Логотип
Мин ачкан дөнья

Дөнья матур, дөнья киң!

Паровоз соңгы тапкыр сузып-сузып кычкыртты да, ниһаять, кузгалып китте. Алда ике тәүлеклек юл. Ике көннән без Абхазиядә булачакбыз. 

Минем диңгезгә беренче тапкыр баруым иде бу. Шуңа да хатирәләрем бер дә искерми.

«Юл газабы – гүр газабы», диләр. Ул көннәрнең эсселеге! Поездда баручыларга гына түгел, һәркемгә бер йотым су кадере белән истә калыр инде былтыргы җәй. Тик безне бернәрсә куркытмый, барасы килү шулкадәр көчле, күңел белән күптән диңгез ярында ятабыз бугай...

Тимер юл кырыеның ике ягында да саргаеп көйгән үләннәр кала. җәй уртасы гына булса да, агачларда да инде ниндидер бер көз төсе бар. Их, сәгатьләр буе коеп-коеп яңгыр яуса икән хәзер!

Сочига җитәрәк кенә тирә-юнь-дәге табигать яшелләнде. Гаҗәеп матур булып үсеп утыручы пальмалар күренә башлады, үз кадерен белә торган ханымнар шикелле нәзакәтле кипарислар басып калды. 

Гагра шәһәреннән берничә генә чакрымда, чик буена терәлеп үк торган бер бистәгә килеп урнаштык. Юлга чыкканчы Интернет аша бу җирләр, анда яшәүче халыклар турында күпмедер мәгълүмат алырга өлгергән идем өлгерүен. Тик тормыш язганнардан кайда да берникадәр аерыла инде ул. 

Фатир хуҗаларыбыз әрмәннәр булып чыкты. Хатын-кыз күбрәк үз ише белән аралаша: хуҗабикә белән уртак телне тиз таптык. Дус кызым белән сөйләшүебезгә игътибар иткән әнә: «Сез соң нинди телдә аралашасыз? Колакка бигрәк йомшак, бигрәк матур булып ишетелә», – ди. Туган телебез өчен күңелдә горурлык хисе уянды!

Безне исә әрмәннәрнең тырышлыгы, үҗәтлеге таң калдырды. Тормышка карашларын, көн күрүләрен үзебезгә үрнәк итеп алырлык. Чисталык, тәртип яраталар. Без дә үзебезне чиста-пөхтә халыкка саныйбыз, тик боларга җитәргә әле?! Иртән торгач, ишегалдын җыештыруга, урамга чыгып китәләр: ял итүчеләр торганчы капка төпләрендә сыңар чүп тә калмый. 
Кая гына барсак та, нинди генә тауга менсәк тә, минем күзем моңарчы күргәнем булмаган яңа, ят үсемлекләргә төште. Кайтыр юлга чыкканда, һәрвакыт төпләп берничәсен үзем белән алдым. «Маташма, барыбер үлеп кенә бетәчәкләр», — дигәннәр иде, поездда да саклап кайтып җитә алдым бит! Шулкадәр авыр, озын юл узганнан соң да терелделәр, үсеп киттеләр. Тәрәз төбенә караган саен сәяхәтебезне искә төшерәләр әнә.

Коръәннең «Бал кортлары» дигән сүрәсендә Аллаһы Тәгалә бал кортларын тау куышларында, агач башларында, тигез җирләрдә бал җыяр өчен яралткан, дип язылган. Юкә, карабодай чәчәкләреннән җыйган балны ашаганым бар, әлбәттә. Таудан, тау куышыннан җыйган бал нинди була икән ул, дип гел уйлый идем. Тау битләренә урнаштырылган умарта ояларын күргәч, шул искә төште. Нинди бал сатсалар, һәрберсеннән авыз иттем! Тәмнәре әле дә авызда... Умарта корты чага язмаса, белмим, тагын күпме ашаган булыр идем. 

Иртән һәм кичен диңгезгә төшәбез. Торган җиребездән пляжга кадәр нибары биш минутлык юл. Дөньябызны онытып, яр буенда ятабыз. Дус кызым: «Карале, Алия, диңгез ничек назлый, иркәли!» — ди. Аның шундый матур сүзләр таба алуына сөенеп, икебез дә рәхәтләнеп көләбез. Дулкыннар, чайкала-чайкала, әкрен генә килә дә, ярга атыла, ә андагы ташлар, «безне монда гына калдырыгыз», дигән кебек, су белән таш очрашканда гына ишетелә торган ниндидер авазлар чыгарып ала. Ул ташларның ниндиләре генә юк тагын! Иң шаккатырганы – ул ташлар өстендә рәхәтләнеп үсеп утырган агачлар булды. Тамырларын кая җибәргән алар, анысын менә аңламадым. Тормыш авырлыкларын җиңеп чыккан кешеләр безне сокландыра бит, бу агачларга карагач та күңелдә шундый хис туа. Аларның һәрберсенә кулың белән кагыласы, һәрберсен яратасы килә! 

Абхазиягә кадәр килеп, ничек инде Рица күлен күрми китәсең! 

...Яшәгән, ди, Рица исемле бик матур бер кыз. Аның өч абыйсы булган. Абыйлары ауга йөргән. Кичләрен Рица учакта ит кыздырган, ә туганнары җырлашып утырганнар. Беркөнне алар өйгә кайтмый калганнар. Һәм шул көнне Рицаның җырлавын ике юлбасар ишеткән. Аларның мондый чибәр кызны күргәне булмаган әле. Үзләренеке итү өчен икесе дә кызга ябырылган. Бу хурлыкка түзә алмыйча, Рица суга ташланган... Аны коткарырга өлгермәгән абыйлары, Рица күленең өч ягына өч тау булып баскан. Бу таулар агачлар белән капланган. Яшел төснең нинди генә төсмерләре юк! 

Экскурсия ахырында Гагра шәһәренең иң биек ноктасына менеп бастык. Ул хозурлык! Кечерәк тауларны биекләре алыштыра, аларны — кар түбәлеләре. Нинди генә оста рәссам да бу гүзәллекне тудыра алмас иде. Кар тауларыннан, тау чишмәләреннән агып төшкән чип-чиста суны да татып карарга насыйп булды. Ул аның тешләрне камаштырырлык салкынлыгы! 

Ял иткән арада Абхазиянең берничә шәһәрендә дә булырга өлгердек. Сүз дә юк, аларда да карар, күрер җирләр байтак. Тик калаларны кеше төзи. ә чишмәләрне, тауларны, елга һәм күлләрне табигать үзе бар иткән. Шуңа да алар миңа якынрак. Кеше кулы кагылмаган могҗизалар күбрәк гаҗәпләндерә, күбрәк сокландыра. 

Дөньяның мин күрмәгән почмаклары бихисап әле. Киләчәктә юллар мине кайларга алып барып җиткерер, әйтә алмыйм. Кая гына барсам да, рухи яктан баеп кайтасымны гына беләм. 

Аннан кыш буе дәресләрдә укучыларыма без яшәгән җирнең гаҗәеп матур булуы турында сөйләячәгемне...

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар