Логотип
Мин ачкан дөнья

Кояшлы Урта Азия

Таҗикстанда диңгез юк. Ел буе зарыгып көткән ялыңны диңгез ярында уздырасы килә бит инде... Әмма хәрбигә кияүгә чыгып, офицер ире белән башта Новосибирскига, аннан Таҗикстанга киткән Әдилә дустым кунакка чакыргач, ике дә уйламый, кызым белән икебезгә Дүшәмбегә чаклы самолет билетлары юнәттем. 


Илбашы озатып йөрде
Таҗикстан башкаласы Дүшәмбе шәһәренә өч сәгать ярым очасы. Дөрес, самолет вакытында очмый һәм Дүшәмбе юнәлешендә очкычның яртылаш буш оча икән. Ни өчендер таҗиклар безнең якка күбрәк оча кебек тоелды. Йөкләре биниһая зур – нәрсә генә төягәннәрдер...  
Биредә үз милләтләрен олылау таң калдыра. Бу нәрсә очкыч аэропортка төшкәндә үк сизелә. Сине Гиннесcлар китабына кергән дөньядагы иң зур флагшток каршы ала. 2011 елда 165 метр биеклеrтәге бу таҗик дәүләт әләме 2014 елга кадәр дөньядагы иң биек флагштоклардан санала (2014 тә Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә 170 метрлыны корып куялар). Очкыч дөрес очамы, хәзер менә канатлары белән шул әләмгә кагылып китә бит инде дип, иллюминаторга баккан арада, җиргә төшеп кунганыңны сизми дә каласың. Элеккеге союздаш мәмләкәтнең таможнясыннан зарланучылар күп булса да, читенлек тоймадым. Хатын-кызларны чиратсыз да уздыралар әле. Миграция кануннарын да ипләп аңлаталар: өч көн дәвамында теркәлү узмасаң, 20-22 мең сум штраф чәпәячәкләр, ди. Алга узып булса да әйтим, кире кайтканда биштәрләрнең нормадан артканын күреп, бер бүлмәгә үтәргә тәкъдим иттеләр. Алар шыпырт кына сораган суммага таможня аша «яшел коридор» да тәкъдим ителә иде...  


 
Ярый хуш, батты кояш... Дүшәмбедә безне Таҗикстан Президенты Эммомали Рахмонов каршы алды, һәм кая гына барсак та, озатып йөрде... Әкият сата, дисезме? Аэропорттан чыгуга ук биш катлы йорт диварына элеп куелган мөхтәрәм президентның фотосын күр дә, һәр тыкрык саен милләт атасы сурәтенә бак та – аннан аңларсыз кунаклар хәлен. Җирле халык үзе дә ил агасыннан шүрли бугай. «Безнең Конституциядә дә Илбашына мөрәҗәгать итәр алдыннан 10 минут дәвамында мәдхия укырга кирәк, дип язылган», – диделәр. Шымчыларның кирәге юк. Көчле психология алымы: ил агасы һәрчак сине күзәтә, белә...
 
Таҗикстанда башкаламы яки берәр кышлак-авылмы – хатын-кызлар милли киемнән йөри. Дүшәмбе урамнарында офисларга ашыккан милли киемле ханымнарны аз күрмәдем. Ачык төстәге күлмәкләргә ялтыравык җепләр белән чигелгән булыр, камзуллары да бизәкле, чәчәкле-чуклы. Хатын-кызлары матур, мөлаем. Чәч өстеннән чегәннәр кебек, күлмәк төсендәге шарф бәйләгәннәр. Колакларында асылмалы бижутерия ялт-йолт килә, аякларында арты ачык, башы ябык бизәкле чүәкләр. Калын кара кашлары ясалган, күзләре дә мулдан буялган, сөрмә тартылган булыр – шәрык кызлары күз явын ала. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: башкалада сәүдә йортларында да, паркларда да, базарда да бик актуаль ике һөнәр ияләре эшли: чәчтараш һәм каш ясаучылар. Ир-атлар чәч алдыра, сакал-мыек төзәтә, хатын-кызлар каш ясата, йолкыта, буята – әлеге һөнәр ияләренә бу илдә мәңге кытлык булмаячак. Таҗик хатыннары, безнең чәчләргә карап, кызганып, ай-вай килделәр инде. Үзләрендә, кыз балаларны балачакта өч тапкыр пеләшкә кыралар икән дә шуның белән шул – чәч кистерү рөхсәт ителми. Кияүгә чыккач, ире рөхсәт итсә генә... Һай, ничек тәрбияли алар чәчләрен, бер көнне кара әнис мае сөртәләр, икенче көнне җитен мае, өченче көнне тагын әллә ниләр... Алар даруханәләрдә дә сатыла, базарда да...
 

Тәңре тауның йөзек кашы

Таҗикстандагы Искәндәр күл – дөньядагы иң матур урыннардан санала. Монда кадәр килеп, шул матурлыкны күрми китәргәме соң? Ике көнлек сәфәребезгә җитәрлек азык-төлек, су алдык та, бер төркем дуслар микроавтобуска төялешеп, юлга кузгалдык. 
Искәндәр күл Дүшәмбе шәһәреннән 200 чакрымда. Кар түбәле Фан тауларында – Зарафшан белән Гиссар сыртлары кисешкән урында. Юл болай начар түгел. Кытайлар төзегән. Кулларындагы кәйлә һәм китмәннәр белән тау кыяларын чокый-чокый, ярыйсы гына тигез асфальт түшәгәннәр. Анда-санда өсләрендә кытай әләме җилфердәгән палаткалар күренгәли. Юлчылар чатырлары. Бу юлның газабы шунда: таулардан сил һәм кар ташкыннары гел төшеп тора. Аларны чистартырга кирәк. Быел язын кырыклап машина, әнә шуларга юлыгып, һәлак булган. Бормалы тау юлларыннан әле күтәрелгәндә, әле төшкәндә, колаклар тона. Аннан караңгылыкка чумасың – алда берничә чакрымга сузылган тоннель. Төн уртасында куе томанга эләккән кебек. Бераз баргач, сүрән яктылыкка күз ияләшә төшә, машинага тузан тула. Анзоб тоннелен узып, күпмедер баргач, биш чакрымга сузылган Шаһристон тоннеленә керәсең. Машина йөртүчеләр аны үзара «негр арты» дип тә йөртә. Биш чакрым буена өннәрең алынып барсын да... Менә шундый ул Фан таулары!
Дүрт сәгатьләп баргач, ташлы юлга килеп чыктык. Дөрес барабызмы дип, борчылган күңелләргә җылылык иңде – «Искәндәр күлгә 30 чакрым» дигән юл күрсәткече күзгә чалынды. 30 чакрым дигәне бик ерак тоелды – ташлы тау юлыннан алай тиз генә барам димә. Инде тәмам хәлдән тайганда тау кыялары арасыннан зәңгәр-фирүзә төсләр белән җәйрәп яткан күл күренде. Шатлыгыбызның иге-чиге юк иде. 

Искәндәр күл Александр Македонский хөрмәтенә шул исемне йөртә икән. Риваятьләр әллә никадәр. Имештер, ул Һинд походы вакытында үзенә бирелергә теләмәгән Согдиана каласына тап була. Бөек гаскәр башлыгы, елга агымын үзгәртеп, ирек яраткан тау халкын суга батырырга фәрман бирә. Ә шул урында күл барлыкка килә... Яки менә монысы: Македонскийның Буцефал дигән яраткан аты күлдән салкын су эчеп зыянлый. Авыртудан гасабиланган хайван тау кыясыннан аска томырыла... Гаскәр юлын дәвам итә. Хәзер төн урталарында күл өстендә кара атның шәүләсен күрүчеләр дә бар ди... 


 
Күлнең матурлыгын әйтеп тә, тасвирлап та булмый. Аны Фан тауларының горурлыгы, диңгез өстеннән 2068 метр биеклектәге бу тауны Тәңре тауның йөзек кашы дип тә йөртәләр. Мәйданы – 3,5 квадрат чакрым, ә тирәнлеге 72 метр. Үзен тау кыялары әйләндереп алган. Иң биеге – Кырык Шайтан тавы дүрт чакрымнан артып китә. Кыяларының кызгылт, көрән төсләре күлнең фирүзә төсе белән  кушылып, сихри матурлык хасил итә. Суы салкын. Җирле кешеләрнең: «Бездә салмыш урыс туристлары гына коена», – дигәннәренә үртәлүгә карамастан, чумып алырга да исәп бар иде, су якын китермәде: аякны көзән җыера. Кисәк кенә су төбенә киткән балыкчылар һәм кыю туристлар хәлен чамаларга мөмкин.
 
Без базадагы Советлар Союзы вакытыннан калган йортны арендага алдык. Моңа аптырыйсы түгел. Таҗикларның аны төзекләндерергә әллә хәлләреннән килми, әллә теләкләре юк. «Әле менә электр чыбыкларын алмаштырырга никадәр сомон тоттык, акча юк», – дип сөйләнеп торды турбаза директоры Хәсән әфәнде. Базада тыныч. Җылы сулы душ бүлмәсенә дә разый булдык. Ашарга пешерү өчен кухня дигән корылма бар. Арендага казан, мангал ише җайланмаларны алып торып була. Астына утыннар салып, учакта пешерәсең. Бәхтияр белән аның хатыны Зәмирә пылау, шурпа, шашлыкларны җиренә җиткереп әзерләп бирделәр. Үзебез белән дасторхан алган идек. Эскәтерне җиргә җәеп утырдык та рәхәтләнеп сыйландык. 

 Таҗик авылы урамы
 
Хәсән, өч чакрымнар ераклыкта гына шарлавык барлыгы турында сөйләде. Киттек. Искәндәр-дәрья буйлап тау сукмагыннан атлыйсы. Дәрья суы да фирүзә төстә, шаулы. Салкынлыгы сулышка бәрә. Инде шәфәкъ кызыллыгына әйләнә барган кояш җылысында барыбер рәхәт. Юлыбызда тау сырганаклары, барбарис, кыргый чия, гөлҗимеш куаклары очрап торды. Кыр күркәләре дә йөри икән. Дәрья шавы колакны ярып ишетелә башлагач – тиешле урынга килеп җитүебезне төшендек. 50 метр биеклектән ургылган шарлавыкны Фан Ниагарасы дип тә йөртәләр. Шарлавык өстендә гап-гади арматурадан әвәләп, зур ташларга бәйләп куелган күзәтү мәйданчыгына килеп чыгасың. Анда кереп басу да зур сынау аша үтүгә тиң. Килгәч, керми китеп булмый бит. Гаҗәеп кичерешләр биләп ала. Китәсе килми. Әмма кояш байый, базага кайту кирәк. Әзерлеге булмаган кешегә тау үзәненнән йөрү хәтәр. Артыш куаклары арасында кыргый кабаннар, аюлар йөрергә ярата ди. Ташлар арасыннан кичке эңгер-меңгердә күзеңә ни генә күренмәс... 
 
Иртән Елан күленә кузгалдык. Анысына исемне туристлар кушкан, күлдә еланнар күргәннәр дә, шулай атаганнар, имеш. Серим елгасы тарлавыгында урнашкан ул. Безнең күзгә күлдәге ботаклар да, яфраклар да елан булып күренде инде. Ә күлдән өстәрәк, текә кыялы елга тарлавыгында  тагын бер шарлавык, тагын җиде күл... Анда баруы мең бәла, тик бу кадәр матурлыкны күрер өчен аркасына биштәр аскан туристлар дөньяның төрле кыйтгаларыннан да килә бит әле. Кыюраклары тагын бер хикмәтле урынга да барырга тәвәккәлли. Тау мәгарәсендә әллә ничә йөз ел дәвамында куллары догага кушырылган бер суфи утыра, ди. Бәлки һавасы шундыйдыр – бу суфи үлеп тә шул халәтендә саклана алырлыктыр. Анда бик сирәкләр генә якын килә ала дип сөйләделәр. Якын килгәннәр упкынга егыла, имеш... 
Ике көнлек сәяхәтебез ахырында без дә үзебезне кар түбәле таулар арасында очкан бөркет сыман сизә идек инде. 

 

Балчык үзән

Илнең көнбатышына да сәяхәт итәргә булдык. Гиссар үзәнлеге – Фан тауларының нәкъ киресе: биредә биек таулар, калкулык һәм ермаклар балчыктан әвәләнгән диярсең. Шул үзәнлектә Гиссар кирмәне дә үзле балчыктан ясалган сарай кебек күренә. Ул 2500 ел элек төзелгән. Таҗикстанның кул белән кагылырлык башка тарихи һәйкәлләре юк та шикелле. Төп капкасы XVI йөздә үк корылган. Ә аның янәшәсендә 700 еллык ике «манара» – чинар утыра: әйтерсең лә, ике тау сыртыннан ике гасырның ишекләре ачылган... Туристлар юк диярлек. Әгәр сирәк-мирәк кенә күренгән машиналарны туктатсаң, XIX гасырда дип тә алданырга мөмкин. 20 сомон биргәч, рус телендә экскурсия үткәрүче дә табылды. Шунысын да әйтеп узыйм әле: Гиссарда таҗиклар үзенчәлеклерәк. Кирмәнне карап чыгу өчен үз халкыннан ике сомон, синнән биш сомон ала. Әгәр таҗикча бер сүз кыстырсаң, өч сомонны кире кайтара. Атта йөрергә дип биш сомонга утырта, 20 сомонга төшерә... Экскурсия үткәрүче егет безне тарихи кибет бинасына да алып керде: менә бу чалмага – йөз, бу чигүле көрпәчәгә 70 ел, ди. Ә нигә сатасыз соң мондый тарихи экспонатларны, дибез. Җавап бер: «Акча юк. Музейны төзекләндерергә акча кирәк...»


 
Тарихи музей иске мәдрәсә бинасына урнашкан. Шунда ук яңа мәдрәсә, Таш мәчет, Кәрван-сарай, «Сангин» мәчете, Мәхдүм Әгъзам мавзолее урнашкан. Мәхдүм Әгъзам – исем түгел, «бөек әфәнде» дигәнне аңлата (шул исемдәге бер мавзолей Сәмәрканд шәһәрендә дә бар, анда «Дахбедия» мәктәбенә нигез салучы суфи җирләнгән). Гиссар мавзолеендагы суфи Хуҗа Мөхәммәд Хайвоки каберен зиярәт кылырга дөньяның ерак-ерак төбәкләреннән, хаҗ кылган сыман, киләләр икән.  
 
Төш җитәрәк Гиссар кирмәненә җан керде. Баскычларга кызыл келәмнәр җәйделәр, чәчәкләр һәм челтәрләрдән күчмә загс атрибутлары ясап куйдылар, өч-дүрт егет милли уен коралларында уйный башлады. Өч машинадан торган туй кортежы күренде. Нәкъ менә өч кенә булырга тиеш, артыграк булса, җирле законнар буенча штраф чәпиләр, дип аңлаттылар. Кияү дигәне безнең кияүләрдән берни белән дә аерылмый: кара костюм, ак яка. Кәләш тә ак күлмәктән. Әмма аермасы шул: ул керфекләрен күтәреп карарга тиеш түгел. Елмаерга да ярамый. Аннан соң... бичаракайның башында яулык өстенә яулык өелгән. Кәләш өч адым атлый да, өч тапкыр башын ия, берәр апасы башына яулык куя. Янә өч адым атлый – янә яулык ябалар. Кая барасын ул чамаламый да бугай, аны кулыннан тотып кына йөртәләр. Кәләшне, нигездә, кияүнең әти-әнисе сайлый. Алар туй көнендә генә күрешә, ди. Дөрес, Гиссар кирмәнендә тамаша кылган бер сәгать эчендә генә дә без төрле-төрле туйлар, кәләшләр күрдек. Әмма җирле халык гореф-гадәтләрне санларга тырыша. Элгәре туйга 500 ләп кеше чакырсалар, хәзерге законнар буенча, 150 дән күп булырга тиеш түгел. Ризык дигәнен дә төрләндерергә ярамый, икенчегә ике төрлене дә тәкъдим итәргә була, ягъни мәсәлән. Моны тикшереп йөрүче махсус кешеләр дә бар.


 
Туй кортежына дүртенче машина булып ияреп, без дә кайтырга кузгалдык. Кайтыр юлыбыз Широра дигән авыл аша иде. Рәшәткә белән тотып алынган булуы аптырашта калдырды. Баксаң, ул каберлек икән. Таҗикстанда табигать бәла-казалары әледән әле булып тора. Йә җир тетри (без барганда да ике тапкыр тетрәде, без аңламый да калдык – суыткыч ишеге ачып ябылды һәм люстралар ярты минутлап зыңлап торды), йә таудан сил ташкыны кузгала. Узган гасырның 80 нче еллар урталарында биредә дә фаҗига була: тулы бер авыл сил ташкыны астында кала. Такси йөртүче абый бу вакыйгалар шаһиты булган. Безгә менә ниләр сөйләде: «Экскаваторда эшләгән чагым иде, шундый хәл булды, дип, кышлакны силдән чистартырга куштылар. Бардык. Тимер чүмеч белән бер-ике казыдыммы-юкмы – күздән яшьләр килә, кичә генә тере булган кешеләрнең мәетләре чыга башлады... Шуннан җитәкчелек бу авылны казымаска, ә туганнар каберлеге итеп рәшәткә тотарга боерды... Ә-ә... әйтергә онытып торам икән. Бу авыл нигә Широра дип атала, дисезме? Бердәнбер исән калган бала исеме ул. Аны туганнары алып китте, үсеп җиткәндер инде сабый. Ә бу төтенсез авылны аның исеме белән атадылар. Менә шундый хәлләр...» 
 


Кунак хакы

Таҗиклар дигәннән, бездә Равшан белән Җамшут образлары гына берегеп калган шикелле. Аларның күбесе Россиядә төзелешләрдә гастарбайтер, гаражларда автослесарь булып эшли, ишегаллары җыештыра, маршрут автобуслары йөртә. Яшәү урыннары: иске тулай тораклар, подваллар, ташландык йортлар... Ә үз илендә бу халык ничек яши микән?  
 
Бәхтияр – автобус йөртә. Мөмкинлеге булганда Россиягә килеп эшли дә булган бар акчасын гаиләсенә юллап бара икән. Дүшәмбедә дә маршруткада эшли. Төп йорт янәшәсенә үзенә дә бер йорт төзегән. Хатыны Зәмирә тегә, балалар карый. Аның килендәше мәктәптә рус теле укыта икән. Шуңа күрә аралашу җайлы гына барды. Ике якның да әниләре рус телен белә – совет заманы кешеләре! Кунакка хөрмәт зур, соңгы ризыкларын да табынга куярга мөмкиннәр. Урта Азиядә кунакчыллык культ дәрәҗәсендә. Килен тиешле кешеләр йөгереп йөрде, балаларны уйнатты. Табын дигәне идәндә. Мамык тутырылган көрпәчәләргә утырасы. Аякны сузып утырырга, ятарга ярамый – әдәпсезлек билгесе санала. Пылауны ишегалдында учак ягып пешерделәр. Урамда, берничә йортка берәүдер инде, тандыр-мич тырпаеп тора. Аның стеналарына ябыштырып, фатир (безнеңчә ләвәш буладыр), көлчә (кечерәк ләвәшләр) һәм ит, помидор, сыр, тәмләткечләр кушылган самбусалар пешерәләр. Зәмирә самбусаларының тәме әлегәчә авызда тора. 

 Таҗик өе
 
Дүшәмбедә Лола дустыбыз гаиләсендә дә кунакта булдык. Лола – Дүшәмбе дәүләт институтында фарсы телен укыта. Өч улы бар. Күп катлы йортта – фатирда яшиләр. Ире шулай ук автобус йөртә. Тумышы белән Кулябтан, авылдан ул. Әти-әнисенең өч гектар җире бар, шунда әстерхан чикләвеге, инжир, шәфталу агачлары үсеп утыра. Җиләк үстерәләр, яшелчәләр... Без кунакка килгәндә, әнисе дә кызының хәлен белешергә килгән иде. «Үзебез үстергәне балаларга җитә, кеше яллап эшләткән юк, яшем барса да, һаман шул бакчабызда мәш киләбез», – дип сөйләде ул безгә. Әни кешенең балалары язмышы өчен йөрәге өзелә икән. Ник дигәндә, илдә ипотека ише программалар юк, бюджетта эшләгән, балалар үстергән кешегә фатир сатып алу һич тә мөмкин нәрсә түгел (югыйсә ул вуз укытучысы бит!). Күп катлы йортларда су булмаган көннәр дә шактый, ди. Фатирларында утырыр һәм ятып йоклар өчен көрпәчәләр өелгән. Диван да, өстәл, урындыклар да юк. Аш бүлмәсенә кечерәк кенә микродулкынлы мич сыман духовка һәм бер казан сыярлык электр миче алып куйганнар. Чәй дигәне зур электр чәйнектә кайный. Анысы гел кайнап тора – бик уңайлы, диләр. 

 Таҗик туе
 
Лола безне курутоб белән сыйлады. Анысы монда бик популяр ризык икән. Агач табакка катлы камырдан үзе пешергән фатир (лаваш) сындыргалап сала да, өстенә кыяр, помидор, суган турап куя (яшелчәләрнең суын сыгып саласы). Шулар өстенә яшел үләннәр, сарымсак, тоз, борыч ише тәмләткечләр кушкан катык сала. Кышын майда суган кыздырып та кушалар икән. Үзенчәлекле ризык. Шуны бармакларың белән алып ашыйсың... Лоланың уллары комган һәм табак тотып тора – кулың юарга ваннага кадәр барып торасы да юк... 
Фатир алу гына түгел, авырып китү дә бик авыр хәл Таҗикстанда. Чат саен даруханәләр булуга карамастан, хастаханәләр бер дә мактанырлык түгел. Лола сөйләде: күкрәк баласы белән әле яңа гына хастаханәдән чыккан, башта бер төрле авырудан, аннан икенчесеннән дәвалаганнар. Аннан әни кеше үзе дә өзлеккән. Ә хастаханәләрдә бездәге кебек шартлар юк, ашатулар да каралмаган. Хәтта бала табучы хатыннарга да су да бирүче юк. Акча түләп, түләүле палатага салсаң, бәлки... Туганнары ашатырга тиеш. Шуңа күрә хастаханә тирәләрендә пакетлар күтәренеп йөргән кешеләр шактый күренде. Төрмәгә утыруның да «файдасы» юк: Таҗикстанда тоткыннарны да ашатмыйлар. Барысы да туганнар җилкәсендә. 
 
Кунакчыллык белән башлаган сүземне Хуҗанга (Ленинабад шәһәре) сәяхәтемдә күргәнем белән төгәллим. Бу шәһәргә баргач, бер-ике көнгә фатир алырга ниятләдек. Безне утыртып барган таксист (хаҗга әнисен дә алып барган хаҗи Рәүф абый), минем сеңлем бу шәһәрдә яши, дип куйды. Кирәк бит, безне сеңлесенең ире каршы алды һәм... ай-ваебызга карамыйча, үз өйләренә алып кайтты. Безнең балалар белән бер яшьтәге кызлары бар икән. Кичен шәһәрне һәм янәшәдәге Чкаловск шәһәре матурлыклары белән таныштырдылар. Балалар өчен паркта күңел ачуны да оештырдылар. Хуҗанның иң тәмле шашлыклары белән сыйладылар. Һәм... күпме акча тәкъдим итүебезгә карамастан, бер тиен дә алмадылар. Бу дөньяның әнә шундый кешеләре дә бар!   
 


Сүз ахырында

Дүшәмбенең әле күптән түгел генә төзелгән мунчасына да барып килергә ниятләдек. «Спа-Хәят» дигән исеме генә ни тора! Үзе Европада яши торган бер бай таҗик төзеткән ди. Гарәп Әмирлекләрендәге кебек шартын китерергә тырышканнар, ялт-йолт килеп тора. Килеп керешкә ыштан белән күлмәк ише форма да бирәләр – хатын-кыз залы аерым, ирләрнеке аерым. Уртак бассейн, төрледән-төрле мунчалары, рестораннары бар. Кедр тәпәненә кереп 20 минут утыруы бүләккә ди. Ак күлмәкле администратор егет озата керде. Чишен ди бу миңа, берзаман. Хәтер төпкеленнән вузда укыганда сеңдереп калган фарсы телен яңартам – ни ди бу? Баксаң, монда эшли торган хатын ни эш беләндер киткән, бу егет халыкка хезмәт күрсәтүне һәм хәтта аерым бер бәягә массаж ясауны да үзе ышанып алып калган икән. Кычкырып көлеп җибәргәнемне сизми дә калдым. Монда ул адым саен. Аэропортта да зал буенча очасы кешеләрне җыеп йөриләр, машинада баручы берәрсе танышын очратса, юл уртасында ук туктап хәл белешә, автобуста берәр балалы хатын керсә, бөтен ирләр дә сикереп торып урын бирергә ашыга... Монда тормышның үз кагыйдәләре. 
 
Дүшәмбенең колач җитмәслек чинарлар үскән күләгәле урамнарын, тәмләткеч, җимеш, чәй, тозлы эремчек – корт шарчыклары, ләвәшләр тау-тау өелгән базарларын, милли парктагы түбәсенә дәүләт гербы төшерелгән музеен, адым саен дәүләт лидерлары сыннары һәм сурәтләрен сагынып искә алырга гына калды. Күңелеңне бөтереп ала торган сихер бар димме бу илдә? Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар