Логотип
Мин ачкан дөнья

Гамарджоба, Грузия!

Салонга урнашу белән күңелдә «Мимино» фильмындагы җыр яңгырый башлады. «Чвито гврито, чвито маргалито...» Ритага карап, җыр сүзләрен юри үзгәртеп: «Чита, Маргарита» дип җырлыйбызмы?» – дип елмаям.

Ул җәйдә без өчәү – мин, Рита, Альбина – бер атнага Грузиягә барырга булдык. Самолетта Батумига очарбыз, диңгездә коенырбыз, тауларга менәрбез, Тбилисины күреп кайтырбыз... Турбюролардан юлламалар эзләп маташмадык, алдан интернет аша диңгездән ерак түгел фатирны белештек тә, тәвәккәлләп, Каф тау артына кузгалдык.

«Победа» самолетына багаж 5 килодан артмаска тиеш. Шуңа күрә сәфәргә җыену да бик тиз икән. Джинсы, футболка, аякта – кроссовкалар. Юл биштәренә күлмәк, сарафан, берничә футболка, босоножки, купальникны ыргыттым да – мин әзер!

Аэропорт. Багажны теркәү, паспорт контроле (чит илгә чыгу паспорты кирәк!), таможня контроле... Һәм безнең рейсны игълан итәләр. Таблода Батуми балкып күренә.

Салонга урнашу белән күңелдә «Мимино» фильмындагы җыр яңгырый башлады. «Чвито гврито, чвито маргалито...» Ритага карап, җыр сүзләрен юри үзгәртеп: «Чита, Маргарита» дип җырлыйбызмы?» – дип елмаям. Безнең летчикны (гәрчә ул сары чәчле, зәңгәр күзле рус егете булса да!) хыялымда Вахтанг Кикабидзе уйнаган Мизандари дип кабул итәм. Тизрәк күктәге болытларга тоташкан тауларны күрәсем килеп кыбырсыйм. Иллюминаторда әлегә безнең табигать – яшел болыннар, иген басулары, урманнар...   

Грузияне күрмичә дә балачакта ук яратып өлгергән идем инде. Ничекме? Мин 4 нче класста укыганда әти проф-союз юлламасы белән Грузиянең «Боржоми» санаториена китте. Декабрь ае. Ә әти Кавказдан посылка-посылка әфлисун, мандариннар салып ята. Безгә генә түгел, бөтен туган-тумачага җибәрә икән. Кайткач, исе китеп, киң күңелле грузиннар турында сөйли. Ста-лин туган шәһәр Горига барулары, тауларга күтәрелүләре, андагы коры җылы һава, җирдә тәгәрәп яткан мандариннар – барысы да кызык тоела безгә. 

Иллюминаторга күз салам: түбәндә – тасма булып сузылган юллар, шырпы кабы кадәр генә өйләр... Уйларымда тагын Грузиягә күчәм. Нодар Думбадзеның «Мин, әби, Илико һәм Илларион» романы искә төшә. Андагы юмор, милли колорит! Грузин малае Зурико көннәр тәмам суытканчы мәктәпкә яланаяк килә, һәрвакыт сумкасында җимешләр, рогатка йөртә, гел әкәмәтләр уйлап чыгара. Химия укытучысы аны кызара белми торган лакмус дип атый. Ә математика укытучысы өчен ул йөз «икс»лы тигезләмә, һәм ул укытучының аны чишәргә хәленнән килми... Тәртипсез дигән даны чыккан шул Зуриконы якын итеп, көлә-көлә укыган идем... Җәйге каникул вакытында клубта «Отец солдата» дигән шәп кино карадык. Ихлас күңелле грузин карты Георгий Махарашвилины атаклы киноартист Серго Закариадзе үзәкләргә үтәрлек итеп уйнады! Бөек Ватан сугышында яраланып госпитальгә эләккән улын эзләп чыгып китеп, үзе дә сугышка барып кергән, Германиягә кадәр килеп җиткән карт турында ул... Урам сугышларында, ниһаять, аталы-уллы очрашалар, әмма фашист пулясыннан егет әтисе кулында җан бирә. Ил елап карады ул фильмны! 

Кара, тагын Шалва Амонашвили бар иде бит әле. СССРның һәм Грузиянең иң гуманлы педагогы! Ул укучыларын нәни укытучыларым дип атый, «икеле»ләрне утта яндырырлык укытучылар кирәк безгә, дип шаккаттыра!..

Иллюминатордан инде түбәндә зәп-зәңгәр диңгез күренә! Бортпроводник егет: «Самолетыбыз Лазаревское өстеннән уза», – дип аңлата. Димәк, аста – Сочи... Бераздан: «Пристегните ремни. Наш самолет идет на посадку. Температура воздуха в Батуми...» – дигән игълан яңгырый. Очкычыбыз түбәнәя, ә тирә-якта – диңгез, диңгез, диңгез... «Диңгезгә төшәбезме әллә?» – ди куркынган пассажирлар. Үзем дә шомланып куям. Ул арада шасси җиргә тиеп, моторлар туктап кала. Пассажирлар экипажны алкышлап озата. Батуми аэропорты белән Кара диңгез арасы нибары 100 метр ара икән. Саумы, Аджария!

Батуми 

Безне Батуминың йөрәге – диңгез порты каршы ала. Зәп-зәңгәр диңгез, зәп-зәңгәр һава, халыкара лайнерлар...

...«Альбина» дип язылган табличка тотып, безне фатир хуҗабыз каршыларга тиеш. Альбина үзе аэропортның көтү залында телефонына яңа симка алып йөри, без, алан-йолан каранып, каршылаучыны эзлибез. Кемнәрдер таксига утырып китә, кемнәрдер кочаклаша, күрешә, колакка ят яңгырашлы сүзләре белән каты итеп грузинча сөйләшәләр, көлешәләр. Әле сәгатенә, әле халык төркеменә күз салып, әрле-бирле йөгергәләүче озын буйлы, коңгырт чәчле, кара күзлекле егетне шәйләп алабыз. Шул! Үзе! Кулында «Альбина» дигән табличка да бар.

– Без ул – Альбина! Мы здесь! – дип, куллар болгап, русчалы-татарчалы кычкыра-кычкыра, янына йөгерәбез.

Егет тә җиңел сулап куя. Русча сүзләр эзләп сөйләшүеннән аның очучы икәнен, абыйсының хатыны Марика – фатир хуҗасы – безне хәзер машинада үзебез яшәячәк йортка алып китәсен аңлап калабыз. Ә Марика русча белми ди... Егет үзен Леван Абашидзе дип таныштыра. Кылт итеп киноактриса Лейла Абашидзе искә төшә. Әллә инде туганы... Юк икән. Ә менә адашы, Абхазиядә һәлак булган киноартист Леван Абашидзе чынлап та туганы, ди. Безнең Батумига беренче тапкыр гына килүебезне ишетеп, Леван шакката. «Ничек инде?! Бу бит Җирдәге оҗмах!» – ди. 

55 метр биеклектәге Али һәм Нико сыннары әллә каян күренеп тора. Азәрбайҗан егете Али белән грузин кызы Никоның мәхәббәтенә һәйкәл. Дин һәм милләтара дошманлык мәхәббәткә киртә булмаска тиеш дигән фикер салынган аңа. Җәй көне кичке 8 дән соң фигуралар хәрәкәткә килә: бер-берсенә якынаялар, аннары капма-каршы якка чигенәләр.

...Марика башта безне акча алыштыру пунктына алып китте. Долларларны, Россия акчаларын грузин акчасы ларига алыштырып алабыз. Һәм Кобаладзе урамындагы йортыбызга юл тотабыз. Батуминың яңа районы, күпкатлы йортлар. 13 нче катка күтәреләбез. Монда лифт... түләүле икән бит! Тимер акчалар сала торган җайланма куелган. Берничә 5–10 тетри, ягъни 2 тәңкәне шунда төшереп җибәрүгә, лифт сине югарыга алып менеп китә. Берничә кеше менгәндә, берең генә түләү дә җитә. (Без җаен таптык: түләп лифтта менәбез, кысмырыкланып, җәяү генә баскычлардан төшәбез. Китәр алдыннан гына белдек: төшкәндә лифт өчен акча түләргә кирәкми икән!). Заманча интерьерлы, зәвык белән бизәлгән, стенага авангардист рәссамнарның картиналары эленгән  фатирга узабыз. Абау! Диңгез балконнан ук безгә кереп тора сыман! Ике атлыйсы да бер сикерәсе – Кара диңгез нибары 300 метр ераклыкта. Ә беренче катта – Хинкали кафесы. Хачапури белән сыйланып чыгу турында сөйләшәбез. Кибеттән азык-төлек алып кайту хәстәрен күрәбез. Олырак яшьтәге бер грузин абзые, туктап калып, безнең сүзләргә колак салып тора да ярыйсы гына акцент белән кайдан килүебезне, нинди телдә сөйләшүебезне сораштыра башлый. Татарстаннан икәнебезне ишеткәч, йөзләре яктырып китә. КАМАЗ, Чаллы дигән сүзләреннән 1970 нче елларда бездә эшләгәнен аңлап алабыз. Гаңгыр-гоңгыр килеп, калын тавыш белән сөйли. Нәрсәдер исенә төшеп: «Тлынчтмак бил там...» – дип куя. Ят сөйләм аша таныш авазларны тотып алам. Аһ! Теләнче Тамак ди бит бу! Чаллыдан ерак түгел урнашкан авыл турында әйтүе! Грузин телендә сигез тартык янәшә килә ала дигәннәр иде аны! Гвпртсквнис сүзе, мәсәлән, Гин-несс рекордлар китабына кертелгән. Ул чистарыну дип тәрҗемә ителә икән. Грузин теле картвель телләре төркеменә керә. Алфавитларында 33 хәреф булып, 5 кенә сузык аваз анда. Грузияне Европада – Джорджия, гарәп илләрендә Гөрҗестан дип йөртәләр. Җирле халык өчен ул ил – Сакартвело, анда картвельләр яши. Испаниянең төньягында һәм Франциянең көньяк-көнбатышында яшәүче басклар теле грузин теленә бик охшаган, диләр. Шундый кызык күренеш: балконнардан урам баганаларына баулар сузылып, аларга юган керләр эленгән. Тирә-якка хачапури, аджика, төрле тәмләткечләр хуш исе таралган. Диңгез ярыннан җиде чакрымга сузылган бульвар буйлап атлыйбыз. Аста – диңгез, пляж, пальмалар ышыгында кафелар, утыргычлар, уен мәйданчыклары. Ардагани күлендәге җырлый торган фонтаннар да, Батуминың символы булган 130 метр биеклектәге Алфавит манарасы да искиткеч матур. Батуми Дубайга охшаган, диләр. Ә кемнәрдер аны Яңа Орлеандагы француз кварталлары белән чагыштыра...  

Махунцети, Мервити

Леван, җае туры килгәндә, безнең гид булып та йөрде. Аның бик тә шарлавыклар күрсәтәсе килә иде. Башта Махунцети шарлавыгына алып китте. Эсседән качар өчен шундый шәп җир, ди. Батумидан 39 чакрым үтеп, Кеда авылы яныннан борылуга, Аджария бөтен матурлыгы белән ачыла. 30 метрлы су ташкыны шаулап-гөжләп кыядан табигый улакка атыла. Андагы халык, туристлар!.. Кайберәүләр, кабат килүгә өмет белән, суга тимер тәңкәләр ташлый. Патшабикә Тамара салдырган күперләрдә фотога төшә. Аркалы гади күпер, асылмалы күпер, пушкалы борынгы бункер-күпер... ХII гасыр һәйкәлләре. Грузиядәге бөтен серлелек, матурлык, борынгылык никтер Тамара патшабикә исеменә төрелгән.

...Безнең маршрут Мирвети шарлавыгына борылды. Леван үзен самолет штурвалы артында итеп тоя иде, ахрысы. Авызы ерык, музыканы куйган. Зур тизлектә... очабыз гына машинада! Серпантин юллар, Годердзи үткеле, очы күкләргә тиярдәй күренгән тау кыялары, серле күлләр күз алдыннан йөгереп кенә уза! Аһ, менә бәла! Туктарга кушып, арттан полиция машинасы куа килә! Егетнең Батуми кунакларын утыртып баруын белгәч, сак булырга кушып, хәерле юл теләп калдылар. Ни гаҗәп, Грузиядә полиция кайдадыр куаклар артына качып тормый икән. Ул, беренче чиратта, юлчыларга, машина йөртүчеләргә ярдәм итү вәкаләтен башкара. 

Күрәм: Леван кайсы юлдан китәргә белми икеләнә. Бер авылда туктап, кибет янында гәп корып торган ирләргә грузинча дәшә. «Гамарчоба» дигәне «исәнмесез», инде. «Мачахела», «Чорох», «Хлевачаур» дигән әллә нинди ят сүзләр колакка керә. Каты тавыш белән ниләрдер аңлаталар. Бер ир-ат машинасын кабызды да, юл күрсәтеп алдан китте! Тарлавыклар үттек, күперләрдән чыктык... Леван да кирәкле юлны тапты: кул бирешеп саубуллаштылар. Болганчык алсу су Төркиядән агып чыгучы Чорохның зәңгәр суы белән кушыла да, әллә нинди яңа төсләр хасил итә. Алда – асылмалы күпер. Ул шулкадәр тар! Машина үзе дә күпер киңлеге кадәр! Күзләрне чытырдатып йомам... Леван ювелир осталыгы белән үтә күпердән. Һәм әнә Мирвети. 18 метрлы шарлавык, кеше күзеннән качып, әкияти матур самшит урманында утыра. Үзеңне джунглига эләккәндәй хис итәсең. «Еланнар да очрарга мөмкин, – дип куркыта Леван, үзе көлә. – Берчак компаниябез белән палаткалар алып монда куна килдек. Төн серле. Тау очлары йолдызларга җиткән кебек. Карыйм: ниндидер капчык күземә күренгәндәй булды. Шуыша бит, җитмәсә! Пистолет курогына бастым!.. Аю булган икән...» Чындырмы – романтик егет шулай сөйләде. (Грузиядә корал йөртергә рөхсәт ителә.) 

Тирә-якта серле тынлык. Искиткеч чиста тау һавасы. Таулар белән күк йөзе кушылып, үзенә бер зәңгәрлек хасил итә. Ә таулар артында – Төркия, Трабзон да ерак түгел. 

Тбилиси

Грузиягә кил дә, Тбилисины күрми кит буламы инде? Бер көнебезне шул сәфәргә багышладык. Заманча ике катлы поезд безне иртүк Тбилисига алып китте. Кузгалып китүгә үк искиткеч манзара ачылды: аста – диңгез, өстә – таулар. Бераздан Кара диңгез инде артта калды. Як-якта түбәсе күренмәс таулар, кыялар, бормалы-сырмалы юллар, бер кеше генә үтәрлек тар тау сукмаклары, анда-санда тау итәгендә чак эләгеп торган берән-сәрән өйләр, әллә нинди замоклар, сарык көтүләре, сыер-лар күзгә чалынып-чалынып ала... Ниндидер куркыныч иркенлек! Йөрәкне табан астына төшерерлек хозурлык! Әйтерсең без башка планетада. Биш сәгатьтән артык сокланулы халәттә бара торгач, Тбилисига килеп җиттек. Кайнар кояш, таш түшәлгән юллар, кәкре тар урамнар, күперләр, хисапсыз балконнар һәм верандалар, борынгы монастырьлар, иртәнге Кура ярында балык тотучылар... Нодар Думбадзе язганча: «Тбилиси... Ул нәкъ менә без күзаллаганча. Ләкин тагын да матуррак һәм уңайлырак...» Һәм ул безне кочагын җәеп каршы ала. Интернет аша тапкан фатир шәһәрнең борынгы районында булып чыкты. Таксига утырып, таулы юлларда адаша-адаша шактый барырга туры килде. Елга яры буйлап үткәндә сүз ялганып китсенгә, «Кура елгасымы?» дип сорыйм таксисттан. Ул гаңгыр-гоңгыр тавышы белән мине төзәтә: «Мтквари», – ди. Ярар соң, Мтквари булсын, грузиннар телендә шулай атала икән бит. Тбилиси да элек Тифлис дип йөртелгән. Җылы шәһәр мәгънәсен-дә. «Мама» – әти, «дэда» – әни, «бэбуа» – әби, «бабуа» – бабай...

Хуҗабикә Нина безне бик ачык каршы алды. Без босоножкиларны салган арада бер кызык та сөйләп алды. Кунакка килүчеләр аяк киемен салмый Грузиядә, ди. Пычрак ботинка кигән килеш келәмнән үтсә дә сүз әйтмиләр икән. Бәлки, аның ноские тишектер, дип көлә Нина. Менә шундый вәгазь. Аннары ул безне кыстый-кыстый чәйгә дәшә, бер көн эчендә кайларга барып, ниләр күреп буласын аңлата.   

Мцхета 

Көне буе Тбилиси урамнарында йөреп, бердәнбер мәчет янында фотога төшеп, күкертле мунчалар яныннан узып, Коры күпер янындагы базардан җирле рәссамнар ясаган Тбилиси күренешләрен сатып алып, арып-талып Ниналарга кайтып аудык. Икенче көнне инде безне экскурсовод Давид Мцхетага алып китте. Юлда Хинкали кафесына тукталдык. Заказ 20 минуттан әзер була, дигәч, кул селтәп чыгып китмәкче идек инде. Давид туктатты: «Сез нәрсә?! Алдан ясап катырылган хинкали китерерләр дип көттегезме әллә?! Сездәге пилмәннәр түгел ул. Заказ кабул ителгәннән соң гына пешереп чыгаралар. Грузиядә биш минутта капкалап алырга өметләнмәгез дә!» – ди. Нишләмәк кирәк, көтәргә туры килде. Ул арада Давид грузиннарның ни өчен озак яшәү серен ачты. Бер легенда буенча, кунак белән уздырылган вакыт гомер озынлыгына керми, ди. Менә ни өчен алар гел белмәгән кешеләрне дә кунакка дәшәләр икән! Официант парлары чыгып торган хуш исле хин-калилар китерә. Суган, сарымсак, тәмләткечләр кушып, бәрән ите турап пешергәннәр. Авыздан сулар килә. Тик ничек ашарга белмибез. Җитмәсә, каршыбызда грузин кухнясы асы булган ир-ат утыра. Чәнечке белән пычакны кулга тотып, хинкалины җайсыз гына вакларга маташам. Давид елмая, дөрес ашамыйсыз, ди. Башта бөреп куйган камырлы «койрыгыннан» тотып, кайнар булса, өреп, төбен тешләп, әкрен генә шулпасын суырырга кирәк икән. Кул белән ашыйлар, «койрык»лар тәлинкәдә кала, дип аңлата. Шулай итеп, ашау буенча да мастер-класс!

Мцхета шәһәре янында Арагва һәм Кура елгалары ике кыз туган кочаклашкандай бергә кушылып, тын гына, салмак кына агалар.

Хушланып, Тбилисидан 20 чакрым төньяккарак урнашкан борынгы калага юл тотабыз. Безнең эрага кадәр V гасырда ук нигез салынган бу шәһәр Грузиянең борынгы башкаласы булган. Аны Мцхетос патша салдырган. Мцхетаны Грузия дәүлә-тенең бишеге дип йөртәләр. Арагва белән Кура елгалары кушылган урындагы бу җир шәһәрдән бигрәк зур бер авылны хәтерләтә. Лермонтовның «Мцыри» поэмасында нәкъ шул урыннар тасвирлана.       

Брусчатка җәелгән юллар, кызыл чирәп түбәле йортлар, борынгы фонарьлар, кыска урамнар, бик күп кибетләр... Тбилиси борын төбендә генә булса да, Мцхета кичләрен цивилизациядән еракта кебек тоела, диләр. Тын урамнарында йөрергә яраталар. Ниндидер рәхәт тынлык. Ләкин хәзер, бүген түгел. Туристлар мыжлап тора. Без дә, туктап, сувенирлар алабыз, фотога төшәбез. 

Сарпи

Батуминың иң яхшы пляжы – Сарпида, диделәр. Суы чиста, халык аз, маршруткада ярты сәгать барасы, таксида 20 минутлык юл, дип кызыктырдылар. Һәм без сәяхәтебезгә нокта куясы көнне шунда ашыктык. «Бөке»ләр ясап, урам уртасында күшәп торган сыерларның, сөзешеп уйнаган кәҗә бәтиләренең машиналарга юл бирүен көтә-көтә, юлдагы мәхшәрне ера-ера (Грузиядә юл йөрү кагыйдәләрен саклап торучы юк, аварияләр дә күрмәдек), ниһаять, диңгез яры буйлап җилдерәбез. Чынлап та, халык аз, кешеләр берән-сәрән генә. Ә диңгезнең суы – фирүзә төсендә! Төбендәге төрле төстәге вак ташлар шундый матур, асылташлар диярсең! Тирә-яктагы таулар да диңгезгә кереп тора сыман. Яшьләр пляж кыясыннан туп-туры суга сикерә! Кул сузымы арада, без тукталган урыннан 300 метр ераклыкта гына Грузия–Төркия чиге. Ике илнең әләмнәре җилферди. Төркиянең мәчет манараларын шәйләп алам. Кызык инде, ике ил арасында маршрут автобуслары йөреп тора. Батумидан көн саен иртән шунда эшкә баралар. Безнең туристлар да Төркиягә чыгып, кибет, базарларда йөреп кайталар. Ул да түгел, Төркия ягыннан аермачык булып азан тавышы яңгырады. Күзгә яшь тыгылды. Әллә кайда Каф тау артларында ул йөрәкләрне айкарлык ишетелә икән... Без инде үз илебезне, үз телебезне сагынганбыз икән... Рәхмәт сиңа, Грузия! Күңелләребезне нечкәрттең, офыкларыбызны киңәйттең, хыялларыбызга канат куйдың, үзеңне яраттырдың! 

Сиңа тагын мин бер киләм әле...     





 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар