Логотип
Мин ачкан дөнья

Барысы да хыялдан башлана...

Ысыах. Узган ел Саха (Якутия) республикасында узган «Татарстан көннәре»ндә катнашкан һәркем телендә иң еш кабатланган сүз шушы булды – якутлар турындагы һәр җөмлә «Ысыах» дип башланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бу бәйрәмгә сокланып, Ысыахта миллилек, халык йолалары, аның гореф-гадәтләре саклануы турында кат-кат искәртте. Ысыахта олысы-кечесе милли киемнән иде, диделәр. Гаҗәп бит! Бер минутка гына безнең Сабантуй мәйданын күз алдына китерегез: ир-атлар да, хатын-кызлар да – барысы да милли костюмнан. Мәйдан түрендә кунакларны сәламләүче җитәкчеләр дә, бәйрәмне алып баручылар да, чыгыш ясаучы җырчыларыбыз да. Һәм сез үзегез дә! Якутлар моңа ничек ирешкән? Алар милли киемне, аңа мәхәббәтне ничек саклый, ничек булдыра? Бу сорауларның барысына да җавап табасы килә.

Якутия – озын һәм салкын кышлары белән данлыклы. Ул төньяк ярымшарның иң салкын ноктасы. Кышын биредә суыклыкның 50-70 шәр градуска җитүе гайре табигый хәл түгел. Ә җәй – кыска һәм... эссе.  (Күпләр исә без юлга чыкканда: «Җылы киемнәрегезне алдыгызмы?» – дип сорады.) Кояш горизонтта батып та тормый. Ак төннәрне дә күрдек менә... Сүз уңаеннан, эчтәге биологик сәгатьләрне «алдап», урамда яп-якты булганда йокыга китү алай ук җиңел түгел икән. Алар үзләре калын пәрдәләр коткара диделәр. 

Ысыах – җәйге кояш торышы көненә туры килә торган милли бәйрәм. Кояш – якутларга тансык: алар аны озын кыш буена сагыначак әле. Ике көн дәвам иткән Ысыах бәйрәменең икенче көне таң белән Кояш каршылаудан башлана. Бөтен мәйдан өстендә милли көйләр яңгырый, куллар дулкын булып, һавага күтәрелә.  Ә офыкта зур шар – Кояш... Бу көнне бер еллык Кояш энергиясе җыеп калабыз диләр алар. 

Ысыах – саха (алар үзләрен күбрәк шулай дип атый) халкын берләштергән бәйрәм. Бу көнне мәйданда барысының да милли киемнәрдән булуы гаҗәп тә түгел. Быелгы Ысахта өч йөзгә меңгә якын кеше катнашкан. Республиканың һәр өченче кешесе дигән сүз бу!  (Быел җәй Якутиянең миллионынчы кешесе туган – бу хакта Ысыахта Республика Башлыгы Айсен Николаев хәбәр иткән.) Шәһәр белән шәһәр, улус белән улус арасында ничәмә чакрымнар икәнен искә төшерсәң, Ысыахта катнашу өчен генә шундый озын юлга кузгалган якут кешесенең милләтпәрвәрлегенә  ничек сокланмыйсың!

Үткәннән – киләчәккә 
– Ысыахның нинди кызу вакытта үзганын үзегез дә күреп торасыз.  Әмма элек бу бәйрәмгә кышкы киемнәрдән килүчеләр дә булган. Җәмгыятьтә тоткан урыннарын күрсәтү нияте белән шулай эшләгәннәр алар. Көмеш бизәнү әйберләрен, кыйммәтле мехлар, затлы ефәкләрне бөтен кеше дә ала алмаган бит. 1917 елгы революциядән соң бу гадәт юкка чыга, әлбәттә.

Без Якутски шәһәренең «Симэх» халык гамәли сәнгате һәм иҗади һөнәрчелек милли үзәгендә Саха (Якутия) Республикасының халык осталары белән очрашуда. Бу осталар – милли кием, аның тарихы, бүгенгесе, киләчәге сагында торучылар. Милли бизәкләрне җыеп туплаучылар, китап битләренә күчереп саклаучылар, аларны башкаларга өйрәтүчеләр. 

– Республикабыз улусларга, ягъни районнарга бүленгән һәм һәр улустагы бизәкләр бер-берсеннән диалект, йолалар кебек үк аерыла, – дип сөйли Саха (Якутия) Республикасының халык остасы Людмила Петровна Жиркова. – Бездә киемнең төп функциясе, әлбәттә, беренче чиратта җылылык саклау. Табигать шартлары кырыс Якутиядә... Этногрофлар якутларда элек хәтта урын-җир дә пушнинадан – җәнлек тиресеннән булган дип яза. Әйтик, куян колакларыннан теккән юрган ябынып йоклаганнар. Гади халык киң фасонда тегелгән күлмәк кигән: җәнлек, хайван тиресеннән аны башкача кисү мөмкин дә булмаган. Ә киенү модасын, киенү культурасын, әлбәттә, матди мөмкинлеге булган кешеләр тудырган.

Людмила Петровнаның үз милли кием коллекциясе белән танышабыз. Тормышның һәр очрагы өчен бер костюм аңарда. Традицион якут хатын-кыз күлмәге –  халадаай, жилет,  бууктаах сон – монысы кышкы хатын-кыз киеме: аны мехлы пальто дип тә әйтергә була. Җиңнәре бик киң – туңмас өчен астыннан тагын киемнәр кияргә мөмкин. Кышкы киемнең элек хәтта эчке ягы да тиен, куян мехыннан тегелгән. Теккән җөйләр күренми: җөй беленсә, аның аша явыз рухлар үтеп керергә мөмкин дип санала, шуңа күрә ул бик нык яшерелә. Бизәнү әйберләре! Болары – милли костюмның аерылгысыз өлеше. Алтын чыккан җирдә гомер итсәләр дә, сахаларның аңа исе китми, алар көмеш ярата. Көмеш бизәнү әйберләрен алар бәйрәмдә генә түгел, көн дә кия. 

Милли костюмның алгы ягын да, артын да көмеш бизәнү әйберләре бизи. Аларны хәтта тун өстеннән дә кигәннәр. Шуларга карап хуҗасы турында әллә никадәр мәгълүмат белә аласың: хатын-кыз баерак булган саен бизәнү әйберләре дә күбрәк, затлырак. Бизәнү әйберләре явыз рухлардан саклый, хуҗасына байлык, сәламәтлек, муллык  чакырып китерә дип тә ышаналар.

Сүзгә Руфина Сметанина кушыла. Ул да Саха (Якутия) Республикасының халык остасы.
– Милли костюм белән күптән шөгыльләнәм. Республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаганым бар. Бу тема миңа бик якын... Авылда – Сунтар улусында туып-үстем. Кияүгә чыкмыйча әни миңа алкалар тагарга рөхсәт итмәде: безнең гореф-гадәтләр буенча аны кияүдәге хатын-кыз гына тага ала. Балам тугач, әни миңа озын алтын алкалар бүләк итте. Уртасында асылмалы бизәге бар: аның санына карап, хуҗасының ничә тапкыр әни булуын белергә, яшен чамаларга мөмкин. Хәзер, гомумән, трансформер алкалар тагу модада. Өлкәнәйгәч, хатын-кыз асылма бизәкләрне кызына, оныкларына бүләк итә, үзе соңгы көненә кадәр өске өлешен – иэмэхны гына тага.

Без гаиләдә бу йолаларны бүген дә саклыйбыз. Кечкенә кызым әле алка такмый, аның колагы да тишелмәгән. Сирәк булса да, алтын бизәнү әйберләре дә киябез, әмма безгә көмеш якынрак. Ул көчле саклаучы дип санала: начар карашлардан, күз тиюләрдән, бозымнардан, көнләшүчеләрдән... Якутларның бизәнү әйберләре арасында ялтыравык әйберләр булмауга игътибар иткәнсездер. Күзгә бәрелеп торган җете төсләр дә юк. Без – табигать балалары. Бездә хатын-кыз иң беренче чиратта гаилә учагын саклаучы: халкыбыз бу кырыс шартларда бары тик хатын-кызның тырышлыгы, аның хезмәте, осталыгы белән генә исән кала алган. Ул пешергән, теккән, ут булмаган заманнарда барлык кул эшләрен камелек – якут тирмәләрендәге максус мич каршында башкарган. 

Хатын-кыз атлап килгәндә, ул таккан бизәнү әйберләре чыңлап, әллә кайдан хәбәр итәргә тиеш дип санала бездә. Бу тавыш явыз  рухларны куркыта дип ышанабыз. Кияве йортына аяк басканда кәләш аларны махсус чыңлата. Бу тавышны егет ягыннан берәр карчык кеше тыңлап тора: кыз сафмы, чистамы ди... Бүген бизәнү әйберләрен, элеккегеләр белән чагыштырганда, әлбәттә, күпкә җиңелрәк итеп ясый башладылар. Югыйсә милли костюмны алдан һәм арттан бизәүчы илин һәм кэлин кэбиһэрне берьюлы кию хатын-кыздан шактый зур көч сораган.  60 тан узганнар исә аларны инде кияргә тиеш түгел. 

Бүген әти-әниләрнең барысы да балаларын элеккеге йолалар буенча кавыштырырга тели. Күптән түгел улым өйләнде менә. Алар башта ЗАГСта язылыштылар, аннан Алгыс – чистарыну йоласын уздырырга киттек. Ул йола безнең гел ут, учак янында уза. Икенче көнне генә туй ясадык. Минем генә күзәтүем түгел, башкаларның да фикере: ЗАГСтагы чараларга караганда бу йолалар безнең яшьләр күңеленә күпкә якынрак. 

Ә элек кәләшнең туй күлмәге дә бездә беренче чиратта аны туңудан саклаган. Улус белән улус аралары ерак – читкә кияүгә чыккан кыз баланы исән-сау илтеп тә җиткерергә кирәк бит әле. Күлмәк аңа атка утырырга яки атланып барырга да  җайлы булырга тиеш. Якут гаиләсендә кыз бала туса, шул көннән үк аның туена әзерләнә башлаганнар. Кәләш өстендәге кием-салым, бизәнү әйберләре кайчакта 30–40 килограммга кадәр җиткән дип болай гына сөйләмиләр... Яшьләр исә бер-берсен күбрәк Ысыахта тапкан.   

«Симэх» тирәсендә тупланган осталар фантазиясе һәм кулы ниләр генә тудырмый! Тиредән, мех кисәкләреннән эшләнгән паласлар, паннолар, ат кылыннан үрелгән эшләпәләр (ат кылы бизәк булып хәтта эшлекле костюмнарга да кертелгән), милли бизәкләр төшкән сумкалар, милли киемле курчаклар... Һәм, әлбәттә, милли костюмнар!

– Әле ун ел элек кенә хәлләр бездә дә бөтенләй башкача иде, – ди осталар. – Бүгенгедәй меңләгән кешенең милли костюмнан бәйрәмгә килүен күз алдына да китереп булмый иде. Хөкүмәт бу күренешне үзе хуплый хәзер бездә: республиканың беренче җитәкчеләре үзләре дә милли костюм кия. Халык остасы көне дигән бәйрәмебез бар. Безнең кебек осталарга хөкүмәт стипендия булдырды: аны откан кеше ел буе ай саен 30 мең акча алып тора. Җиде юнәлеш буенча бирәләр ул стипендияне – эшлә генә! Якутлар тегүчеләрне, кул эше осталарын элек-электән шаманнар белән бер дәрәҗәдә күреп зурлаган, хөрмәт иткән.
Дорообо – исәнмесез, махтал – рәхмәт... «Симэх»тан якутча тагын берничә яңа сүз отып чыгабыз. Шуларның берсе – киэргэмсэх. Көязләнергә яратучы хатын-кыз ягъни мәсәлән. Яңа танышыбыз Алена кебек.
 
Балаларыма калачак байлык
Алена Ядреева – эшмәкәр, аның үз бию студиясе, хатын-кыз киемнәре сата торган кибете бар. Ике бала әнисе. Кечкенәдән бию белән шөгыльләнгән – Иркутскида балет мәктәбен тәмамлаган. Алар гаиләсе дә һәр Ысыахка милли киемнән чыга. 

– Милли киемгә мәхәббәт миңа бию аша килде бугай, – дип сөйли Алена. – Кечкенә чакта үзебезнең улуста «Алгыс» ансамблендә биедем. Милли костюмнарның ниндиен генә кимәдек анда! Безнең якут милли костюмы бик матур һәм бик бай ул. Төсләргә дә бай, мехларга да. Бизәкләргә дә! Ансамбль белән шактый илләрдә гастрольләрдә булырга туры килде миңа. Франциядә чакта костюмнарыбызга карап сокланганнары әле дә истә. Кая барсак та безнең белән фотога төшәргә телиләр иде.

2016 елда Владислав белән кавыштык. Кызганыч, туйда милли киемнәрдән булмадык. Без өйләнешкәндә андый гадәт юк иде шул әле. Җитмәсә, кыш иде – ноябрьдә язылыштык. Хәзер булсамы?! Туебыз бөтенләй башкача үтәр иде! Аның «Алгыс» өлешендә мин, һичшиксез, милли күлмәктән булыр идем. Никахыбызга 10 ел тулганны көтәм: аны милли киемнәрдән билгеләп үтәчәкбез.  

Алена белән Владислав әйтүе буенча, соңгы вакыт алар кебек якут яшьләре арасында милли кием кию бик киң таралган. Хәтта балаларына да якут исемнәре куша башлаганнар. Ядреевларның да үзләрендә славян исемнәре, ә кызлары белән уллары чын саха исеме йөртә: берсе – Даяна, икенчесе – Эркен. 

–  Гардеробымда 6–7 милли күлмәк бар, – ди Алена. – Ысыахны һәрвакыт яңа күлмәктән каршыларга тырышам. Мин аларны балаларыма калачак байлык дип саныйм. Кызыма да гел әйтеп торам: «Бу күлмәкләр синеке булачак, ә син аны үзеңнең дәвамчыларга тапшырырсың», – дим.

Милли костюмны бер көндә генә чыгып сатып алмаганнар: әкрен-әкрен булдырганнар. Быел инде менә, ниһаять, тулысынча киенеп беткәннәр. Хатын-кыз милли костюмның иң кыйммәт өлеше элеккегечә үк кала – ул бизәнү әйберләре. Кайчандыр баштан-аяк милли киемне ир-атларның җәмгыятьтә зур урын биләүчеләре генә кия алган. Бүген исә бөтен кеше дә шулай киенә ала. Владиславның әнә ат кылыннан эшләгән эшләпәсенә кадәр бар. Эркенның милли костюмнары икәү генә, ә Даянада алар әнисенеке кадәр үк. 

– Милли киемне иң беренче чиратта Ысыахта киябез. Тагын – гаилә бәйрәмнәрендә, берәр туганыбызның туган көненә, юбилеена барганда. Ысыахка исә һәр елны килергә тырышабыз. Бу бәйрәм безнең өчен изге! Кояшны каршылап, бер елга җитәрлек энергия туплап калабыз. Бер елны Вьетнамда ялда идек, Ысыахны күрә алмавыбызга шулкадәр үкендек. Аның берсе узуга, икенчесенә әзерләнә башлыйбыз. Минем бу яңа костюмымны бер ел буе тектеләр менә. Чын күннән ул. Милли хатын-кыз күлмәгеннән – халадаайдан аерыла. Әмма бу фасон яшьләр өчен кызыграк. Өстемдә күргәч, бик күпләр кем текте дип сорап язды. Милли кием кешене үзгәртә, әлбәттә. Күңелеңдә нидер үзгәрә. Үз халкың белән горурлана башлыйсың. Үзеңне чын саха итеп тоясың. Ирем дә шулай ди. Елдан-ел милли киемне аңлабрак, теләбрәк кия кебек безнең халык... 

Әби-бабай, әти-әниләреннән килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәргә тырышып яши Ядреевлар. Ә андый йолалар якутларда байтак: ауга барганда, юлга чыкканда башкарырга тиешлеләр, аш-су белән бәйлеләр. Иң мөһиме – алар гаиләдә телне саклый. 

–  Без өйдә үзара якутча гына сөйләшәбез. Балалар – Ютуб балалары бит алар хәзер: русчага күчәргә генә торалар. Гел исләренә төшерәм: «Якутча сөйләшегез!» – дим.  Даянага 7 яшь, үз телебездә сөйләшмәсәк аның югалырга мөмкин икәнен ул инде аңлый. Улыбыз әле 3 яшьтә генә, әмма киләчәктә аңа да бу фикерне сеңдерербез дип өметләнәм.  Гаиләбез белән бик күп сәяхәт итәбез. Кайда булсак та, безнең саха телендә сөйләшүебезгә гел игътибар итәләр, нинди матур тел диләр... 

Аленаның бер зур хыялы бар: көн дә кию өчен милли кием линиясе чыгару турында уйлана ул. Бөтен якутлар күңелендә йөрткән хыялны чынга ашырасы килә аның. «Милли бизәкле  киемнәр белән шөгыльләнүче осталар күп түгел, әмма алар арта бара», – ди ул. Димәк, Ысыах узган мәйдан гына түгел, Якутск урамнары да үзгәрәчәк тиздән.

Бездә дә бар ул хыял. Татар милли бизәкләренең, милли киемнәребезнең Сабантуй узган аланнарга, Казан урамнарына күчүен көтәбез. Тик иң элек  күңелләргә үтеп керергә тиеш шул ул...  
Казан–Якутск–Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар