Мансур белән Гөлиянең гаиләсе авылда иң ишле гаиләләрнең берсе иде. Алар өч малай, бер кыз үстерделәр. Бер-берсен өзелеп яраткан бу күркәм ир белән хатынга бөтен авыл сокланып, гаҗәпләнеп карый иде.
Мансур гомер буе шофер булып эшләде, ул гел ерак юлга чыгып китә иде, эшен бик яратып башкарды, аңа җаны-тәне белән бирелде. Хәтта чирләп китсә дә, кара бөдрә чәчләрен сыйпап куя да, Гөлиясенең коңгырт күзләренә карап иңнәреннән коча:
– Мин өйдә ята алмыйм , мине юл чакыра , – дип пышылдый үзе.
Хатыны Гөлия моңсу күзләрен иренә төбәп:
– Җаным, күкрәгеңне тотып ятып торганыңны күрәм бит, хастаханәгә барып, бер тапкыр булса да күрен инде, – дип күпме үтенсә дә, Мансур бу сүзләргә колак салмады. Зарланырга күнекмәгән ир эшләде дә эшләде.
Гөлия авыл советы секретаре хезмәтен башкарды. Кызлары Алсу балачактан берәр кыз туганым булса иде, аңа барып сыенып, серләремне сөйләп, гәпләшеп утырыр идек дип, хыялланып яшәде.
Еллар артыннан еллар сиздерми генә үтә торды. Көтмәгәндә гаиләгә олы кайгы килде: кичен телевизор карап яткан әтиләренең йөрәге төнлә тибүдән туктады. Кан тамырының төере өзелеп китеп йөрәгенә барып төртелгәне ачыкланды. Алсу ул чакта өч яшьлек кыз, ике абыйсы армиядә, ә берсе мәктәп укучысы иде. Газиз ирен югалту кебек җан әрнеткеч кайгыны Гөлия бик авыр кичерде: төннәр буе керфек какмый елап чыга иде. Ансыз ничек яшәргә, нишләргә? Гөлия башында кайнаган меңләгән сорауга җавап таба алмый җафаланды һәм, ниһаять, туганнары, балалары белән киңәшләшеп, авылдан күчеп китәргә карар кылды.
Китәр алдыннан күп еллар эчендә йөреткән йөрәк серен чишәргә булды:
– Балакайларым, мин бу авылны беркайчан да үз итмәдем, ул йөрәгемә якын булмады, килен булып төшкәннән бирле өнәмәдем аны, әтиегез өчен генә шушында яшәргә мәҗбүр булдым, – дия- дия, яшьләренә күмелеп, бик озак балаларын кочып утыра бирде. – Хәзер инде мине монда беркем тотмый, үз ягымны сагындым, шунда кайтабыз, – диде ул калтыравыклы тавышы белән.
Тәкъдим итүчеләр булса да, Гөлия бүтән кияүгә чыкмады. Барыбер Мансурдай кешелекле, тугры ир табылмас, – дип, көрсенә иде ул. Гомер буе Гөлия күңелендә Мансурын бер изге илаһи зат кебек саклады. Башта гаилә туганнарында, ә соңрак, Алсу институт бетереп укытучы булып эшли башлагач, аңа юньрәк бәя белән бирелгән фатирда гомер кичерделәр. Шул ук йортта, күрше фатирда да тагын бер укытучылар гаиләсе килеп төпләнде. Ике гаилә арасында җылы элемтә урнашты: Алсу белән аннан ике яшькә кечерәк Камәрия аралашып яши башладылар.
Дуслык күп еллар дәвам итте. Камәриянең улы Алсуның кызы Сөмбелгә гашыйк иде, әмма ул башка кешегә кияүгә чыкты. Алсу күпме генә хыялланса да, ике күрше туганлаша алмадылар. Алсу туганнары белән әтисе каберенә даими кайтып йөрде, аны чистартып, карап, чардуганны зәңгәргә буяп тордылар. Әмма берничә тапкыр алар бер бик сәер хәлгә тап булдылар. Кабергә килсәләр, кемдер чардуганны буяп, каберне чистартып куйган икән. Бөтен туганнардан да сорап чыгалар, беркемнең дә мәгълүматы юк. Алсу күршесенә дә бу хакта кайтып сөйли. Камәрия дә еш кына әти әнисе каберен тәртипләп, чистартып килә. Аның әнкәсе әле күптән түгел генә вафат булды. Күршесе әнкәсен кыш чыгарга дип шәһәргә алып килә иде, соңгы көненә кадәр карап, тәрбияләп яшәтте. Ике дусның әнисе бер-берсе янына еш кереп яшәде, алар бер-берсен сагынып көтеп ала иде.
Беркөнне Камәрия Алсуны җиләк җыярга чакырды. Υз машинасына утыртып, җиләк күпләп пешә торган җирне күрсәтүен үтенде. Алсу еш кайтканга, туган авылына илтүче юлны бик яхшы белә һәм юлны ул күрсәтеп барды. Алсу Камәриядән аның әтисе турында сораштырырга булды.
– Синең әтиең кем соң? – диде ул.
– Минем әткәм Мансур исемле, шушы якныкы ул, – дип, Камәрия җавап кайтарды.
Алсуның күңеленә бер шом кереп урнашты.
– Алай булса, нишләп сине Камәрия Наилевна дип йөртәләр соң?
– Әнием беренче иренең исемен кушкан, шуңа күрә шулай.
Юл буе сөйләшеп бардылар.
Камәрия барасы юлның таныш икәнлегенә төшенеп:
– Мин дә бу юлны яхшы беләм, минем бит әтием шушы тирәдә җирләнгән , – дип сүз катты.
– Соң без якташлар түгелдер бит? Мин сине балачактан ук күчеп киткәнгә белмимдер, – диде
Алсу гаҗәпләнүен яшермичә.
– Юк, – диде Камәрия, – мин башка районнан. Минем әтием бу яктан. Тыңла әле, минем гомер серем шул, Алсукаем, мин бит әтиемнең законсыз баласы.
Алсу бу хакта сорашмады, чөнки бу як кешеләрен ул белеп бетерми ич. Чиләк тутырып җиләк җыеп, утырып чәй эчеп бераз ял иткәч, калдырып киткән туган йорт нигезен күрсәтим дип, Алсу күршесен авылына алып кайтты. Соңрак зиратка кагылырга булдылар. Сөйләшә-сөйләшә кабергә барып та җиттеләр. Камәриянең туп-туры Алсу әтисе каберенә барып, чүпләрен утый башлавы Алсуның күңелен тырмады, йөрәгенә ук кадалгандай булды.
– Син каян беләсең соң минем әтиемнең монда ятканын.
Алсуның күз аллары караңгыланып китте, ул тәмам хәлсез, телсез калды, җиргә ятып егылыр хәлдә иде. Әйтерсең лә әтисен кемдер тартып алган да, аны ятим калдырган.
Υзе дә сизмәстән:
– Син ни сөйлисең, бу минем әтием кабере! – дип, Алсу җанөзгеч ачы тавыш чыгарып кычкырып җибәрде.
Кычкыруны ишеткән Камәриянең ире шундук килеп җитте. Камәрия, каты тавышка түза алмыйча, тизрәк машинага кереп бикләнде һәм үкси-үкси елый башлады.
«Кыңгыр эш кырык елдан беленә » – дип юкка гына әйтми халык мәкале. Мансур бик еш ерак юлга чыгып китә һәм Фәния белән шунда таныша. Алсуга яшь ярым чагында алар яшәгән авылдан еракта Мансур тагын бер гаилә корган була. Ул гаиләдә көтеп алынган Камәрия исемле кыз дөньяга килә. Ул чакта Фәния ире белән улын җирләгән тол хатын була. Картлык көнемдә ялгыз калмыйм дип уйлый да, Фәния бала табарга ният кыла. Кызының туу таныклыгына әтисе итеп беренче иренең исемен яздыра. Мансур моңа каршы килми, ул инде Фәниянең аны эзләп килмәсенә, уртак серне чишмәсенә ышана. Фәния сабыр холыклы була, Мансурдан ул берни дә таләп итми. Хәтта аның үлеме хакында да еллар үткәч кенә ишетә. Ул зиратка да килә, ул вакытта Гөлия балалары белән авылдан күчеп киткән була инде. Хәер, авылда яшәгән булсалар да, Фәния кереп, гауга куптарып йөри торганнардан түгел. Ул зиратка да кеше күрмәгәндә генә килеп йөри торган була.
Еллар үтә. Авыл таркала һәм бөтенләй юкка чыга. Фәния кызы Камәриягә әтисе Мансурның кайда җирләнгәнен күрсәтергә була.
– Теге дөньяга киткәнче, әтиең белән хушлашырга кирәк , – ди ул кызына.
Ул көнне Гөлия Фәнияне зиратка озатып кала. Фәниядә Мансурның фотосурәте булмаган, шуңа күрә Камәрия әтисенең йөзен хәтерләми дә. Гөлия дә мөселманнарча иренең фоторәсемен беркайчан элмәгән, югыйсә, Фәния, аларга кергән арада, үзенең Мансурын күреп таныган булыр иде.
Зираттан кайтканда Алсу күршесе белән бер авыз сүз дә сөйләшмәде. Өенә кайтып әнисен кочып үксеп елый башлады.
– Нигә шулкадәр өзгәләнәсең, кызым? – диде дә, Гөлия кызын күкрәгенә кысты.
Алсу әнкәсенең иңнәреннән кочты:
– Әтинең каберенә кереп чыктык, әнием, күңелем тулды.
– Алайса, кызым, нигә соң мине дә үзең белән әтиең янына алып бармадың?
Гомер буена Гөлия кадерле иренә тугрылык саклап яшәде, Мансурга ул үзенә ышангандай ышанды. Ничек инде аңа чынлыкта ни булганын сөйләcен ди Алсу!
Соңыннан, ике күрше бер очрашып, бик озак сөйләшеп утырдылар. Алар Гөлиягә берни әйтмәскә килештеләр. Алсуның абыйларына да әтисенең кыңгыр эше хакында берни әйтәсе килмәде, чөнки киленнәре ул турыда белсәләр, абыйларына көн күрсәтмәсләр дип курыкты ул.
Ә Камәриянең үз гомеренә абыйлы буласы, алар белән аралашып яшисе килгән икән.
Беркөнне Алсуның абыйсы:
– Ни булды бу күршебез Камәриягә, миңа текәлеп карый да тора, – дип куйды.
Нишләргә? Бу сорауга Алсу үзе дә җавап таба алмады...
фото:
https://pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Юлда йоргэн машина йортучелэр арасында бер Мансур гына булгандыр дип уйламыйм,алар бик куп минемчэ,кайберлэре узлэре дэ белми торгандыр уллары,кызлары бар икэнлеген.
0
0
0
0
Гыйбрәтле хәл бит!Кызнаныч, хыянәт итүчеләр турында бик еш ишетергә туры килә. Их,сөю бәхетенә ирешкәч,аны саклау кирәк!
0
0