Дөньяда илләр күп, җирләр күп

– Яңа елны ничек каршыласаң – елың шулай узар, дигән ырымга бигүк ышанып та бетми идем, әмма, ни гаҗәп, моның хаклыгын тормыш үзе раслап тора, – ди Резеда Фаилевна МӨХӘММӘТШИНА – педагогика фәннәре докторы, профессор, Казан Федераль университетының рус әдәбиятын укыту кафедрасы мөдире. – Күптән – педучилищеда укыткан чактан ук туганым кебек якын иткән шәкертем, ятимә кыз Гөлбаһар аякка басты, үз эшен ачты – эшмәкәр. Кияүгә чыкты, Швециядә яши. «Без яшәгән илне күреп китәрсез, раштуа бәйрәмнәре җирле халыкны, гореф-гадәтләрен аңлау өчен иң кулай вакыт», – дип, 2011 елны бергәләп каршыларга чакырган иде. Тәкъдимне сөенеп кабул иттек. Ни гаҗәп, әллә юрау юш килде, әллә юллар чакырып торуы хак – Стокгольмны күреп хозурлану белән генә чикләнмәдем, сәяхәт арты сәяхәт итү насыйп булды. Голландиядә, Кытайда – Шанхайда, ике тапкыр Якутиядә фәнни конференция-киңәшмәләрдә катнаштым. Ә быел исә Россиянең Ханойдагы фән һәм мәдәният үзәге оештырган конференциягә чакыру алдым. Рус телен һәм Россия мәгарифен күтәрү – алга җибәрүгә багышланган Күргәзмә-презентация чараларында катнашачак делегатлар – без җидәү идек: алтысы югары уку йортларында укытучы Мәскәү галимнәре, ә Казаннан берүзем генә. Лингвист-телче түгел, әдәбиятчы ич мин, бу эшкә нинди өлеш кертә алам дип, сәяхәттән баш тартырга да исәбем юк түгел иде. Аннан кире уйладым: киң колачлы бу чара безнең уку йорты эшчәнлегенә дә кагыла, университет данын яклау мөһим дигән уй Вьетнам Социалистик Республикасында сәяхәт иткәндә истән чыкмады, – дип сөйли ул.
Фәнни конференция барышында ясаган докладымны да, «түгәрәк өстәл» утырышындагы чыгышларны да яратып кабул иттеләр. Хуа белән Ань да, сүзләремне җөпләп, безнең уку йортына, Казанга сәхнәдән дә мәдхия яудырды. Уку йортыбызның абруйлы, дәрәҗәле булуы да, аларның ихлас чыгышы да роль уйнагандыр, әлбәттә: Казан (Идел буе) Федераль университеты белән кызыксыну югары кимәлдә иде. Гомумән, Ханойда рус теле белән кызыксыну көчле. Россиядән икәнебезне белүгә, гади халык та «Москоу, Путин», дип елмая, «Подмосковные вечера»ны җырлап күрсәтүчесе дә очрый. Дөрес, югары уку йортларында чит тел буларак инглиз, француз, кытай телләрен укыталар. Әмма Ханойда Россия ярдәме белән атом электростанциясе төзелү рус телендә аралашучы, гореф-гадәтләрне яхшы белүче белгечләргә, хезмәткәрләргә ихтыяҗ артачагын гоманлый.
«Морозко» әкиятендә дә «Үги кыз»га охшаш мотивлар күп, кызның әтисе явыз үги анага каршы торалмый. Рус әкиятендә хәвефле, куркыныч җир урман түгел, ә дала. Ачык кыр ягъни. Кар өстендә тәхет, үги кыз – тәхеттә. Суык сугарга тиеш аны. Әмма Морозко кызга тими, чөнки озын толым Варвараның гүзәллегенә мөкиббән ул. Эшләтми дә, аш та пешертми, фәкать чибәрлегенә соклана һәм аны гүзәллеге өчен бүләкли. Рус кызына – үз кадерен белеп, чибәрлегенә сөенә, горурлана белү, ә татар гүзәленә эшләп кенә ярау бәхете, бәлки, язмыш бүләгедер?
Вьетнам халык әкиятендә дә үги кыз образы бар. Майяның да әтисе-әнисе юк. Төрки халык әкиятләрендәге кебек, аңа да Аждаһа көч җитмәслек эшләр куша. Һәр өч әкияттә дә төп мотив – үгине чит итү, туган җиреннән аеру-куу. Ни өчен рус – даланы, татар – урманны, вьет суны чит пространство итеп тоя соң?
Ул ерак тамырларга барып тоташкан ышануларга бәйле. Төркиләрдә дала буйлап җилдергән Чыңгыз хан каны ага, ә урман күңелләренә шом сала, хәвефләндерә; урманлы җирләрдә качыбрак яшәгән руслар өчен монгол яулары һөҗүм итү ихтималы булган дала, кыр куркыныч; ә Вьетнамда су әз, суда яшәүче илаһи көч – Аждаһа ут-хәвеф чәчеп тора. Ә бүләкләүгә килсәк...
Өч әкияттә дә кызлар өлешенә сандык тия. Гүзәл Варвара җаны теләгән кием-салым – искиткеч матур камзул-күлмәкләргә ия була, татар үгиенә дә убырлы мал бирә, ә мал халык өчен барысы да – сыер, сарык, кәҗә көтүе, кыскасы, байлык, муллыкка ирешүгә ишарә. Әкияттә һәр милләтнең яшәү үзенчәлеге чагыла. Кыз балага ни мөһим – бирнә. Сандык – бирнә ул. Вьетнам әкиятләрендә бирнә төшенчәсе юк. Тигр аулаучы батыр егет ятим Майяны тырыш булганы өчен кәләше итеп сайлый. Будданы изге саный торган халык матди байлыкка табынмый, гармониягә ирешүне бәхет саный. Үги ананың иркәсе – ялкау, кәкре куллы кызлар өлешенә кара сандык тия. Ә сандыкта – елан. Өлешеңә тигән көмешең, ди бит халык та. Рус әкиятләренең төп герое Иванушка-дурачок – крестьян егете. Иван Царевич та кызыклы образ.
Ә безнең әкиятләрдә – Саламторхан; патша образы юк диярлек. Дәүләтчелеген югалткан халык фаҗигасе бу. Аның каруы, Таңбатыр дию пәриенең башларын чабып, тураклап, утын әрдәнәсе итеп өя. Ни аңлатуы сер. Әкият – серләр дөньясы ул. Гаделлек тантана итү табигый.
Вьетнам халкын вьетлар дип йөртәләр. Утыз диалектта сөйләшүче бер үк халык бер-берсенең телен аңламаска да мөмкин икән. Аерымлыклар телләрендә генә түгел, төс-кыяфәтләрендә дә сизелерлек, диләр. Галимнәр безнең халыкны да мишәр, типтәр, себер, әстерхан татарлары дип, диалектларга бүлеп караса да, үзебез әллә ни аерымлык күрмибез, җиңел аңлаша алабыз бит.
Илнең без барып күргән төньягы Вьетнам Социалистик Республикасы дип атала, хөрмәтле юлбашчылары Хо Ши Минны хәзер дә изге кеше итеп хәтердә саклыйлар. Үз гаиләсе – балалары булмаган, өйләнмәгән, бары тик илен, халкын ирекле, бәхетле итү хыялы белән янып яшәгән кешене шулай олылаулары гаҗәп тә түгел. Аның мавзолее да – Мәскәүдәге Ленин мавзолееның күчермәсе. Ә илнең көньягында капитализм кануннары белән американнар үрнәгендә яшәп яталар.
Ханой – матур шәһәр. Вулкан атылудан калкып калып су эчендә утырган кыя-ташлар, таулар гаҗәеп манзара хасил итә. Табигате яшәү өчен бик тә уңайлы димәс идем. Дөрес, кышкы кием кирәкми, йортларны ягып җылытасы юк. Һава бик нык дымлы. Әйтерсең, әле яңа гына яңгыр явып үткән яки яварга әзерләнә: болытлы, томанлы. Моның уңай ягы да бар икән – парлы һава булганга, биткә дымландыргыч крем сөртәсе юк. Әллә шуңа, вьетның картмы-яшьме, ничә яшьтә икәнен аеру шактый кыен, битләре җыерчыкланмагач, хатын-кызлар төскә яшь күренә, буйга кыска, гәүдәгә какча-җыйнак алар. (Кибетләрендә беребез дә үзенә яраклы кием-салым тапмады, иң зур дигәне дә 44 нче үлчәм икәнен генә белдек.) Һәрчак хәрәкәттә булу хикмәтеме, озын гомерле алар: хатын-кызның уртача гомер озынлыгы – 78, ә ирләрнеке 76 яшь, диләр. Бездәге кебек, хатыннар – 55, ирләр 60 яшьтән пенсиягә чыга. Пенсия аз, хәер, хезмәт хакы да зур түгел. Әйтик, югары уку йортында укытучы исем-дәрәҗәле педагог 200 доллар хезмәт хакы ала. Дөрес, азык-төлек, кием-салым да күпкә арзан. Пенсия яшенә җиткәч, кеше эштән китә, аңа бушлай җир бирәләр. Җир бик кыйбат йөри, чөнки ул аз, вулкан атылудан калган таш-кыялар күп. Ир бала өлешенә дә җир тия, таштан арындырып, чәчүлекне табигатьтән яулап ала алсаң, дөге үстерергә, яшәргә була. Елына өчәр тапкыр уңыш җыю мөмкинлеген истә тотсаң, туфрак кадере дигән сүзнең кыйммәте аңлашыла.
Күңелгә ятышлы, гыйбрәт алырлык гореф-гадәтләрне, кем әйтмешли, «мыекка чорнасаң» да ярыйдыр: әйтик, белемгә омтылыш көчле. Укытучы-педагог шәхесенә хөрмәт, аны остаз итеп зурлау, олылау югары дәрәҗәдә. Укытучыдан гафу сорау шуны сөйли. Шуклыклары, дәрестәге илтифатсызлыклары өчен балалар, тезләнеп, остаздан гафу сорый. «День прощения» христиан диненә дә хас күренеш. Әмма монысы башкача. Белем алу җиңел түгел, сыйныфта алтмышар бала, һәр ата-ана баласының гыйлемле булуын тели. Беренче партада утырган өчен түләргә дә туры килә, ахры.
– Баланы кечкенәдән үк: «Син – Буд!», ягъни нәни Будда, «Алла синең үзеңдә. Син дә Будда (Будда – Алла) була аласың!» дип үсендереп тәрбия кылалар. Будда булу өчен рухи тынычлыкка ирешү мөһим дип исәпли алар. Кемгәдер гаҗәп тоелырга мөмкин, буддистлар күңел тынычлыгына ирешүне бәхет итеп күрә. Гыйбадәтханәләр – храмнар күп, һәр ишегалдында үз чиркәүләре дисәң дә ярый. Конфуций храмы күңелдә гаҗәеп тәэсир калдыра, аны сәнгать сарае, фән, белем йорты дип атарга да була. Халык динле. Ә буддистлар бар булганына шөкер итеп яшәүне мәгъкуль күрә, матди байлык туплаудан бигрәк, кеше җанының гармониягә ирешүен, рухи халәтне, табигать белән ярашып, тәңгәллектә яшәүне хәерлегә саный.
Саф алтыннан коелган утыз алтышар тонналы Будда сыннары – алар өчәү – безне дә гаҗәпкә калдырды. Шаккаттык. Башта сынны балчыктан койганнар. Көн саен гыйбадәт кылырга бирегә меңләгән халык агыла. Теләк телиләр, гөнаһларын кичерү-ярлыкау сорыйлар. Пешкән үрдәк, җиләк-җимеш, акча куеп калдыралар. Сынның эче куыш. Акчаны алтынга әйләндереп, куышка тутыра баралар, ә ризыкны ярлыларга өләшәләр. Ананас, банан, кокос, бакча җиләге, экзотик яшелчә – мулдан.
Халык күп булса да, Кытайдагы кебек, ике генә бала тудырырга ярый, дигән чикләү куелмаган. Бер бала белән икенчесенең арасы биш елдан да ким булмаска тиеш. Ким икән, штраф түлисе! Ир бала өчен җир алу ихтималы кызыктырса да, олысының кыз булуын ошатарак төшәләр: бәбиләрне үстерешердәй ярдәмче бит ул!
Мондагы гадәтләрнең күңелгә хуш килә торганы – гаиләләрнең ныклыгы, ата-анага кадер-хөрмәт зур булу. Патриархаль гореф-гадәтләр әле дә өстенлек итә. Кануннарның язылганы-язылмаганы олыгайган әти-әнисен балалары кайгыртырга тиеш дип исәпли. Яшьләр тәртипле, эчкечелек, алкоголизм юк. Никахсыз яшәү гарьлек, гаеп эш, гөнаһлы гамәл санала. Бу – хатын-кызны бушлай файдалану дип атала. Дөрес, иң мөһиме паспортка мөһер сугу түгел, ләкин кияү ата-ананың хәер-фатихасы белән мәҗлес җыеп, кәләшен туган-тумачага күрсәтергә тиеш.
– Вьетнам озак еллар Франция колониясе булып исәпләнгән. Аннары утыз елга сузылган гражданнар сугышы. Әлбәттә, сугыш илне бөлдерә, хәлсезләндерә. Аның кайтавазы бүген дә җаннарны тетрәтә. Күп михнәт-газап күргән халык яшәвенә ышанмый мөмкин түгел. Безне ефәк фабрикасына алып барганнар иде. Сугыш чоры балалары яши торган бистәне күрдек. Резервация дияргә дә була аны. Ашханәләре бик зур, тораклары тар-кечкенә бүлмәләрдән гыйбарәт. Сере гади – үрчемәсеннәр!
Сугыш вакытында партизаннар куе тропик урманнарга кереп кача торган булган. Урманнан куып чыгару өчен американнар өсләренә самолетлардан агулы газ сиптерә. Агач яфраклары коелып төшә, качкыннар күренә башлагач, пулеметлардан ут яудыру җиңелрәк бит. Кырып бетерә алмаганнарын агу мәңгелек авыруга дучар итә: күп дигәндә 37 яшькә кадәр яши алар. Иң гаҗәбе, аларның балалары да авыру булып туа. Тышкы кыяфәтләрендә авыру билгеләре күзгә бәрелеп үк тормаса да, бу чир нәселдән-нәселгә күчә. Дәвасы табылмаган авыру бала да озак яши алмый. Америка, гаебен танымаса да, аларга ярдәм итеп тора. Монда да халык тик ятмый: сәнгать, кул эшләре, чигү, тегү белән шөгыльләнә, картиналар иҗат итә.
Вьетлар мәетне ике тапкыр җирли. Үз кишәрлекләрендә кабер казып, мәрхүмне шунда күмәләр дә өч ел узганнан соң, ите-сеңерләре таркалгач, сөякләрен казып алалар. Аны щетка белән бик яхшылап юалар. Моны бер дә җирәнгеч эш дип исәпләмиләр. «Карале, кайнатамның сөякләре ап-ак, чиста иде, кайнананыкы никтер саргылт», дип дөнья хәлләрен сөйләшкәндәй гәп куертып алу да гаепкә саналмый. Рус халкында кемнедер яманлап – гайбәтен сатуны аңлата торган «перемывать кости» дигән гыйбарә бар. Безнең тел белгечләре: «Утсыз төтен булмый, диләр, менә каян килеп чыккан сүз икән бу», – дип, үзләренә ачыш та ясады әле. Әйбәтләп юып киптергәч, кемдер сөякне мәрхүм туганнары янына – төрбәгә, ярлырагы – төрбәсе булмаганы үз йортында, әйтик, дүртенче катта гыйбадәт кыла торган почмакка урнаштыра, чүлмәгенә гөл утыртып куя да... Ә яндыру тыелган – гөнаһ.
Ә йортны осталар яллап тормыйча, туган-тумача бергә җыелып – күмәкләп, өмә ясап күтәрәләр. Йортлары нәзек (җир исәпле), өскә – биеклеккә таба күтәрелә. Әмма дүрт каттан арттыру мәслихәт түгел, җир тетрәү куркынычы зур. Япониядәге җир тетрәү кайтавазы аларга да ишетелеп торган. Йортның беренче катында – кибет, кибеткә ихтыяҗы булмаган баераклар кунакханә итеп тота. Икенче кат – әти белән әнигә, пенсиягә чыккач та бер гомер, егерме-егерме биш ел яшиселәре бар; өченче кат – улларына, аның гаиләсенә атап салына, ә дүртенче кат – оныкларга.
– Ханой – көннәр буе урамда ашап-күшәп утыручы халыктан гыйбарәт дигән тәэсир кала. Күз алдына китерегез, башкала урамында – асфальтта газ баллоны белән икешәр плитә тора, кәстрүлнең зуррагында сөяк-санак кайный – шулпа пешә, икенчесендә токмач куера яки диңгез ризыклары – әкәм-төкәмнәр әзерләнә. Дөресен әйтергә кирәк, мондый хәлне Мисырда да, Төркия яки Кытайда да күргәнем юк иде. Вьетлар да безнең кебек токмачлы аш ярата. Тик токмачлары бодай оныннан түгел, дөгенеке. Анда бодай үсми, алар ипи ашамый. Шулпага диңгез хәзинәләрен, үлән-тәмләткечен, яшелчәсен мул гына итеп өстиләр дә токмач салып җибәрәләр – рәхим ит, урам ашханәсе узып баручы һәркемнең тамагын туйдырырга әзер! Кәстрүлдә пешкән аштан кырык-илле кеше ризык җыя ала. Асфальтка утырып ашыйлар да. Тулай торакларда студентларга ризык пешерергә рөхсәт итмиләр, һәркем үзенә аерым пешерә башласа, электр энергиясен ничек җиткерәсең, ә болай, кешедә ашау арзангарак та төшә, тизрәк тә! Кул юу да юк, баласы-чагасы, олысы-кечесе шунда – урамда сыйлана, арзан хакка тамак туйдыра. Мондый шәхси «ашханә»ләр адым саен ук булмаса да, чат саен, шикләнмәсәң, тамак туйдыру проблема түгел. Шуыша, йөзә, хәрәкәтләнә торган һәр нәрсә ашарга яраклы булып санала. Шулкадәр тәмле ананаслар сатып йөриләр, алар кечкенә генә, дүртесе-бишесе бер доллар тора, кыя ташлар арасында үсә икән, әмма анда еланнар мыжлап тора. Еланнарның күплегенә ияләшкән халык. Кыз балалар да янында пычак, капчык йөртә, елан чакса, шул урынны кисеп канын агыза да гауава яфрагын чәйнәп, ярага ябыштырып куя.
Иң мөһиме – еланга качып китәргә ирек бирмәскә, кысып-эләктереп, капчыкка салып өлгерергә! Әниләр эштән кайтуга ит бу, еланны турак-лап, аш пешереп куярга була. Әмма икенче тапкыр елан чагуын организм күтәрә алмый, анысы – соңгысы...
Ресторанда туклану кыйбатрак булса да, без урамда ашарга гадәтләнмәгәнгә, килгәч-килгәч, авыз итик дип, ресторанда хәтта... елан итен дә тәмләп карадык. Ошадымы елан ите дисәгез, аны авызны яндыра, күздән яшь чыгарта торган борычлы тәмләткечләр белән бирәләр, тәмен аерырлык та түгел. Ризыклары бик борычлы, зәһәр-ачы, ни хикмәт, хәтта бала-чагасы да чыраен да сытмый шул ризыкны ашый, безнекеләр бер-ике тапкыр ашагач ук ашказаны җәрәхәте белән урынга егылыр иде, ә алар ияләнгән. Бактерия-мазар үрчемидер, кул юмасаң да ярый дип көлештек. Тут агачындагы ефәк кортларын да куыралар, теш арасында шытыр-шытыр килеп тора, тәмле! Ит өчен сыер асрыйлар, әмма дым күп булганга сыер сөт бирми, сөт ризыклары, эремчек юк. Дөрес, йогурт биргәннәр иде, аны киптерелгән коры сөттән ясыйлар икән. Баба ите – ташбака яраталар. Сайлагыз дип, башта биш-алты ташбаканы китереп күрсәтәләр, алар муеннарын бора-бора күзгә карап тора, жәл хәтта ки.
Ә ите яшь тавык, чеби ите кебек. Бик тәмле, йомшак.
Байлар машинада җилдерә, халык велосипедта йөри, чөнки бензин кыйммәт.
Илләр, җирләр, җирдә яшәүче кешеләр бер-берсенә охшаган да, охшамаган да. Мәдәният, диннәр, рухи кыйблалар төрле... Дус булып, фикерләшеп яшәүгә ни җитә!
Дөнья безгә дәшә
– Бәхеткә дисәк тә ярыйдыр, Ханойдагы Россия илчелегендә эшләүче бер егет белән бер кыз – Хуа һәм Ань безнең студентлар – татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлаган белгечләр булып чыкты. Килүгә үк мине танып, янымнан да китмәделәр дисәм дә арттыру булмас. Казан – һәм Европа, һәм Азия йогынтысын сеңдергән борынгы кала, төрле милләт вәкилләре тыныч-тату яши торган төбәк. Моннан соң да шулай була күрсен иде! Бездәге тормыш шартлары да аларныкына якынрак. Сер түгел, Мәскәү – күз яшенә ышанмый торган кыйбатлы кала. Ә безнең уку йортлары исә белем бирү ягыннан башкала вузларыннан бер дә калышмый.Фәнни конференция барышында ясаган докладымны да, «түгәрәк өстәл» утырышындагы чыгышларны да яратып кабул иттеләр. Хуа белән Ань да, сүзләремне җөпләп, безнең уку йортына, Казанга сәхнәдән дә мәдхия яудырды. Уку йортыбызның абруйлы, дәрәҗәле булуы да, аларның ихлас чыгышы да роль уйнагандыр, әлбәттә: Казан (Идел буе) Федераль университеты белән кызыксыну югары кимәлдә иде. Гомумән, Ханойда рус теле белән кызыксыну көчле. Россиядән икәнебезне белүгә, гади халык та «Москоу, Путин», дип елмая, «Подмосковные вечера»ны җырлап күрсәтүчесе дә очрый. Дөрес, югары уку йортларында чит тел буларак инглиз, француз, кытай телләрен укыталар. Әмма Ханойда Россия ярдәме белән атом электростанциясе төзелү рус телендә аралашучы, гореф-гадәтләрне яхшы белүче белгечләргә, хезмәткәрләргә ихтыяҗ артачагын гоманлый.
Әкиятләрдә – халык язмышы
– «Мәктәпләрдә әдәбият белеме фәнен укытканда, рус һәм татар мәдәниятләре диалогы аша яшь буында толерантлык тәрбияләү мәсьәләсе» – минем фәнни темам иде. Ул бүген дә актуальлеген җуймаган. Диалог – кара-каршы торып бер-берең белән сөйләшү, аңлашырга теләү ул. Бу коры сүз генә түгел. Үгет-нәсыйхәт биреп, сүз сөйләп кенә кешене хаклыгыңа ышандыру кыен. Әмма кеше кайда да кеше булып кала: нинди телдә генә сөйләшмәсен, кайда гына яшәмәсен, тормыш-көнкүреше ничек кенә үзгә булмасын, җанга үтеп керерлек җыр-моңнар, әкият-сөйләкләргә колак салучан. Тән төсе, яшәешләребез төрле булса да, халык авыз иҗатында охшашлыклар байтак. Аерымлыклар да юк түгел. Беләсезме, нинди ачыш ясадым: теләсәк-теләмәсәк тә без бабаларыбыз канына салынган кодка буйсынабыз икән бит! Мисал өчен, мин рус, татар һәм вьетнам халык әкиятләрен чагыштырып карыйм. Татар халык әкиятендә әтисез-әнисез ятим Гөлчәчәкне абыйсы карурманга илтеп адаштыра. Тук-тук итеп утын кискән тавышка алданып, йөгерә-йөгерә җиләк җыеп йөргән җитез кыз чиләген тутырып аланга чыкса, ни күрсен, агачка эленгән тукмак кына җилдә тукылдап утыра. Әкияти явыз көч – убырлы өенә юлыккан кызны исә карчык төрлечә сыный: мунча да яктыра, чәчен тарарга, ашарга пешерергә дә куша. «Чормага ясмык тараттым, кипкәнме, болгатып төш әле», – дигән булып, энҗе-мәрҗәннәренең кайдалыгын да күрсәтә. Намуслымы, карак түгелме, шуны тикшерә. Биетеп тә карый. Тырыш, чиста куллы икәненә тәмам инангач, уңганлыгын эш белән раслаганына ышангач кына, сандык тоттырып, кызны өенә кайтарып җибәрә.«Морозко» әкиятендә дә «Үги кыз»га охшаш мотивлар күп, кызның әтисе явыз үги анага каршы торалмый. Рус әкиятендә хәвефле, куркыныч җир урман түгел, ә дала. Ачык кыр ягъни. Кар өстендә тәхет, үги кыз – тәхеттә. Суык сугарга тиеш аны. Әмма Морозко кызга тими, чөнки озын толым Варвараның гүзәллегенә мөкиббән ул. Эшләтми дә, аш та пешертми, фәкать чибәрлегенә соклана һәм аны гүзәллеге өчен бүләкли. Рус кызына – үз кадерен белеп, чибәрлегенә сөенә, горурлана белү, ә татар гүзәленә эшләп кенә ярау бәхете, бәлки, язмыш бүләгедер?
Вьетнам халык әкиятендә дә үги кыз образы бар. Майяның да әтисе-әнисе юк. Төрки халык әкиятләрендәге кебек, аңа да Аждаһа көч җитмәслек эшләр куша. Һәр өч әкияттә дә төп мотив – үгине чит итү, туган җиреннән аеру-куу. Ни өчен рус – даланы, татар – урманны, вьет суны чит пространство итеп тоя соң?
Үги кыз турында әкият һәр халыкта очрый.
Ул ерак тамырларга барып тоташкан ышануларга бәйле. Төркиләрдә дала буйлап җилдергән Чыңгыз хан каны ага, ә урман күңелләренә шом сала, хәвефләндерә; урманлы җирләрдә качыбрак яшәгән руслар өчен монгол яулары һөҗүм итү ихтималы булган дала, кыр куркыныч; ә Вьетнамда су әз, суда яшәүче илаһи көч – Аждаһа ут-хәвеф чәчеп тора. Ә бүләкләүгә килсәк...
Төптәнрәк уйлап карасаң, әкиятләрдә — халык язмышы, аның яшәү рәвеше, тарихы, хыялы-идеалы.
Өч әкияттә дә кызлар өлешенә сандык тия. Гүзәл Варвара җаны теләгән кием-салым – искиткеч матур камзул-күлмәкләргә ия була, татар үгиенә дә убырлы мал бирә, ә мал халык өчен барысы да – сыер, сарык, кәҗә көтүе, кыскасы, байлык, муллыкка ирешүгә ишарә. Әкияттә һәр милләтнең яшәү үзенчәлеге чагыла. Кыз балага ни мөһим – бирнә. Сандык – бирнә ул. Вьетнам әкиятләрендә бирнә төшенчәсе юк. Тигр аулаучы батыр егет ятим Майяны тырыш булганы өчен кәләше итеп сайлый. Будданы изге саный торган халык матди байлыкка табынмый, гармониягә ирешүне бәхет саный. Үги ананың иркәсе – ялкау, кәкре куллы кызлар өлешенә кара сандык тия. Ә сандыкта – елан. Өлешеңә тигән көмешең, ди бит халык та. Рус әкиятләренең төп герое Иванушка-дурачок – крестьян егете. Иван Царевич та кызыклы образ.
Ә безнең әкиятләрдә – Саламторхан; патша образы юк диярлек. Дәүләтчелеген югалткан халык фаҗигасе бу. Аның каруы, Таңбатыр дию пәриенең башларын чабып, тураклап, утын әрдәнәсе итеп өя. Ни аңлатуы сер. Әкият – серләр дөньясы ул. Гаделлек тантана итү табигый.
«Кичер мине, укытучым!»
– Ханойга без барып төшкәндә – март башында җылылык 25 градус иде. «Бәхетегез бар икән, яз быел соңлап килде, бу вакытта бездә эсселек илле градустан да артып китә гадәттә», – дип сөендерделәр. Ә без кайтканда – мартның уникесендә төнлә Казан аэропортында 20 градус салкын һава тора иде әле.Вьетнам халкын вьетлар дип йөртәләр. Утыз диалектта сөйләшүче бер үк халык бер-берсенең телен аңламаска да мөмкин икән. Аерымлыклар телләрендә генә түгел, төс-кыяфәтләрендә дә сизелерлек, диләр. Галимнәр безнең халыкны да мишәр, типтәр, себер, әстерхан татарлары дип, диалектларга бүлеп караса да, үзебез әллә ни аерымлык күрмибез, җиңел аңлаша алабыз бит.
Илнең без барып күргән төньягы Вьетнам Социалистик Республикасы дип атала, хөрмәтле юлбашчылары Хо Ши Минны хәзер дә изге кеше итеп хәтердә саклыйлар. Үз гаиләсе – балалары булмаган, өйләнмәгән, бары тик илен, халкын ирекле, бәхетле итү хыялы белән янып яшәгән кешене шулай олылаулары гаҗәп тә түгел. Аның мавзолее да – Мәскәүдәге Ленин мавзолееның күчермәсе. Ә илнең көньягында капитализм кануннары белән американнар үрнәгендә яшәп яталар.
Ханой – матур шәһәр. Вулкан атылудан калкып калып су эчендә утырган кыя-ташлар, таулар гаҗәеп манзара хасил итә. Табигате яшәү өчен бик тә уңайлы димәс идем. Дөрес, кышкы кием кирәкми, йортларны ягып җылытасы юк. Һава бик нык дымлы. Әйтерсең, әле яңа гына яңгыр явып үткән яки яварга әзерләнә: болытлы, томанлы. Моның уңай ягы да бар икән – парлы һава булганга, биткә дымландыргыч крем сөртәсе юк. Әллә шуңа, вьетның картмы-яшьме, ничә яшьтә икәнен аеру шактый кыен, битләре җыерчыкланмагач, хатын-кызлар төскә яшь күренә, буйга кыска, гәүдәгә какча-җыйнак алар. (Кибетләрендә беребез дә үзенә яраклы кием-салым тапмады, иң зур дигәне дә 44 нче үлчәм икәнен генә белдек.) Һәрчак хәрәкәттә булу хикмәтеме, озын гомерле алар: хатын-кызның уртача гомер озынлыгы – 78, ә ирләрнеке 76 яшь, диләр. Бездәге кебек, хатыннар – 55, ирләр 60 яшьтән пенсиягә чыга. Пенсия аз, хәер, хезмәт хакы да зур түгел. Әйтик, югары уку йортында укытучы исем-дәрәҗәле педагог 200 доллар хезмәт хакы ала. Дөрес, азык-төлек, кием-салым да күпкә арзан. Пенсия яшенә җиткәч, кеше эштән китә, аңа бушлай җир бирәләр. Җир бик кыйбат йөри, чөнки ул аз, вулкан атылудан калган таш-кыялар күп. Ир бала өлешенә дә җир тия, таштан арындырып, чәчүлекне табигатьтән яулап ала алсаң, дөге үстерергә, яшәргә була. Елына өчәр тапкыр уңыш җыю мөмкинлеген истә тотсаң, туфрак кадере дигән сүзнең кыйммәте аңлашыла.
Күңелгә ятышлы, гыйбрәт алырлык гореф-гадәтләрне, кем әйтмешли, «мыекка чорнасаң» да ярыйдыр: әйтик, белемгә омтылыш көчле. Укытучы-педагог шәхесенә хөрмәт, аны остаз итеп зурлау, олылау югары дәрәҗәдә. Укытучыдан гафу сорау шуны сөйли. Шуклыклары, дәрестәге илтифатсызлыклары өчен балалар, тезләнеп, остаздан гафу сорый. «День прощения» христиан диненә дә хас күренеш. Әмма монысы башкача. Белем алу җиңел түгел, сыйныфта алтмышар бала, һәр ата-ана баласының гыйлемле булуын тели. Беренче партада утырган өчен түләргә дә туры килә, ахры.
Укытучының абруен, дәрәҗәсен күтәрердәй чараларның булуы хәерле.
«Син дә Будда була аласың!»
– Баланы кечкенәдән үк: «Син – Буд!», ягъни нәни Будда, «Алла синең үзеңдә. Син дә Будда (Будда – Алла) була аласың!» дип үсендереп тәрбия кылалар. Будда булу өчен рухи тынычлыкка ирешү мөһим дип исәпли алар. Кемгәдер гаҗәп тоелырга мөмкин, буддистлар күңел тынычлыгына ирешүне бәхет итеп күрә. Гыйбадәтханәләр – храмнар күп, һәр ишегалдында үз чиркәүләре дисәң дә ярый. Конфуций храмы күңелдә гаҗәеп тәэсир калдыра, аны сәнгать сарае, фән, белем йорты дип атарга да була. Халык динле. Ә буддистлар бар булганына шөкер итеп яшәүне мәгъкуль күрә, матди байлык туплаудан бигрәк, кеше җанының гармониягә ирешүен, рухи халәтне, табигать белән ярашып, тәңгәллектә яшәүне хәерлегә саный.Сәяхәт рухи кыйммәтләрне чагыштырып карау мөмкинлеге бирә, күңел офыкларын киңәйтә.
Саф алтыннан коелган утыз алтышар тонналы Будда сыннары – алар өчәү – безне дә гаҗәпкә калдырды. Шаккаттык. Башта сынны балчыктан койганнар. Көн саен гыйбадәт кылырга бирегә меңләгән халык агыла. Теләк телиләр, гөнаһларын кичерү-ярлыкау сорыйлар. Пешкән үрдәк, җиләк-җимеш, акча куеп калдыралар. Сынның эче куыш. Акчаны алтынга әйләндереп, куышка тутыра баралар, ә ризыкны ярлыларга өләшәләр. Ананас, банан, кокос, бакча җиләге, экзотик яшелчә – мулдан.
Халык күп булса да, Кытайдагы кебек, ике генә бала тудырырга ярый, дигән чикләү куелмаган. Бер бала белән икенчесенең арасы биш елдан да ким булмаска тиеш. Ким икән, штраф түлисе! Ир бала өчен җир алу ихтималы кызыктырса да, олысының кыз булуын ошатарак төшәләр: бәбиләрне үстерешердәй ярдәмче бит ул!
Мондагы гадәтләрнең күңелгә хуш килә торганы – гаиләләрнең ныклыгы, ата-анага кадер-хөрмәт зур булу. Патриархаль гореф-гадәтләр әле дә өстенлек итә. Кануннарның язылганы-язылмаганы олыгайган әти-әнисен балалары кайгыртырга тиеш дип исәпли. Яшьләр тәртипле, эчкечелек, алкоголизм юк. Никахсыз яшәү гарьлек, гаеп эш, гөнаһлы гамәл санала. Бу – хатын-кызны бушлай файдалану дип атала. Дөрес, иң мөһиме паспортка мөһер сугу түгел, ләкин кияү ата-ананың хәер-фатихасы белән мәҗлес җыеп, кәләшен туган-тумачага күрсәтергә тиеш.
Сугыш балалары
– Вьетнам озак еллар Франция колониясе булып исәпләнгән. Аннары утыз елга сузылган гражданнар сугышы. Әлбәттә, сугыш илне бөлдерә, хәлсезләндерә. Аның кайтавазы бүген дә җаннарны тетрәтә. Күп михнәт-газап күргән халык яшәвенә ышанмый мөмкин түгел. Безне ефәк фабрикасына алып барганнар иде. Сугыш чоры балалары яши торган бистәне күрдек. Резервация дияргә дә була аны. Ашханәләре бик зур, тораклары тар-кечкенә бүлмәләрдән гыйбарәт. Сере гади – үрчемәсеннәр!Сугыш вакытында партизаннар куе тропик урманнарга кереп кача торган булган. Урманнан куып чыгару өчен американнар өсләренә самолетлардан агулы газ сиптерә. Агач яфраклары коелып төшә, качкыннар күренә башлагач, пулеметлардан ут яудыру җиңелрәк бит. Кырып бетерә алмаганнарын агу мәңгелек авыруга дучар итә: күп дигәндә 37 яшькә кадәр яши алар. Иң гаҗәбе, аларның балалары да авыру булып туа. Тышкы кыяфәтләрендә авыру билгеләре күзгә бәрелеп үк тормаса да, бу чир нәселдән-нәселгә күчә. Дәвасы табылмаган авыру бала да озак яши алмый. Америка, гаебен танымаса да, аларга ярдәм итеп тора. Монда да халык тик ятмый: сәнгать, кул эшләре, чигү, тегү белән шөгыльләнә, картиналар иҗат итә.
Өйдә – төрбә
– Алар бик тәмле кофе һәм халыкның төп ризыгы – дөге игәләр, елгаларда моллюск – кабырчыкларга куеп энҗе дә үстерәләр. Дөге басуларын күрдек, зөбәрҗәт яшел үсентеләр шулкадәр матур булып, суда дулкынланып утыра. Кыр уртасында зур гына таш күреп гаҗәпкә калган идек – болары кабер булып чыкты.Вьетлар мәетне ике тапкыр җирли. Үз кишәрлекләрендә кабер казып, мәрхүмне шунда күмәләр дә өч ел узганнан соң, ите-сеңерләре таркалгач, сөякләрен казып алалар. Аны щетка белән бик яхшылап юалар. Моны бер дә җирәнгеч эш дип исәпләмиләр. «Карале, кайнатамның сөякләре ап-ак, чиста иде, кайнананыкы никтер саргылт», дип дөнья хәлләрен сөйләшкәндәй гәп куертып алу да гаепкә саналмый. Рус халкында кемнедер яманлап – гайбәтен сатуны аңлата торган «перемывать кости» дигән гыйбарә бар. Безнең тел белгечләре: «Утсыз төтен булмый, диләр, менә каян килеп чыккан сүз икән бу», – дип, үзләренә ачыш та ясады әле. Әйбәтләп юып киптергәч, кемдер сөякне мәрхүм туганнары янына – төрбәгә, ярлырагы – төрбәсе булмаганы үз йортында, әйтик, дүртенче катта гыйбадәт кыла торган почмакка урнаштыра, чүлмәгенә гөл утыртып куя да... Ә яндыру тыелган – гөнаһ.
Ә йортны осталар яллап тормыйча, туган-тумача бергә җыелып – күмәкләп, өмә ясап күтәрәләр. Йортлары нәзек (җир исәпле), өскә – биеклеккә таба күтәрелә. Әмма дүрт каттан арттыру мәслихәт түгел, җир тетрәү куркынычы зур. Япониядәге җир тетрәү кайтавазы аларга да ишетелеп торган. Йортның беренче катында – кибет, кибеткә ихтыяҗы булмаган баераклар кунакханә итеп тота. Икенче кат – әти белән әнигә, пенсиягә чыккач та бер гомер, егерме-егерме биш ел яшиселәре бар; өченче кат – улларына, аның гаиләсенә атап салына, ә дүртенче кат – оныкларга.
Җаны теләгән – җылан ите ашаган
– Ханой – көннәр буе урамда ашап-күшәп утыручы халыктан гыйбарәт дигән тәэсир кала. Күз алдына китерегез, башкала урамында – асфальтта газ баллоны белән икешәр плитә тора, кәстрүлнең зуррагында сөяк-санак кайный – шулпа пешә, икенчесендә токмач куера яки диңгез ризыклары – әкәм-төкәмнәр әзерләнә. Дөресен әйтергә кирәк, мондый хәлне Мисырда да, Төркия яки Кытайда да күргәнем юк иде. Вьетлар да безнең кебек токмачлы аш ярата. Тик токмачлары бодай оныннан түгел, дөгенеке. Анда бодай үсми, алар ипи ашамый. Шулпага диңгез хәзинәләрен, үлән-тәмләткечен, яшелчәсен мул гына итеп өстиләр дә токмач салып җибәрәләр – рәхим ит, урам ашханәсе узып баручы һәркемнең тамагын туйдырырга әзер! Кәстрүлдә пешкән аштан кырык-илле кеше ризык җыя ала. Асфальтка утырып ашыйлар да. Тулай торакларда студентларга ризык пешерергә рөхсәт итмиләр, һәркем үзенә аерым пешерә башласа, электр энергиясен ничек җиткерәсең, ә болай, кешедә ашау арзангарак та төшә, тизрәк тә! Кул юу да юк, баласы-чагасы, олысы-кечесе шунда – урамда сыйлана, арзан хакка тамак туйдыра. Мондый шәхси «ашханә»ләр адым саен ук булмаса да, чат саен, шикләнмәсәң, тамак туйдыру проблема түгел. Шуыша, йөзә, хәрәкәтләнә торган һәр нәрсә ашарга яраклы булып санала. Шулкадәр тәмле ананаслар сатып йөриләр, алар кечкенә генә, дүртесе-бишесе бер доллар тора, кыя ташлар арасында үсә икән, әмма анда еланнар мыжлап тора. Еланнарның күплегенә ияләшкән халык. Кыз балалар да янында пычак, капчык йөртә, елан чакса, шул урынны кисеп канын агыза да гауава яфрагын чәйнәп, ярага ябыштырып куя. Иң мөһиме – еланга качып китәргә ирек бирмәскә, кысып-эләктереп, капчыкка салып өлгерергә! Әниләр эштән кайтуга ит бу, еланны турак-лап, аш пешереп куярга була. Әмма икенче тапкыр елан чагуын организм күтәрә алмый, анысы – соңгысы...
Ресторанда туклану кыйбатрак булса да, без урамда ашарга гадәтләнмәгәнгә, килгәч-килгәч, авыз итик дип, ресторанда хәтта... елан итен дә тәмләп карадык. Ошадымы елан ите дисәгез, аны авызны яндыра, күздән яшь чыгарта торган борычлы тәмләткечләр белән бирәләр, тәмен аерырлык та түгел. Ризыклары бик борычлы, зәһәр-ачы, ни хикмәт, хәтта бала-чагасы да чыраен да сытмый шул ризыкны ашый, безнекеләр бер-ике тапкыр ашагач ук ашказаны җәрәхәте белән урынга егылыр иде, ә алар ияләнгән. Бактерия-мазар үрчемидер, кул юмасаң да ярый дип көлештек. Тут агачындагы ефәк кортларын да куыралар, теш арасында шытыр-шытыр килеп тора, тәмле! Ит өчен сыер асрыйлар, әмма дым күп булганга сыер сөт бирми, сөт ризыклары, эремчек юк. Дөрес, йогурт биргәннәр иде, аны киптерелгән коры сөттән ясыйлар икән. Баба ите – ташбака яраталар. Сайлагыз дип, башта биш-алты ташбаканы китереп күрсәтәләр, алар муеннарын бора-бора күзгә карап тора, жәл хәтта ки.
Төркиләр белән буддизм тарафдарлары арасында охшашлыклар да тоемлана, күрәсең, борын заманнарда ук үзара бәйләнешләр булган.
Ә ите яшь тавык, чеби ите кебек. Бик тәмле, йомшак.
Байлар машинада җилдерә, халык велосипедта йөри, чөнки бензин кыйммәт.
Илләр, җирләр, җирдә яшәүче кешеләр бер-берсенә охшаган да, охшамаган да. Мәдәният, диннәр, рухи кыйблалар төрле... Дус булып, фикерләшеп яшәүгә ни җитә!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.