Логотип
Мин ачкан дөнья

​Килдем! Күрдем! Яраттым!

Париж – ул күпгасырлык тарихы булган шәһәр, ә минем Париж – ул апрельдәге сигез көн нибары.
Әлеге гашыйклар шәһәренә сәяхәтем Европа белән беренче танышуым булды. Инде өч елдан артык вакыт үтсә дә – юк-юк та төшләремә керә әле үзем ачкан Париж.

Парижга атмосфера өчен барырга кирәк. Аңлатулар сорап тормагыз, ничек бар шулай кабул итегез. Атмосферасы нинди бит әле – шунысы кыйммәт аның...

Кешеләр, төсләр, образлар чуарлыгы, бөтен нәрсә тәртиптә. Ул киемнәрдәге элегант стильне әйтәсеңме – бары французлар гына шарфларын шулай купшы-нәфис һәм шул ук вакытта ничек эләкте шулай җиңелчә генә урап куя ала. ХХ йөз башы йортларындагы балконнарның гөл кисмәкләре, отельдәге иртәнге кофеның хуш исе... 

Башта әнә шул чуарлык бераз куркыткан да иде мине. Чып-чын контрастлар шәһәре – зур, киң бульварлардан шундук кечкенә тар урамнарга килеп чыгасың, күз карашы мәһабәт монументлардан фәкыйрь өй артларына күчә, шәп варьете, рестораннар белән янәшәдә үк тиз генә капкалап чыга торган мескен кафелар шәйләнә. Яшь афроамериканнарның шау-шулы компаниясе кулларын бутый-бутый нәрсәдәндер кызык табып кычкырып көлә. Экстра-мини итәкле яки бөтенләй дә башка кил­мәслек киенгән кызлар... Әйтерсең, фатирда кисәк утны сүндергәннәр дә, алар, караңгыда ни эләкте шуны капшап табып, өсләренә элгән. Ерак та түгел, берничә адымда гына – туфли очлары да күренмәслек итеп хиҗабка төренгән кызлар йөри. 

Тавышлар, машиналар гүелтесе, чит сөйләм баштарак кына сагайта. Бераздан шәһәр үзе синең белән сөйләшә сыман. Мин шуңа да көндез дә, төнлә дә бүлмәм тәрә­зәләрен гел ачык калдыра идем. Шулай шәһәрне тың­лыйм. Һәр тарафта романтика рухы сизелеп тора, анда яшәүчеләрнең ихласлыгы, яхшы мөгамәләсе сине тәмам әсир итеп, баштагы киеренкелекне юкка чыгара, һәм инде син бөтен барлыгың белән Париж хозурында! 

Сәламләүләренә «бонжур» яки «бонсуар» (исәнмесез яки хәерле кич) дип җавап биреп кенә өлгер. Узып бару­чылар, кибетчеләр, кафедагы официантлар, урам музыкантлары – барысы да елмая, ачык күңелле, кунакчыл һәм һәрчак булышырга әзер.

Барасы җирләремне юл күрсәтүче китаплар, карталар аша эзләп табарга тырышсам да, узып баручылардан да ярдәм сорарга туры килде. Шундый бер вакыйга истә калган: Гард де Норд вокзалын бик озак эзләдем. Ул отельгә кайту юлында миңа маяк иде. Тыкрыклар, йорт­лар, урам исемнәре бөтенесе буталып бетте, җит­мәсә, көчле яңгыр ява башлады. Ул тоташ стена булып койды гына. Кешеләр өчен дә, машиналарга да гел көтелмәгән хәл иде бу. Юлда кечкенә бөкеләр төйнәлде. Халык гөрләвекләр аша сикерә-сикерә ышык урын эзләде, мин бөтенләй югалып калдым. Кай тарафка барырга белми аптырап торганда, яныма бер ир-ат килеп, французча нидер сорады. Кызганычка каршы, французча сөйләшәлмим, дидем инглиз телендә, һәм адашуымны әйтеп, ярдәм сорадым. Аның зонты юк иде, киемнәре лычма су, чәчләреннән һәм битеннән яңгыр тамчылары ага, шулай булуга да карамастан, ул, туктап, кая барырга, кая борылырга икәнен тәфсилләп аңлатыр­га кереште. Юеш картадан бармакларыбызны йөртә-йөртә эзләдек, ул инглизчә начар сөйләшә, вакыт-вакыт французчага күчә, мин аңламыйм. Ул кат-кат кабатлый, ахыр килеп, сак кына терсәгемнән тотып алып китә. Туп-туры вокзалга килеп чыгабыз! Якында гына булган икән ләбаса. «Мадемуазель, миңа калса, сезгә шушында кирәк», – ди. Мин шулкадәр борчылган идем, каушаудан рәхмәтемне дә русча әйттем. Ул да бар йөзе белән елмаеп: «Спасибо», – диде.
Парижда беркая да ашыкмыйча ләззәтләнеп йөрисе килә.

Гомумән, Парижда миңа гаҗәеп сөйкемле кешеләр генә очрап торды гел.

Минем отель белән янәшә генә негрлар кварталы урнашкан иде. Баштарак бу мине куркытты, соңрак андый күршелек кызык тоела башлады. Әлеге кварталда чәчтарашханәләр бик күп – һәм алар барысы да африкоамериканнарныкы. Исемнәре дә «кара матурлык салоны» дип атала. Нинди генә прическалар ясамыйлар, мин сиңа әйтим! Иртәләрен кафеда ашап утырганда ул салондагы осталарның (алары да кара тәнлеләр) клиентларын танымаслык итеп ничек үзгәрткәнен күзәтәм. Алардагы ташып торган фантазиягә Сергей Зверев та көнләшер, билләһи! Моңарчы күз күрмәгән начеслар, ялтыравык чәч кыстыргычлары, ультра-яшел яки кура җиләге төсендәге дредлар, көдрәләрне йә шомарталар, йә спираль итеп урыйлар. Парижда бернәрсәгә дә шаккатасы юк, һәр тротуары – көндәлек тормыш театры, ә парк һәм скверлар – чын сәнгать дөньясы. Мин үзем Люксембург бакчасына тәмам гашыйк булдым. Уңайлы­лыгы, яшеллеге өчен французлар бик ярата аны. Скульп­тура композицияләре Луврдагыларының күчермәләре икән. Бала-чага фонтаннарда кечкенә көймәләр җибәреп мәш килә, җирдә теләсә кайда тәгәри, әллә кайларга менә-үрмәли, авызларына ташлар кабып уйный – әти-әниләренең исе дә китми. Тыныч рәхәтлек биредә.

Парижда беркая да ашыкмыйча ләззәтләнеп йөрисе килә. Монмартрда мин көнемне үткәреп кайттым. Экскурсовод нәкъ менә якшәмбе көнне барырга киңәш иткән иде. Монмартр – Парижның иң биек ноктасы. Бөтен шәһәр синең табан астыңда сыман. Монмартр ла­тинчадан җәфа чигүчеләр тавы дип тәрҗемә ителә. Гаҗәп тә түгел: тау башына менеп җиткәнче хәлдән таясың... Шулай да ял көннәрендә искиткеч күңелле монда – шәһәргә һәм аның тирә-ягына ачылучы гүзәл манзара һәрчак туристларны үзенә җәлеп итә. Күчмә музыкантлар һәм трюк ясаучылар төрле тамашалар күрсәтә, ял итүчеләрнең күңелен ача, ә сәүдәгәрләр кибетләрендә сувенирлар, төрле тәм-том сата. Сакре-Керр соборы – Монмартрның визит карточкасы. Аның ак гөмбәзе Париж күгенең аерылгысыз бер бизәге.

Биеклеге Эйфель манарасыныкы кебек үк. СакреКерр – шикәр пудрасы белән капланган пирожный кыяфә­тендә: тәмен татып карыйсы килә. Экскурсовод киңәшен тотып, гыйбадәт­ханә баскычына утырдым. Нәрсәдер турында уйласаң, һичшиксез, тормышка ашачак, диде. Мин, әлбәттә, бирегә тагын бер килү турында хыялландым. Монмартр калкулыгыннан Париж манзарасына сокланган һәркем шундый хыяллар белән янадыр, минемчә.
 
Парижда миңа гаҗәеп сөйкемле кешеләр генә очрап торды гел.

Барлык музейларны, матур җирләрне карап-күреп бетерә алмаганга да Парижга кире әйләнеп кайту хыялым зур иде. Аларны бер килүдә генә йөреп чыгу һич мөмкин түгел. Д’Орсэ музее – импрессионист­ларның гүзәл сәнгать әсәрләре белән, Лувр – дөньяның иң бай музее буларак хәтердә калыр. Сәнгать мәктәбе студентлары, һичкемгә игътибар итмичә идәнгә җәелеп утырып, Венераны, Афродитаны, Аполлонны ясый – монысын да Луврда күрдем мин. Ә Джоконда картинасы янына якын килерлек түгел – коточкыч чират, фотоаппаратлар гына чылт-чылт килә – аның елмаюы чынлап та сихерли бугай шул... Мисыр залында исә иркен иде, мин хәтта гасырлык саркофагларны, борынгы пирамида диварларындагы рәсемнәрне капшап карадым, усал сфинксның колагын уып алдым.

Парижга бар да Эйфель манарасын күрмә, имеш. Булмаганны! Әлеге металл корылма дөньяның бар гашыйкларын үзенә тарта. Планетаның бөтен гашыйклары манарага эләгү өчен озын-озын чиратлар тора. Мин иң соңгы каттагы күзәтү мәйданына күтәрелдем дә труба аша Сена буйлап йөзүче катерларны, велосипед һәм мотороллерларда үз эшләре белән ашыгучы кешеләрне, чи­рәмлектә ял итүче яшьләрне күзәтеп хозурландым. Бирегә килүчеләр күзәтчеләр күрмәгәндә генә Эйфель манарасы култыксаларына чокып, төрле телләрдә язулар калдырган: йә мин монда булдым дигән, йә үз шәһәре­нең исемен язган. Безнең якташлар Парижда да күрсәт­кән үзләрен: Казан дигән язулар әллә каян балкып тора...

Нурлар чәчеп торган Эйфель манарасына махсус кичке уннан соң гына – бөтен Марс кырында иллюминация кабынып, тирә-якка сокланулы авазлар дулкыны таралганда гына бардым. Манара буйлап утлар биешә, ә тән чымырдап-чымырдап китә – шуның кадәр дә матур! Арысам да, көн саен манара янына барып, андагы гүзәллеккә сокланып кайта идем. 

Французлар суган ашын һәм бака ботын яратып ашый диюләргә бик исегез китмәсен: гурманнар инде алар. Модада гына түгел, кулинариядә дә яңалык урнаштыручылар. Аларның көндезге ашы күптөрле ашамлыклардан һәм әйбәт кызыл шәрабтан торган үзе бер вакыйга. Көндезге аш вакыты изге санала – телефоннар сүндерелә, өстәл янында эш турында сөйләшмиләр. Ашарга өлгерә алмый калганнар икмәк кибетеннән багетлар яки сэндвичлар алып, капкалый-капкалый, метрога йә эшкә ашыга.

Шоппинг турында күп итеп һәм озаклап сөйләргә мөмкин – Париж бит зәвык һәм мода эталоны. Ни дә булса сатып алыр өчен Елисей кырлары иң кулай урын, мин якыннарыма шунда сувенирлар җыйдым. Бәяләр дә артык кыйммәт түгел, сатучылар да игътибарлы. Сүз уңаеннан, ярыйсы гына русча да сукалый үзләре, безнекеләр еш мөрәҗәгать итә, күрәсең.

Парижны күрергә һәм үләргә – шулай диләр бугай. Юк. Парижга тагын мин бер киләм әле. Мин аны карап туймадым, мин аны ахыргача ачып бетерә алмадым... 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар