Логотип
Мин ачкан дөнья

Алманнар төгәл халыкмы?

Франкфуртның халыкара аэропортыннан Висбаденга чаклы машинада нибары 20 минутлык юл. Күз ачып йомганчы әкияттәге кебек матур, борынгы калага барып та җитәсең... Халык монда ничек яши – бу язма шушы хакта.


Шулай итеп – Германия. Висбаден шәһәре. Шимбә киче.

Шәһәрнең барлык кафе һәм рестораннары урамга күчеп беткән бугай. Ә халык – шул кафе һәм рестораннарга. Буш өстәл юк! Бар да ял итә: беркем бер кая ашыкмый, кабаланмый, ыгы-зыгы тудырмый... Официантлар, аш-су әзерләүчеләр дә ял итәргә тиеш, дип ничек әле кафеларны япмыйлар?! Кибетләр әнә ишекләрен дүшәмбе генә ачачак хәзер. Иписез калсаң, иртәгә анысын да алырмын димә – азык-төлек кибетләре дә эшләмәячәк. Кием-салым бутикларын әйткән дә юк! Кибет витриналарын күзәтеп йөрүче туристлар якшәмбе көнне гадәти күренеш бугай монда. (Вакыт бездәгедән бер сәгатькә артта Германиядә. Барыбер йоклап ятмыйм, отельдә утырганчы шәһәрне карап йөрим дип, якшәмбе иртән урамга чыктым. Беркем юк! Кешеләр яшәми торган буш шәһәргә эләктем диярсең... Хәтта машиналар да йөрми. Югыйсә, үзәк урам – Вильгельмшрассе буйлап атлыйм. Яшеллеккә, чәчәккә күмелеп утырган Висбаденда парк һәм скверлар адым саен – һәр агач кадер-хөрмәттә, исәптә. Нәкъ менә исәптә – аларның һәрберсенә номер сугылган: «мин монда юл салырга, төзелеш башларга телим әле», дип берсен булса да үз белдегең белән кисеп аударып кара! Машина белән узганда Курпарк эчендәге матур күлне, күл тирәсендәге үрдәкләрне күреп киткән идек – шул якка атладым. Үрдәк дисәң – аяклары озынрак, каз дисәң – каздан күпкә кечкенә кошлар. Яннарына ук килеп фотога төшерәм – куркырга уйламыйлар да. Ә паркта мин ялгыз түгел бугай... Биек тал ышыгындагы яшел чирәмдә ике бомж тәгәрәп йоклый. Алардан ерак түгел тагын берсе эскәмиягә утырган килеш йокыга киткән. Янында, юк, биштәр-төенчекләре түгел, кибеттә әйбер салып бирә торган кәгазь капчыклар. Кыяфәтен күрмәсәң, шопингтан соң арып ял итүче дип уйларсың. Минем аяк тавышларына сискәнеп күзен ачты һәм шунда ук капчыкларын барларга кереште. Кызык... «Бу вакытта юньле кеше йөрмәс», – дип уйладымы соң? Паркта инде башка йөрисем килми иде... Иске шәһәрдән берничә адымда гына җәяүлеләр урамы – кайчандыр Достоевский, Гоголь, Тургенев, Брамс, Гете, Вагнер узган урамнан ялгыз гына бер үтим әле... Рәхәтемне тиз бетерделәр: кемдер сөйләшкән тавышка борылып карасам – тагын бер бомж! Кычкырып-кычкырып үз-үзе белән сөйләшә! Минем якка күз салмаса да, күңелгә нигәдер барыбер шом керде. Бәладән баш-аяк – отельгә борылам. Хәер, кайтып җиткәнче башка берәү дә очрамады анысы.

Ярый, читкә киттем.)

Әйткәнемчә, Висбаденда шимбә киче. Без шәһәрнең атаклы Курзалы янындагы кафеларның берсендә утырабыз. Достоевский 1865 елны бар мал-мөлкәтен калдырып чыккан казино шушында урнашкан инде... Җиңел килгән акчалар кызыктырмый, рулеткалар артында калдырып чыгарлык байлыгыбыз да юк – шуңа күрә казиноның ишекләре безнең өчен ябык. Ул яктан – җан тыныч.

Әкерен генә кичке караңгылык төшә. Официантлар өстәлләрдәге шәмдәлләргә ут элдерә. Беркем дә кузгалырга ашыкмый дисәм... Таякка таянган ике әбине (дөресрәге, өлкән яшьтәге ике ханымны) өстәл янына ук килеп туктап такси алып китте.

– Германиядә карт-карчыкларның күбесе өлкәнәйгәч пансионатларга күченә. Россиядәге картлар йорты кебек җир ул, – ди Виктор. – Балалары өчен аларның анда яшәве хурлык саналмый. Килеп, әти-әниләренең хәлләрен белеп, аралашып торалар. Ике як та канәгать: балалар – эштән аерылмый, әти-әни дә, аларны борчыйм дип, үртәлми. Пансионатта яшәүче ханымнар шимбә көнне, гадәттә, чәчтарашханәгә баралар, маникюр, педикюр ясаталар, аннан менә шулай ахирәт дуслары белән кафе-рестораннарга барып озаклап утыралар, сөйләшәләр...

Виктор Буяновский – ике арада тимер капкалар ачылгач Германиягә Россиядән күчеп килүчеләрнең берсе. Аңа кадәр ул Мәскәү хастаханәләренең берсендә нейрохирург булып эшләгән. Хәзер Нюрнберг шәһәрендә яши. Дөресрәге, Нюрнбергта эшли, ә торуы шәһәрдән берничә чакрымдагы авылда, үз йортында. («Монда йорт салуның бер авырлыгы юк, – ди ул. – Банкка эш урынымнан хезмәт килешүемнең чикләнмәгән икәнлеге турында кәгазь генә алып бардым. «Күпме акча кирәк? Бүген үк бирикме?» – диделәр. Калганын – төзелеш фирмасы башкарды».)

Соңгы ун елда Виктор медицина туризмы белән шөгыльләнә: чит илдән пациентларны китертеп, Германия клиникаларында дәвалау һәм тикшеренү үтүне оештыру белән мәшгуль. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, безнең сәламәтлек саклау министлары – бүгенгесе һәм элеккегесе белән шәхси таныш. Берничә ел элек Татарстан табибларының Германиядә стажировка узуын да ул оештырган булган. Татарстан турында фикере бик югары аның. «Сез Россиянең башка төбәкләреннән күпкә аерыласыз. Җитәкчеләрегез башкача фикер йөртә, киләчәккә карап яши», – ди ул.

Бер темадан икенчесенә күчә-күчә без аңа сорау арты сорау яудырабыз. Безгә барысы да кызык! Әйтик, Германия – медицина хезмәте күрсәтү буенча дөньяда алдынгы урында санала. Ул моңа югары технологияләр яки белгечләр ярдәме белән ирешәме?

– Заманча техника белән сезнең Казан табиблары да мактана ала хәзер... – Виктор. – Бу сорауга җавап биргәнче үз тәҗрибәмнән бер мисал сөйлим әле. Нюрнбергтагы иң беренче операциямне ясадым. Шактый катлаулы операция иде ул, озак барды. Авыруның хәле авыр – реанимациягә салдылар. Иртән иртүк Мәскәү гадәте белән туп-туры шунда юнәлдем. Сорашам: «Минем авыруның хәле ничек? Кан басымы? Ничек йоклады?» – дим. Барысына ла җавап бирделәр. Киткәндә реанимациядә эшләүче табиб мине туктатты: «Гафу итегез, сез әллә миңа ышанмыйсызмы?» – ди. Аптырап калдым. «Сез үз эшегезне эшләдегез – операцияне менә дигән итеп ясадыгыз. Хәзер инде аның өчен мин җавап бирәм – монысы минем эш», – диде ул. Монда һәркем үзенә тапшырылган эшне белеп һәм иң югары дәрәҗәдә башкара...



Көндез Висбаден клиникасы белән танышканда шушы ук фикерне бер авыруның туганы да әйткән иде безгә. Краснодар өлкәсеннән 32 яшьлек энесен озата килгән ул абзый. Әйе, шул чир... Диагнозны нәкъ Яңа ел алдыннан, 30 декабрь көнне куйганнар. Табиб япь-яшь иргә: «Бар, кайтып туганнарың белән саубуллаш. Без бу чир алдында көчсез», – дигән... Узган атнада аңа Висбаден клиникасында 8 сәгатькә сузылган операция ясаганнар. Алдагы көнне генә ул аягына баскан. Тәмам терелү турында сөйләргә иртәрәк, билгеле. Анысын – киләчәк күрсәтер. «Беләсезме, безнең монда беркемебез юк, – диде абыйсы. – Табиблар белән тәрҗемәче аша гына аралашабыз. Әмма энемнең аякка басуын күргәч, ресепшендагы барлык табиблар, шәфкать туташлары кул чапты. Чын күңелдән сөенделәр! Әйе, аерма бар: монда һәркем үз эшен җиренә җиткереп, намус белән, «бишле»лек итеп башкара!»

– Германиядә кешенең сәламәтлегенә аерым игътибар, – ди Виктор. – Беренче «больница кассалары» монда 1848 елгы ук оешкан инде. Немецларның медицина страховкасы турында бик озак сөйләп була. Аның шактый нечкәлекләре бар. Әйе, ул кыйммәт тора. Әмма әгәр син докторларга даими күренеп торасың, үз сәламәтлегеңә битараф түгел икәнсең, кайбер ташламалар да каралган. Иртәгә кинәт каты авырып китсәң, җитди дәвалану таләп ителсә, страховка ясаучы компания бу очракта бөтен дәвалануны үз өстенә ала. Гади генә мисал: син теш табибында ярты ел саен буласың, ташларын алдырасың, тишекләрен яматасаң икән, зуррак проблема туса да, алар синең дәвалау белән бәйле чыгымнарыңны күтәрә.

Висбаденда без күбрәк Россиядән күченеп килүчеләр белән аралаштык шикелле. Урамда, кафеда, бик тиз генә кибеттә сугылган арада – анда да русча эндәшүчеләр, җавап кайтаручылар очрады. Тарихи Ватаннарына кайткан немецларның балалары – яңа буын инде монда үсеп буй җиткән. «Нассауэр Хоф» отелендә эшләүче Софья, мәсәлән, шундыйлардан. Сочидан күчеп киткәндә аңа 3 яшь булган. Русча ул инде акцент белән сөйләшә. «Үзем сизмим, әмма әбием дә шулай дип әйтә», – дип елмая ул. Виктор да монда күптән үз кеше. Телне килгәч, курсларга йөреп кенә өйрәнсә дә, инде әллә кайчан иркен аралаша. Ә шулай да, немецлар аңа ничек карый икән: арадан берәү итепме, әллә Россиядән күчеп килгән рус кешесе дипме?

– Иң мөһиме – мин үземне рус дип саныйм! – Виктор сорауны ахырга кадәр тыңлап та бетермәде. – Миңа рус әдәбияты, рус сәнгате якын. Шуларны укып, тыңлап үстем, шулар мисалында тәрбияләндем. Өйдә русча аралашабыз, Россиядән күчеп килүчеләр белән очрашканда үзара шулай ук русча сөйләшәбез. Хәер, төрле кеше бар. Бер танышыбыз күрешкән саен безнең белән дә немецча сөйләшә. Озак кына дәшмәдем, әмма берсендә түзмәдем: «Карале, тукта, җитәр, немецча башка җирдә сөйләшерсең», – дидем. Мин аның өендә балалары белән дә русча сөйләшкәнен беләм. Гадәттә, андый гаиләдә үскән балалар русча да яхшы белми, немецча да.

Монда үскән балалар рус телен бик кирәксенми инде. Үземнең кечкенә улым да шундый. Укырга дип русча китап бирсәм: «Йа, йа», – дип аны ала, «Әле укыдыңмы?» – дип төпченә башласаң, «Ә ул нәрсәгә кирәк?» – дип сүзне бүлдерә.

Яшьләр, гомумән, башка. Алар гаилә корырга, дөресрәге, никахларын рәсмиләштерергә ашыкмый. Моның бер сәбәбе – аерылышу тәртибенең бик катлаулы булудыр. Ир-ат өчен туп-туры бөлгенлеккә юл ул. Чөнки иргә бу очракта баласына гына түгел, хатынына да алимент түләп торырга туры килә. Шуның өчен күпләр язылышмыйча гына яши: балалар таба, аларны үстерә. Тирә-юньдәгеләр аларны ир белән хатын дип кабул итә.


Кызык, ә немецлар, чыннан да, төгәл халыкмы? Берничә көн эчендә генә без моны тоярга өлгермәдек, әлбәттә.



– Әйе, шулай, – ди Виктор. Аннан, бераз уйланып торгач, өсти. – Хәер, алар да үзгәрә. Аннан халыкка хезмәт күрсәтүдә немецлар түгел, күбрәк килгән халык эшли бит. Алар төгәллек мәсьәләсендә болай тәрбияләнмәгән...

Викторның алдагы көнне дә, бүген дә берничә тапкыр телефоннан кискен-кискен сөйләшүенә игътибар иткән идек инде. Эш менә нәрсәдә икән. Ул безнең соңгы соравыбызга турыдан-туры бәйле булып чыкты. Аның компаниясендә эшләүче ике хатын-кыз бер-бар артлы бәби тапкан, декрет ялына киткән. Эшләүчеләр саны кимегәч, берничә бүлмәле офис тоту ихтыяҗы кимегән: алар башка җирдән арендага кечерәк офис алганнар. Инде күченгәннәр. Эшне башлау өчен телефон, интернет кирәк бит. Ә телефон станциясендә эшләүче кайсыдыр хезмәткәр аның «заявка»сын вакытында теркәргә оныткан... Алда – яллар, димәк, офис тагын берничә көн элемтәсез утырачак.

– Телефон станциясеннән шалтыратып бертуктаусыз гафу үтенәләр, – ди Виктор. – Аннан миңа ни файда?! Компаниянең эше туктап тора. Белмим, судлашырга туры килерме? Юк, элек Германиядә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде!

Алга китеп булса да әйтәм – безне озатканда да Виктор Буяновскийның офисында элемтә җайга салынмаган иде әле.

...Висбаденга сәяхәтебез тәмам. Җыйнак, матур, төзек, чиста бу шәһәр, аның тарихы, анда яшәүчеләрнең көнкүреше, тормышы турында озак сөйләп булыр иде. Европаны мигрантлар басты, диләр. Бу хакта сүз кузгатмасам дөрес булмас. Висбаденда ишеткән җаваплар төрлечә яңгырады. Берәүләр: «Алар булганнан бер зыян юк безгә», – диләр. Икенчеләр: «Әйе, мигрантлар тормышны шактый катлауландыра, тынычсызлык хисе тудыра. Рәхәт түгел», – диде.

Висбаденда Американың хәрби базасы урнашкан. (Бөек Ватан сугышы вакытында менә ни өчен американнар бу шәһәрне бомбага тотмый да инде. Бер күрүдән яраталар алар аны һәм монда озакка калырга уйлыйлар. Калалар да). Шәһәр читендәге үз йортларына күчкәнче Америка хәрбиләре яшәгән 4 йолдызлы отель соңгы вакытта буш торган. Висбаденның үзәгендә урнашкан әлеге отельгә бүген мигрантларны урнаштырганнар. Америка рөхсәте белән. Бер илдән килгән кешеләрне отельдә бер тирәдәрәк тупларга тырышканнар, югыйсә, бәрелешләр дә булгалаган. Арада эшкә урнашырга рөхсәте булганнар сирәк диделәр.

Отельнең яныннан уздык. Дәүләт эчендә дәүләт кебек ул: анда кереп-чыгып йөргән кешеләре, балкон тутырып кибәргә элгән керләре белән әллә кайдан күзгә ташланып, аерылып тора.

Казан–Висбаден– Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар