Логотип
Проза

Вокзал яны мәйданы

Менә инде ничәмә-ничә көннәр Казан өстендә узып бара торган җәйнең кызу, томанлы, сасы исле тынчу һавасы эленеп тора. Эсселек шәһәр өстендә катып калган. Кайдадыр Идел аръягында үле, черек балыкларның ак тәннәре сибелгән, мазуттан каралган сайлыклар ялангачланган, урманнар яна. Һәм әшәке, ачы сөрем яңа төзелешләрнең таш катакомбаларына — җир асты коридорларына озакка кереп тулган. Шәһәр бензин исләреннән, юынтык, чүп-чар чокырларының, чүплекләрнең пычрагыннан тыны беткәндәй хәлсезләнгән. Кайчакларда ерак Әстерхан далаларыннан котыргандай җилләнеп җил ишелә, туңдырма төргән буш кәгазьләрне тротуардан куып йөртә, тәмәке капларын, тишелгән билетларны, тузанлы скверларны, ашыгып-кабаланып капшый, шәлперәйгән агачларның ябалдашларын айкый, коры, чәнечкеле, кайнар тузанны күтәрә, ләкин шәһәрне бөркүлектән коткарырлык яңгырны куып китерә алмый.
 
Вокзал Динарага яна торган кырмыска оясын хәтерләтте. Әйтерсең лә шәһәргә менә-менә атом бомбасы ташларга тиешләрдер сыман — һәммәсе нәрсәдәндер котлары алынгандай ашык-пошык йөгерешә, ашыга-кабалана, мәгънәсез рәвештә арлы-бирле чаба. Чемоданнар, кәрҗиннәр, елак бәбиләр аскан кешеләр кая, нигә кинәт кузгалган?
 
— Иннек! Помада! Тушь! — яшь, кара чегән хатыннары карлыккан тавыш белән кычкыра. — Колготки! Кызый! — алар аны эләктереп ала, күзләренә карый, чегәннәрнең якынлыгы куркыта, күңелен ярсыта, һәм ул улының кулын тагын да катырак кысып, арыган бармакларында эленеп торган авыр сумкаларның җайсызлыгын тоеп, усал, тирләгән кешеләрне ырып-ерып, читкәрәк чыгарга тырыша.
 
— Ән-и-и, эчәсем килә. Туңдырма ал! — Артур җан әрнеткеч тавыш белән сөйләнә, аны каядыр читкә, чиратлар янына сөйри.
— Артур, ашыкма. Күрәсеңме, су юк!
Урам сатучылары тезелешкән киштәләр ягыннан ачыган ис — сидек, сыра исләре аңкый.
 
— Йә, кая тыгыласың, сыер?! — Кояшта каралып-янган үгездәй таза хатын, явызланып, кинәт аңа акырды. Тыгыз төркем аны да, улын да платформага таба кысрыклады, әмма кисәк кенә артка чигенде, буталды, чуалды, этелде-төртелде — электричканы янә кичектергәннәр икән. Поездларның килүе-китүе хакында хәбәр биреп торучы җиргә, мөгаен, бөтен кешелек ыруына дошман нәрсә — иблис үзе кереп оялагандыр, дип уйланды Динара сыкранып. Адәм чыдамаслык эсселек башланганнан бирле, көн саен әллә нинди тискәрелек белән бәхетсезләр башына явыз хәбәрләрен яудырып кына тора.
— Электричка йөрми...
— Поезд дүрт сәгатькә соңгара...
— ...техник сәбәпләр аркасында тоткарлана...
 
Аның сүгенәсе, кычкырасы килде, һәм ул, ярсуын көчкә басып, әкрен генә платформа буйлап йөренә башлады. Авыр сумкасында оеган сөт чайпалуы тоемлана. Өске ирененә агып төшкән тозлы тир тамчысын ялап алды.

Адлердан килә торган поезд янә тоткарлана икән. Каршы алырга төшкән шау-шулы төркем күләгәлерәк җиргә шуышты. Әмма анда да урын юк иде. Чемоданнан, зуп-зур төргәкләр,  бәйләмнәр арасында капчыкка салган дуңгыз балалары чинаша, сабыйлар елаша.
— Миңа эссе, мин арыдым, — дип шыңшый Артур.
— Утырасым килә. Эчәсем килә! Кайчан китәбез инде без?
— Тиздән. Поезд килә дә, утырып китәбез.
— Күпергә барыйк, ән-и-и?
Алар әкрен генә озын күпергә күтәрелә башладылар, иң гаҗәбе — анда, өстә, алай ук коточкыч бөркү түгел иде. Каяндыр җил исеп, тәнне иркәләп сыйпады. Моннан — өстән вокзал тагын да шыксызрак һәм пычраграк булып күренә. Майлы-кара тимер юл, чуалып беткән юллар, ыгы-зыгы килеп бәргәләнгән халык төркеме, машиналарның вокзал алды мәйданында шыңгырдавы, трамвайларның түземсезләнеп кыңгырау чылтыратуы барысы бергә буталган-уралган йомгак сыман. Ә еракта, томанлы болганчык эссе рәшә уйнаган якта, хәрәкәтсез тукыма булып елга җәйрәп ята.
 
Бик тирән ялгызлык хисе, моңсу-сагышлы борчу биләп алды аны. Аяк белән типкәннәрен көтеп тәне җыерылган этнекедәй, җанының да бер төен булып укмашуын тойды.
Күпер астыннан, нәкъ менә алар аяклары белән басып торган җирнең астыннан ук, көтмәгәндә, тузаннан соры төскә кергән, тузган, таушалган поезд узды. Әллә пассажирлар йөртә торган, әллә почта-багаж поезды иде ул. Чинап-ыңгырашып туктап калды, арыган, кызган яны белән авыр сулап торгандай тоелды. Сирена үкерүе бермәлгә вокзалның гадәттәге тавышларын күмеп китте. Милиция машинасы елгыр гына вокзал алды мәйданына атылып килеп керде, ә аның артыннан пычрак-соры тимер фургон — “козгыннар” ияргән иде.
 
Кечерәк кенә мәйданны ярымтүгәрәк итеп урап, “козгыннар” тукталдылар. Алардан солдатлар төште. Аркаларында тир таплары шәйләнә. Явыз төрмә этләре дә бауда килеш битараф-төшенке күңелле булып тоела. Озын ал телләреннән селәгәйләре тама.
 
Мәйдан күз ачып йомганчы үле зонага әверелде. Аның тирәсендә, әйтерсең лә күзгә күренмәс түгәрәк читендә, көндезге эссе шәһәр элеккечә ыгы-зыгы килә. Узып баручыларның кайберләре кызыксынып тукталып кала да, нидер көткәндәй бераз таптанып торгач, яндыра торган эсселеккә, кызган кояш нурларына чыдамыйча китеп бара.
 
Кемнеңдер көчле теләгенә буйсынгандай, Динара күпер култыксасына чатырдап ябышкан, кадаклангандай басып тора.
 
— Әни, әни, солдатларның автоматы бар! Алар чын! Ә нигә алар монда? Ни эшлиләр? — Артур кызу-кызу сөйләнә.
 
— Чын... әйе, әйе... — таркау гына җавап кайтарды ул.
 
* * *
Институтның дүртенче курсында укыганда, Динара көтмәгәндә кияүгә чыкты. Тулай торак кызлары аннан көнләштеләр. Югыйсә, нәкъ алар төсле тулай торакта яшәп ятучы кыз бит, чибәрлеккә дә әлләни түгел, ә егетнең ниндиен эләктерде! Чибәр һәм акыллы гына булса икән, машиналы, фатирлы, акчалы егет бит! Ә чынлыкта акчалары ул кадәр күп түгел иде — Дамир ничек кенә әйләнмәде-тулганмады, кешедән бурычка да алгалады, үзе дә биреп торды — аларның кооперативында ул вакытта эшләр башланып кына киткән иде әле. Иркен, өч бүлмәле квартираларыннан күптин-күп дуслары эзне суытмады. Көннең дә, төннең дә теләсә кайсы сәгатендә чабып китәргә әзер өр-яңа «җиделе» тәрәзә каршында торды. Дамир көннәр буе эштә югалып йөрде. Кичен соң гына, арып-талып, ачыгып кайтса да, ягымлы һәм шат күңелле иде.
 
“Бәхетле” тормыш кануннарына тулысы белән җавап бирә торган чак булгандыр бу. Динара үзеннән көнләшкәннәрен белә иде. Дамирны барысы да эше уңучан дип исәпли. Бәлки, шулай булгандыр да. Һәрхәлдә, аның өчен тормышта хәл итә алмаслык проблемалар юк, өстәвенә карак та, “түр башында утыручы түрә дә түгел”... Түбәнсенә белми. Икейөзлеләнми. Кешеләрдән качып уылдык ашап симергән, кара “Волга”ларда йөреп типтерә торган адәмнәрне дә, читтән кергән, җилдән ясалган, урланган, хәрам акчаларын эчеп бетерә торганнарны да өнәми. Аннан аларның Артурлары туды. Язмыш аны кыерсытмады. Уллары искиткеч зирәк, музыкага сәләтле бала иде.

Ул көнне яхшы хәтерли: караңгы, ямьсез, көзге кын, юеш җил теңкәгә тия торган шыксыз кич иде. Юеш, пычрак шәһәр өстенә карлы яңгыр ишелеп-ишелеп яуды. Урамнарга күлләвекләр җәелде, машиналар пычрак ботканы чәчрәтә-чәчрәтә шуларга барып керәләр. Алгы тәрәзәнең пыяласын чистартып бетереп булмый, кар-яңгыр коя гына. Эңгер-меңгердә урам чатлары, йортлар дән югалгандай тоела. Җил котырына, ялангач, юеш агач ботакларын чайкалдыра.
 
“Жигули” эчендә җылы һәм җайлы иде.
Динараның күптәнге якын дусты Наташа Мәскәү самолетына соңгара, шуңа күрә алар зур тизлек белән юлда очраган җиңел машиналарны артта калдырып, автобуслар һәм йөк машиналары арасыннан боргалана-боргалана җайлашып чабалар да чабалар. Нәрсә хакында сөйләштеләр икән алар ул чакта, икәүләшеп арткы утыргычта көлә-көлә, ни турында бәхәс куерттылар? Бәлки, Наташа үзе язган шигырьләрен укыгандыр. Бәлки, шыпырт кына сөяркәсе хакында сөйләгәндер. Динара Дамирың тыныч, чибәр йөзенә кырыйдан карый, ул хатыннар сүзенә колак салып кайчакларда көлеп куя.
Алар шәһәр читенә чыктылар, аэропортка таба борылдылар. Ләкин тормозларга басарга туры килде: алда ниндидер киртә, машиналарның юеш аркалары аша зәңгәр күзен кыскалаган милиция машинасы күзгә чалынды. Аннан машиналарның бер өлеше читтәге юлга борылды. Дамир милиционер янына ук килеп, ишекне ачты.
 
- Ни хәл бу, начальник?
- Юл ябык. Көтегез, яки уңга борылыгыз. Шоссе ябык.
- Ә нигә алай? Без самолетка соңга калабыз.
- Юл ябык. Делегацияне уздырып җибәрәсе бар. Уңга-уңга. Монда ябык.
- Ш-шайтан! — дип сүгенде Дамир.
 
Машина тирән чокырга кереп утырды.
Юк, ни шайтаныма дип мин аларның килгәнен чокырда көтеп утырырга тиеш?! Аларга нәрсә, юлда урын җитмимени?! — Дамир юлдан үләнле болынга борылды. «Җиделе» үкереп юл читенә чыкты да яңадан юлга төште. Дамир борылып карады: милиция “киртәсе” шактый артта калган иде, ярым яңгыр, ярым кар арасыннан чак шәйләнә.
Алар буш юлдан чабарга тотындылар. Караңгыланды, аусыз яңгыр койганын фаралар яктысында күреп тордылр. Еракта утлар җемелдәде. Җемелдәвек эстакада юлның нәкъ уртасыннан алар каршысына ыргыла иде. Күрәсең, юлларында бер генә киртә дә очрамаячагына, каршыга бер машина да килмәсенә ышанганнар иде килүчеләр.
 
Барысы да күз ачып йомган арада, шундый зур тизлектә булды ки, Динара берни аңларга да өлгермәде. Дамирның кычкыруын гына ишетте.
— Кая?! Өскә килә бит!
 
Күзләрне камаштырырлык яктылык, бар дөньяны ак рәшәгә төргән әрнү... Каяндыр атылып килеп җиткән мотоциклчылар... Хәзер коточкыч хәл буласын аңлады ул. Дамир рульне борды. Кинәт бәрелү аларны газап, курку, караңгылык эченә ыргытты.
 
* * *
Атарга әзер автоматларын тоткан килеш, солдатлар вагон ишеге төбенә тезелделәр. Шул мизгелдә, авыр чинап, тамбур ачылды. Шунда ук явызланып этләр өрә башлады.
 
Өстән алар ниндидер соры бөҗәкләрне хәтерләтте. Алар күбәү, бик күп иде. Тоткыннар бөтен мәйданны тутырды, бөтенесе дәррәү, команда буенча, кулларын баш артына күтәреп, тезләренә чүктеләр. Аларны саный башладылар.
 
Алар хәлсезләнеп, аптырап борылдылар.
 
Солдатлар артында берничә узып баручы тукталды. Ыгы-зыгылы вокзал баткагы, кычкыру, елаш, көлеш, чемоданнар, сумкалар, туңдырма савытлары. Диспетчер тавышы. Күптән көтелгән электричка алтынчы юлга килә. Күпергә омтылган халык ташкыны, арыган, тизрәк калага ашкынган төркем-төркем кешеләр.
 
Этешә-төртешә, бер-берсенә комачаулый-комачаулый, кысыла-кысыла Динара яныннан кешеләр йөгерешә. Ә аста, аларның аяк астында, баш артына оеган кулларын күтәреп, соры, тыныч, бертөсле адәмнәр утыра.
 
— Әни, алар нишләп утыра? — Артур аны җилтерәтә. — Кемнәр алар? Алар начар кешеләрме? Фашистлармы? Солдатлар аларны хәзер үтерәме?
— Юк инде... Көтеп тор, аннан әйтермен...
— Әни, ә мин солдат булырмынмы? Дәвәникә әйтә, үскәч, солдат буласың, ди. Мин солдат булам...
— Дәшмә. Үтенәм синнән.
 
Өметсез курку биләп алган аны. Бу кешеләр генә түгел, ул үзе дә шулар арасында, дерелдәгән тезләрендә мескен һәм күрексез булып тезләнеп тора.
 
Курку гына түгел, куәтле, кодрәтле, котылгысыз хөкем алдында каушап-югалып калу һәм чарасызлык биләгән аны. Нәрсәдәндер яки кемнәндер шүрләү. Ул үзе дә, бу бичаралар да, тоткыннар да, солдатлар да — барысы да кемгәдер бөҗәкләр булып тоела ләбаса. Таптарга, сытарга ярый торган бөҗәкләр. Коточкыч кодрәткә ия албастымы бу, аждаһамы, әмма шуның барлыгын тою аны чүгәргә, җиргә сеңәргә мәҗбүр итә сыман. Бу кодрәт алдында ул көчсез, ярдәмчесез. Һәм менә бу кешеләрнең дә һәммәсе шундый ук мескен хәлдә.
 
Ул аның бар нәрсәсен тартып алды. Ул аның улын да алырга тели. Гөнаһсыз сабыйның җанын суырырга, иблис машинасының бер шөребенә әйләндерергә тели. Менә ул үзе тудырган дөньяга мыскыллы көлемсерәп, битараф кына карап тора.
 
Артурны үз артыннан сөйрәп, ул ашыгып аска төшә башлады.
 
* * *

Ул күзләрен ачты һәм аңлады: носилкада ята икән.
 
Элеккечә кар ява, салкын, йонлач тәпиләре аның битләрен тырный. Янында кемнәрдер ыгы-зыгы килә. Ул кузгалып куйды һәм исән икәнлеген тойды. Тик уң аягы гына бик нык авырта. Күзе ак җәймә белән капланган янәшәсендәге нәрсәгә төште.
— Дамир?! — Динара куркып пышылдады.
 
Йөгерешеп аның янына килделәр, торырга булыштылар. Шулчак яньчелгән, гарипләнгән машинага сөялгән ирен күреп алды. Җиңе белән битендәге канны сөртә-сөртә, милиция сержантына нидер сөйли иде ул.
 
Ак, куркыныч нәрсәнең читен күтәрделәр, һәм ул Наташаны күреп алды. Ул тыныч кына йоклый сыман иде. Битендә бер тырналган җире дә күренми.
 
— Үлем шул мизгелдә үк килеп җиткән. Баш арты бәрелгән. Миенә кан сауган, — диде кемдер.
 
Аларның машинасы бәрелгән бетон багана яртылаш ауган иде.
 
* * *
Эт өргәндәй кисәк кычкырган, карлыккан тавышка буйсынып, төркем-төркем булып бүленгән тоткыннар берсе артыннан икенчесе кызу бәреп торган фургоннарга үрмәләделәр. Ул аларның берсенекенә берсе охшаш йөзләренә караштырды. Аларның кыяфәте куркыныч иде. Аның җаны шикләнеп, җирәнеп, алардан чигенә, ләкин әллә нинди кирелек белән йөзләренә текәлүдән тыела алмый. Ул аларның нәфрәт белән туп-тулы күзләрен күрде. Азгын нәфесле, бозыклыкка баткан күзләр. Тупас битарафлык белән сүндерелгән яки ач өмет белән дөрләп янучы күзләр... Һәм күз алдында Дамирның күзләре пәйда булды — бушап калган, күрә карау, кыргыйланган, күралмаучан күзләр. Соңгы тапкыр Төмән ягында, зонада күрешкәндә аның күзләре нәкъ шундыйга әйләнгән иде.
 
— Кемне күзлисең, кызый? Уз, уз, — яшь кенә солдат аны кызыксынучан карашы белән капшап, тәкәбберләнеп эндәште.
— Каян китерделәр аларны? — Куркып кына сорады ул.
— Уз! — дип явызланып җикеренде кинәт солдат.

* * *
Беренче салкыннар ураган ак һәм үтә күренмәле чиста көн. Зират юкәләрен карга-козгын тавышы ураган. Кайгыдан кыегайган, гаепләүче йөзләр. Наташаның туганнары ятсынып, ямьсез карый. Изә торган гаеп. Гаеп һәм курку.
 
Судны көтә-көтә Дамир хәлдән тайды. Ярдәм, яклау өмет итеп, ул үзенең күпсанлы дусларына барып карады. Әле кичә генә аларның өендә сыра эчеп, ләчтит сатып утырган дус-иш, “видик”тан чит ил каһарманнарының батырлыклары хакында карый-карый, аның сөйләгәннәрен иренеп кенә тыңлаган булдылар. Элекке дуслыкны ашыгып онытырга тырышулары йөзләренә чыккан иде. Кичләрен Дамир дәшми-тынмый гына эчеп утырды. Почмак буш аракы шешәләре белән тулды. Кинәт авырып киткән ике яшьлек Артур туктаусыз ютәлли һәм акырып елый.
 
— Дамир, нишлисең син, тукта! — әкрен генә елаудан башка ни эшли ала иде соң ул?!
— Бетте! Барысы да бетте! — дип тәкрарлады ул. — Берничә елга утыртачаклар. Тормыш җимерелде. Бүтән кеше булып чыгачакмын, мин беләм.
— Син гаепле түгел ич. Алар үзләре гаепле!
— Ә син моны расла! Бәлки, Политбюро әгъзасыннан сорау алырлар? Ха-ха! Ул буш түгел, ул миллионнарның язмышын хәл итә, мескен бөҗәкнең хәле аны кызыксындырмый. Ни өчен Наташа һәлак булды? Ник мин түгел? Шулай булса, барыбыз өчен дә хәерлерәк буласы иде бит.
 
Динара берничә тапкыр адвокатка, тикшерүчегә ташланды.
 
— Мин шаһит бит. Үз күзләрем белән ничек булганын күрдем. Ул гаепле түгел.
— Сез бит аның хатыны. Сез монда үз ирегезне яклыйсыз.
 
Дамирны суд залыннан ук алып киттеләр. Ул урамга йөгереп чыгарга һәм Дамирны төрмә машинасына төрткәләп керткәннәрен күреп калырга гына өлгерде.
 
...Гаепләнгән кеше тамгасы — аның нәселе өчен дә гомерлек тамга. Дистәләгән еллар узды, юлбашчылар һәм шигарьләр алмашынды, әмма һәр буында элеккечә бертөрле, үк эз янып кала.
 
Гади, тыныч укытучы бабасы, “халык дошманы” дип, утызынчы елларда атылды. Егерме тугыз елдан соң, билгесез чокырда бабасының, аның кебек нахакка хөкем ителгән меңнәрнең сөякләре череп туфракка әйләнгәч, үлем приговорын дөрес түгел дип таптылар. Аждаһа йә албастының гөнаһсыз шаяруы гына икән ул.
 
Аннан әтисе чираты иде. Гаделлек эзләп көрәшә торгач, беркатлы әтисе психушкага эләкте. “Дәваланып” чыкканнан соң, түрәсен баш мие селкенерлек итеп кыйнап ташлады. Аны хөкем иттеләр. Эшенә, институтына әтисе бүтән әйләнеп кайтмады. Әнисе янына да кайтмады ул. Динара шул вакыттан бирле аның хакында берни белми. Әтисез тормыш гадәтигә әверелде.
 
Хәзер барысы да яңадан кабатлана. Албасты ачыккан. Аның иренә чират җиткән. Ул кайтыр. Ләкин бүтән кеше булып кайтыр — ул хаклы. Бандит, педераст яки наркоман булып. Ә бәлки, бөтенләй кайтмас та. Әтисе сыман...
 
— Әни, ә әти кая китте? Ул тиз кайтамы? — Артур тынычланып шулай сораша.
 
* * *
Баштарак хатлар килә иде. Һәр көн саен килде, сагыш-сагыну, мәхәббәт, газап, истәлекләр тулы хатлар... Аннан Дамир тынып торды. Динара куркып калды. Очрашу вакыты җитә иде, җыенып, янына китте.
 
Ярлы төньяк авылы аны үзәккә үтәрдәй салкын җилләре белән каршылады. Төрле такталардан, агач кисәкләреннән ашыгыч кына суккалаган вакытлы йортлар яныннан узды. Трактор тәгәрмәчләре изеп бетергән юл тоташ сазлыксыман, кырыйда чүплек өемнәре. Урамда беркем күренми. Каткан тимерчыбыклар гына гүли. Этләр өере яныннан узып китте. Иске бишмәте — туны бер тамчы җылытмый, зонага җиткәнче Динара катып бетте.
 
Биек таш стена өстеннән сузылган чәнечкеле тимерчыбык җилләр көенә сызгырып утыра. Караулда торучы солдатлар да суыктан куырылган. Төрле тавыш чыгарып этләр өрә.
 
Мыскыллы сораулар. Җанны кимсетә торган тикшерү.
 
Ниһаять, аны тимер рәшәткәле кечкенә тәрәзәле, ике караватлы салкын бүлмәгә керттеләр. Динара сигарет чыгарды, кабызып җибәрде. Ире килеп керде, һәм ул ниндидер ямьсез хистән куырылып куйды — Дамирын ул көчкә таныды. Кырынмаган, картайган йөзендә шатлыкның әсәре дә күренмәде. Күпереп торган чәчләре кыска, керпенекесыман итеп киселгән, һәм менә шул аны гадәти тоткынга әйләндергән дә куйган. Ул юанаеп киткән, авыр, көпшәк гәүдәлегә әйләнгән.
 
— Нәрсә? Ошамыйм мәллә? — Дамир авызын кыегайтып көлгән булды. — Ә син матурланып киткәнсең. Сөяркә тапкансыңдыр әле.
— Синнән хатлар килми башлады.
— Хатлар... Нәрсә хакында языйм соң? Һәм нәрсәгә?
 
Динара җавап бирмәде, башын иде. Инде сөйләшәсе килми иде аның. Алдында ниндидер чит, таныш булмаган кеше утыргандай ятсына. Аның кап-кара киемнәреннән дә авыр, җирәнгеч, күңел кайтаргыч ис килә.
 
Ул аны тупас, комсыз итеп алды. Ә хатын аның кулларына буйсынды, чит, тәмсез исне генә тойды, кыл сакал битләрен тырнады. Дорфа, каты кулларның авырлыгы, катылыгы изде аны, ләкин буйсынырга кирәк иде.
 
Яраланган агач яшь, яңа кайры белән каплангандай, аерылышу хәсрәте әкренләп төзәлә башлады, гаделсезлеккә әрнү дә йомшарды, ул үзе дә онытылды. Хатын ирен җай гына читкәрәк этәрде сыман, һәм аның барлыгы да төштәге кебек кенә булып калды.
 
Тагын өч ел шуышып үтте. Шунысы әйбәт, аның улы бар иде. Күз кыздырырдай сөйкемле, матур хатын булуы да юаткандыр, эчтәге авыр, туктаусыз игәүләп торган караңгылык беркемгә дә күренми бит.
 
* * *
Конвой машинага төялде. Рәшәткәле тимер ишекләр ябылды. Бушаган мәйдан бик тиз халык төркеме белән тулды. Бу дөньяда берни дә үзгәрмәде. Элеккечә кешеләр каядыр ашыгалар, көләләр, ызгышалар, барган уңайга туңдырма яки бөккән ашый-ашый сөйләшәләр.
 
Динара эсселекне сизмичә дә, һаман басып тора иде әле. Тамакка утырган авырту үскәннән үсә кебек, кычкырып елап җибәрергә әзер ул. Яшьләре яңаклары буйлап ага, тузанлы җиргә тама.
 
— Әнием, миңа кызу... Кая соң безнең поезд? Нигә елыйсың син? Әнием! — дип, улы аптырап җиңнәреннән тарткалый-йолыккалый.
 
Ул аңа берни дә әйтмәде. Фәкать кызу, сасы исле албастының сулышын ишеткәндәй булды...
 
Казан, 1989.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк авыр язылган- укырга авыр, соры...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Укырга авыр булса да, безнең буын чынбарлыгы. Мондыерак язмышка дучар булучыларны да беләм. Гаделсезлекне күреп торсак та, гаделлек барына ышана торган беркатлы кешеләр заманы иде шул ул еллар...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Миңа ошады. Укуы да авыр түгел.Җинел әсәрләр туйдырган иде.

        Хәзер укыйлар