Логотип
Мин ачкан дөнья

​Бишенче кыйтгада

Каршымда аянычлы язмышлы, әби-бабалары тумышлары белән Татарстан, Башкортстан якларыннан булып, язмыш җилләре аларны Кытай, Харбин, Төркия якларына ташлаган милләттәшләрем... 
Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче татарлар – «Татар-Башкорт җәмгыяте» әгъзалары, бигрәк тә күптәнге дустым Сафия: «Чакыру җибәрәбез, әйдә, кил», – дигәч, уйга калдым. Чыннан да, моңарчы йә вакыты, йә акчасы юк иде, балалар кечкенә... мәшәкатьләр чыгып тора... Ә хәзер... хәзер нәрсә комачаулый соң миңа?! Күңелемне ымсындырып, иксез-чиксез зәңгәр дәрья – океан, гомеремдә күрмәгән көнгерәләр күз алдыма килә... «Барырга кирәк!» – дигән ныклы бер карарга килеп, юлга җыена башладым – виза ясату эшенә керештем, визам булмаган килеш билетлар сатып алдым... 

Ниһаять, Аллага тапшырып, юлга кузгалдым. Казаннан – Мәскәүгә, Мәскәүдән – Дубайга, Дубайдан Австралиянең Аделаида шәһәренә ике көн дигәндә очып килеп тә җиттем. Казанымның язгы иртәсендә чыгып киткән булсам, көзге Аделаида төне каршы алды. Сагынып көтеп торучылар булганда күзгә төн карасы күренәмени! Әнә алар, якын дусларым – биредә яшәүче милләттәшләр – Гайшә һәм Зыя Маскилар, Сафия Вәлиефф... 




...Колакка ят та, шул ук вакытта рәхәт тә итеп сайраучы кошлар тавышына уянып киттем. Аделаидадагы беренче иртәм. Тәрәзәдән күкне күзәтәм – аяз, кояшлы көн. Җылы булырга охшап тора... Ә өйдә салкынча. «Бераз суытты шул, 24 кә төште, киенеп йөр», – дип, Сафия миңа җылы кофта суза. Өй эчендә салкынча булса да, Австралия календаре көзгә кереп барса да, урамда әле җәй икән бит!.. Кояш кыздыра. Кошлар сайрый, клумбалар аллы-гөлле чәчәктә утыра, анар, инжир, зәйтүн, лимон, кактус агачлары җимешкә күмелгән. Күк ап-аяз... Ап-ак юл калдырып әле бер, әле икенче самолет очып үтә. «Әһә-һәәәй! Мин монда! Мин Казаннан килдем!» – дип кулларымны болгыйм. Күрә димени инде ул?.. Ишетми дә... Көзге кояш нурлары астында иркәләнеп, җылынып өйгә кердем. Салкынча... Ничек кышлый икән болар монда? 

– Кондиционер кабызабыз, бүлмәдән бүлмәгә электр белән җылытыла торган батареялар йөртәбез. Кышның иң салкынында да температура 14-15 градус җылы­лыктан төшми. Ел әйләнәсендә җәй бездә – үсемлекләр, агачлар чәчәк ата, җимеш бирә. Агачлар да яфракларын коймый, гел яшел тора, – ди Сафия. 

Уйгыр икмәге – нанга Аделаида каймагы ягып, сыр белән тәмләп сөтле чәебезне эчтек тә, Аделаида белән танышыр өчен шәһәр үзәгендәге зур паркка кузгалдык. Сафия рульдә. Тәҗрибәсе зур, «Тойота-Королла»сы хуҗасына буйсынып, җилдәй җитез «йөгерә». Анда-санда маршрут автобуслары үтә. Әмма тукталышларда автобус көтүчеләр дә, автобусларның туктап кеше утыртканы да күренми. 
– Автобуслар бар, алар 15 минут саен йөреп тора, әмма шәһәр халкы үз машинасында йөрергә тырыша, югыйсә эшкә җитешмәскә, барасы җиренә баралмаска мөмкин... – ди Сафия. 

Шәһәр дигәч, күп катлы йортлар, сәүдә үзәкләре күз алдына килә. Ә монда кызык икән, инде бер 15-20 минутлап барабыздыр, ни кибете күренми, ни күп катлы йортлары... Шәхси йортлардан торган зууу-ур шәһәр икән бит бу ләбаса! Йортларның күбесе бер катлы...



Ике катлылары яңарак кына салына башлаган.
Күп катлы биналар шәһәрнең үзәгендә генә икән. Аларда – отельләр, банклар, офислар, сәүдә үзәкләре урнашкан. Шәһәр үзәген без барасы парк һәм Торренс елгасы әйләндереп алган.

Акрын гына үз көенә Торренс елгасы ага... Үрдәкләр, аккошлар, башка кошлар су коена. Әле бер, әле икенче якка су трамвайлары йөреп тора... Яшьләрнең бер ишесе чирәмгә утырып чөкердәшсә, икенчеләре сәламәт яшәү рәвешен сайлаган – парк буйлап велосипедта җилдерә... Менә кайда ул җәннәт! Мин дә тәэсирләнеп тирә-якны күзәтәм. Колониаль стильдә салынган уникаль биналар, заманча биналар белән бергә үрелеп, гаҗәеп бер гүзәл гармония тудыралар. Хөкүмәт йорты, Парламент, Аделаида фестиваль үзәге (спектакльләр, концертлар куела), өч Университет (Аделаида университеты, Көньяк Австралия университеты һәм Флиндерс университеты), консерватория, Австралиянең иммиграция музее (1986 елда ачылган), эчендә 35000 нән артык картина сакланган Көньяк Австралия сәнгать галереясы да елга буенда, парк әйләнәсендә урнашкан.


...Шактый арып, әмма канәгатьләнү хисе белән өйгә кайтып кергәндә инде күптән караңгы төшкән, кошлар да сайравыннан туктаган, Сафиянең кояш нурларыннан энергия җыйган фонарьлары гына берсеннән-берсе яктырак балкып, безне көтәләр иде...
 


Татарларым

Аделаида шәһәрендә яшәүче татарлар белән танышу «Тарым» («комлы дала» мәгънәсендә) уйгыр ресторанында башланды. Аш табыны нәкъ үзебездәгечә, Коръән сүзе белән башланып китте. Аннары өстәлгә бер-бер артлы минем күзгә ят булган ризыклар чыгара башладылар. Уйгыр ризыклары – кавап, тофу салаты, куырдак, лагман... Бераз борычлырак тоелса да, үзгә тәмле, туклыклы иде алар. Пылау, пилмән, ит белән бәрәңге шулпасы, манты – аеруча якын, үзебезнең ризыкларны хәтерләтте. Чәй янына да үзебездәгечә, һәр кешегә өлешләп, чәкчәген, катлы-катлы тортын, баллы прәнкәсен, абрикос кайнатмасыннан ясалган бәлешен бүлеп чыгардылар. 

Табындагы ризыклар тәмле-татлы булса да, аралашу кыйммәтрәк: янәшәмдә утырган татарларым белән кызыксынам... Рәйсә апа Шәрипова Казакъстан якларыннан, Алматы шәһәреннән күчеп килгән. Илхан, Рөстәм, Раиф, Наилә Садрилар, Кинҗә һәм Наил Габитовлар, Сания Вәлиефф – Шәркый Төркестаннан, Голҗа шәһәреннән, Зыя Маски – Төркиядән, Сафия, Гайшә, Мөшәррәф, Фирдәвес, Сөенгөл, Зәкия, Садыйк, Әхмәт, Риза Вәлиеффләр – шулай ук Шәркый Төркестанның башкаласы Өремче шәһәреннән... 

Наил абый Габитовның язмышы мине аеруча тетрәндерде. 1962 ел. Наил Габитовның тәрҗемәче булып, Голҗадагы СССР консуллыгында эшләп йөргән еллары. Кытай белән СССР арасында дуслык җепләре өзелгәч, аны совет шпионы дип, 18 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 15 ел – Голҗа шәһәрендә, 3 ел Өремчедә утыра.

– Бер кешелек камерада яттым. Елына 5-6 мәртәбә генә, уннан дүрткә кадәр һавага алып чыга иделәр. Һава торышы начар булса, анысы да эләкми... Ачка үлмәслек кенә ашаталар – кукуруз оныннан парда пешерелгән кытай икмәге бирәләр. Ничек түздемме? Дингә бирелдем. Намазга бастым. Төрмәнең таш диварларына гыйбадәт кылдым... Шашмаудан, сынмаудан Аллаһы Тәгалә коткарды, – ди Наил абый. 

Тешен кысып түзә ул. Түзмичә, төрмә сакчыларына: «Ни өчен судсыз, нахакка төрмәдә тотасыз, фашистлар?» – дип ачыргаланып кычкырган чаклары да була. Шуның өчен ике ел битен юарга да сусыз тилмерә. Тиф авыруыннан ай дәвамында авырып, чак исән кала... Кытай төрмәсе Наил абыйны тома ятим итә – туганнары белән аралар өзелә. Чөнки «совет шпионы» белән хәбәрләшергә, хатлар язышырга, янына килеп йөрергә рөхсәт булмый. 1963 елда әниләре Шәкүрә, төрмәгә утыртуларыннан куркып, барлык балалары белән, 20 бүлмәле өен калдырып, Бишкәккә күченә. 
– Әниемне, туганнарымны төрмәдән чыккач та озак күрә алмадым әле. Торырга урын юк, эш таба алмый интектем, ниһаять, өч көлчә алырлык хезмәт хакына цемент заводына эшкә урнаша алдым. Мин яши торган йорттан ерак түгел бер өйдә Харбиннан күчеп килгән татарлар тора башлады. Көн дә алар өе яныннан үтеп эшкә йөрим. Күрәм, яшь кенә, чибәр генә Кинҗә исемле кызлары да бар. Шулай бер көнне аның белән танышып киттек. Дуслаштык. 1985 елда алар гаиләләре белән Австралиягә күченделәр. 1987 елда Кинҗә мине дә чакырып алды. Шулай итеп гаилә корып яши башладык. Бер-бер артлы балаларыбыз – Илгизәр белән Гөлгенә туды. Төрмәдән чыкканга да 12 ел тулып китте. Газиз әниемне 30 ел күрмәдем. Хатынымны, балаларымны алып, газиз әнием янына – Бишкәккә киттем... «Әнием, әнием...» дип елый-елый, тезләнеп кердем янына, кердем дә башымны тезләренә салдым... – дип искә төшерә Наил абый ул елларны.
 


Якшәмбе мәктәбе

Аделаидада яшәүче дусларым аша биредә Якшәмбе мәктәбе барлыгын беләм. Мәктәп турында сүз чыкканда алар олы рәхмәтләр белән мәрхүм Газраил Габитовны һәм Сөенгөл Чанышеваны искә төшерәләр. Сөенгөл апа Чанышева биредә яшәүче татар, уйгыр, үзбәк балалары телләрен, диннәрен онытмасын, милләтләрен югалтмасын өчен 1982 елда үз өендә Якшәмбе мәктәбе ача. Шәркый Төркестанның Голҗа шәһәреннән өч кызы белән беренчеләрдән булып Австралиягә күченгән ачык, җор күңелле, биюгә, җырга, шахмат уйнарга маһир Газраил Габитов исә этник мәктәпләр барлыгын белешә. Аның тырышлыгы белән 1986 елда Татар мәктәбе дә Көньяк Австралия хөкүмәтнең «Этник мәктәпләр ассоциациясе»ндә теркәлүгә, хөкүмәттән ярдәм алуга ирешә. 

 Татар мәктәбен 34 ел дәвамында Мөшәррәф Вә­лиефф җитәкли. Аделаидада яшәүче татар балаларына чирек гасырдан артык Гайшә Маски белем бирә. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, татар-башкорт этник мәктәбендә хезмәт күрсәткән укытучы Көньяк Австралия хөкүмәте бүләгенә дә лаек булган. (Шәркый Төркестанның башкаласы Өремче шәһәрендә, Фатыйма һәм Салих Вәлиеффләрнең зур гаиләсендә үскән ханымнар болар. Тугыз баланың һәрберсе кебек милли җанлы, зыялы затлар. Әби-бабалары Апас, Кукмара төбәкләреннән булып, заманында Кытайга күчеп китеп урнашкан. Тормышның ачысын-төчесен татыган, Кытай сәясәтләре, «Мәдәният инкыйлабы» аша үткән гыйбрәт­ле язмышлы Вәлиеффләр гаиләсе 1981 елда Австралия­нең Аделаида шәһәренә килеп төпләнә.) Сания, Гүзәл, Гөлфия, Диләрә Вәлиеффләр дә башка милләтләр арасында татар балалары югалып калмасын, телләрен, диннәрен онытмасын дип тырышалар. Бүгенге көндә Аделаидада туган яңа буын татар балалары – Кәрим, Латыйфа, Фәдилә, Дилназ, Фирүзә, Тәнзилә, Фирдәвес, Фатих, Шакирә, Хафиз, Җәннәтләр үсеп килә.
– Мәктәбебездә 30-40 ар бала укыган еллар булды. Аннан 20 гә, хәзер 10 га калды. Мәктәптә татар җыр­лары, биюләре өйрәнәбез, Туган тел, Тукай көннәре уздырабыз, татар әлифбасы буенча кириллицада язарга, укырга өйрәтәбез. Атнасына өч сәгать укытабыз, дәрес­ләрдә балалар белән бергә әти-әниләр дә катнаша, – ди Гайшә ханым. 
 Килен-кияүләрне күбрәк Татарстаннан алырга тырышалар. Килен булып киткән Казан кызлары Гүзәл, Диләрә, Айсылулар – шундыйлардан.  



Татар-башкорт җәмгыяте



Әлбәттә, Якшәмбе мәктәбе ачкандай, татар милләтен берләштереп торучы бер оешма булдырмасаң, күп мил­ләт­ле Австралия җирлегендә 300-400 татар югалып та калган булыр иде. Әмма 1991 елда Аделаида каласында «Татар-башкорт җәмгыяте» төзелеп, Австралия хөкүмәте аңа рәсми таныклык сертификаты да бирә. 

Унбиш еллап аның башында Зыя Маски тора, соңгы ун елда җәмгыятьне Шөһрәт Вәлиефф җитәкли. Әлеге җәмгыять Австралиядә яшәүче татарлар арасында күп эшләр алып бара, изге гамәлләр кыла, аларны бөтен дөньяга таныта. 
1997 елдан бирле Аделаида шәһәрендә милли бәйрәмебез – Сабан туе да уздырыла. Бәйрәмгә кунак булып, елның-елында Көньяк Австралия хөкүмәте вәкилләре генә түгел, Татарстанның, Башкортстанның хөкүмәт вәкилләре, артистлары да чакырыла. Быелгы Сабантуйга композитор Фәнир Галимов, җырчы Марат Шәрипов, «Зөләйлә» төркеме кызлары да килде.

Гаҗәп! Милли киемле хатын-кызлар, ир-егетләр уйный-көлә, бии-җырлый, өстәлләр милли ашлардан сыгылып тора!
Уеннарын күзәтәм – нәкъ бездәгечә... Әнә әле балалар, әле ханымнар көянтә-чиләк белән су ташыйлар. Кашык белән күкәй кабып, капчык киеп йөгерәләр. Капчык бәреш, аркан тартыш уеннары да бездәгечә... Әһә, ике баһадир уены безнекенә охшамаган лабаса... Мәйдан уртасында ике егет, өрдерелгән киемнәр киеп, бер-берсен, татар көрәшендәгечә, күтәреп салырга маташа... Алай тиз генә бирешә димени инде Алып батырлар?! Юк, әлбәттә, бер-берсенә якынаюга кабырчыгына яшеренгән ташбака сыман, башларын киемнәре эченә яшерәләр дә тәгәрәп китәләр... 

Күпме көткән Сабан туе да узып китте. Без дә Сафия белән өйгә җыенабыз. Арытты, әмма күңелебездә – канәгатьләнү хисе. Күрәм, килгән кунаклар – татарлар, уйгырлар, үзбәкләр, руслар, украиннар да теләр-телә-мәс кенә өйләренә таралыша. Милләтләре, диннәре төрле булса да, язмышлары бер шул аларның. Шуңадыр, күрешкәч, сөйләшер сүзләре, фикерләре бетми.

 

Көнгерәләр иле


Йөз еллык фикус агачы

– Көннәр җылы, кояшлы торганда океанга барыйк, – ди Сафия.

– Бүген эссе, – дим. – Коенып та булмасмы икән?!
– Карарбыз, кояшлы булса да, җиле булыр анда...

Чыннан да, чыдап булмаслык эссе көн океан буенда түзеп булмаслык җилле көнгә алмашынды да куйды. 
– Гаҗәпләнмә, океан буенда җәйге кызу көндә дә шулай. Агым көчле булганга, суы да салкын. Җәен дә суның җылылыгы 18-20 градус кына була, ә кышын 
15 градустан артмый, – ди Сафия.

Коенып булмады, әмма тозлы суында аякларны чылата-чылата ап-ак комлы океан ярында рәхәтләнеп йөреп, күңел булганчы фотосурәтләр ясап, кайтыр юлга кузгалдык. Дөресрәге, көннең яртысын әрәм итмичә, ботаник бакчага да сугылырга булдык. Әлеге бакчага 1857 елда ук нигез салынган икән. Мәйданы да шактый – 34 гектар. Биредә бөтен җир шарында үсә торган үсемлекләр бар, хәтта кайберләренә 200 әр ел икән. 
100 еллык фикус агачының тамырлары минем буйлык.

Тәэсирләнеп йөри торгач, төрле-төрле агачлар, куак-лар әйләндереп алган күлгә килеп чыктык. Менә кайда икән оҗмах! Кошлар сайрый, күл өсте көмешсу төскә кереп уйнаклый, суында үрдәге, ташбакасы, балыгы йөзә, кошлары коена... Гаҗәп! Кечкенә генә күлгә барысы да сыеша.

Санаулы көннәр тиз уза. Әмма Австралиягә килеп, көнгерәләр күрми китеп булмас... Иртәгәсен көнгерәләр белән дуслашасы, вомбатлар, эму тәвәләрен, динго этләрен күрәсе, коалаларны кочаклап карыйсы килү теләге белән шәһәрнең иң биек ноктасы булган Лофти тавына (727 метр!) – Клеланд кыргый табигать тыюлыгына кузгалдык. «Гид»ыбыз булып йөрергә Сафия­ләрнең кияүләре Рамил Садри алынды. Куе эвкалипт урманын урталай ярып салынган юлдан өскә үрмәли-без. Шактый ерак. Өскә күтәрелгәнгәме колак тона. Әмма һавасы шәп! Бер яктан – тау һавасы, икенче яктан эвкалипт агачының исе...



Тыюлыкта безне күселәр каршы алды. Әйе, әйе нәкъ менә күселәр. Көнгерәләрнең бер төре икән. Табигатьтә көнгерәләрнең 69 төре очрый. Без күргәне – иң кечке­нә­се валлаби дип атала икән. Авырлыклары да төрлечә – 500 граммнан 90 килограммга җитә. Тыю­лык буйлап йөри торгач, төрлесен очраттык. Кеше­ләргә карата дустанә мөнәсәбәттә тагын үзләре – сыйпаттыралар, килеп кулдан ашап та китәләр, безнең белән рәхәтләнеп фоторәсемгә төшәләр... 
– Әнә, тегеләре кызыл көнгерәләр. Аларына якын бармасак та була... Иң зурлары безнең буйлык, авыр-лыклары да 90 шар килограммга җитә, – дип кисәтә безне Рамил.
– Ярый, – дибез, – коалаларны да күрсәк...
– Карап үтик, әмма алар эвкалипт яфракларын ашыйлар да «кәефләнеп» көндезен йоклыйлар, – ди «гид»ыбыз.

Кайтыр юлга кузгалдык, әмма хәлем эвкалипт ашап кәефләнеп йоклап яткан коаладан бер дә ким түгел. Түзеп булмый, йокы баса... Йокламаска тырышып, үземне ирексезләп, Сафия белән сөйләнгәләп кайтам. Без ярар, менә машина йөртүче Рамил ничек түзә икән?
– Йокыгыз килмиме? – дим, аның өчен борчылып.
– Юк, – ди Рамил, – без күнеккән инде. Эвкалипт исе исерткән үзегезне, ә...
 


Сау бул, Австралия!

Австралиядәге соңгы кичемне фикерләремне туплап, алган тәэсирләремне тәртипкә китереп, океан белән күзгә-күз карашып уздырырга уйладым. Эңгер-меңгер. Кояшның болытлар арасына кереп барышы, шәфәкъ батышы. Сүнәм-сүнәм дип утырган күк учагы океан астыннан килеп чыкмасынмы... Океанга ут капты.

Уйларыма чумып, табигатьнең искитмәле манзарасын күзәтәм. Җирнең нәкъ капма-каршы ягында (7 сәгать аерма!) минем туган илем, балаларым, туганнарым. Сагындым барысын да! Әмма шуны беләм: өйгә кайтуга мондагы дусларым, милләттәшләрем дә сагындырачак. Килерменме тагын бу якларга, җыяр ризыкларым биредә калгандырмы, белмим? Туган илләрен югалтсалар да, телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче милләттәшләрем белән горурланып, үз тирәлегемдәге татарларыма бу хакта кат-кат сөйләрмен әле. 


Уйланулар:
Австралиядә туган балалар, яшьләр әти-әниләренә «ән­нә», «әттә», «сез» дип эндәшүләрен, саф татар телен­дәге җыр-биюлә­рен, чит-ят җирдә тырышып-тырмашып яшәүләрен, Австралия халкы арасында татарларны бары тик яхшы яктан таны­туларын күрү –  минем өчен бер горурлык булды.

* * *


 Наил абыйның нәсел тамырлары Казанга барып тоташа. Бабасы Көнбатыш Кытайга сәүдә юлын ачкан татарлар­ның берсе була. Колҗа­да беренче татар мәктә­бен сал­дыручы да, Казан якла­рыннан башка татарларны Кытайга алдыручы да ул була.
– Казанда бабамнарның ике катлы йорты әле дә исән. Ситдыйк бабам станция саен атларын алыштыра-алыштыра, ямчылар белән өч тапкыр туган ягына, туганнары белән күрешергә дип Казанга кайтып килә. Соңгы күрешүе 1900 елда була. 

* * *


Аделаида шәһәре океан өслегеннән 50 метр югарылыкта, Сент-Винсент култыгы белән Маунт-Лофти тау итәге арасында урнашкан. Иң элек бирегә инглиз капитаны Гиндмарш диннәрен яклаган өчен сөрелгән 200 ләп британлы белән килеп урнаша. 1836 елның 28 декабрендә шәһәргә нигез салына, һәм аңа 1830–1836 елларда патшалык иткән Англия короле Вильгельм IV хатыны Аделаида хөрмәтенә исем бирелә. Полковник Уильям Лайт та шәһәргә нигез салучыларның берсе була:
Торренс елгасы буенда урынын сайлый, шәһәрнең планын төзи. Лайт урамнарны рәшәткә формасында ясый, шуңа да шәһәр киң бульварлардан, иркен мәйданнардан тора. Британлылар килеп урнашканчы биредә җирле Каурн кабиләләре яшәгән. Әлеге кабиләләр тирә-як урманнарны янгыннан саклаучы уникаль йолалар башкарган. Әмма европалылар килеп урнашкач, аборигеннарны бу җирләрдән кысрыклап чыгарганнар. 1852 елда инде аларның саны нибары 650 кеше генә калган. 
Бүгенге көндә Аделаида – Көньяк Австралиянең иң зур шәһәрләренең берсе. Биредә 1 миллион 200 дән артык кеше яши.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дэ Сафиягэ барган идем. Эле энилэре Фатыйма апа исэн иде. Алар гаилэсенэ сокланып кайттым.Ильяр эфэнде Габитов Колжада яши . Сафьянен туганы. ул да 18 ел Кытай тормэсендэ утырган. Искиткеч милли жанлылар!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рэхмэт язма очен,Рэзинэ!Минем дэ Австралиягэ барасым бик килэ.Насыйп булыр,Алла насыйп итсэ.Куп нэрсэ нияттэн дэ тора.Анда минем дэ танышлар,дусларым бар...Алар бн очрашыргы язсын!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рәзинә,классташым!Язмаңны су эчкән сыман,исем китеп укыдым.Бигрәк тә Наил абый Гариповның язмышы күңел кылларын нечкәртеп, тетрәндерде. Мин төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында укып,зәңгәр экраннан күреп,алар белән сокланам,горурланам..Алар чит җирләрдә яшәсәләр дә,телне ,гореф-гадәтне,йолаларны саклап яшиләр.Сыйныфташым, синең белән дә бик горурланам!Әфәрин!

        Хәзер укыйлар