Логотип
Проза

Яшьли сөйгән ярлар ятка кала. № 1.

Кыскартылган журнал варианты.

- Ха-али-и-дә-ә! Син бит бу!

Хатынның ике бит алмасы матур булып алсуланып чыкты. Нәкъ яшь чакларындагы кебек!
Үзе рәхәтләнеп көлде:
- И-и, Дами-ир! Танымый да торасың бит! Сеңел, дигән бул Шулай ук яшьмени мин, ә?!
Дамир аны башта ук танымавына сызланып тора иде. Елмайды:
- Яшьсең шул, бер дә үзгәрмәгәнсең! Чибәрләнгәнсең генә!
- Шуңа күрә танымадың да! Чибәрләнеп киткәнгә?! Ә?!
- Чит-ят хатын-кызга төбәлеп карый торган гадәтем юк бит. Аннан соң, сине күрмәгәнгә дә... Күпме гомерләр узган ич. Утыз дүрт ел! - Дамир бу ачышына үзе дә хәйран калды. Хәтерли икән, кайчаннан бирле күрешмәгәннәренә кадәр хәтерли. Югыйсә, аерылышу кичәле-бүгенле генә булган кебек. Күңеле моңсуланды. Әмма йомшаруын сиздерәсе килмәде. Халидәгә текәлде.
- Ирең... Миргали кайда инде хәзер? Кабат кушылмадыгызмы?
- И-и, Дамир! Мин бит өч баламны япа-ялгыз үстердем. Ни генә күрмәдем, аягымны - ат иттем, кулымны - камчы! Көн-төн эшләдем. Ә ул эчте дә эчте. Түзәрлегем калмаган иде инде. Әни белән бертуган ана димләде бит. Син армиягә китәргә йөргәндә димли башлаган иде инде. Тик сиңа әйтергә генә тартындым. Нишләп кенә риза булганмындыр - миңгерәү баш! Мәтфия анага үпкәм шул хәтле көчле — йортына аяк басканым да юк! Ашады башымны...
Дамир Халидәнең әле сагышлы, әле шатлыклы тавышын тыңлап, яшьлек хатирәләренә чума башлаган иде.


* * * 

1952 елның сентябрь азакларында аны эзләп өйләренә математика укытучысы Хәбиб абый килеп керде.
- Дамир, мәктәптә математиканы шәп белә идең. Кунакбаш мәктәбенә укытучы кирәк икән. РОНО белән сөйләштем. Сине җибәрмәкче булабыз. Математикага ихлас та, сәләтең дә бар. Тәвәккәллә.
Дамирның өс-башы да ямау-ямау, эшләргә теләге дә зур. Аптырап - ю г алып калды бер мизгелгә. Әмма Хәбиб абзый аны тынычландырды.
- Курыкма, мин дә барам берәр атнага. Өйрәтермен.
Авыр булды Дамирга, әмма бирешмәде. Авылга да тиз ияләште. Халидә белән алар шунда танышып та киттеләр. Шулай да чит як чит як инде, баштарак ул авылын сагынып йөдәде. Чаңгы белән кайтып-килеп йөри, туган йорты белән араны бер дә өзми.
Ул көнне математика укытучыларын район үзәгенә курсларга җыйганнар иде. Кунып кына кайтасы иде дә бит, юл уңаенда җигүле ат очрагач, төнгә каршы булса да Кунакбашка кайтасы итте. Колхоз рәисе Габделхәй абый Искәндәров белән кайтты ул. Атны илтеп тапшырганчы ярты төн авышты. Үзе яшәгән йортка уникеләрдә генә кайтып керә алды.
Өй тәрәзәсеннән тонык кына булып ут яктысы сирпелә. “Сукыр” җиделе лампа яктысы. Төнлә белән балалары елан уянса дин калдыра ул утны фатир хуҗасы Хөррият ана. Дамирның шакыганына тиз генә ишек ачылмады. Көне буе эшләп талчыккан Хөррият апа уяна алмый иде, ахрысы. Тик өченче мәртәбә ныклап шакыгач кына зарланган тавышы ишетелде.
- Корт төшкәндәй кем йөри инде бу вакытта?
- Мин идем, Хөррият апа. Дамир.
- И-и, бигрәкләр дә соң бит инде. Чаңгы белән кайттыңмени?
- Юк, Искәндәров абзый алып кайтты.

Хөррият ананың биеме Васфия әби башкорт авылы Ялкашта авыл Советы рәисе булып эшләүче улларына “утырмага” киткән иде. Кыз чакларьш исенә төшереп Хөррият ана аулак өй җыйган. Кара эшләрдә изелеп, балалар тамагына ни ашатырга дигән хәсрәттән башы чыкмаган хатын йончыган җанына ял бирергә ниятләгәндер.
- Ә-ә, әйбәт булган алайса. Тик менә синең урының буш түгел бит әле.
Дамир аңламады. Хөррият өйалдыңда гына Дамирга “аңлатма” бирде. Ишек тоткасын кулыннан ычкындырмыйча гына пышылдады:
- Сине кайтмас дип, Халидә җәеп ятты урын-җиреңне. Үзе көлә чукынчык: “Егете булмаса да, урынына ятып торыйм әле”, - ди. Мин әйтәм, үзе кайтып җитсә, дим. Ул әйтә, кайтса, керсен дә ятсын, барыбер бер кунырга инде, ди.
Дамир нәрсә дип тә әйтергә белмичә, баскан урынында тора бирде. Хөррият апа һаман үзенекен сукалады:
-Халидәне күчереп яткырырга юрган-мендәрләрем дә, аларны җәяргә сәкедә башкача урын да юк. Кер дә ят янына.
Дамир дан бер генә аваз да чыкмады. Хөррият ана, ниһаять: “Синең соң кунганың бармы берәр кыз белән?” — дип сорасы итте.
- Й-й-йу-ук...
- Ә-ә, юкмени-и, - дип сузды Хөррият апа. Әйтәм аны каттың да калдың. Берәү булса, чишенә дә башлар иде инде. Чалбарыңны, күлмәгеңне салма. Ипләп кенә юрганы астына кер дә ят. Ятар алдыннан кулларыңны җылыт. Үзеңнең берәр җиреңә куеп. Йә мичкә терәп. Егетнең куллары суык булса, чиркандыра ул. Икенчегә аның белән кунасы килми аннары. Беләбез, кунарга туры килгәләде егетләр белән... яшьрәк чакларда. Кияүгә чыкканчы...
Үзеннән-үзе тәмле иттереп көлеп куйды.
- Уңайсыз бит, Хөррият апа. Ничек итеп кереп ятасың?!
- Ай, ятмасаң, утырып чык. Йә идәндә йокла, бишмәтеңне җәеп. Бүтән урын юк сиңа. Я-ат, тартынма-а! Була торган эш инде, егет белән кызлар тарафыннан аулак өйләрдә. Тик бик сәрмәнә күрмә...
Кыска гына көлде:
- Ипләп кенә кереп ят та, йокла. Түшен генә тот та учлап. Шулай гына ярый ул. Егет белән кыз кунганда. Бүтән җирләренә кагыласы булма, ишетсен колагың.

Өй ишеген ачты.
- Кер дә, ипләп кенә ят!
Икеләнеп торган Дамирдан көлде:
- И-и, җебегән нәстәкәй! Шушындый да егет буламы-ы! Булмый! Бүген кич үзебезнең авыл егетләре килгәннәр иде. Фөрҗәт кич буена бәйләнде Халидәгә, кунабыз дип. Тик ул риза булмады...
Дамирга карап алды да, кулы белән ‘‘көт” дигәнне аңлаткан хәрәкәт ясап, сәкегә үрмәләде. Яң мөештә ятканның юрганын ачып, пышын-пышын аның белән “серләшеп” тә алды. Арты белән килеп тезләнгән хәлдә сәкедән төшеп аягына басты да, Дамирга пышылдады:
- Ят, бар! Рөхсәт сиңа!..

Дамирны моңа кадәр белмәгән ниндидер кискен бер тәвәккәллек биләп алды. Аягындагы пималарны салып, мич башына ыргытты, өстендәге бишмәтен, башындагы бүреген салып, ишек  янындагы агач чөйгә элде. Аягындагы йон оекбашны, чалбар-күлмәген салып тормады. Йоннан апасы бәйләп биргән җылы свитерен генә салып, ютәлгә ыргытты да... тавыш-тынсыз гына “йоклап яткан” кыз янына, сәке почмагына үрмәләде...
Кыз белән үзенең гәүдәсе арасында азрак ара салдырып ятты да, Хөррият апа “киңәшен” тотып, өшегән кулларын үзенең җылы корсагына куеп, җылыта башлады. Кызга терәлмәгән булса да, аның тәненең эсселеген сизде, тойды. Бераз яткач, кулларын үзенең битенә куеп карап, аларның җылынганлыкларын “тикшерде”. Инде куллары җылынган кебек булгач... нәрсә эшләргә дә белмәде. Тагын азрак тавыш-тынсыз ятканнан соң, кырында яткан кызга “тотына” башлау өчен... тәвәккәллек җыярга булды. Халидәнең сулыш алганына колак салды. Кыз салмак кына иттереп тын ала. Аннан соң тыны да ишетелмичә азрак ята да, сулышын кире чыгара. Тагын тын ала...
Дамирның “тәвәккәллек җыюы” озакка сузыла башлады. Тик Халидәне кочакларга үзен көчләп тә мәҗбүр итә алмады. Чөнки ул әле моңа кадәр бер генә кызның хәтта кулын да тотып караганы юк иде. Ә монда... мә сиңа! Бер бөтен кыз белән кун!

“Тәвәккәллек җыю” сузылганнан-сузылды. Инде, нәрсә эшләргә дә белмичә ятып, байтак кына вакыт та үтте бугай. “Ярар инде, кочакламасам  да, барыбер кунганга исәпләнер әле”, - дип уйлап, үзен тынычландырып куйды да, йоклап китәргә исәпләде. Тик... шул чак Дамирга аркасы белән, диварга карап яткан кыз аз гына кузгалгандай булды. Дамир тын алуыннан туктап калды. Нәрсә уйларга да белми ята иде, Халидә тагын аз гына селкенгәндәй итте дә, гәүдәсен... Дамирга табан кузгатып, яткан җиреннән аз гына күчереп куйды. Нәрсәдер көткәндәй азрак ятты да, тагын сизелер-сизелмәс кенә иттереп Дамирга елышты. Дамир үзе сизми дә калды - “җылынган” уң кулы кызның терсәгеннән югарырак, нечкә беләгеннән сакланып кына, тияр-тимәс кенә иттереп тотып алды. Туктап калды. Икесе дә тын алудан туктаганнар иде. Кыз селкенмичә, Дамирның үзен кочаклый башлаганын көтеп ята иде. Тагын нидер көтә кебек иде ул. Дамир кулын алмыйча тавышсыз гына ята бирде. Халидәнең ялангач беләге искитмәле кызу иде. Дамир, кыз беләгеннән кулымны алып ташламаса гына ярар иде дип, теләктә ята иде. Кыз, ахрысы, “йоклаган” булып чыкты, егетнең кулын кире кумады. Эчке тәвәккәллегенең арта барганын, ныгыганын, зурайганын яхшы тойды Дамир. Һәм, беткән баш беткән инде, дигән уй белән, уң кулын, калтыратмаска тырышып, кызның зур түше ягына шудырды. Иң башта бармак очлары, түгәрәк, тыгыз имигә барып җитеп, аңарга акрын гына кагылдылар. Кыз дертләп куйды, тик тавышын чыгармады, бер төрле дә хәрәкәт ясамады. Дамирның уң кулы бармаклары башыннан миенә кадәр каты иттереп сугып, әйтерсең лә, электр тогы үтте. Башына китереп сукты да, кире кайтты. Ниндидер, моңа кадәр белмәгән, булмаган тән, җан ләззәтеннән егет үзенең кыза башлаганын тойды. Тик кулын алмады һәм ул кулны кире алдырырлык көч дөнья йөзендә юк иде. Бармак очлары белән сизде — кызның тәне дә җылынып кыза башлады...
Шул хәлдә аз гына ятты да, кулын кызның түгәрәк, зур, тыгыз имие өстеннән тагын шудырды. Ьәм имине җайлап, тоташы белән зур кулы белән учлый башлады.  Кыз, бөтен гәүдәсе белән калтырап куйды да... акрын гына пышылдады:
— Тимә... инде-е...

Пышылдау шул кадәр акрын иде, Дамир аны ишетеп түгел, ә җаны белән аңлады. Пышылдауда, мин шулай дип әйтсәм дә, син туктама инде, дигәндәй бер мәгънә бар кебек иде. Дамир үзенең кыюлыгына үзе аптырап, кызның имиен тоташы белән кулына учлады да... тынды. Шул чак... имине учлап тоткан кулның сыртына Халидә акрын гына иттереп сул кулының бармаклары белән шелтәләп суккандай итте.
Ул “сугу” Дамирның җанына бетмәс шатлык бирде. “Сугу” - кызның рөхсәт итүен аңлата иде...
Халидә, егет үзен кочаклан алганнан соң, аркасы белән рәхәт иттереп аңарга сыенды. Аның да егет белән беренче мәртәбә кунуы һәм күкрәген беренче мәртәбә егет кулы тотуы иде...

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4597

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый анлаешлы итеп ир-ат кына яза пла инде бу халэтне......

    Хәзер укыйлар