Логотип
Мин ачкан дөнья

Антон Райхштат: «Антарктиданы ачтым!»

Иксез-чиксез боз чүле, айсберглар, пингвиннар иле, сакаллы полярникларның икенче ватаны. Бу – Антарктида. 
Җир шарының Көньяк ярымшарына урнашкан иң салкын урын. Котып диләр аны. Коточкыч җилләр, зәмһәрир суыклар, сүнгән вулканнар, вакыт исәбе югалган көннәр, поляр станцияләр...

Рус география җәмгыятенең су астын тикшереп өйрәнү отряды, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә, «Антарктида-100» экспедициясен оештырган иде. Антарктиканың су системасын өйрәнү, кеше организмындагы үзгәрешләрне тикшерү, экстремаль хәлләрдә һәм агрессив тирәлектә кешенең психологик халәтен күзәтү, 80–100 метр тирән­леккә су төбенә төшү кебек максатлар куеп (менә ни өчен бу проект «Антарктида-100» дип атала!), Казан дайверлары Антарктиданы өр-яңадан «ачып» кайтты. Экспедиция җитәк­чесе Дмитрий Шиллер, Десепшн утравы янында 97 метр тирәнлеккә су астына чумып, дөнья рекорды куйды! Моңарчы әле анда 20 метр-дан да тирәнгәрәк берәүнең дә төшкәне булмаган.

Боз кыйтгасын беренчеләрдән булып өйрәнгән рус диңгезчеләре Фаддей Беллинсгаузен һәм Михаил Лазаревлар эшен дәвам итеп, экспедиция тарихи белемнәрне киңәйтү миссиясенә дә алынган. Куелган мак­сатларның барысын да үтәп, Казанга әйләнеп кайткач, Татарстан Прези­денты Рөстәм Миңнеханов «Антар­ктида-100» экспедициядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды: ике кешегә – «Фидакарь хез-мәт өчен» медале, калган сигезенә – Татарстан Президентының Рәхмәте.

«Экспедицияләргә «Казан Кремле» озатып калу бездә матур йолага әйләнде, күп ачышлар музейларда башланып, шунда ук тәмамлана да. Хәзерге музейлар экспонатлар витринасы түгел, коммуникатив үзәк ул», – ди Казан дайверлары составында экспедициядә катнашкан журналист, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры урынбасары Антон Райхштат. Һәм фотолар, кызыклы хатирәләре аша Истанбулдан Аргентина башкаласы Буэнос-Айреска 17 сәгать ярым, аннары Ушуайяга – планетаның иң көньяк шәһәренә биш сәгатьтән артык очуларын (һавада гына да бер тәүлек!), океан төбенә чумуларын, дайверларның газ теориясен практикада өйрәнүләрен сөйләп (төрле тирәнлектә төрле газ катнашмалары сулыйлар, 90 метр тирәнлектә кислород агулый, озон исертә – бу организм өчен куркыныч), серле сәяхәт белән тагын да мавыктырып җибәрә. Ушуайя Утлы Җир утравына урнашкан, телгә дә «Җир чите» дип кереп киткән. Табигате дә шул исемгә туры килеп тора: сихерли торган кырыс таулар, искиткеч матур Бигль бугазы. «Җир чите», әйтерсең, өр-яңа дөньяга – Антарк­ти­дага «капкаларын» ача... Ә пингвиннар махсус кара фрактан киенеп кунаклар каршылый сыман.

Шул сурәтне күз алдымнан югалтмыйча, Антонны сорауларга күмеп ташлыйм. Антарктидада шәһәрләр бармы? Ерак сәфәргә чыкканда үзе белән нинди талисман йөртә? Кайда торганнар? Ашарга кем әзерләгән? Антарктидага хатын-кызлар да ба­ра­мы? Коточарлык кызык маҗа­раларга юлыкканнармы? Нинди ачышлар ясаганнар? Өйгә шалтырата ал­ганнармы? Көньяк полюс суы бездә­гедән аерыламы? Кайткач беренче эш итеп нәрсә эшлисегез килде?..
 


* * *

...Антарктидага тагын барыр идем. Бәлки әле бер генә дә түгел... Миңа чын профессионаллар белән эшләргә туры килде – шуның белән горурланам. Командада бер мин генә дайвер түгел идем. Берничә ел элек команда җитәкчесе Дмитрий Шил­лер «Полюс холода» проектында катнашырга чакырган иде. Якутия­нең Оймякон районы янындагы Лабынкыр һәм Ворота күлләрендә дә күп тапкырлар чумып карап, 52 һәм 60 метрлы иң тирән нокталарны ачыклаган идек. Менә шуннан бирле без бергә. Экспедициядә без каты җиргә нибары ике генә мәртәбә баса алдык – Десепшн утравында һәм Беллинс­гаузен поляр станциясендә. Табигать рәхимле булды дип әйтә алмыйм. Ушуайядан чыгып китеп континентка кире әйләнеп кайтканчы, без яхтада яшәдек. Тын океан белән Атлантик океан арасында бик хәвефле урын – Дрейк бугазы бар. Менә шуның аша узганда 16 метрлы җилкәнле көймәбез коточкыч чайкалып, безне як-якка ыргытты – яхтада йөрү түгел, гап-гади хәрәкәтләр ясау да кыенлашты. Анда гел штормнар булып тора икән! Таудай дулкыннар егып ташлардай итеп җилтерәтә, йолыккалый, яхта, әйтерсең, оча! Тизлек сәгатенә 9 диңгез миленә җитә! (1 диңгез миле 1852 метрга тигез – авт.) Юыну, теш чистарту ише юк кына эшләр дә үтәп булмас-тай тоела. Җилкән астында, авышлык үзгәргән саен, кисәк кенә әле бер, әле икенче якка янтаябыз.

Бер­ни эшләп булмый: йә килеп сыланасың, йә камбуз эчендә тәгәрәп йөрисең. Капитан исә Үрмәкүч кеше сыман: тигезлеген югалтмыйча, җай гына вазыйфаларын башкарып йөри. Голландияле Хэнк (шкиперның исеме шулай иде) яхтада җитез генә йөреп тора, җырлап та җибәрә, шторм вакытында нәрсәдер пешерде дә әле. Хәер, мин 4 көн буе азыкка карый да алмадым. Шулкадәр чайкалуга соң... Табигать безнең чыдамлыкны сынарга уйлады, ахрысы.
 
Антарктидада армия дә, хөкүмәт тә, дәүләт чикләре дә юк.


Билгеләнгән урынга килеп җиткәч, берничә көн тренировкалар уздырырга җыенган идек. Дүрт тәүлеккә сузылган авыр сәфәрдән соң дайверларга бераз ял да кирәк иде. Әмма табигать безгә әзерлек өчен нибары 8 сәгать вакыт калдырган булып чыкты. Бик көчле шторм якынлаша иде. Безнекеләр шундук тирәнлекне яуларга керештеләр. Бурычлар тагын да катлауланды.

Аз гына ялгыш адым да һәлакәткә этәрәчәк. Максат – 100 метр тирәнлеккә төшү иде. Дайверлар Десепшн утравындагы диңгез култыгына чумдылар. Һәм 71 минут эчендә вулкан крате­рының нәкъ 97 метр тирәнлектәге төбенә төртелеп, экстремаль рекорд куйдылар. Экспеди­циядән кайткач, Президент Рөстәм Миңнеханов без­нең белән очрашканда, 100 метрга җиткерер өчен океан төбен казырга иде тагын, дип шаярткан иде.

Антарктикада су төбенә төшә торган урынга барганда вахтада тордык – айсбергларга бәрелү хәвефеннән сакланырга кирәк иде. Гигант айсберглар куркыныч түгел әле, ерактан ук күренәләр. Ә менә өстәл, кер юу машинасы кадәр вакланганнарын котырынган океан эчендә абайламаска да мөмкин. Яхта 9 миль тизлек белән очканда килеп бәрелсәң – беттең! «Титаник» һәлакәткә очраганны, безнең 16 метрлы яхта йомычка кебек чәрдәкләнер иде! Беркайдан ярдәм өмет итеп булмый. 
 
Дөньяда әле беркемнең бер­-кайчан моңа ирешкәне — 97 метр тирәнлеккә төшкәне булмаган!

Кайтыр юлда табигать тагын көйсез­әнә башлады: күз күреме 50 метр һәм аннан да азрак иде. Өчәрләп кизү тора башладык: икәү айсбергларны күзәтә, берәү – штурвал тота. Берсендә чак читкә тайпылып өлгердек – бозга бәрелергә метр ярым ара калган иде... Хәтерләмим, әллә дүрт, әллә биш көн кайттык. Чөнки анда төннәр юк, төнлә дә көндез сыман – яп-якты. Шуңа исәпне дә югалттык. Сәгать пояслары булмаган бердәнбер кыйтга ул, 24 сәгать поясын берничә секундта узарга мөмкин. Барыбыз да арыган, талчыккан... Җитмәсә, туктаусыз чайкалып бару аңны да томалый: һичнәрсә эшлисе килми. Элекке за­ман диңгезчеләре ничек түзгәндер?!

Су... бик салкын Антарктидада. Бездә минус 3 градуста су ката, ә анда – тагын да түбәнрәк температура кирәк. Яхта бортыннан егылсагыз, коткарып та маташмыйбыз дип, капитан алдан ук кисәтеп куйды. Чөнки су температурасы суда үткәр­гән вакытка туры пропорциядә икән. Су температурасы плюс 10 градус булганда, суда 10 минут тора аласың, 1 градуска төшсә – 1 минут... Тау кадәр дулкыннар арасында югаласыңны көт тә тор!

Мине океанның төсе таң калдырды! Бер градус салкында ул, ниндидер гомеремдә күргәнем булмаган караңгы шәмәхә төскә кереп, шомландырды, сагайтты. Тирә-якта чиксез шәмәхәлек, күз карашы тукталыр һични күренмәгәч, мөшкел бер халәттә каласың. Кызык та, куркыныч та. 

Азык-төлекне үзебез белән алган идек. Яшелчә, җиләк-җимеш... Полярникларга да алып бардык. Суны Ушуайяда алдык. Советлар Союзында су асты көймәләрендә шундый норматив булган: шәхси гигиена ихтыяҗлары өчен һәркемгә көнгә ярты литр су каралган. Ә бездә менә аннан да азрак туры килә иде.

Их, мин әйтәм, кайту белән мунчага йөгерер, рәхәтләнеп, чәчрәтә-чәчрәтә кайнар су белән юыныр идем, дим... Юк, иң элек каты җиргә басып йөрисе килә әле! Ирина (хатыны – авт.) пешергән ашларны ашыйсы, өйдәгеләр белән рәхәтләнеп аралашасы килә... Цивилизация җитми. Әле бит монда элемтәләр дә чикләнгән! Беллинс­гаузен поляр станциясендә юри генә телефонымны кабызган булдым. Кем белә, бәлки... Шунда ниндидер фаза станциясе роуминг аша МТС элем-тә­сенә китереп чыгармасынмы! Могҗиза димә инде! Яхтада вакыт-вакыт 10 килобайтлык кыска электрон хәбәрләр җибәрерлек «тәрәзә» ачылып куя анысы. «Безнең хәлләр яхшы» дигән сүзләр китә өйгә.

Мин инде җавап язып тормагыз, шактый акчалар чыгачак дип хәбәр салдым. Сувенир итеп алып кайтырга төрле ташлар җыйдым. Антарктидадагы сүнгән вулканнар «бүләге» алар. Су дигәннән...

Бер кызык вакыйга. Ушуайяда отельгә урнашкач, душка кем беренче керә дип бәхәсләшә башлый безнекеләр. Мин оператор белән бер номерга туры килгән идем. Син беренче кер, минем фото, видеоларны яздырасым бар, дим. Аларның инде эше беткән, минеке башлана гына әле. Журналистларның шул инде... Поляр станциядә дә су запасын кайгырттык. Ә бер көнне, селкетүләр тынгач, Андрей Филип­пов шундый тәмле кәбестә ашы пешерде! Моңарчы яхтада капитан гел үзе әзерли иде бит. Ул инде суны әрәм-шәрәм итмәс өчен үзе тотынгандыр. Басып та тора алмаган килеш бөтен суны түгеп бетерсәң!..

Россия поляр станцияләрендә хатын-кызлар юк иде. Бәлки, Чили-ныкында булгандыр, башкаларныкында... Иң зур Мак-Мёрдо Аме­рика поляр станциясендә фән белән шөгыльләнүче хатын-кызлар яши. Безнең арада хатын-кызлар булмады. Ә менә Буэнос-Айреска әйләнеп кайткач, декабрьдә кыска итәк, шортыдан йөргән кызларны күрү бик сәер тоелды. Анда 35 градуслы эссе, астрономик җәй башланган иде...

Поляр станция, полярникларның тормышы хәтергә уелып калган. Антарктидада беренче тапкыр азан яңгырау. Полярникларга изге Коръ­ән­не, изге Мәрьям ана иконасын, Тәүратны бүләк итеп калдыруларыбыз... Төрле дин, конфессия, этнос кешеләре берсен-берсе баета гына икән – шуңа инандык. Аллаһы Тә­галә бер-беребезне ныграк өйрән­сен өчен шулай төрле итеп яраткан.

Тагын, беләсезме, нәрсә истә калган? Ватандашлар белән горурлану! Беренче рус антарктик экспеди­ция­сендә катнашып, Антарктиданы ачкан астроном Иван Симонов, Лобачевскийдан соң, Казан университетының икенче ректоры була! Кызга-ныч, күпләр белми шуны. Ә аның исеме шәһәребез бренды булырлык! Безнең проект аның 220 еллык юбилеена да багышланган иде... 

Пингвиннарны бигрәк яраттык! Сөйкемлеләр! Тюленьнар, диңгез леопардлары – алары дайверлар өчен куркыныч, китлар, касаткалар, кошлар көтүе... Ак аюлар турында да сорый башласалар, бала-чага мәзәген искә төшерәм. «Ни өчен ак аюлар пингвиннарга һөҗүм итми? Чөнки берсе – Төньяк, икенчесе Көньяк полюста яши». Кар шулка­дәр чиста, тирәнгәрәк төшкән саен, ул зәңгәрләнә бара. Бу кырыс континент беркем тарафыннан да буйсындырылмаган. Аның үз аурасы, үз кануннары! Антарктидага кабат барасы, аны яңадан ачасы да ачасы гына килеп тора. Ә беренче бару күз ачып йомганчы гына булды кебек...
 
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы «Антарктида-100» экспедициясенә старт бирде.

 «Кайчандыр урамнан табып алган идем, аннан соң югалттым. Уйламаган-көтмәгән җирдә – аэропортта тагын таптым. Гел үзем белән йөри...» – дип, Антон, кесә телефонын ачып, сим-карта янында
«яткан» кечкенә генә иконаны алып күрсәтә. Коман­да­ның аерылгысыз юлдашы булып җир читләрен урап кайткан, автографлары тозлы диңгез суында юы­лып беткән «Казан Кремле» флагын өстәлгә җәеп сала. Сәях җаннарга көч, илһам биргән, ерак сәфәрләргә җилкендергән та­лис­маннар да сихри көчкә ия, ахрысы...
 
«Сөембикә», № 2, 2015.
            
          

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар