Хикәя
Хикәя
СССР дигән зур дәүләтнең экраннарына төп рольләрдә Брюс Ли уйнаган карате хакындагы кинолар килеп кергәч, малайлар барысы да аңа гашыйк булдылар. Шаккатарлык гамәлләр кыла иде ул кино геройлары: кул белән сугып бер өем кирпечне он-талкан ясыйлар, йодрыклап суксалар – калын такталар чәрдәкләнә, сикерсәләр – өй түбәсенә кадәр сикерәләр, йөгерсәләр – атта куып җитә алмыйлар үзләрен. Нинди малай шуларга охшаш супермен итеп күрәсе килмәсен үзен? Хәтта авыл балаларының ишегалларында турниклар барлыкка килде, авыр сука тимерләрен гер урынына файдаландылар, иртәләрен әниләренең йөрәген бетереп салкын су белән коендылар.
Кечкенә татар авылында туган Ринат та бу матавыкланулардан читтә калмады. Физкультура дәресендә аннан активрак укучы булмады, иртән торып физзарядка ясарга күнекте, иптәш малае белән көннәр буе турникта атындылар, йомычкалар тутырылган капчыкны типкәләделәр.
Шоферлыкка укырга баргач та ул шөгылен ташламады егет, башкаладагы көрәш алымнары стадионына йөрде. Аның сәламәтлеге нык икәнен раслаган врачлар хәрби хезмәттә элит төркемнәргә яраклы дип таптылар. Ике ел буена чик сакчысы булып хезмәт итте Ринат.
Армиядән соң килеп шәһәргә урнашты, төзелештә шофер булып эшли башлады. Шунда күрше район кызы белән якынаеп китеп өйләнеп куйды. Теге кыз апасыннан калган шәһәр фатирында яшәп ята, имеш. Шулай итеп Ринат башлы-күзле, көтмәгән җирдән фатирлы булып куйды.
Матур гына яшәп китте алар. Шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк, җаныңа якын шөгыльләр табарга була. Үз гомерендә тәмәке, аракы ише зәхмәтләрне авызына алып карамаган Ринат күңеле тартылган спорт секцияләрен караштырды. Сәламәт тормыш алып барган яшьләр күп икән, шәһәрнекеләр дә, авылдан килгәннәре дә. Спорт сараенда төрле төркемнәргә оешканнар. Монда Ринатның яшерен теләге булган шәрык көрәшенә дә өйрәтәләр икән. Ләкин яше буенча бармый иде инде ул бу төркемгә. Алай да волейбол, футбол уйнарга, ярышларга йөрергә мөмкинлекләр бар иде. Җанкисәге Ралияне дә монда ияләштерергә тырышты әле ул. Әмма авырга узган хатын артык теләк белдермәде.
Калын тавышлы ике малай, игезәкләр алып кайтты хатыны. Мулладан малайларга Айнур белән Илнур дигән исемнәр куштырдылар. Бик тә тере булып, ел үсәсен ай үсте малайлар. Яшь әти-әни шатланып туя алмады.
Әйтергә кирәк, бала әле яңа туа бу дөньяга, әти-әни, әби-бабай инде аның киләчәген юрарга да тотына. Һәрберсенә үз балалары иң акыллы, иң матур, иң инсафлы булып күренә. Шуннан ни юрарга башлыйлар инде: менә үсеп җиткәч кызыбыз (улыбыз) фәлән булыр да төгән булыр, бар халыкны шаккаттырыр, әллә нинди уңышлар яулар, безне уч төбендә генә йөртер. Мондый яхшы юраулары чынга ашса, авызларына бал да май, әлбәттә. Үкенечкә каршы, күп очракта бу күзаллаулар хыялда гына кала. Шунысын да әйтергә кирәк, ата-ана балаларын үзләре ирешә алмаган хыялларын яулаган итеп күз алдына китерә. Уртакул музыкант, улын бар кыйтгаларны шаулаткан пианист итеп төшендә күрә. Артистлыкка юл яра алмаган ана кадерле улын Янковскийга яисә Смоктуновскийга тиңләргә тели. Шулар кебек, Ринатның да үзенә күрә яшерен теләкләре бар иде улларына карата. Аннан булмады да булмады инде, авыл баласы өчен мөмкинлекләр юк иде. Ә менә аның ике улы да Брюс Лига тиң осталар булачак!
Шуңа да әти кеше улларын кечкенә чакларыннан ук алдагы көрәшкә әзерләргә алынды. Балаларны кат-кат төреп йөртүдән хатынын катгый тыйды. Кыш көннәрендә урамга саф һавага алып чыкканда шарф, свитер ише нәрсәләрне кидертмәде. Өйдә күбрәк юка күлмәк-ыштаннан үрмәләтте. Юындырган сулары да салкынча булды. Ни гаҗәп, малайлар тиз күнекте мондый шартларга. Әниләренең сыктауларына карамастан, ныгып та киттеләр әле, салкын тиюнең ни икәнен белмәделәр. Уллары өчен генә кабаттан һәр иртәдә күнегүләр ясый башлады Ринат. Игезәкләр кызык итеп әтиләренең һәр хәрәкәтен кабатладылар.
Биш яшьләре тулуга, әти кеше малайларын җитәкләп, күршедәге спорт сараена алып китте. Ралиясе ишеккә аркылы басып карышып карады, әмма ире үз сүзен сүз итте. Шулай итеп Айнур белән Илнур көрәш секциясенә йөри башлады. Ринат, вакыт белән исәпләшмичә, шуларны алып барды, алып кайтты, өйдә өйрәнгәннәрен кабатлаттырды. Мәш килде малайлар белән. Тегеләр дә күзгә күренеп буйга тартылдылар, гәүдәләре ныгыды, холыклары үҗәтләнде. Ишегалдындагы башка балалар сыман юктан да елап тормыйлар иде алар, үпкәләүнең ни икәнен белмәделәр, мин-минлекләре булмады.
Җиденче яшькә киткәндә малайларның уңышлары күренде, аларны төрле шәһәрләргә ярышларга йөртә башладылар. Әлбәттә, киемнәрен алырга, озатып барырга туры килде, барысы да матди чыгымнар таләп итте. Әмма болары белән дә исәпләшмәде Ринат. Әллә нинди иномаркалар өчен акча түккәнче, балаларның киләчәген кайгырту мөһимрәк иде ата өчен. Хатыны еш кына ризасызлык та белдерде иренең үҗәтлегенә. Йә бераз йөрделәр, сәламәтлекләре, шөкер, ныгыды, уку яшенә җиттеләр, туктасалар да ярар иде, диде. Мәктәпкә дә, спорт сараена да йөрүләр малайлар өчен авырга туры килер, дип кайгыртты. Аннан соң иренең гел бер юнәлештә булуы ошамый иде хатынга. Башкалар әнә кунакларга баралар, кибетләргә йөриләр, затлы киенәләр, төрле якларга сәяхәт итәләр. Боларның берсе дә юк алар гаиләсендә. Иртәдән кичкә кадәр Ринатының телендә малайларның шөгыльләнүләре, уңышлары, режим буенча яшәүләре. Алай итеп кенә яшәргә ярамыйдыр ич инде.
– Тормыш ул – көрәш. Агым уңаена гына йөзүне бу тормышта яшәүгә саныйсыңмы син? Андыйлар миллион, максатлары юк, омтылышлары юк, көн үткәнгә риза булып йөриләр шунда. Теләкләре дә тамак, киемнәр тирәсеннән ерак китми. Әгәр нәрсәгәдер ирешергә теләсәң, күп әйбердән ваз кичәргә туры килә. Әмма бер килеп максатыңа ирешсәң, шуннан да зуррак бәхет юк тормышта, – дип, хатынына үз карашын сеңдерергә тырышты Ринат. Айнур белән Илнур да әтиләре яклы иде. Берәр көн күнегүләргә бармый калырга туры килсә, күңелләре төшә иде малайларның...
Алда язмыш зур сынау әзерләп куйган булган икән аларның гаиләсенә. Башкалада малайлар шөгыльләнгән көрәш төре буенча зур ярыш уздырылды. Әлбәттә, беренчеләрдән булган Айнур белән Илнур да ярышта катнашырга тиешләр иде. Әгәр дә малайлар алдынгы урынны яуласалар, киләчәктә зур мөмкинлекләр ачылачак иде алар өчен. Шуңа да бу җаваплы ярышка бик җентекләп әзерләнделәр.
Ринат уллары белән барыр өчен эш урыныннан түләүсез ял алды. Болай да ял көннәре туры килгән Ралияне дә балаларының ярышына барырга күндерде. Халык белән тулы иркен залда ирле-хатынлы тын алырга куркып, улларының ничек көрәшүен күзәттеләр.
Башта җиңү арты җиңү яулады малайлар. Икенче бүлек башлангач, көтелмәгән хәл булды: таза гына бер малай Айнурны баш аркылы чөеп җибәрде, Айнур, ничектер, башын каерып, уңайсыз килеп төште. Бар мәйдан аһ итте. Ярышлар туктатылды, врачлар бригадасы йөгереп чыкты. Әмма соң иде инде, муен сөяге сынган бала мизгел эчендә җан биргән иде...
Мондый кайгы гаиләне аяктан екты. Ралия көн елады, төн елады. Кара янган Ринатның йокысы качты, тамагыннан аш үтмәде. Туганын югалткан Илнур да бик авыр кичерде бу фаҗигане.
Атна-ун көн үткәч, суырылып киткән Илнур әтисе каршына килеп басты:
– Әти, – диде ул туры карап, – миңа тренировкаларга барырга кирәк. Иптәшләремнән артта калам.
Күзләреннән яшьләре бәреп чыккан Ринат кулын улының иңбашына салды:
– Барырга кирәк, бар, улым, дәвам ит алдыңа алган юлыңны...
– Юк! – дип елап, арага хатыны килеп керде. – Берсен кабергә керттең, инде бу алтын бөртегемне аның артыннан озатасың киләме? Риза-бәхил түгелмен, улым, тыңла сүземне, син бит минем бердәнберем...
Авыр күренеш иде бу. Хаклы, мең кат хаклы иде кайгыдан көйгән ана. Әмма Ринат, урыныннан кузгалып, улының тренировка сумкасын тутырырга тотынды.
– Үлем аяк астында, Ралия, – диде ул карлыгып киткән тавыш белән. – Тигез урында абынып егыла адәм, шунда җан бирә. Үкенечкә каршы, бик якын йөри безгә үлем дигәнең. Очраклы үлем барыбызның тамырын кисте, аңлыйм хәлеңне. Әмма моның белән тормыш туктамый. Үлемнән куркып бикләнеп утырыйкмы? Бүредән курыккан урманга бармаган, ди. Максатыңнан чигенергә ярамый. Бар улым, Айнур өчен дә көрәш, җиңүләр яула. Әнә шул яшәү дип атала инде ул...
Вакытлар үтәр, Илнур да зур көрәш мәйданына чыгар, таң калдырырлык җиңүләр яулар дип ышанып калыйк без дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк