Логотип
Проза

Теш сызлавы

Нурзидә аякларын көчкә атлап автобус тукталышына килеп җитте. Каршысында беркемне дә күрмәде, бернәрсә ишетмәде. Башында фәкать бер генә уй иде аның: ничек тә тизрәк барып җитәргә, ничек тә бераз гына түзәргә!

Тешенең сызлавына чыдарлык түгел иде. Әйтерсең анда теш кенә авыртмый, ә казналыгын бораулыйлар, баш сөягенә йөз иллеле кадак кагалар. Бу авыртудан Нурзидә телен әйләндереп сүз дә әйтә алмас дәрәҗәләргә төште. Күз аллары караңгыланды, артык нык сызланудан йөрәге чәнчеде... 

Әле автобус килергә тагын биш минутлап вакыт бар. Тукталыштагы урындыкта буш урын күреп, Нурзидә тизрәк шунда атылды. Аның инде кешеләрдән оялып, әдәп саклап торырлыгы калмаган иде. Урындыкка утыруга башын иңбашына салып, маңгаен тукталышның салкын тимеренә терәде. Бер мизгелгә генә булса да рәхәт булып китте. Ләкин салкын тимерләр генә басарлык түгел иде шул тешенең сызлавын. 

Күзләрен йомып, авыртуын онытырга тырышкан хатынның колагына әллә кайдан таныш тавыш ишетелде:

– Менә сиңа, мә! Кемне күрәм! Нурзидә ханым үзе түгелме соң? Нәрсә, кичә берәрсенең туган көне идеме әллә? Иртән баш төзәтергә җай булмадымы?

«Кем тавышы соң әле бу?» – дип, тавыш иясен исенә төшерергә азапланды Нурзидә күзләрен ачып карамый гына. Аңа кем әйтсә дә, нәрсә әйтсә дә барыбер иде бу минутта. 

– Да-а, әле ирләрне эчә, диләр. Хатын-кызлар ирләрдән яманрак эчә хәзер... Тормышның төбенә төшкәнсең, ахрысы, син... Гомер буе эчкән алкаш хатыннар да синнән сөйкемлерәк, – дип хихылдады таныш тавыш. Нурзидәнең ике ел элек аерылган ире иде ул. – Син мин җибәргән алимент акчасын эчеп бетермә инде. Зәринә нихәл? Мин аның янына кереп чыгармын әле, күрәсем килә, сагындым...

Тукталышта автобус көтеп торучылар бу сәер пардан читкәрәк тайпылды. Чынлап та сәер иде шул алар: карап торышка ярыйсы гына күренгән ир белән бите-йөзе шешенгән, капюшоны астыннан чәчләре тузгып чыккан, күзләрен дә күтәреп карый алмаган ниндидер хатын. Исерек дисәң, киемнәре чиста үзенең. Аек дисәң, бите ике атна тоташтан айнымый эчкән кешенеке кебек... 

Нурзидәне коткаручы автобус тукталыш каршысына килеп туктады. Буш урынны эләктереп калырга дип, Нурзидә тизрәк ишеккә томырылды. «Ярый әле утырырга урын булды», – дип сөенде ул тәрәзә буендагы буш урынга елышып. Инде күп түзәсе калмады, тиздән барып җитәр, бу авыртудан котылыр.

– Сез эш көне беткәнен генә көтеп торгансыз, ахры, – дип каршы алды аны теш поликлиникасының регистратурасында утырган хатын йөзен чытып. – Врачлар калмады, барысы да кайтып китте инде. Иртәрәк килергә иде... Хәзер генә авырта башламагандыр бит ул?

Юк, хәзер генә авырта башламады. Күптән авырта инде Нурзидәнең бу теше. Баштарак ул үзе турында сирәк-мирәк кенә: яки кайнар аш, яки салкын су капсаң гына сиздереп куйгалады. Тора-бара катырак ризыкларны да килештермәс булды. Алай гына авыртуына түзеп була иде әле. Аннары төннәрен сыкрарга кереште. Алай да берәр төймә «аналгин» эчкәч, басыла иде сызлавы. Стоматологка барырга, тешне күрсәтергә кирәк иде, билгеле. Ләкин, бушлай дәвалатыр өчен башта барып талон алырга кирәк. Ә Нурзидәнең алай йөрергә вакыты юк. Түләүлегә керер иде дә – әле аның акчасы бармы?  

Юк, поликлиникага барып, тешен күрсәтергә җыенган иде ул җыенуын. Шулай дип ниятләп куюы булды, тешенең сызлавы бетте дә китте. Әле Нурзидә үзе дә аптырады. Авырткан тешенә теле белән дә баскалап карады. Авызын ачып, бармак бите белән дә капшады. Юк, авыртмый иде теш. «Берәр нервысы калыккан булгандыр. Бетте ахрысы», – диеп сөенде Нурзидә. 

Инде менә бер атналап буладыр – теше хәзер көне-төне сызлый. Нурзидә таблетка арты таблетканы йота гына. Бераз сызлавы кимегән кебек була булуын. Ләкин озакка түгел. Соңгы атнасын ул шулай уздырды: теше иртән сызлады. Кич белән эштән соң теш табибына барам дисә, сызлавы басылды. 
Һәм кирәк бит: нәкъ җомга кичендә, инде бөтен врачлар кайтып беткәннән соң шундый итеп авырта башлады: Нурзидә идәннәргә ятып тәгәрәрдәй булды. 

Инде киләсе пациентлар килеп бетте дип, ишеген бикләргә торган стоматологның кәефе тәмам кырылган иде. Ул  Нурзидәнең тешенә авырттырып басты. «Ай!» – дип кычкырып җибәрде Нурзидә. Усал табиб өенә вакытында кайта алмаганы өчен юри шулай авырттырып басадыр кебек тоелды аңа. 

«Ник көндез килмәдегез?» – дигән соравына телен чак әйләндереп: «Көндез авыртмады бит», – дип әйтә алды Нурзидә. «Актык чиккә кадәр түзеп йөриләр дә... – дип мыгырданды табиб. – Бүгенгә өегезгә кайтып торасыз. Бик каты авыртса, дару эчәрсез. Дүшәмбе көнне нәрсә эшләргә кирәген уйларбыз, дүшәмбе иртән килегез». 
– Аны алып атып кына булмыймы соң? – дип инәлде Нурзидә алдагы ике көн ялда сызлаган теше белән бергә-бер каласын уйлап.
– Имплант куйдырырга акчагыз «кычытып» торамы? – дип, соравына сорау белән җавап кайтарды табиб.

Нурзидә дүшәмбене чак көтеп җиткерде. Башта ул әле ничек тә түзеп, эшкә барасы, поликлиникага эштән соң гына сугыласы иде. Ләкин кызын балалар бакчасына кертеп чыккач, эшкә бара алмаячагын аңлады. Аягын көчкә сөйрәп, теше сызлавына түзә алмый тукталышның салкын тимеренә башын терәгәч ишетте бит инде ул аерылган иренең үзеннән көлүен. 

Поликлиникага кергәч, көзгедән үзенә күз ташлаган иде Нурзидә, «аһ» итте! Чынлап та исереккә охшаган икән шул. Күзләре тәмам кысылып беткән. Шешкән яңагы астыннан борынының очы гына күренеп калган.
Шешенгән йөзен күреп, Нурзидә үзе генә «аһ» итмәде, кабинеттагы табиб та «аһ»ылдады. Җомга көнне Нурзидәне караган табиб түгел, башкасы иде бу юлы. 

– Сез үз акылыгыздамы? Ник бу көнгә кадәр суздыгыз? Ник иртәрәк килмәдегез? – дип ачуланганын Нурзидә тыңлап бетерә алмады, аңын югалтып, гөрселдәп креслога ишелеп төште.

Аны аңына тиз китерделәр. «Проблема бик җитди, – дип аңлатты Нурзидәгә табиб. – Сезне хәзер «челюстно-лицевой» хирургиягә озатабыз. Ашыгыч ярдәм чакырдык, килеп җитәр. Бер көн дә сузмыйча операциягә ятасыз».

Аның бу сүзләрне ишетеп, Нурзидә тагын бер тапкыр аңын югалта язды? «Юк, мин операциягә керә алмыйм. Балалар бакчасыннан кызымны алырга кеше юк», – дип әйтергә теләде, теле үзенә буйсынмады. Чынлап та, кемгә калдырырга соң баланы? Әти-әнисенә әйтсә дә, алар бит моннан ерак. Теләсәләр дә, кичкә кадәр килеп җитә алмаячаклар. Аннары, алар үзләре дә эшли бит әле. 

Бердәнбер ярдәм сорар кеше – аерылган ире иде. Нурзидә телефоныннан аның номерын җыйды. «Мине операциягә салалар. Бүген Зәринәне бакчадан син ал әле», – дип, үз хәлен көч-хәл белән аңлата алды ул. Сүзләренең яртысын үзе дә аңламады. 

Ир башта ык-мык килеп маташкан иде дә, «операциягә салалар» дигәнне ишетеп, сагайды. 
– Нурзидә, мин бит сине чынлап та махмырдан дип торам бүген. Син гафу ит инде. Ярар, борчылма. Зәринәне үзем алырмын, син больницада булганда үз янымда торыр, – диде ул. Әле хәтта соңыннан Зәринә белән берничә тапкыр Нурзидәнең хәлен белергә дә килде.

Нурзидә үзе дә элек тышкы кыяфәте сәер кешеләргә шикләнеп, кимсетеп карый иде. Янында шешенкерәк йөзле кеше булса, аларның барысы да аның өчен «алкаш» булды. Больницадан ул үзгәреп чыкты. Үз-үзен тотышы сәер булу әле һәрвакытта да эчкәнне белдерми икән шул. 
Әйтәләр бит: «не судите сами, не будете судимы», диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар