Логотип
Проза

Яшьли сөйгән ярлар ятка кала. № 2.

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4596

Иртән әле йокысыннан уянганчы ук, үзен олы шатлык биләп алганны сизде Дамир. Кичә кичтән булган “хәл” исенә төшеп, куанып уянып китте. Һәм... кочагында Халидәне тапмады. Нәрсә булганын аңламыйча “ышанычлы уң кулы” белән “төнге урынны” сәрмәп карады. Тик урын инде суык иде. Шул чак Хөррият апаның азрак мыскыллы тавышы ишетелде:
- Сәрмәнәсең, ә? Шулай иттереп куналармы-ни-и! Ычкынды бит Халидәң куйныңнан, таң атар-атмаста ук! И-и-х си-ин, егет кисәге-е!..

Авылга бик тиз “хәбәр” таралды: Дамир белән Халидә “йөри башлаганнар” икән...
Халидә шат күңелле, ачык йөзле, җор сүзле кыз булып чыкты. Уйламаганнан, көтмәгәннән килеп чыккан кунудан соң ике яшь, дәртле йөрәк бер-берсен тапканга куанышып, дуслашып һәм яратышып киттеләр. Дамир өчен көннәр якты булып тудылар, матур булып уздылар, күңелле булып тәмамландылар. Кичләр зур түземсезлек белән көтеп алындылар.

Киң күңелле яшь укытучыны балалар да бик яраттылар. Чөнки бишенче, алтынчы, җиденчедә укыган, ярлы киенгән, ярым ач, ябык кечкенә малайларның, кызларның күбесенең әтиләре сугыштан кайтмаган, чит-ят якларда башларын салганнар. Әтисез үскән ач балаларның күңелләре китек, күзләре моңсу, җаннары өшегән. Яшь кенә булса да, шул фаҗигане аңлаган Дамир, бер генә балага да ачуланып дәшә белми һәм ачуланырга теләми дә. Үзе кыенлыкларны күп күреп үскән егет укучыларына бер уйны тукый: “Укып белемле кешеләр булмасагыз, гомерегез нужада узачак”.
Дамирның Халидә белән “йөрегәне” аның укучыларына да мәгълүм булды. Бишенче сыйныфта укучы - мәктәпнең иң шаяннарыннан берсе - Зөфәр Бикмөхәмәтов дигән ташбаш малай урамга караган тәрәзә янында утыра. Урамнан узган атлыларны да, җәяүлеләрне дә барларга өлгерә дәрес барышында. Шул малай бер дәрестә, чабата кебек зур авызын, тырпаеп торган зур колакларына кадәр ерып сөрән салды:
- Аб-бы-ый! Карагыз, Халидә апа китеп бара урамнан!

Утызга якын бала бар да тәрәзәгә борылдылар да, гөрләшеп көлештеләр. Урамнан чыннан да көләч Халидә үтеп бара иде. Дамир кызарып чыкты. Тик шулай да югалып калмады. Зөфәргә каран елмайды да әйтте:
- Озакламый, Зөфәр, син дә үсеп җитәрсең. Синең дә үзеңә күрә берәр Халидәң булыр. Шул чакта бүген көлгәнеңне исеңә ал. Яме!

Балалар тагын да күңеллерәк иттереп көлештеләр. Зөфәр янында утырган, бер күзе азрак кылый Марат әйтеп тә ташлады:
- И-и, абый! Аның бар инде күзе төшеп йөрегән кызы!

Марат әйтеп бетерергә өлгермәде, Зөфәр аңарга берне кундырып та алды.
Уку елы тәмамлану белән, июнь азакларында, Дамирны солдатка алдылар...
Солдат хезмәтен Дамир авиация өчен механиклар хәзерли торган берьеллык мәктәптә башлады. Туган авылын, әти-әнисен, туганнарын сагынып бик җәфаланды. Бигрәк тә Халидәне нык сагынды. Озын-озын иттереп хатлар язды. Башта килгән җавап хатлары Дамир өчен зур шатлык булдылар. Хат юлларында Халидәнең юксынуы да нык сизелә иде.
Тик ел тулмастан, май урталарыннан соң кызыйдан хатлар килү тукталды. Дамирның өзгәләнә-өзгәләнә, ялынып язган хатлары төпсез коега ташлаган сыман, почта юлларына китеп юкка чыга бардылар. Җавап алып кайта алмадылар. Дамир ябыкты, сулыкты, эчтән бикләнде.
Дамирның киләчәк хезмәте реактив истребительдә МИГ-15 дигән яңа самолетта булырга тиеш. Дамир хәрби механиклар мәктәбен «бишле»гә генә бетерде, беренче разряд алды. Андыйларга унбиш көнлек ял бирәләр икән. Башта хезмәт итәчәк частенә җибәрделәр. Отличникларның сайлап алырга хакы бар икән. Литва бик охшады Дамирга һәм ул Клайпеда дигән урынны, Литваның иң көнбатышындагы шәһәрне сайлады. Аэродром, гөрләп торган реактив шау-шуы белән, каланың көнчыгышында биш чакрым ары урнашкан. Диңгез ярыннан да ерак түгел. Килгәненә ай тулмастан аңа отпуск биреп, ялга кайтарып җибәрделәр.
Өен бик сагынып, солдат илле чакрым араны йөк машинасы кузовында басып кайтты. Елдан артык күрмәгән ялан-кырларны, кино экраны караган кебек иттереп, күзеннән кичерде.
Авылга якынлаша барган саен күңеле ныграк нечкәрде. Дамир юлның сул ягыннан аккан елга ярларыннан күзләрен ала алмады. Әнә, елганың теге борылышында, нечкә таллар эченә качып, суның уралып аккан җиренә кармак салсаң, чикерткәгә чабак бик шәп эләгә иде. Менә бу текә ярдан, һавада ук кармактан ычкынып, өскә очкан кызыл канатны эләктерергә тырышып, Алтай дусты суга чумган иде. Ә менә бу елга борылышында башкорт Ишбулды бабай, аларны, өч малайны, аның мордасына кергән бердәнбер чабакны алып болашканда тоткан иде. Хәйрүш белән Фәйзери елганың теге ягына сызып өлгерделәр. Ә Дамир кулын морданың талчыбыклары арасына тыккан хәлдә катты да калды. Каушавыннан, куркуыннан, оятыннан урыныннан кузгала алмады. Ишбулды бабай салмак кына атлан Дамир янына килде дә сорады:
- Син кем углы, бала?
- Кәбирнеке, - дип пышылдады Дамир.
- Түбән ос Кәбирдекеме?

Дамир баш какты. Сүз әйтә башласа, үзенең елап җибәрәсен белә иде. Дәшмәсә дә барыбер күзләреннән яшьләре атылып чыкты. Бабай аңарга карап азрак басып торды да, Дамир гомере буена оныта алмаслык сүзләр әйтте:
- Өйзә минем балык алып кайтканды көтеп берһеннән-берһе бәләкәй өс ас оныгым ултыралар. Атайзары һугыштан кайтманы. Кеше мордаһына керерлек булмас һин дә астырһың инде. Бар, кит!..
Исәкәй авылының башкорт бабае иде балыкчы Ишбулды...
“Исәнме икән әле?” - дип уйлап куйды Дамир, морда актарган таныш урынны күргәч. Ьәм башкорт бабаеның исән-имин булуын теләп куйды.
Исәкәйне узгач, машина юл читенә туктады. Шофер машинадан төште.
- Әйдә, Изге Чишмәдә юынып, су эчеп китик. Беләсеңме син аны?
- Беләм. Борынгы заманнарда бу урында башкорт авылы булган. Пүгәч яклы булып сугышкан өчен башкортларны авыллары белән бетергәннәр Әби патша гаскәрләре. Авылны көл иттереп яндырганнар. Урынына үлән дә үсмәсен дип калын иттереп тоз сипкәннәр. Чишмәгә штыклар белән чәнечеп башкорт малайларын тутырганнар...
- Беләсең икән син дә! - диде шофер. - Үзең кайсы авылдан әле?
- Сәптидән.
- Ялга кайтумы?
- Әйе.
- Әйбәт алай булгач. Әйбә-әт!

Көмеш сулары чылтырап аккан чишмә улагында бит-күзләрен юдылар. Тешләрен камаштырганчы салкын суын эчтеләр. Шофер Изге Чишмә янына тезләнеп, гөнаһсызга шәһит киткән сабыйлар рухына дога укыды. Тез башларын сыпырып аягына басты. Сорады Дамирдан:
- Син нигә укымыйсың дога?
- Алла юк бит ул.
- Шулайдыр! Юктыр! Ә җирне, кояшны, динне кем яраткан, бар иткән?
- Космостагы тузаннан бар булганнар.
- Ә ул тузан каян барлыкка килгән булган?
- Булган инде. Фәндә бәхәс бара ул турыда.
- Ходай кавыштырып, әти-әниең сине бар ггмәсәләр, син дә үзең бар булыр идеңме?
Дамир дәшмәде. Авылга килеп кергән уңайга ук, үзәккә узмыйча, шофер машинасын туктатты. Кабинасыннан чыкты да, кузовта басып юрган “Алласызга” дәште:
- Изге Чишмә янында дога укыган булсаң, хет Аллага тел тидермәсәң, мин синнән, салдат бу дип, акча алмаган булыр идем инде. Алла юк дип, син юынмаган урыстан да ямансың. Шулар әйтмешли “Гони десятку”! Ятим балаларга хәер итеп өләшермен. Берәр тәңкәләп...

Дамир биргән акчаларны карап та тормыйча саешланып каткан чалбары кесәсенә тыкты да, сабинасына кереп утырып, кузгалып китте.
Дамир авыл башында, тузан эчендә басып калды.

Кайткан көненнән алып Дамир, инде картаеп  авыр эшкә ярамый башлаган ата-әңкәсенә утын, печән әзерләде. Ат-арбаны әтисенең дусты бригадир Хәбир абзыйдан сорап алды. Атнага якын эшләгәч, кичләтеп кенә печән төялгән йөк яныннан килә иде, үзенә эндәшкәнне ишетеп сискәнеп китте.
- Дами-ир! Әллә син инде чыннан да?
Читән буенда чәчкәле күлмәк кигән Хөррият апасын күреп көлеп җибәрде.
- Син салдатта би-ит. Нишләп кайттың?
- Яхшы укыган өчен унбиш көнгә кайтардылар мине. Ялга.
Хәл-әхвәл сорашып азрак басып тордылар.
- Ирем кайтты бит, Дамир, бу ел язын.
Зурая башлаган корсагына ымлап, кинәнеп елмайды:
- Аллага мең шөкер. Артырга исәплибез бит.
Исенә нәрсәдер төште дә, урам очына карап алды.
- Китим әле мин. Кайтырга, дбурда ат булыр кебек иде. Килеп чык безгә вакыт табып. Әни дә, алалар да бик тә сагыналар сине.
- Рәхмәт чакыруыңа, Хөррият апа. Онытмыйсыз икән әле.
- И-и, онытырга тагын. Әйбәт идең бит син. Эчмәдең, тартмадың. Юк-бар белән начар даның ыкмады.
Кузгалган җиреннән тукталды.
- Кар-рале-е, Дам-мир! Халидәң Яшел Таш яланында калхуз сыерларыннан сауган сөтне исәпкә алып, шуны чутка салып ята бит. Исәкәйдән сулга, ау юлы белән китсәң, нәкъ табырларына барып ыгасың. Барып, күреп кайт. Шунда куна яталар алар... - Авызы ерылды: — Узган яшьлекне исеңә төшереп кунып кайтырсың. Рөхсәт итсә...
Җитдиләнеп китте:
- Бикләр дә сагына сине Халидә. Очрашкан саен сине искә алабыз.
- Шуңадыр инде, минем хатларга җавап язудан туктады. Соңгы өч айда.
Хөррият апа кул гына селтәде:
- И-и, кызларның шулай була инде ул. Син бар. Кун, сөйләш. Менә дигән булыр. Мине тыңла.
- Хуш, Хөррият апа. Әбигә сәлам әйт.
- Әйтермен, әйтермен. Син үзең кил. Хуш!
Дамир җәйләүгә барып җиткәндә, кояш баеган иде. Күзләре Халидәне эзләде, тик кыз күренмәде. Кәшифә апа аны чакырып, читкәрәк алып китте.
- Сиңа әйтергә дә авыр инде. Халидәне кияүгә димлиләр бит. Урыны табылган икән - чыксын. Кыз баланың төшкән җирендә таш булганы хәерле. Синең бер-ике кунганың сөешү-ярату түгел әле ул. Яшь чакта кунулар булгалый инде ул. Син инде Халидә белән очрашып, аның күңелен өзгәләмә берүк. Инде егермесе белән китте — вакыты җиткән. Синең салдатта тагын ничә елың бар әле? - дип тезеп китте Кәшифә.
- Өч.
- Менәтерәк! Өч ел! Әйтергә генә ансат бит өч ел дип. Өч ел! Халидә инде анда сазаган, карт кыз булачак. Кемгә хәҗәт ул аннан соң? Ә?
- Миңа.
- Әле син шулай дисең лә ул. Син кайтуга, яшь кызлар, берсеннән-берсе чибәр булып, көтүләре белән үсеп торачаклар.
- Үсмәгәйләре лә.
- Һы-ы! Алай булгач, кайткансың, менә хәзер өйләнеп кит, Халидәгә.
Дамир күңелсез генә елмайды.
- Алып, өч елга калдырып китәргәме? Мин ул турыда уйламадым да бит әле.
- Шул-шул менә. Сез, егетләр, уйламыйсыз шул. Ә кыз бала нәстәләр эшләргә тиеш, сезнең уйламаганлыгыгыз аркасында? Ә? - Тагын тезде. - Син Дамир, укып, белем алып, зур кеше була торган егет. Мәктәптә укытучыларның сине ничекләр иттереп мактаганын бик еш ишетә идем.
- Нәстә диләр иде?
- Бик тә сәләтле укучы. Зу-ур галим булыр әле, диләр иде. Син укырсың, белемле кеше булырсың. Ә Халидә нәстә эшләр?
- Ул да укыр. Икәүләшеп укырбыз.
- Ы-ы. Шулай итер! Укыр! Менә без укыдык бит! Укымыйни!
Тавышы кырыслана төште.
- Жәллә аз гына Халидәне. Чыксын Миргалигә. Корсын тормышын. Миргали бик шәп балта остасы, ди. Аңарда да белем юк. Биш кылас, ди, бетермәгән. Сезнең, икегезнең дә яшьлек ялкыны үтә дә китә ул. Үзеңә пар булырлыкны эзлә, тап. Ә Халидәгә тимә берүк... Үзең беләсең, әтисе сугыштан кайтмады, Мәрфуга апа бик фәкыйрьлек белән үстерде балаларын. Юклыклары көчле.
Кинәт кенә башына килгән сорауны бирде:
- Кунып йөрегән чакларыңда тимәдеңме Халидәгә?
- Иу-ук, син нәстә инде?!
- Алай димәле син. Яшьлек, дуамал чак. Кайсы чакларда, нәстә эшләгәнне үзең дә аңламый каласың.
Көтелмәгән авыр хәбәрдән Дамирның йөзе каралып чыккан иде.
- Син Кунакбашка, Халидәне эзләп барып йөремә, Дамир. Халидә Миргалигә чыгарга ризалыгын бирде инде. Килеп, сөлге алып киттеләр. Синең килгәнне ерактан ук, Яшел Таш ягыннан ук күрде дә ул, сыпыртты су буйлап авылга. Ояла да синнән, үзенә дә ышанычы җитенкерәми бугай. Монда сөйләшенгән, беткән. Көзгә, мал абзарга керүгә туйлары булачак.

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4599

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар