Логотип
Проза

Тун

Җәйнең иң кызу көннәрендә район үзәгенең күпкатлы йортларының берсендә урнашкан ике фатирга, берәм-берәм, шактый гына ташламалар белән сатып алынган чәшке туннар кайтып төште.

 Җәйнең иң кызу көннәрендә район үзәгенең күпкатлы йортларының берсендә урнашкан ике фатирга, берәм-берәм, шактый гына ташламалар белән сатып алынган чәшке туннар кайтып төште.

Хуҗабикәләре тарафыннан кат-кат һәм өф-өф итеп өрелеп, кырык тапкыр киелеп, йомшак итеп сыпырылып, назлы, йомшак сүзләргә күмелеп, кием шкафына урнаштырылгач, җиңел сулап, кыш килгәнен көтә башладылар. Менә-менә ябалак карлар явып, җирне ап-ак итәр дә, көннәр суытыр, салкын җилләр исәр һәм... алар, ниһаятъ, урамга чыгарлар! 

Бу хыял туннарның, болай да кыска җәйге йокыларын бүлде, төшләренә кереп йөдәтте, сабыр канатларын яртылаш сынар хәлгә җиткерә язды. Бәй, моңа кадәр икесенең дә кыш дигән мизгелне бөтенләе белән күргәннәре булмады ич! Бары кибеткә тун алырга, йә булмаса күз-фәлән салып чыгыйм дигән ният белән килгән хатын-кыз дип аталган затлардан гына ишетеп белә иделәр аның барлыгы турында. «Аһ, кышын рәхәтләнеп киеп йөрергә!», «Кышын шәп булачак инде бу!», «Зәһәр дә җылы булачак кышын!» дигән сүзләр кабатланган саен, сер өстенә сер өстәлә торды. Тун сайлаучыларның авызыннан төшмәгән кышны күрәсе килү теләге көнләп кенә түгел, сәгатьләп артты. Хәтта минутлап дип әйтсәк тә бер генә мыскал да ялганлау булмастыр.

 Ел буена кибеттә эленеп торудан җиләп, инде дус-ахирәтләргә әйләнеп беткән бу ике тун, хуҗабикәләр табылмыйча, мондый бәхет тәтемәсен чамалыйлар иде. Шуңа күрә, алар һәрберсенә ярарга, ошарга тырышып, үзләренә генә билгеле булган барлык алымнарны да кулландылар. Сабыр иткән, морадына ирешкән, дигәндәй ярты ай аермасы белән генә бу ике тунга да бәхет елмаерга булды. Бер үк оешмада эшләгән ике хезмәткәр озын ялга тиешле акчаларыннан үзләренең дә, туннарның да теләкләрен канәгатьләндерделәр. Тик алар үзара ярыйсы гына дустанә мөнәсәбәттә булып, бер йортта яшәсәләр дә, тун сатып алулары турында бер-берсенә ләм-мим сүз ычкындырмадылар. Берсе – бүлек җитәкчесе булса, ә икенчесе аның кул астында өлкән хезмәткәр вазыйфасында иде. Билгеле, өлкән хезмәткәр дигәне үзенең җитәкчесеннән узып чәшке тунда «фарсит» итәргә базнат итмәде. «Башка эшкә күчәм дип сөйләнә, ул киткәч киермен», – дигән уйлары белән җылынып, инде байтак елгы пәлтәсендә йөрүен дәвам итте. 
Бүлек җитәкчесе дә кияргә ашыкмады. Чөнки урынбасар Хәтирә Хәтеровна берничә ел инде кыска чәшке тунда йөри. «Юк, аңарда минекеннән дә озынрагы булмыйча торып, киясем юк. Болай да, эшемнән кимчелек кенә табарга тора, «үз теләгем белән» дигән гаризаны бүгеннән яздырыр», дигән фикерен алданрак сөрде. Башка эшкә күчү турындагы хәбәрне дә, вакыт сузу өчен генә үзе таратты ул. Урынбасарның ел ярымнан пенсиягә китәргә тиешлеген чамалаганга...

 Хуш! Ә туннар ни хәлдә дисезме? 

Алар, әлбәттә, өйдәгеләрнең сөйләшүләреннән кыш җиткәнен аңладылар. Бүген булмаса, иртәгә хуҗабикәләренең иңнәренә сарылып, тышка – кыш күрергә чыгарга хыялланып көн артыннан көн, ай артыннан ай, хәтта ел да узып китте.

Дөрес, хуҗабикәләре аларны яратмый дип берничек тә зарлана алмадылар туннар. Атна саен диярлек караңгы шкафтан чыгарып, зур теләк белән киеп, көзге алдында бөтерелеп кенә тордылар. Хәтта өлкән хезмәткәр бер шимбәдә, авылга чәшке тунын киеп кайтмакчы булып, урамга кадәр чыкты. Җиләс, салкын искиткеч һаваны бик аз, үтә дә аз тоеп калырга туры килде шул тунга! 

Күрше подъездан нәкь шушы мизгелдә генә бүлек җитәкчесе килеп чыгып, аның бөтен хыялларын челперәмә китерде. Хуҗабикәсе ничек кире атылып кергәнен тун үзе генә белә! «Әллә минем дә йөрәк бар инде?» – дип куркып та куйды әле. Шулай булмый, дер калтыратты бит!

Тагын ике кышны фатирда каршы алганнан соң, туннарның берсенә бәхет елмайды! Урынбасар дәрәҗәсенә күтәрелгән бүлек җитәкчесе, карлар эреп, көннәр җылыта башлауга карамастан, аны эшкә киеп килде. 
– Әллә кайчан, хаклар күтәрелгәнче алган идем инде, әле якын да килерлек түгел, – дип акчасының чамалы гына, байлыгын ташып тормаганын «ныгытып» куярга да онытмады. 

Ә өлкән хезмәткәрне: «Кара син аны, чәшке туны була торып, кими йөргән, и хәйләкәр дә инде үзе! Болай карап торуга минем тун күпкә кыскарак, кызыгырлык түгел дә түгеллеккә.... Кияргәме... әллә, бүлек җитәкчесе вазыйфасына тәгаенләнгәнче, түзәргәме?» – дигән борчулы уйлар биләп алды...
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар