Логотип
Проза

Тәңре юлында

Алар тәмәке кабыздылар да, юлны аркылы чыгып, кыяга ышыкландылар. Өлкән лейтенант рюкзагын битараф төстә пычрак карга ташлады.
— Эх, Скворцов! Юкка кабалангансың. Взводың — аллага шөкер... Термезда гына көтеп торсаң ни була иде?
— Син башта «ике йөзне» (табуттагы мәетнең шартлы атамасы – авт.) кайтарып кара, майор... Таптың да соң кешесен!
Боерык, лейтенант...— диде майор суыктан һәм сөремнән карлыккан тавыш белән. Шуңа тагын сугыш беткәндә генә үз батальонында шундый хәл килеп чыгуга көенү, борчылу, кайгыру ачысы да өстәлгәндер инде.— Ничек соң?
— Тиешенчә, диде өлкән лейтенант. — Район хәрби комиссарына үгәнлеге хакындагы таныклыкны бирдем, акча компенсациясе белешмәсен суздым, ябылган хәрби билетын тоттырдым. Сержантның дипломатын аңа күрсәтмәдем. Чит кеше үлемендә түгел, үз тормышлларында актарынсыннар. Анасына тапшырдым.
— Дөрес иткәнсең,— диде майор.— Шуннан?
— Шуннан... Табутны автобуста авылга алып кайттык. Халык җыелды, Анасы миңа ташланды Кулында - чалгы. Прапорщикка рукопашный кулланырга туры килде... Әфганча ипи-тозлык чамаласам да, татарча ни бум-бум бит инде, ни кычкыргандыр, аңламадым. Коммисар әйтеп бирде: безне козгыннар дип атаган. Әйтерсең лә, Искәндәр Газизҗановны мин үтергән, йә минем аркада...
 
Мин саклый алмадым аны... Аның авылы  минекеннән биш кенә чакрымда, урман аша гына...
— Әйтмәдең бит, иптәш майор. Сәлам әйтеп кенә булса да сугылыр идем. Бәлки кемеңдер калгандыр әле анда.
— Беркем юк инде...
Сүзсез басып тордылар. Алда двигательләр гөрелтесе көчәйде. БТРны көпчәкләренә бастыргач, йә кабызып җибәргәннәр, йә өстерәтеп китәргә булганнар инде. Боерыклар яңгырады, юлдагы кешеләр машиналарына таралышты, колонна кузгалды.
— Ә мин Газизҗановка соңгы игелегемне кыла алмадым, иптәш майор.
Майор тизлеген арттыра барган колоннадан карашын алды да, үлгәннәргә нинди игелек кыласың инде, дигәндәй, өлкән лейтенантка күтәрелеп карады.
 
Өлкән лейтенант сүзен:
— Дөресрәге, анасына,— дип төзәтте.— Кабул Игосыннан (инфекция госпитале – авт.) «ике йөзенче»не кабул итеп алгач, без аның цинк табутына тәрәзә куйдык. Искәндәрнең карарлыгы калган иде ич әле... Ну, бер күзе юк — күз кабагын тарттырып тектердек. Ике аягы юк — агач табып, ботинкасын кактык та балагына тыктык... Безне Алла үзе генә хөкем итә ала... Баш мие юк — бушлыгын дүрт «Правда» газетасын йомарлап тутырдык. Укып ятсын бу дөньяның хакыйкатен... Кулының кайбер бармаклары юк — аларны шул килеш калдырдык инде. Бармаклар гына бәла түгел. Дөресрәге, әнкәсе соңгы тапкыр улына карап калганда бармак кына нәрсә ул?
 
Ышкылып диярлек яннарыннан узган бер БМП аларга кар, вак таш чәчрәтеп китте. Майор аның артыннан йодрык болгап калды, чак кына сүгенмәде.
— Менә шул... Цинкны эретеп ябыштырдык. Су да үтмәслек булды. Тәрти-и-ип... Россия күмә белә. Күнеккән. Тудыруны гына онытып бара. Россиядә кеше гомеренең озынлыгы сугыш — чират — зират арасы кадәрле генә.
— Бусын арттырыбрак җибәрмисеңме, лейтенант?
— Бездә тизәге дә аз түгел.
— Аны без генә чистартып бетерә алмыйбыз инде.
— Ә мин азрак чистарттым әле!— диде өлкән лейтенант тавышын күтәреп.— Анда хәрби комиссар мәет исе килеп торган комедия ясап маташмакчы булды. Режиссер!.. Сержантның пирамидасына «Погиб за Родину в РА» (Әфганстан Республикасы – авт.) дип яздырган. Ватан өчен — эр-ада ?! Ватан өчен ниндидер нәм-нәм кабиләсендә һәлак булды дигән шикелле... Кырып аттым. Күзгә төтен җибәреп тормасын.
— Бусы хак, лейтенант,— дип килеште майор. Ул узган машиналарны ерактан чамалап күзәтеп тора иде. Менә ул җанланып китте, БТР капкачыннан башын чыгарып килгән сержантка туктарга кушып кул изәде. Машина, тизлеген арттыра төшеп, упкын ягына янтайды да, көйрәп торган көпчәкләрне сытып үткәннән соң, аларны төтененә күмеп туктады.— Чумдык, лейтенант!
— Миңа үземнекеләр кирәк иде бит, иптәш майор!
— Ярәшкән кызларың түгел, түзәрсең,— диде майор машинага үрмәләп.— Өч сәгатьтән — тукталыш. Кружа, генац-вале!— дип боерды майор янындагы грузин егетенә. — Ну, кайтуың белән котлыйм, лейтенант! Безнең чыгып барыш, ә син тәмугка кире әйләнеп килгәнсең. Әйтерсең лә, берәр ханымың елап көткән!
 
— Елап калган бер ханымны күрдем инде, иптәш майор. Җитәр!
Скворцов, йөзен читкәрәк бора төшеп, аракы эчеп җибәрде һәм мыегын бушлат җиңе белән сөртеп алды. Әллә ачык люктан килеп кергән кар көрпәләреннән, әллә тәмәке төтененнән читләшеп, ул учын күз тирәсендә йөртеп куйды. Юк, күз яшен сөртмәде ул, моны майор яхшы белә. Лейтенантлар сугышта еламый. Алар сугышта йә тере калалар, йә т-тере-ләләр. Бары шул гына.
Ягъфәр хатыннан:
— Исемең ничек?— дип сорады.
— Кадрия...
 
Алар аркаларын терәп диярлек утырган урман эченнән чикләвек чыпчыгы сызгыргалаганы, ә йөзләрен басу тарафына баглаган яктан ара-тирә тимер чүкегән аваз ишетелә иде. Анда — як-ягын кыр үләннәре баскан су сиптерү торбасы артында, көпчәкле зәңгәр трактор, аңа тагылган бәрәңге алу комбайны тора. Басуның авылга терәлгән башында шундый ук агрегат эшләп йөри. Тракторы күренә, ә комбайн урынына тузан болыты тузгып килә шикелле.
 
Кадрия бая шул тузаннан яратылып, ялгызы гына менә шушы урман читенә килеп чыккан иде. Ягъфәрнең эчтән чикләвек җыеп чыгып, урман авызында вакыт уздырган арасына туры килде. Район үзәге белән Казан арасында йөрүче автобусларның соңгысы бу турыга килеп җитәргә бер сәгать чамасы бар иде әле. Асфальт юлдан анда-монда йөгергән машиналар төтенен һәм тузанын иснәп, юл читендә көтеп утыруны ул өнәми.  Юл ыңгай машиналарга утырмый: теләсәң-теләмәсәң дә шофер белән сөйләшеп барырга туры килә. Ялгызлыктан алҗып, алар гәп сатарга тотыналар. Ә автобуста исә син ялгызың үз уйларыңа чумып кайтасың. Бу хатынның якынайганын күреп, ул күңеленнән ризасыз-ланып та куйган иде. Солдат флягасыннан салкын чәй эчә иде, «Эчегез!»— дип аңа да сузды.
— Кая алайса,— диде хатын кыстатып тормыйча.— Тамак төбе чат юшкын.
Хатын башын күтәреп эчте, аннары тузанлы куак итәкләрен күтәрә-күтәрә чикләвек караштыра башлады.
Ягъфәр, яшел рюкзагына ишарәләп:
— Күпме кирәк — алыгыз,— диде.
— Каладан килгәнгә охшыйсың. Үзеңә тансыктыр. Рәхмәт, кирәкми,— диде хатын аның «сез» дип эндәшүенә илтифат итмичә.
— Хәер, сез җыя-җыя туеп беткәнсездер инде. Миңа, чынын әйткәндә, тансык нәрсә.
— И-и, кая инде ул безгә? Тузаннан баш чыкмый.
Ягъфәр хатынның гади итеп, ятсынмыйча сөйләшүен ошатты, аныңча ук «син» дигәнгә күчте.
— Сиңа ниндие туры килде соң?
Җавап урынына ул калушын салды да үзе утырган агач төбенә бәргәли-бәргәли эченнән туфрак какты, аннары аннан-моннан типчелгән кара трикосына ябышкан яшел сырганакларны чүпләштергәләде. Ягъфәр аның ни әйтергә теләгәнен яхшы аңлады. Үкчәләре ямаулы һәм тузанга каткан йон оекбаш кигән бу хатынга тормышның нинди чикләвек ашатканы күренеп тора иде.
— Ялгыз хатынга чикләвек вату гына нәрсә ул? Аның теше таудай хәсрәткә дә яхшы үтә,— диде хатын шаяртыбрак.
Ягъфәр теленә искәрмәстән килгән беренче сүзне әйтеп ычкындырды:
— Аерылдыгызмыни?
Һәм шундук хатынның иренен чак чалшайтып кына елмайгандай йөзен күреп, ялгышканын аңлады. Дөрестән дә, хатын-кызның ялгызлыгына ире белән аерылышу гына сәбәп була аламыни? Саный китсәң, моның мең сәбәбе бар ич инде. Бөтен кешенең дә яратуы, гомере тиң түгел шул.
Хатын аның бу уен җөпләгәндәй тыныч кына:
— Үлде ул,— диде.
Мондый очракта тапталып беткән сүз булса да Ягъфәр:
— Гафу ит,— диде.
— Ниткән гафу?— диде хатын тирән сулап.— Үзе гаепле. Комбайнчы иде. Салам чүмәләсенә күмелеп йоклаган җиреннән машина таптады.
— Эчә идеме әллә?
— Гадәттәгечә инде. Кешедән артык та, ким дә түгел.
— Башына җитәрлек булгач...
Ул сүзен очларга өлгермәде, Кадрия аны:
— Башына бүтән нәрсә җитте аның,— дип бүлдерде.
Эчү аркасында үлүләр Россия киңлекләрендә искитәрлек нәрсә түгел. Әнә элек шифалы кымыз гына кулланган башкортка да «Үлһәк эсеп үләек!» дигән сүз кергән, һәр үлем-китемнең үз сәбәпләре бар. Шулай да бу юлы Ягъфәр янәшәдәге хатынның күңеле төбендәге авыр ташның башка яктан кузгалуын тоеп алды.
— Улыбызны армиягә алып, Әфган сугышына керттеләр...
Ягъфәрнең күңеленә шом йөгерде. Таш арасында үзенә төбәлгән зәһәр елан башын күрдемени! Хатынның сүзләре аңа таба очкын яктырткыч ядрәләр сызгыруыдай тоелды.
— Өйнең нуры качты,— дип дәвам итте хатын.— Ашаган — аш, эчкән су булмады. Мин үзем түзалганчы тешемне кысып чыдадым инде. Аллаһе тәгалә сабыр булырга кушкан бит. Хатын-кыз үз башына төшкәнне мең ел да күтәрә ала. Ә ирем куркуын аракы белән басмак-чы булды... Бәхете, үлеп котылды.
Алдан күрәчәк үкчәгә басып йөри диләр ич.
Кадрия тавышын күтәреп:
Үлем күрәчәк нәрсә түгел лә ул!— диде.— Анысы бөтенеңә тигез килә аның.
Шулай,— дип килеште Ягъфәр.
 Үлгәч туфрак кына күмә. Әнә тере килеш җир астында йөрүләре яман әле-,— дип, хатын кыр ягына ияк какты.— Ә мин клуб мөдире идем бит... Яшьләрне биетеп тә, җырлатып йөртәсе кеше.
— Бәрәңге алырга кеше җитмимени?— диде Ягъфәр аның кайгысы турында артык төпченүдән тайпылырга теләп.
Кадрия:
— Кеше җитәрле-е-ек,— дип сузды.— Акча җитми, шуңа күрә чыктым. Кышын фермага керергә исәпләп торам әле. Клубтан алган туксан тәңкә телгә дә йокмый... Кызым быел университетка керде. Баштанаяк яңага киендерәсе бар. Кибетендә генә булса, шөкер дияр идең кана... Хәзер дөньясы сәүдәгәрләрдән артмый. Син монда җир ашап йөр, ә алар балда-майда йөзә.
— Ә улың... кайткандыр ич? Эшлидер...
Хатын йөзен аның тарафына борды. Тик күз карашы ары юнәлде, әллә нинди еракларга китеп барды. Ул капшанып үлән өзеп алды да, сабагын чистарткандай ике бармак бите арасыннан шудырып чыгаргач, аны кипшегән ирененә кабып кысты. Авызыннанмы, җаныннанмы өзелергә торган сүзләрен бикләп куйды шикелле. Шулай дәшмәскә кирәк булганда яисә эчтәге уйны сүзгә әйләндерер алдыннан ир-ат сигарет, йә папирос кабып кабызыр иде. Хатын-кыз үз-үзен күбрәк эчтән кабыза. Шуңа күрә тыштан көя дә.
— Кайтардылар аны... И-и, кайтарыплар да күрсәттеләр соң, әй?!— диде хатын тын гына. Ягъфәр аның коңгырт-кара күзе коры икәнлеген шәйләде.— Сөйләпләр генә дә бетермәле түгел... Каян башласаң да, очы-кырые юк. Бу сугыш бетәргә егерме көн калганда үлгәнлегенә телеграмма килде. Шуннан озак тотмадылар, кайтарып киттеләр. Үзен табутының тәрәзәсеннән генә күрдек. Табутын бер старший лейтенант белән прапорщик кайтарды. Күтәреп караган идем, сиздем: улыбызның ике аягы да юк. Табутының аяк очы кош каурые авырлыгында гына. Ир-ат та шулай диде... Кулбашы буш, кул бармаклары кайсы бар, кайсы юк, бер күзе юк, баш мие юк дип, үзләре үк әйтте. Фәкать солдат формасы эчендә аз гына нәрсә... Җирләп киттеләр (Галимҗан Миннегали улы Хөсәенов һәм Зоя Мөхәммәтҗан кызының авторга җибәргән хатыннан.)... Икенче көнне улымның тиздән кайтабыз дигән хаты килеп төште...(Һәлак булган Илфат Барыев анасының авторга хатыннан.) Үтергәннәренә сигезенче ай китте. Сигез минут түгел, сигез секунд та истән чыкмый. Суга төшкән инә күк кенә югалды... Иптәшләрен күрсәм, йөрәгемнең кайнар сулышын сизмәсеннәр дип, авызымны тоткан булам. Ә ул әчетеп борыннан чыга... Яхшылар үлде. Эх, исән, бик еракта дисәләр, янына егерме ел җәяү барыр идем. Улымның алтмыш хатын саклыйм, кат-кат укыйм. Улкаем, балакаем дим... (Кәнәрия Әгъзам кызы Гыймалетдинованың авторган хатыннан.) Безнең генә балакаебызны үтереп кайтардылар. Ялгышмы, язмышмы — белгән юк. Анда начальникларның балалары бармады бит...

Тарау күз карашын җыеп, хатын Ягъфәргә карады да, кемнеңдер битенә төбәгәндәй, иренендәге инде чәйнәлеп беткән үлән сабагын читкә төкерде.
Ягъфәр өнсез калды. Кар-шысындагы киң дөнья каядыр чигенде. Кул сәгатенең тавышы ишетелде. Әйтерсең лә бу — вакыт агышы түгел, ә шушы дөньяны менә-менә чәлпәрәмә китереп ватачак мина эчендәге сәгать авазы иде. Дөнья шартлар, аның урынына тирән кара чокыр гына калыр кебек. Ул чокыр төтенләп торырмы яки ул сасы су белән тулармы, әллә анда Кадриянең күзендәге шикелле сагышлы кояш чагылырмы? Ә тирәсендә бу хатын табут «тәрәзәсеннән» күрми калган ике аяк, кул бармаклары, корымлы бер күз, ком-таш белән кушылган бер уч ми, кара ялкын, кызыл төтен булып күккә ашкан кан чәчелеп ятар микән?... Бер якта ул — Ягъфәр, каршы якта маңгай җыерчыкларына, күз тирәсендәге сырларга, борын яфракларына тузан утырган, шул мина шартлавы күккә чөеп, шушы чуар урман авызындагы яшел үләнлеккә китереп ташлаган җир түмгәген хәтерләүче Кадрия басып торыр кебек иде.
— Менә шул,— дип йомгаклады үзенең сүзен Кадрия.
— Да, Искәндәр,— диде Ягъфәр читкә карап.
— Нәрсә? Кем дидең.. Искәндәр шул... Искәндәр — минем улым! Ә син каян белдең әле аны? Әйт, каян? Әллә... Әйт инде, әйт!
— Искәндәр... Шундый җыр бар ич: «Минем басып карый торган талларымны кискәннәр...» Ә синең талларыңны гына түгел, канатларыңны да кискәннәр... Шуны әйтмәкче идем. Бары шуны гына,— диде Ягъфәр. Әгәр бу минутта Искәндәрне белгәнен әйтсә, Кадриянең нишлисен кем белә? Шуңа күрә ул сүзен:— Авыр сиңа, Кадрия,— дип тәмамлады.
— Үлгәч җиңеләер әле.
 
Шул вакыт Ягъфәрнең күкрәк асты кычытып куйды. Ул моның ни икәнен белә иде. Нәкъ үзе инде — талпан, урман бете. Сизү белән алып ташламасаң, тирегә кадалалар да, башлары күмелгәнче, тәнгә керәләр. Аннары инде җиңел генә тартып алам димә. Кадриянең йөрәккә үткән җаны белән җил тузгыткан башаклар сыман чәбәләнүеннән соң үзенең кычытып киткән күкрәген кашырга, аеруча күлмәген ачып карарга кыюлыгы җитмәде, әллә ничек уңайсыз иде. Шулай да, сәдәфен ычкындырып, кулын күлмәк изүенә тыкты, һәм шул мәлдә, аны шаккаттырып, хатын:
— Урман бете мәллә?— дип сорады.
— Каян беләсең?— диде Ягъфәр.
— И-и, белмим диме инде? Каяле! Мин дип тартынып торма,— диде хатын урыныннан җәһәт кубып.— Сал пинжәгеңне, үзем кагып бирәм. Күлмәгеңне үзең как.
Ягъфәр Кадриянең үзгәреп, җылынып, шомарып киткән тавышына, игелек белән тулы сүзләренә буйсынмый булдыра алмады.
— Күлмәгеңне дә сал,— диде хатын, аның икеләнеп торуын күреп.— Сал, сал, ятсынма. Кая, бир әле...
Автомат түтәсенә бармагын куйгандай сак кына итеп, Ягъфәр күлмәгенең сәдәфен ычкындырды, аннары өстән-аска калганнарын чиште. Сала-салышка ук хатын күлмәкне үзенә алды.
— Әнә ич кадалган, үләт кыргыры!— диде ул һәм, баш бармак битен төкереп юешләгәч, талпанны каплап торды. Шуннан соң, туфрак кереп кысылган тырнаклары белән каптырып, аны сак кына тарткалый башлады. Талпан бирешмәде. Тәнгә башы белән кереп береккән икән инде.
 
...Громовның (Әфганстандагы 40 нчы армиянең баш командующие. Бу боерык совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына өч ай кала бирелә.) боерыгын үтәп, аның батальоны солдатлары иптәшләренең һәлак булган урыннарына куелган истәлек һәйкәлләрен үзләре утырган машиналарга салып алып чыктылар. Югыйсә, әфган каршылык күрсәтүчеләре аларны мәсхәрәләве ихтимал иде. Җир туңган иде инде, пирамидаларны ташлы җирдән казып алуы мөмкин булмады. Шуңа күрә аларны БМПга иштереп яисә трос белән тарттырып суырырга туры килде. Шулай итеп, җиде пирамида җыйдылар.
 
Сержант Газизҗанов боерык бирелгәннән соң — истәлек һәйкәлләре кую тыелгач һәлак булды. Алай да ул шулай ук үзенең соңгы сулышы билгесенә ия иде. Аның исемен калай кисәгенә язып, шуны торбага эретеп ябыштырып утыртканнар иде. Ныклык өчен торбаның башына аркылы-торкылы тимер ябыштырдылар һәм шактый тирән күмделәр. Казып ала алмадылар. Шулай ук сөйрәтеп чыгардылар.
Гомумән, үлгән солдатның бер генә кабере, аның өстендә бер йолдызы, тәресе, ярым ае бар яки берние юк.
Кадрия бармагын икенче тапкыр төкерекләп, аның тәненнән талпанны суырып чыгарды.
— Әле ярый башы өзелеп калмады,— диде ул урман бетен бармак битеннән читкә чиртеп.
Шунда Ягъфәр түзмәде, кулын хатынның иңбашына салды һәм, һичкем каршы тора алмастай тоелган көч белән кысып, аны үзенең ялангач күкрәгенә тартып китерде һәм маңгаеннан үбеп алды. Теленә төче тузан белән кипкән тир әчесе ягылды.
— Сабыр бул, Кадрия,— диде ул.
— Рәхмәт, Ягъфәр,— диде хатын басынкы тавыш белән һәм аның сул иңбашындагы яра җөенә кытыршы учын салды.
Кемнеңдер сугып җибәрүеннән саклангандай, Ягъфәр уң кулын күтәрде һәм, аны кая куярга белмәгәнгә гаҗизләнеп торгач, хатынның салкын кулына каплады.
— Йа Тәңре!—диде ул башка сүз таба алмагач.— Каян белдең?
— Оныттың дамыни инде, майор? Әйттем ич: мин Искәндәрнең алтмыш хатын яттан хәтерлим. Кайсыгызны үтергәннәр, кайсыгызның кайда ярасы бар...
Ул аның бер генә сүзен төзәтте:
— Хәзер мин — подполковник,— диде.

Асфальт юлдан Казанга таба бүгенге соңгы автобус узып китте.

Ниһаять, Ягъфәр дүрт көн буена иң элек кемнәр каберенә — ата-анасы каберләренәме, Искәндәр Газизҗанов каберенәме, соңгы кыр чәчәкләре куя алмыйча интегүенең хикмәтенә төшенде. Бактың исә, ул алар янына шушы хатынның җаны күмелеп йөргән тузан аша үтми торып, якыная алмаган икән.
Шулай ятасың. Күзең ачык. Караңгылыктан һәм суынган мич аралыгында ялгыз чикерткә сайравыннан гайре тәнең дә, җаның да һични теләми инде.

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар