Логотип
Мин ачкан дөнья

ГРУЗИЯ / Каф тау артында


Юл чатына басабыз да, светофорның яшел уты кайсы якка алдан кабына, шул якка кузгалабыз! 

Без, совет чоры балалары, элеккеге тугандаш республикаларның вәкилләре, аларның мәдәнияте, милли киемнәре, бәйрәмнәре хакында белеп, ишетеп, күреп үскән буын. Балтыйк буе халыклары да, украиннар, белоруслар да, Урта Азия яклары да, кавказлылар да күрше авыл чуашлары кебек кенә тоела иде: һәммәсен беләбез, якын итәбез – барысы да үзебезнеке. Ә аннан советлар берлеге таралды, элемтәләр кинәт өзелде – ике арага киртәләр ятты. Ял итү өчен дә күбрәк  Төркия, Мисыр, Һиндстан кебек илләрне сайлыйбыз, Урта диңгез, Кызыл диңгез ярларын якын итәбез. Ә күңел... күңел башканы тели! 

«Светофорның яшел уты янган якка китәбез», – дисәм дә, алай ук булмады, билгеле. Карелиягә! Әмма карыйбыз – һава торышы ул якларда 15 градус җылыдан артмый. Урал тауларына! Тау чаңгысында шуарга. Бәлки, Кавказ якларынадыр... Әмма Абхазиядә булган бар – җәй көне анда юлларда машина күп. «Грузия матур инде ул, әйеме?» – дим, нәрсә әйтерләр икән дип куркып кына. Ирем, улым һәм кызым минем шул сүземне генә көткәннәрмени! Өчәүләшеп интернеттан карап, маршрут та төзи башладылар. Тә-әк, сәгатенә 100 км тизлектә барсагыз, 30 сәгатьтән Россия–Грузия чигенә барып җитәсез, ди безгә навигатор. Булмаганны! Грузия кайда да, Казан кайда! Ярар, ни булса шул булыр, җыендык та, ике тәүлеклек ризык алып, юлга кузгалдык. 



Җылы якка машина белән баручылар белә – трасса герой-шәһәр Волгоград аша үтә. Идел буенча йөз чакрымга сузылган бу шәһәрне төнлә белән, һич булмаса, иртәнге якта узуың хәерле. Без шулай иттек тә – ерактан күренеп торган Мамай курганындагы «Ватан-Ана» һәйкәленә кул болгаганда иртәнге 8 иде. Шәһәр артта калуга, ачык тәрәзәдән дала җиле керә башлады, һава эсселәнде. Димәк, корылыгы, эсселеге белән аерылып торган калмык даласына борылганбыз. Биредә каршыңа 50 чакрымга бер машина очраса, сөенәсең. Юл тигез, рәхәт, тик йокыны китерә.
Йокы дигәннән, гаиләдә машина йөртүчеләр өчәү без, җайлы – бер-беребезне алмаштырып, ял итеп барабыз. Машинабыз да 8 урынлы минивен, иркен. Ул безнең кечкенә генә өебез кебек. 20 литр эчә торган суыбыз да, юлда туктап аш пешерергә казан да, палатка да бар. 
Ирем белән улым һаман навигатор белән мәш килә: «Карале, чынлап та, 30 сәгатьтән Грузия чигенә җитәбез бит!» – диешәләр. «Ярар, барыйк, күрик», – дим. Ул җирләр Каф тавы артында кебек бит әле! Кичкә таба Ставрополь якларына барып җиттек. Россияне иңгә-буйга күп айкаган абыем: «Калмык даласыннан соң Ставропольгә килеп керәсең, оҗмахмыни! Бар җирдә тәртип, чисталык, йортлар төзек, буялган», – дип сөйли иде. Чынлап та шулай икән. Кинодагы кебек: әле генә кояшта көеп беткән үләннән башка берни үсмәгән калмык җирләреннән барган идек, ә хәзер ни күрик,  комбайннар уңыш җыеп йөри. Тирә-юньдә яшеллек, юл буйлап чәчәк газоннары. Белүебезчә, Краснодар, Ставрополь – икмәкле яклар. 



Кич. Кояш баерга әзерләнә. Ул якларда кояш баттымы, дөм караңгы була, берни күрмисең. Таң ату дигән могҗизадан да мәхрүм алар. Менә каршыбызда бер-берсенә сыенып, бер-берсен кочаклап дигәндәй утырган берничә тау күренде.  Пятигорск! Биштау! Әйе, бик матур җирдә, биш тау итәгендә, яшеллекә күмелеп, кояшның тау артына киткәндә сузылып калган нурларына коенып утыра. Оҗмах шушыдыр, мөгаен... Шул вакыт кояш батты да, тирә-юнь караңгылыкка чумды, һәм әле бер, әле икенче почмакта җемелдәшеп урам утлары кабына башлады... Ә без чиккә якынлашабыз! Дүшәмбе көн кичке алтыда кузгалган идек, нәкъ 30 сәгать дигәндә, төнге уннарда Хәрби грузин юлына килеп җиттек. 
XIX гасыр ахырында Осетия–Россия хәрби крепосте буларак төзелгән Владикавказ белән Тбилиси шәһәрләрен тоташтыручы тау юлының озынлыгы 208 чакрым. Ул Кавказ тавы сырты буйлап бара. Башта 10 чакрымнар Дарьял тарлавыгыннан үтәсең. Таудан ташлар төшү хәтәрлеге зур, диләр. Әле без килгәнче юлга кыя-тау ишелеп, юл ике атнага ябылган булган. Хәзер ачылган икән. Әмма, барыбер, төнлә анда кертмиләр. Яктыра башлагач, махсус приборлар белән тикшереп, тау ишелү куркынычы юклыгына инангач кына, чикне ачалар һәм берничә чакрымга сузылган машиналар чираты акрын гына кузгала башлый. Тарлавык тар, каршыңа килгән йөк төягән фура инде сыта, инде беттем, дигәндә, әкрен генә, бер-береңә юл бирә-бирә, шуышып диярлек, узып китәсең... 



Шушылай ун чакрымнар «шуышкач», уң ягыбызда ап-ак тау күренде. Казбек! Биеклеге 5 чакрымлапка күкләргә ашкан, җырларда җырланган мәгърур тау! Күз алдына китерегез: без аста, ике тау арасында, караңгы, кояш әле безне күрми, ә менә аның нурлары Казбек тавының ак карларын җемелдәтеп, үз кочагына алып, балкытып тора. Нинди матур күренеш! Инде хыялланудан туктап, күзләрегезне ачсагыз да була, чөнки Кавказның бормалы-бормалы юлларында бик игътибарлы булырга кирәк: ул бер төшә, бер үргә күтәрелә. Температура кисәк кенә 16 градуска төште! Дөнья океаны тигезлеге белән үлчәгәндә, 2,5 чакрым өстә икәнбез ләбаса, шуңа күрә басым безнең башларны кыса – колак шаулый.  



Тауның ике ягында авыллар урнашкан, аста сарык көтүләре, печән чүмәләләре кала. Тукта, ни бу? Бормалы-сырмалы авыр юл кисәк кенә 90 градуска борылган урында, юл уртасында сыер күшәп ята! Бераз арырак, инде болай да тараеп беткән юл чатында бозавы басып тора. Аста упкын, тар юл, бозау ни уңга, ни сулга китми... Хуҗалары иртән чыгарып җибәрә дә кичкә хәтле оныта икән монда сыерларны. Кичен, ашап-йөреп туйгач, сыер танасын, бозавын ияртеп, өенә кайтып керә. Кыска аяклы кечкенә генә бу тау сыерларының сөте бик тәмле. Әйтүләренә караганда, иртән өстенә утырган каймагы 10 см тирәсе була икән. 
 
 Монда син – патша, синең яныңда официант бөтерелеп кенә йөри...

Шулвакыт кызым: «Әнием, карале, аста зур күз!» – кычкырып җибәрде. Ике тау арасында, безнең белән чик буеннан ук килгән тиз агышлы тау елгасының бер ягында фирүзә төсендәге күл җәйрәп ята. Аның матурлыгы! Чыннан да, нәкъ Язгөл әйткәнчә, мөлдерәп торган күзгә охшаган. Бу табигать могҗизасын карарга дип әллә никадәр машина туктаган. Без дә Грузия җиренә шушы төштә аяк басарга булдык. Әлбәттә, алдарак та тукталырга була иде, чөнки Казбектан ерак түгел Түбән Ларс, Казбеги станицалары калды, анда кунакханәләр, кафе-рестораннар да күп, ял итү урыннары ясалган. Теләгән кеше махсус машиналарда Казбекка да менә ала (әлбәттә, Казбекның үзенә түгел, аңа якынрак тауларга барып, фотога төшерергә була). Альпинистлар да шушы авылларда туктала икән. 



Атаклы сынчы Церетели ясаган Дуслык аркасы да шушы төштә – 2384 м биеклектә. Кыя тауның кырына терәлеп үк ясалган балконның читенә басып, баш әйләнгеч биеклектән аска карап торганда үземне очар кошка тиңләп, шушы җирләрдән бер очып әйләнәсе иде дип хыялланып торганда, тиз генә җиргә «төшерделәр»: минекеләрнең ашыйсы, чәй-каһвә эчәсе килә икән.
Юлыбызны дәвам итәбез. Таулар әле уңда, әле сулда кала, аста упкын, кайчак тау икегә ярылган кебек була да без шулар арасына кереп китәбез. Сул ягыбызда кабат зәп-зәңгәр күл күренде. Матур! Тукта, күл түгел бит бу – безне озата баручы тау елгасы! Тик нигә акмый соң ул?!  Бераздан белдек, сусаклагыч булып чыкты ул. Иң матур бер җирендә, тирә-як уч төбендәгедәй күренгән бер урында XVII гасырдан сакланган Ананури замогы тора. Тау кенәзләре шәһәрен Дарьял тарлавыгы ягыннан килгән дошманнан саклар өчен салынган таш пулат бу. Янындагы манара XIII гасырга карый, диделәр.



Ниһаять, Тбилисига да килеп җиттек. Биредә безгә бар нәрсә дә шундый кызык, яңа! Машиналарның бер-берсенә юл сабышмавы дигән нәрсә бөтенләй юк бугай. Ничә көнгә нибары бер авария күрдек, анысы да төнлә белән, тар юлда иде. Ә полиция – адым саен! Юк, алар куак артында канун бозучыларны сагалап утырмый. Киресенчә, рульдәгеләргә булышырга дип, басканнар. Берсендә юл сорап торуыбызны күреп (номерлар чит мәмләкәтнеке бит!), яныбызга туктап, аңлатып, кат-кат саубуллашып, күңелле яллар теләп озатып калдылар. 
Тбилисида безне кочак җәеп каршы алучы юк иде, билгеле. Әмма бер танышларның танышлары Давид дигән кешенең телефонын биргән иде. Курка-курка гына шалтыраткан идек, ул исә безне иң якын кунаклары кебек каршы алды, фатир белешеп, шунда урнаштырды (юлга чыгып киткәндә кайда тукталасыбызны бөтенләй белми идек). Безгә кайсы җирләрне карарга кирәклеген әйтеп, кичен күрешергә сүз куешып, үз эшләре белән чыгып китте. 
Табын артында һәр кешенең үз роле, үз урыны, беркем биредә тыз-быз чабып йөрми. 

Ә без кафега барып ашап алырга булдык. Менә бу төштә иркенләп утырып сөйләргә кирәк. Чөнки Кавказ халыкларында ашау ул – культ. Тиз-тиз генә капкалап алу, аяк өсте тамак ялгау аларда бөтенләй юк! Кафемы ул, ресторанмы, барыбер – сиңа официант килә, заказны ала, ризык сиңа тәгаенләп әзерләнә, матур итеп бизәлә, һәрбер ризыкның исеме, ничек эшләнгәне әйтелә. Башта аш алырга булдык, чөнки аш сагындырган, ике көн бит инде кайнар шулпа күргән юк. Аның янына грузин яшелчәләре китерергә булдылар. Ничек инде, Грузия булсын да, хачапури ашама! Ярар, чәй эчәргә анысы да кирәк булыр. Аш, салат, чәйгә сырлы икмәк... Җитәрме икән? Әйдә, второй дигәннәрен дә китерсеннәр әле. Берзаман ташый башлады безгә официант. Зу-ур тәлинкәгә тутырып шулпа, әнинең бәлеш сала торган табасы хәтле тәлинкәдә салат, аннан да зуррагында – итле ризык, һәм ахырдан дүртебезгә дүрт хачапури! (Шикләнгән идем аны официант бик аптырап кына заказ алганда.) Безгә берничә көнгә җитәрлек ризык лабаса бу! Моның кадәр зур савытларда китерерләр дип кем белгән?! Ярый, ашаган малда өмет бар. Ашның яртысын, салатның тәмлерәк җирләрен, тавыкның гарнирдан башка үзен генә ашадык та, хачапурига карап утыра башладык. Ник карап утырабызмы? Кызыгып, тамагыбыз ач булса, ашар идек инде бу тәмле сыр икмәген, дип. Официант та аңлады бугай – хачапуриларны төреп, кулыбызга тоттырды: без мультфильмдагы теге тук бүре кебек, лап-лоп атлап, җырлый-җырлый шәһәр үзәгенә киттек. 



Тбилисида 1,5 миллион кеше яши, шәһәргә нигез V гасырда салына. Башта Грузиянең баш каласы безнең эраның I гасырына кадәр легендар патша Мцхетос салдырган Мцхети шәһәре була, ул Тбилисидан төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Борынгы замокка шәһәр үзәгеннән экскурсия дә оештыралар. Шул чорда яшәгән патшалар хәзерге Тбилиси урнашкан, элек куе урманнар үсеп утырган бу тирәләргә ауга чыгарга яраткан. Бер көнне атылган фазан суга төшә һәм пешеп чыга. Шунда бу тирәләрдә термаль су чыганаклары барлыгы беленә һәм башкаланы бу урынга күчерергә карар кылына. «Мунчалар районы» дип аталган җирдә гөмбәз кебек эшләнгән мунчалар бихисап, анда җирле халык та, туристлар да мунча керергә, кайнар чыганакларда дәваланырга, арган мускулларын иркәләп ятарга ярата. Ә без юлыбызны дәвам итәбез һәм, Давид киңәше белән, Грузиянең иң биек ноктасына – 770 метрлы Мтацминда тавына юл тотабыз. Бирегә безне трамвайлар – 1900 елда Бельгия инженерлары төзегән фунукулерлар алып менә. Тау уртасында тукталыш бар, анда рус язучысы Александр Грибоедов һәм аның хатыны Нино Чавчавадзеның каберлеге урнашкан.
Ә тау башында! Анда тормыш кайный. Тукай әйтмешли, анда парк, анда бульвар, танцевальня, анда рестораннар... Кич буе паркта йөреп, ял итеп, шәһәрнең иң биек ноктасыннан аяк астында урнашкан борынгы шәһәрнең җемелдәгән утларын күзәтеп, кая килеп эләгүебезгә ышанмыйча озак утырдык әле без ул көнне.  



Икенче көнне безнең белән танышырга Давидның бөтен гаиләсе килгән иде – әнисе, апасы, энесе. Алар өчен без иң кадерле кунак икән! Гомумән, урамда да, диңгез буенда да безгә шундый игътибарлы булдылар, таксистмы ул, кибеттә сатучымы, барысын җиренә җиткереп аңлаталар, адашсаң, өеңә хәтле китереп куярга мөмкиннәр. Таксист Георгий әйтмешли, кунак – Аллаһы  бүләге ул, аны кадерләргә кирәк. Шулай булды да! Давидның апасы Кэтиван диңгез буенда безнең өчен фатир белешкән, Кутаиси шәһәрендә безне мәгарәләрдә йөртергә дип ике туган абыйсы белән сөйләшкән, грузин шәраблары сатучы кибеттә ташламаларны килештергән. Көне буе шәһәрдә сәяхәттә йөрдек ул көнне. Экскурсия автобусында шәһәр урамнарын да гиздек (игътибарымны театрлар-музейларның күплеге җәлеп итте), ботаника бакчасына да бардык, президент Саакашвили вакытында төзелгән Цменда- Самеба чиркәве, иске һәм заманча шәһәрне тоташтыручы Тынычлык күпере, Музыка һәм драма театры янында да фотога төштек. Күңел булды, инде диңгезгә кузгалсак та ярый. Шулай итеп, иртән тагын ерак юлга чыгып киттек – безне Төркия чигендә урнашкан Батуми шәһәре көтә: диңгездә коенасыбыз, кояшта кызынасыбыз килә. Диңгез ярын  берничә төргә бүләргә мөмкин. Беренчесе, Уреки шәһәрчеге. Әлбәттә, эвкалипт аллеялары, чиста комлык бөтен курортларда да бар. Ә биредәге комлыкка какшаган нервыларны һәм буын авыруларын дәваларга киләләр. Ул кара төстә, магнитка бай. Мондый дәвалау үзлегенә ия булган комлык Кара диңгез буенда Болгариядә һәм Грузиядә генә, диләр. Икенче диңгез яры – ул, әлбәттә, Батуми шәһәре. Без биредә тукталдык, яр буендагы отельдә яшәдек. Әлбәттә, курорт шәһәрләре барысы да бертөрле буладыр инде: көне-төне күңел ачу, музыка, төрле уеннар... Ә миңа иң ошаганы – кояш бату иде. Башка җирләрдә кояш йә тау артына, йә диңгез кырына төшеп чума иде. Ә биредә диңгезнең нәкъ уртасына кереп китте! 



Шәһәр пляжында кеше күп икән, тавыш, чыр-чу, икенче көнне без су коенырга Батумидан арырак урнашкан Сарпи шәһәрчегенә киттек. Суы чиста, халкы аз, тауда берсе өстенә икенчесе салынган отельләр... Һәм иң кызыгы: бер чакрымнан – Төркия! Бер көнне чит ил паспортларын алдык та, чикне узып, Төркиягә киттек! Маршрут автобуслары йөреп тора, 4 чакрымнан беренче авыл һәм кибетләр. Грузия халкы Төркиягә эшкә йөри икән – чикләвек, зәйтүн җыярга. Чыкканда бик тиз тотсак та, Грузиягә кире кергәндә бераз көтәргә туры килде, чөнки бер автобус эшчеләр өйләренә кайта иде. Ул арада чик буенда урнашкан мәчеткә дә кереп чыктык. Һәм андагы затлылыкка шаккаттык! Бу бит юл буендагы бер бәләкәй генә мәчет, безнең Колшәриф мәчете түгел. Ә эче нәкъ шундый купшы итеп бизәлгән. Әйтүләренә караганда, бу якларда барлык мәчетләр дә шундый затлы, бай эшләнгән икән. Мәчеткә шулай ук аджарлар да килә. Батуми – Аджар иленең баш каласы санала, урта гасырларда алар ислам динен кабул иткән. Йомшак климаты, диңгезе, эвкалипт агачлары, җиләк-җимеш бакчалары бу тирәләрне оҗмахка тиңли. Басып алучыларның нәфесе яхшы җирләргә кызыга, әлбәттә. II–III гасырда римлылар, соңрак византиялеләр, госманлылар хуҗа була аджар биләмәләренә. Ачык һавада урнашкан Гонио музее шуны раслый. Бу кирмән бөтендөнья археологлары өчен әйтеп бетергесез табыш икән. Әле тагын 100 ел өйрәнсәк тә, эш бетмәс, диләр үзләре. Безнең эраның I гасырыннан бирле сакланган бу кирмән үзенең архитектур төзелешен бер дә үзгәртмәгән, басып алучылар да җимермәгән, киресенчә, үзләреннән өстәп тулыландырганнар. 

Инде без ял итеп арыдык бугай, аджар хачапурилары да, тәмле сөт ризыклары да, диңгездә тотып алып күз алдында кыздырган балыклары да тәмле, әмма авылда яңа бәрәңге өлгергән ди анда! Күңел шул бәрәңгегә тәмле авыл каймагын салып, пешеп кенә чыккан икмәккә яңа аертылган бал сылап сөтле чәй эчәргә ашкына башлады. Әйдә, кузгалыйк! Әле Тбилисига кадәр ерак, юл буенда Иосиф Джугашвилиның туган шәһәре Гори кала, бу тирәләргә килгәч, Сталинның нигезен дә күреп китәсе килә. Музейда йөреп, Иосифның яткан бишекләрен күреп, кич кенә калага килеп кердек. Кэтиван кайтышлый үзләренә тукталырга кушкан иде, мин сезгә фатир белешеп куярмын дигән иде. Аларга керсәк, йа Хода! Берәр бәйрәмдер инде боларда, җитмәсә, без килеп кердек борчу ясап, дип кыенсынып кына өстәл артына утырсак, бу мул табын безнең хөрмәткә әзерләнгән икән! Кэтиның дүрт кызы бар, алар матур итеп киенгән (кадерле кунак көтәләр!), Кэтиның әнисе, гаиләләре белән абыйлары килгән. Менә, ичмасам, халык бу! Без инде шунда белдек чын тамаданың кем, нинди булырга тиешлеген – ул, әлбәттә, иң олы хуҗа, шушы табынның иң дәрәҗәле кешесе, аксакал – Давид.  Хуҗабикә дә кухня ягында түгел, түрдә, бар әйберне табынга чыгардылар, акрын гына, үзең теләгән ризыкны ашап, көлешә-көлешә, чын грузин шәрабын авыз итә-итә матур итеп утыра беләләр. Табын дигәнем 5 сәгатькә сузылган икән! Ни арада төн җиткән?! Тукта, без кайда кунарга тиеш соң әле? Үзебезгә күрсәтелгән бу хөрмәттән югалып калып, безнең баш бөтенләй әйләнгән. Акыллы хуҗабикәнең барысы да җайланган икән инде – без Кэтиванның әнисендә кунабыз, иртән алар безне шәһәр күрсәтергә алып чыгачаклар икән. 



Кэтиның өе Мтацминда тавы каршындагы икенче бер биек ноктага урнашкан. Тар Грузия урамнарыннан безнең минивен белән төшү алай җиңел түгел иде, әлбәттә. Алар яши торган квартал, гомумән, борынгы шәһәр уртасы булып чыкты. Биредә бер генә машина сыешлы тар урамнар. Хәтерлисездер, элеккеге совет киноларында күрсәтә иделәр грузин йортларын – нәкъ шулар. 
 
 Батумилылар «без җирнең нәкъ уртасында урнашкан», дип горурлана. Шаярталар, әлбәттә!

Менә кайда ул оҗмах! Иртәнге кояш нуры битне иркәли, ачык тәрәзәдән кошлар сайравы ишетелә, әллә нинди тәмле чәчәк исләре башны әйләндерә. Болай булмый, торыйк, хуҗабикәгә табын әзерләргә булышыйк. Торып чыксам, ни күрим, Кэтиванның гаиләсе инде кухняда җыелышкан, тәмле ризыклар кабат өстәлгә менеп кунаклаган, болар без торганны көтеп утыралар (соң да тормадык инде югыйсә). Кэти безне кибетләргә, атаклы хәерчеләр базарына алып барасы икән. Яшелчә базарыннан тәмләткечләр, чикләвекләр җыйдык, подвалларга кереп, татып карый-карый дусларга дип 10-15 еллык шәраблар сайладык, пешеп, мине алыгыз, мине алыгыз дип күз явын алып торган тәмле шәфталулар алдык та, кузгалырга булдык. Тагын калыгыз инде дип бик кыстасалар да, безнең  күңелләр Казаныбызга ашкына иде инде. 



Тагын ниләр сөйли алам мин бу кунакчыл ил турында? Әлбәттә, совет заманында бик шәп яшәгәннәр, өлкән буын сагынып сөйли бу турыда. Мандарин, чикләвек, виноград, анар өлгергәндә бигрәк сезне искә төшерәбез, диләр. Ә яшьләр инде заманча яши, күбесе рус телен белми диярлек. Рәсәйгә дошман булмасалар да, европага йөз тоталар. Эшсезлек сизелә. Соңгы елларда, тынычлык урнашкач, туристлар кабат килә башлаган, әлбәттә, әмма моннан диңгез буе халкына гына табыш керә. Өлкән буын пенсия ала, ул да, бездәге кебек, юрганны иркенләп сузарга ирек бирми икән. Дин мәсьәләсе. Бу темага иркенләп тукталыйм әле. Грузиннар үзләрен картвелеби, илләрен Сакартвело дип атыйлар. Бу борынгыдан килгән мифик герой Картлос исеме белән бәйле, ул – аларның ерак бабалары икән. Грузиянең Тбилиси урнашкан үзәк районын да алар Картли провинциясе дип йөртәләр. Грузиянең яклаучысы булып Изге Георгий санала, шуңа бу илне Georgia дип тә атыйлар. (Безнең өчен Гөрҗистан инде ул.) Ни өчен нәкъ Грузия? Бу христиан дине тарала башлаган вакытлар. Грузиянең атаклы мәгърифәтчесе булган Изге Нино Георгий Победоносецның туганнан туган сеңлесе була. Дин юлында күпме җәзаларга дучар булган Георгийның тормышы турында Нино җирле халыкка күп сөйли, аның кебек батыр булырга, үз халкыңны, үз динеңне саклыйсың килсә, бервакытта да тез чүкмәскә өнди. Һәм шул вакытта төзелә башлаган чиркәүләр аның изге рухына багышлана. Грузиядәге храмнар архитектур яктан бер-берсенә нык охшаган, VII гасырлардан ук сакланган чиркәү төзелеше чалымнарын югалтмаска тырышалар. Өлкән буын да, яшьләр дә гыйбадәтханәгә йөри, ураза тота, ә тау башларында, халык күзеннән еракта бик күп монастырьлар урнашкан. Үзләренең күршеләре мөселман аджарларга да хөрмәт белән карыйлар, без ислам динен тотуыбыз белән алар алдында тагын да бер башка күтәрелдек бугай әле. 



Менә ялыбызның 10 көне үтеп тә китте. Бу сәяхәтебез матур төш кебек кенә истә калды. Әмма безнең кебек кыска вакытка түгел, озаккарак барырга кирәктер. Иркенләп, грузиннар кебек ашыкмыйча, барысын да җиренә җиткереп, сокланып йөрергә. Белмим, кабат барып чыга алырбызмы без Кавказ якларына, юкмы? Күңел ул якты мизгелләрне искә төшерергә тели, әлбәттә. Әмма без күрмәгән илләр, җирләр күп бит әле. Икенче сәяхәтебездә дә светофор уты кайсы якка яна, шунда чыгып китәрбез, ахрысы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик рэхэтлэнеп укыдым-сезгэ ияреп йоргэн кебек булдым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт! Искиткеч кызыклы язма!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Абхазиядә булып ул якларны яратып кайткан идек инде, хәзер Грузия дип хыялланабыз)) сезнең язманы укыгач бигрәк дә ашкыныр инде күңел! Рәхмәт.

        Хәзер укыйлар