Логотип
Психолог киңәшләре

«Башын комга батыра...»

Укучыларыбыздан килгән сорауларга олылар һәм балалар психологы, гештальт-терапевт Гүзәл ХИСМӘТУЛЛИНА җавап бирә.

«Узган ел гаиләбезгә зур сынау килде – миндә авыр чир таптылар. Мондый вакытта һәркем якыннарына таяна. Газиз кешең өчен борчылу, хәлен белешү табигый хәл бит. Мин дә иремнән кайгырту, борчылу, кызыксыну, «Борчылма, без бу чирне җиңәрбез, бар да яхшы булыр», дигән сүзләр көттем. Ләкин... ул миннән сәламәтлегем турында бер тапкыр да сорашмады, борчуларымны уртаклашмады. Табибка күренеп кайткач та, ничек булды, ниләр әйттеләр, ничек дәваланырга куштылар, дип кызыксынып карамады. Аның үзен шулай тотуына бик үртәләм, үпкәлим. Үземне кадерсез, кирәксез кеше итеп тоям. Минем хәтта сәламәтлегем өчен көрәшү теләгем дә сүнде.... Ул ник үзен шулай тота икән дигән уй тынгы бирми». (Исемем редакция өчен генә.)

Авыр хәлдә калганда күпләр үзен кечкенә бала кебек тота. Качышлы уйнаган сабыйны күз алдына китерегез әле. Ул битен куллары белән каплый да, без аны күрмибез дип уйлый. Кичереп булмаслык авыр хисләр тудырган күңел газабыннан качар өчен чынбарлыкка күз йому бу. Мин бу турыда искә төшермәсәм йә булмаса бөтенләй онытсам, әлеге проблема үзеннән-үзе бетәчәк дип ышану. Чынбарлыкны ничек бар шулай күргәннән соң, моны кичерерлек көчең юк икәнен аңлагач: «Бар да яхшы булачак, бар да әйбәт, минем бер проблемам да юк», – дип, үз-үзеңне ышандырырга тырышу. Бу – психологик саклану чарасы булган инкарь итү механизмы. Инкарь итүнең көче шуның кадәр зур, ул кешегә чынбарлыкны кабул итәргә мөмкинлек бирми. Кабул итәргә авыр булган, бигрәк тә кисәк, көтелмәгәндә килеп чыккан вакыйгаларны кеше автомат рәвештә кире кага. Бу механизм негатив мәгълүматтан читләшергә, шул рәвешле һәлакәттән качып калырга мөмкинлек бирә. Әйтеп киткәнемчә, моның нигезендә балалык эгоцентризмына хас әйбер – мин моны кабул итмим икән, димәк, бу юк дигән фикер ята. Кеше һәрдаим, аңсыз рәвештә диярлек, шушы инкарь итү механизмын кулланып яшәргә мөмкин. Игътибар итсәгез, күңелсез хәбәр килгәндә күбебез, «юк, булмас, мөмкин түгел, бу дөрес түгелдер», дип, тискәре фактларны кире кагабыз. Кеше үзенең уй-фикерләрен, хисләрен, талчыгуларын, ач булуын кабул итмәскә мөмкин. Бу инде, үз чиратында, организмның бөтенләй эштән чыгып, хәлсезләнеп, авыруга сабышуына китерә. Инкарь итүне кеше тормышының күп өлкәләрендә күрергә була.
Нишләргә? Иң беренче – проблеманы кабул итәргә, аның проблема булуын танырга. Беренче адым – күрү булса, икенче адым – аны факт буларак кабул итү. Менә хәзер шушы ситуация бар, без әлегә аңа бәя бирмибез, без аны бары кабул итәбез. Өченче адым – шушы проблеманы чишү өстендә эшләү, авырлыкларга әзер торып, аларны ерып чыгу өчен юллар эзләү.
Бу ханымга киңәшем: әйе, ирегез проблеманы кабул итәргә теләми, аңа күз йома. Әлбәттә, аның үз-үзен шулай тотуы сезне үпкәләтә. «Син ник кызыксынмыйсың, хәлемне сорашмыйсың?» – дип, аңа дәгъва белдереп кенә хәл үзгәрмәячәк. Үзегезнең хис-кичерешләрегезне ирегезгә белдерү кирәк, билгеле. Ләкин моны дөрес итеп җиткерә белергә кирәк. «Мин – хәбәр» ысулын кулланыгыз. Мәсәлән: «Син мине үпкәләттең», – дип түгел, «Синең үзеңне шулай тотуың, минем хәлем белән кызыксынмавың, сорашмавың мине рәнҗетә», – дип әйтү мөһим. «Бәлки, боларны кабул итү сиңа авырдыр, минем авыруымны күрү кыендыр», –  дип, ачыктан-ачык әйтеп сөйләшегез.
Гаиләдә кемнеңдер сәламәтлеге югалу авыр ситуация, билгеле. Бу вакытта кайгырмый, борчылмый гына булмый. Ирегез дә кайгыра. Кайгыруның төрле стадиясе бар. Беренче стадия – кире кагу. Безнең бу хәл белән килешәсебез килми, аны кабул итәргә теләмибез. Икенчесе – сатулашу: «Ник болай килеп чыкты, ни гаебем бар?» Аннары – килешү, хәлне кабул итү.
Хат авторының ире беренче стадиядә – кире кагу стадиясендә тукталып калган. Психологиядә «контактларны өзү» дип тә атыйлар моны. Аның үз-үзен болай тотуы – җаваплылыктан качарга омтылудан. Бәлки, аны гаиләдә шулай үстергәннәрдер, җаваплылык йөкләмәгәннәрдер, тормышта да үз өстенә артык җаваплылык алырга теләмидер. Болай яшәве җайлырак бит.
Беркем дә беркемне үзгәртә алмый. Үзгәрер өчен кешенең үз теләге булырга тиеш. Идеаль кешеләр юк. Ир-ат үзен болай тота икән, монда ул үзе генә гаепле дип уйларга кирәкми. Без үзебез ничек ирек бирәбез, башкалар безгә шундый мөнәсәбәттә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар