кадерен белү өчен еракка китеп кара икән ул. Без моны Татарстан чиген узуга ук аңладык.

Сөйләшү ахырында гел тел очында тынгысызлап торган соравымны бирәм: «Яшәүләре хәзер әйбәтме, элек яхшырак идеме?» Ул мине шундук аңлап ала. Сәясәткә артык кереп китмичә генә: «Безнең өчен кайсы адәм дә әйбәт. Сугышмасын гына...» – ди ул, сүзне читкә борып. Бер белмәгән кешегә күңелендәгесен ярып салу, әйтәсе сүзен курыкмыйча әйтә алу хәленә җитү өчен вакыт кирәк аларга.
 

«Туристлар исәбенә яшибез»

Ял итү сезоны башланып кына китте. Ә диңгез буенда күпме халык... Пляжга иртәрәк төшеп, урын алып калмасаң, эш харап. «Лежаклар» куелган урынга кертмиләр. Анда аның кешесе дә юк үзе. Бер уйласаң, дөрес түгел инде. Ял итүченең артык акчасы юк бит. Күбесе безнең шикелле үз машинасына төялеп килә. Акчасы булган кеше самолетта оча һәм Кара диңгезне түгел, Урта, Кызыл диңгезләрне сайлый. Диңгез күрәм дип, 2100 чакрым араны (әле бер якка гына) узган кеше өчен тиене дә кадерле. Бензин бу якларда кыйммәт. Бер литры кайда 47 сум, кайда 48 сум тора. Безнекеләр соңыннан чутлап чыгардылар: бару-кайту 12-13 мең тирәсе чыга. Барыбер гаилә белән барганда, арзанга төшә инде. Ә бездә – Татарстанда аның бәясе 40 сум да 50 тиен! Ульяновскины үтеп, Татарстанга керүгә үк сизәсең бу аерманы. Ярый, боларын һаман да шул экономия, барырга уйлаучылар өчен киңәш-фәлән дигәннән әйтүем генә.
 

Судак белән Ялта арасы

Тозлы диңгез суында туйганчы коенып, катамаранда йөреп кинәнгәннән, кул сузымында гына башланган текә тауларга менеп төшкәннән соң, Судакның һәм аннан 100 чакрым арада урнашкан Ялтаның истәлекле урыннары белән танышасы иттек.
Кырымның көньяк-көнчыгышына урнашкан бәләкәй генә шушы курорт шәһәрчегенә моңа кадәр дә йөзләрчә мең ял итүче килеп киткән, моннан соң да ул шулай булыр дип уйлыйм. Хәтта күбрәк тә булыр. Ни өченме?! Беренчедән, хәзер Кырым янә, бу очракта шөкер дип әйтик, кире безгә, «үз ярларына» әйләнеп кайтты. Әле күптән түгел генә диңгез аша ике ярны – ике дөньяны тоташтырган, исеме тарихларга кереп, мәңгеләшкән Кырым күпере аша чыкканда, мин моны аеруча нык тойдым. Әйе, мондый мөмкинлекләр тудырылгач, туристлар бирегә агылып кына торыр, Кырым туристларсыз калмас, дип барган идем. Килеп күргәч, исем китте. Кая ул туристларсыз калу?! Әйтәм бит, яр буенда алма төшәр урын да юк. Кая карама – халык. Кеше әллә махсус гасыр төзелешен – шул күперне күрим дип килгән, әллә шушы оҗмахны?!

Хуҗабыз Риза әфәнде: «Судакка килгән кеше Генуя ныгытмасын күрмичә китә алмый», – дип, безгә шәһәрчек артындагы корылмаларны барып күрергә тәкъдим итә. Крепость тавында урнашкан Генуя ныгытмасына җәяүләп бара башлагач, шактый арытты. Әмма һич кенә дә үкенмәдек. Өч катлы стенадан эшләнгән Генуя крепосте хәзергәчә үзенең хәрби-тарихи кыйммәтен югалтмаган. Греклар, әрмәннәр, мөселманнар яшәгән бу ныгытма бары төрекләр басып алгач кына җимерелә башлый. Гид әйткәнчә, заманында иң бай һәм күренекле шәһәрләрдән саналган Судак та нәкъ шул вакытларда бөлгенлеккә төшә. Ә бит кайчандыр Европадан Азиягә бөек ефәк юлы нәкъ менә Судак аша узган.
Инде юлыбыз – Ялтадан көнбатышта урнашкан, бу як халкының горурлыгы булган, без кинолардан гына күреп белгән архитектура һәйкәле – Ласточкино гнездо, ягъни Карлыгач оясына... Якыннан караганда ул чыннан да уч төбедәй, карлыгач оясыдай. Бирегә автобуста да, автомобильләрдә дә, су юлы буйлап катерда да киләләр. Киләләр һәм... килгән саен яңадан бер ачыш ясап китәләр. Бүген ул кырымлыларның мәдәни үзәгенә әверелгән.
Дөньядагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе Керчьта да булып кайттык. Ул моннан 2600 еллар элек салынган. Ул чагында әле Мәскәү дә, Киев та, Лондон, Париж да булмаган. Ә Керчь менә – булган! Шуңа күрә биредә төрле чорлардан калган һәйкәлләр таң калдыра.
Моннан бик күп еллар элек минем М. С. Воронцов Сараенда булганым бар иде инде. Очсыз-кырыйсыз биләмәләрендә моңарчы күз күрмәгән агачларга сокланып, лавр яфраклы аллеяларында хозурланып йөргәндә: «Граф үз биләмәләренә гади агачлар гына утыртмаган. Үсентеләрне чит илләрдән кайтарткан хәтта», – дигән сүзләр искә төшә. Абыйлы-энеле Третьяковлар да мәшһүр рәссамнарның бәһасе булмаган ул картиналарын дөнья буйлап җыйганнар бит. Шуның белән тарихка кереп калганнар да. Биредә дә шулай. Гасырлар үтәр, ә менә Воронцов Сарае калыр! Гасырларга калыр!



...Ә кичләрен тар урамнар, диңгез яры буендагы сәүдә базарлары гөж килә. Монда сувенирлар, җиләк-җимеш, тәм-том... Ризыклар мичтә пешә тора, эреп, авызга китә тора. Бәяләре арзан да, бигүк кыйммәт тә түгел, түзәрлек. Чакрымнарга сузылып киткән базар буйлап барганда берочтан концерт та карыйсың, цирк артистларының чыгышларын да күрәсең, оркестр уйнавын да тыңлыйсың, крокодиллар зоопаркына да кереп чыгасың... Йә булмаса «Төркиядә дә мондый матурлык юк», – дип, кипарислар аллеясында хисләнеп йөрисең. Җаның ни тели, кыскасы. Кипарис дигәннән... Пансионат хуҗасы Риза Ниметуллаев безгә бу серле, биек һәм бөек агачны үстерү серләрен озаклап, тәфсилләп аңлаткан иде аңлатуын. Ул сөйләгәннәрдән шуны хәтердә калдырдым: бик мәшәкатьле эш, зур түземлек сорый икән ул агач. «Башта орлыгын алып чүлмәккә утыртасы, үсентесе чыгуга ук аны питомникка илтәсе, билгеле бер вакыттан соң барып аласы да өйдә үчтекиләп үстерәсе... Аннары гына урамга күчерәсе.
– Мин орлыгын алып китсәм, үсәрме бездә?
«Бөтенләйгә килегез!» Судакта яшәүче Кырым татарлары безне шулай дип озатып калдылар.

– Уйлама да, – ди ул, елмаеп, – үсми ул сездә. Ул бары җылы якларда гына, анда да нык һәм белеп караганда гына үсә. Шуңа йөзәр ел яши дә ул!
«Иртәгә китәсе» дигән кичтә хуҗабыз: «Әле сезнең чын пылау ашаганыгыз юктыр», – дип, тел йотарлык пылау пешереп ашатты. Виноград шәрабы сатучы егетебез Рамазан: «Пылауны виноград суы белән юып төшерәләр бездә», – дип, күчтәнәчен кыстырып килеп җитте. Кем әйтә Кырым татарлары бөтенләй башка, икенче ул, дип. Алар да безнең кебек: кунакчыл да, гади дә, шул ук вакытта ничектер серле дә булып кала беләләр. Аннары... шулкадәр якын да. Иртән юлга кузгалганда, алар безне кул изәп: «Тагын килегез, бөтенләйгә килегез!» – дип озатып калдылар. Киләбез, киләбез! Тик бөтенләйгә үк дип ышандырмыйбыз. Үзебезнең туган җир бик әйбәт, үзебезнең туган җир кадерле. Ә менә киләсе елга ял итәргә, янә бер шушы гүзәллеккә чумарга әзер без. Бик теләп һәм рәхәтләнеп...

Киңәшләр:
  1. Юл буйлап тезелеп киткән кафе-ашханәләрдә ашап, теләгәндә, душта коенып чыгуы да проблема түгел.
  2. Өч кешелек бүлмәгә тәүлегенә 1500 сум акча алдылар. Шулай итеп, тугыз көн һәм сигез төнгә без 12 мең сум акча түләдек.
  3. Ашханәдә бәяләр кыйммәт дип әйтмәс идем. Көненә, кеше башыннан исәпләгәндә, иң күбе 400 сум акча тотылды.
  4. «Лежаклар»га килгәндә, бәяләр төрлечә. Пляжына карап, күрәсең. Кайда ул көненә – 300 сум, кайда сәгатенә – 100 сум.
  5. Безне: «Кырым күперендә чират торачаксыз, «пробка» анда», – дип куркытканнар иде. Юлда барганда да, күпер чыкканда да бернинди этеш-төртеш булмады. Гаишниклар туристларны юкка-барга туктатмыйлар. Безне, гомумән дә, туктатмадылар. Юлда бик тыныч булды, шөкер, бернинди маҗараларга очрамадык.
  6. Юл уңаендагы диңгезләрнең иң якыны – Анапада.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар