Логотип
Мин ачкан дөнья

Италия каникулы

Өчебезнең дә егерменче җәе иде ул. Без аны моңа кадәр булмаган эчке бер ашкыну белән көтеп алдык. Яңа дөньялар ачарга вакыт! Онытылмаслык сәяхәткә кузгалырга!

Без – өч дус кыз – булачак архитекторлар. Шуңа күрә «кая барырга?» дигән сорау тугач, озак уйлап та тормадык. Италиягә! Архитектура бишеге булган Италиягә барырга кирәк. Тур белән барабызмы, әллә үзебез генәме дигән сорауга җавап эзләп тә мәшәкатьләнмәдек – әлбәттә, үзебез. Ирекле сәяхәт булсын, туристлар аягы басмаган җирләр гизелсен... Маршрут төзү, билетлар алу, кунакханәләр табу кебек эшләрне хәл иткәч, чемоданнарыбызга матур күлмәкләребезне салдык та, фотоаппаратларыбызны алдык та күптән хыялланган сәяхәткә кузгалдык.
 

Милан

Сәяхәт маршрутын төзегәндә, төньяктан көньякка таба хәрәкәт итәргә булдык. Дөресрәге, башта ике генә шәһәргә барырбыз дип уйлаган идек. Тик интернетка кереп китеп эзләнә торгач, әйдә монысына да барыйк дия-дия, алты шәһәрне сайлап куйганыбызны сизми дә калдык.

Маршрутыбызның беренче ноктасы – Милан. Шопинг башкаласы дип аталган шәһәргә килеп төштек тә, иң беренче эш итеп кибеткә түгел... урамда йөрергә киттек. Күкрәк тутырып Италия һавасын сулыйсы, урамнарында йөреп, кешеләре белән аралашып, шушы илнең атмосферасына башаяк белән чумасы килде. Кибетләр качмас ул!



Кулыбызда карта да юк, кая барасын да белмибез. Шулай кызыграк. Адаша-адаша, үзебез өчен яңа урамнар ача-ача, шул ачышларыбызга сөенә-сөенә йөрибез дә йөрибез. Берәр бинаның матурлыгы күңелебезгә генә сыймаса, брусчаткага утырабыз да, блокнотны алып, матурлыкны кәгазьгә төшерә башлыйбыз. Монда бу гадәти күренеш: берәүләр әнә, юл кырыена утырган да, тамак ялгый, икенчеләр хәл җыеп утыра. Ә без рәсем ясыйбыз. Кешеләр килеп танышалар, мактыйлар, хәтта «бу рәсемеңне сат әле» диючеләре дә бар. Ә безгә рәхәт: без әле бүген генә Италиягә килеп төштек һәм инде кояш нурлары биешкән йорт фасадларын дәфтәребезгә һәм күңелебезгә дә төшерә дә башладык.
 

Верона

Миланда кунып тормыйча, икенче шәһәргә юл тоттык. Веронага барып җиткәндә төн иде инде. Әллә Италия һавасын күбрәк сулап ташлап, башлар әйләнгән шунда: телефоннарыбызга зарядка җыйдырырга да онытканбыз. Карта да юк, интернет та. Кулыбызда бары тик без барасы кунак йортының (кунакханәнең бер төре) адресы язылган кәгазь генә. Нишләргә? Яныбызда барысын да хәл итәргә әзер торган әти-әни дә, салкын акыл белән эш итә торган ир-ат та юк. Чит ил, чит шәһәр, чит тел куркыта да бит әле. Тик баш миенең бер өлеше: «Төнлә урамда кала алмыйсыз бит! Йә, куркуыңны онытып тор әле», – дип сулкылдый башлауга, үзебезне кулга алырга һәм кинәт кенә бик-бик көчле кызларга әйләнергә туры килде. Кешеләрдән сораша-сораша, ничек кирәк шулай аңлашып, үзебезгә кирәкле кунак йортына исән-имин барып җиттек.



Верона Ромео белән Джульетта шәһәре буларак билгеле. Монда Джульеттаның атаклы балконы бар. Балкон янына бөтен дөньядан кызлар, апалар, тол хатыннар килә. Хат язып алып киләләр. Аларны ачып укымасак та, эчтәлеген беләбез: үзләренә насыйп яр сорый ул кызлар. Балкон янындагы дивар да шундый ук теләкләр белән язып тутырылган. Ә без хат язмадык. Язасы килмәүдән яки ышанмаудан да түгел. Икенче тапкыр килгәндә язарбыз дидек. Кабат килү теләге бөреләнә башлаган иде шул инде.
Иң тәмле пиццаны да Веронада ашадык без. Рекламаларда күрсәтелгән кыйммәтле рестораннарда сатылмый ул, юк. Аулак бер урамнан барганда кечкенә генә кафега юлыгасың. Хуҗа кеше өйнең икенче катында яши, ә беренчесендә кечкенә генә кафе ачып җибәргән. Өч-дүрт өстәл генә бар анда. Һәм иң тәмле пицца – шунда!


Венеция

Европада транспортка билетлар төнлә арзанрак. Шуңа күрә без дә бер шәһәрдән икенчесенә төнлә барырга тырыштык. Венециягә дә төнлә килеп җиттек.
Венеция – үзенең канал-урамнары белән данлыклы шәһәр. Гондолалар, катерлар йөреп кенә тора. Хәтта кайбер йортларга, кибетләргә дә бары тик судан гына килеп була. Шуңа күрә монда гондолачы хезмәте бик яхшы эш санала. Ярты сәгать йөреп килү 80-100 евро тора бит анда. Их, ярты сәгать булмаса, хет унбиш минут кына булса гына да йөреп килергә иде шул каналлардан! Тик гондолага түгел, вапоретто дип аталган су трамваена да акчабызны жәллибез. Анысы безнең акча белән мең сум тирәсе тора. Ә безнең әле тагын күпме шәһәргә барасы бар!

Җәяү генә барырга кала инде. Без сайлаган хостелга барып җитү өчен җиде күперне үтәсе бар. Һәм без, матур күлмәк-туфлилар кигән кечкенә генә буйлы өч кыз, 20 шәр килолы чемоданнарыбызны брусчатка ташларыннан сикертә-сикертә, юлны үтә башлыйбыз. Бәхеткә, гел яхшы кешеләр очрап тора, алар исән-имин барып җитәргә ярдәм итә.



Иртән кояшның беренче нурлары күзләрне кытыклый башлауга, йөгереп барып тәрәзәне ачабыз. Тәрәз төбеннән үк канал башлана, Венециянең кайнап торган тормышы бүлмәгә бәреп керә. Иң матур күлмәкләребезне киеп, шәһәр белән хозурланырга чыгып китәбез. Һәм шул вакыт яныбызга катер килеп туктый. Йөртеп килергә тәкъдим итәләр. Бернинди начар ниятсез, чын күңелдән. Канал буйлап йөреп килергә иде дигән хыялыбыз әнә шулай тормышка аша.

Кояш нурлары тулган тар урамнар, төрле төстәге йортлар, малахит һәм фирүзә төсендәге каналлар, бер-берсенә тиеп диярлек узып китүче гондолалар, елмаеп кына торган кешеләр – Италия көннән-көн ныграк ошый бара.
 

Римини

Моңа кадәр кунакханәләрдә, хостелларда кунып йөргән булсак, Риминида каучсерфинг хезмәте аша тапкан кешеләрдә калырга тиеш идек. Каучсерфинг – туристка бушлай кунып чыгу өчен урын табарга ярдәм итә торган хезмәт. Безне әти-әнисе белән яшәүче бер егет үз фатирларында сыендырырга ризалашты.
Әлеге егет көндез эшли икән. Шуңа аның әти-әнисе белән калырга туры килде. Без – итальянча, алар инглизчә белмәсә дә, уртак телне тиз таптык. Аралашканда «гугл-тәрҗемәче» ярдәм итте. Безне үз кызлары кебек кабул итте ул апа белән абый. Йокыдан торуыбызга безнең өчен иртәнге аш әзерләп куюларын әйт әле син! Югыйсә моны эшләргә тиеш тә түгелләр бит. Фатирлары да кечкенә генә. Ни өчен шушылай бушка кешеләргә яшәү урыны бирәсез, дип тә сорадык. «Мөмкинлегебез бар икән, нишләп әле яхшылык эшләп калмаска! – дигән җавап тагын да гаҗәпләндерде. Хәер, без мондагы якты, ачык күңелле кешеләргә күнегә башлаган идек инде.
Римини – пляж шәһәре, ял шәһәре. Менә алсу ятаклы комлык, менә монысы – зәңгәрсу ятаклы, монысында волейбол уйныйлар, ә тегесендә күбекле шоу бара. Без дә рәхәтләнеп ял иттек. 
 

Флоренция

Архитектура белән кызыксынган кешегә бу шәһәр исемен әйтсәң, күзләрендә очкын кабынмый калмас. Заманында иң танылган архитекторлар  шушында яшәп киткән бит. Шуңа күрә кайчандыр алар йөргән эзләрдән йөрү, алар кулы тигән биналарны үз күзләребез белән күрү безне аеруча тәэсирләндерде.

Флоренция – бик эссе шәһәр. Дымлы һава, кояшта кызган брусчаткадан күтәрелгән пар белән кушыла да, тагын да кайнарлык өсти кебек. Тик без бу эссе һаваны да һәр күзәнәгебезгә сеңдереп калырга тырыштык. Анысына башыбыз эшләде, ә менә үзебезгә азык-төлек алырга онытылган. Ял көне Италиядә кибетләр эшләмәвен белә дә идек югыйсә. Кибетләр дә, кафелар да ябык. Ә безнең эчәргә суыбыз да юк. Әллә ничә урам үтеп, бер кунакханәне эзләп табып, шуның ресторанында өч тапкырга кыйммәтрәк бәягә су алып эчәргә туры килде. Әйбәт сабак булды бу.



Гомумән, итальяннар үзләрен дә, тормышны да бик ярата. Шуңа күрә алны-ялны белми эшләмиләр. Мәсәлән, төштән соң сиеста дип аталган ике сәгатьлек яллары бар. Сиеста вакытында урамда туристлар гына йөри. Ә итальяннар үзләре өйләренә кайтып черем итеп ала. Сиестадан соң – теләсәләр эшкә киләләр, теләмәсәләр – килеп тә тормыйлар. Ә без нәрсә? Без гел каядыр ашыгабыз, чабабыз. Кайвакыт туктап, күкрәк тутырып сулыш алырга, һәр туган таңнан тәм табарга да онытабыз.
Ә Италия безне тормышны ныграк яратырга өйрәтте.
 

Рим

Беренче эш итеп, әлбәттә инде, Колизейга киттек. Һәм... күңелебез төште. Вакыт җиленә түзмичә, җимерелә башлаган Колизейда реставрация үткәргәннәр, тик төзекләндергән өлешен бөтенләй башка төрле материалдан эшләгәннәр. Мин яңа материал, ә күршедәгесе – иске, дип кычкырып тора сыман. Ул вакытта безгә университетта реставрация дәресе керми иде шул әле. Һәм без, төзекләндергәндә, материалның аерылып күренеп торырга тиешлеген белми идек. Беренче эшләгән авторны кабатламас өчен шулай эшләнә икән ул.



Италиягә килгән бөтен кеше күреп китә торган Изге Петр соборына да бардык. Соборның тар гына 551 баскычын үтеп, түбәсенә кадәр мендек. Ә аннан кояш баешы күренә. Бу минем гомеремдәге иң матур кояш баешы иде. Йөрәк туктап торган кебек булды, тәнгә дулкын булып тынычлык йөгерде, иреннәргә үзеннән-үзе елмаю кунды. Италия каникулының соңгы сәгатьләре нәкъ менә шушында, нәкъ менә шушы биеклектә узарга тиеш иде. Баеп барган кояшка карап, теләк теләдек. Яңадан кайчан да булса бирегә әйләнеп кайтырга язсын!

P. S.  Фирүзә Италия турындагы кичерешләре белән тулырак итеп үзенең Инстаграм аккаунтында уртаклаша: @firuza_davl


Сөмбел ГАФФАРОВАның Италиягә сәяхәте турында укый аласыз: http://syuyumbike.ru/yashaesh/puteshestviya/?id=583




 







 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар