Логотип
Проза

Ташландык

Хикәя

Әлфия СӘГЪДИ
 

Зәңгәр бүкәнгә аксыл болытлар кунган. Идрис, шул бүкәнгә утырып, мамыктай йомшак, җылы болытларга чолганып очып бара. Өстән бар нәрсә уч төбендәге кебек күренә. Менә ул яши торган йорт, әнә дуслары Таһир, Булат, Дилә белән ­бергә уйный торган бакча... Арырак киң асфальт юл. Аннан төрле машиналар чабыша. Шулар арасыннан тип-тигез ике ак сызык буенча өр-яңа троллейбус елкылдап килә. Зәңгәр күзләрен бераз кыса төшеп, киң итеп елмайган шакмаклы күлмәкле ир кеше йөртә аны. Чү, әтисе ләбаса ул! Идрис аңа таба ыргыла. Болытларны куллары белән ишеп, әтисенең троллейбусы өстенә утыртмакчы була.«Әни, әни! Мин әтине таптым!» дип кычкыра. Үзе, томан пәрдәсе эчендә югала барган әтисен ничек тә күздән ычкындырмаска тырышып, болытларны туктаусыз куалый. Бер тукталышта болытлар нәкъ әтисенең троллейбусы турысына килеп җиттеләр. Әтисе аны тизрәк күреп алсын өчен, Идрис куллары белән болытларны тиз-тиз куып тарата башлады. Шулчак болытлар троллейбус түбәсендәге чыбыкларга бәрелеп чәлпәрәмә килделәр. Тотрыклыгын югалткан Идрис каядыр аска, караңгылыкка таба тәгәрәде...

Майка, трусиктан гына идәндә утырган Идрис башта ни булганын аңламыйча, йодрыклары белән күзләрен угалап, як-ягына каранды. Ул үз бүлмәсендә, юлбарыс рәсеме төшерелгән бик таныш келәм өстендә утыра икән ләбаса. Янында аксыл йомшак болыт та, матур итеп елмайган әтисе дә күренми. Бары тик челтәрле ефәк пәрдә аша үтеп кергән кояш нурлары гына әле шома пианино өстенә, әле Идриснең керфек очларына кунып шаяра иде. Башка вакытта сикереп торып бүлмә буйлап куып йөри иде. Бүген исә үз итеп, иркәләп сыйпаганнарын да тоймады диярлек. Әле генә кичергәннәрнең бары тик йоклаганда, төшендә генә булуын аңлап әрнеде. Тик торганда елыйсы килә, теше сызлагандагы кебек кыен иде аңа. Елап җибәрмәс өчен чытырдатып күзләрен йомды, төшен тагын дәвам иттерәсе килеп, келәм өстенә бөгәрләнеп ятты. Әмма ни тырышмасын, йоклап китә алмады. Бераздан торып, үзе егылганда шуып төшкән урын-җирен рәтләде. Аннары юынып алырга уйлап, кран янына килде. Торбадан аккан кайнар су сөтле чәй төсендәге ташаякка төшеп, Идрис әле генә төшендә күргән болытларга охшаган аксыл пар хасил итә. Аның эченнән әтисенең сүлпән генә елмаюлы йөзе чагыла һәм Идрис текәлеп карап өлгергәнче юкка да чыга иде. Әтисен якыннан озаграк күрәсе килеп, малай кайнар суны туктаусыз агыза, куллары белән ташаякны капшый. Ләкин ташаяк инде җылынып өлгергән, баштагы шикелле болытка охшаш пар да чыгармый, бары тик үзәккә үтәрлек әчеттереп Идриснең кулларын гына пешерә. Ул, суны туктатып, тәрәзә каршына килеп басты, әнисе кайтасы автобусны көтә башлады.

Бүген шимбә көн. Әнисе эштә. Кичә кичтән үк:
– Улым, иртәгә төшкә кадәр эштә булам. Отчет вакыты – җитешә алмыйм. Ә син мин кайтканчы тәртипле генә булып өйдә утыр, – дип әйткән иде. 
Идрис әнисенең «отчет вакыты»нда ял көннәрендә эшләвенә күптән күнеккән иде инде. Ләкин бүген тәкатьсезләнеп стенадагы сәгатькә күз салды. Аның нәни теле нибары ун турысында гына, әнисе кайтырга озак иде әле. Бераз икеләнеп торгач ул, күңелендәге кичерешләрен әнисе белән уртаклашасы килеп, телефонга үрелде. Трубкада «Ал-ло-о?» дигән тавыш ишетелү белән:
– Әни-и! – дип шәрран ярды. – Әни?!

– Нәрсә булды? – дип борчылды әнисе. – Берәр хәвеф-хәтәр бармы әллә?
– Әни, мин әтине күрдем! – дип сулышын буып торган сүзләрне берьюлы диярлек чыгарды Идрис. Әнисенең трубкадагы тавышы беразга тынып калды. – Әни, беләсеңме, мин болытларга утырып барадырыем, ә әти троллейбуста... Мин – өстә, ә ул – аста... Шуннан болытлар чыбыкка бәрелде...

– Туктале, син нәрсә лыбырдыйсың? Мин сиңа урамга чыкмаска куштым бит, ник чыктың? Ишегеңне бикләдеңме? Ачкычың кайда? – дип, бер-бер артлы сораулар яудырды әнисе.

– Әни, – дип сөйләп бетерергә омтылды Идрис, – әти...
– Нинди әти? Бернинди әти дә юк, уйлап чыгарма. Әтиең еракта, кайтмый, дидем бит мин сиңа. Битеңне юдыңмы? Аша да телевизорны кабыз. Урамга чыкма, өйгә кеше кертмә. Минем эшем күп, кайткач сөйләшербез.

Телефонда берөзлексез «пи-пи» дигән авазлар ишетерде. Идрис, бераз көтеп торгач, трубканы урынына куйды. Өстәл янына килеп әнисе әзерләп калдырган ризыкка карады. Ашыйсы килми иде аның. Тик әнисе кушканга күрә генә кечкенә сай тәлинкәгә термостан ботка, чынаякка какао агызып алды. Ләкин тамагыннан бернәрсә дә үтмәде. Ике ак сызык арасыннан елкылдап барган троллейбус, рульдә утырган әтисе күз алдыннан китмәде. Идриснең хәзер үк, шушы минутта ук әтисен күрәсе, аңа сыенасы килде. Урындыкка менеп, шкаф ишеген ачты, зәңгәр тышлы фотоальбомны эзләде, әмма ул урынында юк иде. Бик еш актаргач, әнисе аны алуны тыйган, шуңа күрә альбомны өскәрәк – буй җитмәсрәк урынга күчергән иде. Мондый киртә генә әтисен күрәсе килү теләгеннән туктата алмады. Ул юыну бүлмәсенә юнәлде. Китап киштәсенә менә торган җыелма баскыч шул бүлмә стенасына кадакка эленгән, ике яктан бау белән ныгытып бәйләнгән иде. Идрис аяк очларына басып кадакка сузылып карады – буе җитмәде. Бераз баш ваткач, әмәлен тапты: кер җебетә торган зур ләгәнне ваннага аркылы каплады да, әкрен генә шуның өстенә менеп басты. Идрис кыймылдаган саен ләгән селкенә иде, шулай да ул ике яктагы бауны чиште һәм, ләгәнне кире урынына куеп, аякларын ванна кырына терәде. Аннары әнисенең кер болгата торган таягы белән баскычка төрткәләде. Баскыч кадактан ычкынып, дөбердәп ваннага килеп төште. Идрис аны алып чыгып җайлады һәм үрмәләп иң югары култыксасына менеп кунаклады. Тик зәңгәр тышлы альбомны алай гына кулга төшерерлек түгел иде әле. Малай кер болгата торган таякны алып килеп, шуның белән альбомның читенә орынды. Бер-ике төртүгә, альбом аска очты, эченнән идәнгә төрле зурлыктагы рәсемнәр коелды. Идрис аларны җыеп алды да, үзенең бармак эзләре ярылып яткан битне ачты. Менә ул аның әтисе: шакмаклы күлмәк кигән, соры чалбардан, нык беләкләрен кояшта ялтыратып, елмаеп басып тора. Аны хәтерендә дә гел менә шулай итеп саклый Идрис. Аннары әтисенең бите чәнечкеле, кулларының дәү һәм кытыршы икәнен, әмма шул кулларга менеп кунаклагач, үзенә бик рәхәт булуын хәтерли. Идриснең тагын әнә шул сөялле кулларга чытырдатып ябышасы, чәнечкеле биткә битен куеп сыенасы килде. Кайда икән соң аның әтисе? Нигә кайтмый икән? Әнисенә үпкәләдеме? Әллә үзен якламаган өчен Идрискә микән? Юк, Идрискә үпкәләмәгәндер. Теге көнне чыгып китәр алдыннан почмакта куркынып елап торган Идрисне кочагына алып юаткан иде бит ул.

– Елама, улым, мин синең яныңа килеп йөрермен, – диде. Аннары Идриснең туңган тәпиләрен учларына алып өреп җылытты да күтәреп урынга салды, юрганына төреп башыннан сыйпады.
– Йокла, улым.
– Ә син? Син дә йокла.

– Ярар, улым, – һәм әтисе башын Идриснең мендәренә куеп, аны кочагына алды. Шуннан башкасын хәтерләми Идрис – йоклап киткән. Иртән ул торганда әтисе юк иде инде. Әнисе елап беткән, бик кәефсез күренә иде. Мондый чакта аның холкын яхшы белгән Идрис бик теләсә дә әтисе турында сорашмады. Тик ниндидер бер эчке бер тынычсызлану, курку хисе белән кич булуын, кояшның тизрәк Таһирлар йорты артына яшеренүен генә түземсезләнеп көтте. Урамга уйнарга чыккач, кат-кат өйгә кергәләп кояшны күзәтте. Ләкин кояш күптән инде Таһирлар өе артына качса да, инде шәһәр урамнарында, зур-зур йортларда балкып утлар кабынса да, әтисе кайтмады. Әнисе шул көннән башлап боегып калды, әтисен телгә алмаска тырышты. Идриснең: «Әти кайда?» – дигән соравына каршы кыска гына: «Командировкада», – дип җавап бирде. Ул көннән соң инде җәй, көз, кыш, яз, тагын бер җәй килде. Ә әтисенең һаман кайтканы юк. Идрис эченнән генә әнисенә рәнҗеде. Әтисен нык үпкәләтте бит ул теге вакытта.

– Чыгып кит! Күрәсем дә килми, син безгә кирәк түгел! – диде. Ничек инде кирәкмәсен! Бик ярата ич Идрис әтисен, үлеп ярата! Әтисе әнә шуңа куркып кайта алмый йөридер кебек тоелды аңа. Тик ул әнисенә бу турыда әйтергә кыймады. Кайда йоклый икән ул, нәрсә ашый икән, киеме дә керләнеп беткәндер, дип еш уйланды. Әнисе тәмле әйбер алып кайтса, сиздерми генә әтисенә дип саклады. Әмма бер көнне уенчыклар тартмасыннан кәгазьгә төрелгән ашамлыклар килеп чыккач, әнисе аңа болай диде:

– Улым, әтиең безнең янга бүтән кайтмаячак. Син аны көтмә. Тәмле әйберләреңне дә үзең генә аша. Әтиең икенче өйдә яши хәзер.
Бу хәбәр Идриснең башына сыймады. Ничек инде икенче өйдә яшәсен ди ул? Әнә, Таһирның да, Диләнең дә әтиләре алар белән бергә яши бит. Таһирларның өе нинди кысан – барыбер яши, беркая да китми. Ә Идрисләрнеке ә-ә-нә нинди зур, нигә икенче өй аның әтисенә? Алар барысы бергә монда да сыялар бит.
Шундый күңелсез уйлар белән яшәп ятканда аның кичерешләрен тагын да газаплыракка әйләндергән бер вакыйга булды. Беркөнне урамда туп өчен тарткалашканда дусты Таһир аңа «Ташландык!» дип кычкырды. Идрис бу сүзнең нәрсә аңлатканын башта төшенмәде. Шуңа күрә: «Син үзең ташландык!» – дип, Таһирның якасына ябышты. Тәпәләшеп ятканда, алар янына Таһирның әнисе – зур гәүдәле, юан аяклы, һәрчак усал калын тавышлы Рәисә апа килеп басты. Ул ике бармагы белән генә чеметеп тотып Идрисне ком өстенә тибәрде. Яклаучы табылганга канатланган Таһир:

– Мин түгел, син ул ташландык, сине әтиең ташлап китте, ә-ә-ә! Ташландык, ташландык! – дип үртәвен белде.

Кинәт ачылган яңалык Идриснең бөтен тәнен берьюлы көйдереп алды. Битен чеметтереп кайнар яшь тәгәрәде, тәпәләшергә дип йодрыкланган куллары хәлсезләнеп салынып төште. Колагында бертуктаусыз «ташландык, ташландык» дип яңгыраган тавыштан башы шаулады.

– Нәрсә әтәчләнәсез? Кара килмешәкне! Шушы ташландык нәмәрсәләр бигрәк әрсез була, – дип орышты Таһирның әнисе. Урындыкта утырган хатыннарга ул тагын әллә нәрсәләр тезеп китте. Идриснең шулчак үзен Таһир да, аның әнисе дә күрмәслек булып кечерәеп каласы, каз үләне арасына күмелеп, җиргә сеңеп, тәгәрәп елыйсы килде. Һәм ул борылып өйләренә таба йөгерде. Подъездга кергәч, йодрыклары белән күзләрен сөрткәләде, йолкынып чыккан күлмәк читләрен шорты эченә тыгып куйды. Аннан әкрен генә килеп баскычка утырды.
.
– И-и, мескен бала, үсә, күтәрелә бит. Ирләргә ни, рәхәтләнеп яшәп ята шул чәчбие белән. Әтисе тере килеш улы ятим үсә менәтрәк. – Күрше хатыннарының үзен күргән саен офтануларының серен дә хәзер генә төшенде Идрис. Элек искә дә кермәгән «ташландык», «ятим», «чәчби» сүзләре Идрис өчен дә, әнисе өчен дә бик начар мәгънә аңлата икән бит. Димәк, аның әтисе бүтән беркайчан да кире кайтмаячак. Ә әнисе? Димәк, ул да ташландык булып чыга? Алар икесе дә ташландыклар. Менә ни өчен аның әнисе әтиләре киткәннән бирле бик аз көлә, сиздермәскә тырышып гел елап йөри икән. Идрис Сабан туена чыккач булган хәлне күз алдына китерде.

Әнисе аны борыны сарыга буялган көмеш төсендәге уенчык самолетка утыртты. Бөтен тирә-якта шат тавыш, җыр, музыка яңгырый иде. Идриснең дә бертуктаусыз көләсе, очасы, җилпенәсе килде. Җиргә төшкәч тә, үзен әле һаман самолетта хис итеп, әнисе янына ашыкты. Әнисе аңа карап яшь аралаш елмая иде.

– Ник елыйсың, әни? – диде Идрис аның шундый күңелле бәйрәмдә яшь түгүенә аптырап.

– Мин еламыйм, улым. Яңгыр сибәләп китте, шул чылатты, – диде әнисе. Тик Идрис моңа ышанмады. Чөнки яңгыр болыт булса гына ява, ә тирә-якта кояш кыздыра, һәм беркемнең дә өсте юешләнмәгән иде.

Ачы хәсрәттән Идриснең йөрәге кысып куйды – менә ни өчен елаган икән әнисе ул чагында. Әкренләп әнисенең соңгы вакытта күзгә чалынган тагын кайбер сәер гадәтләрен исенә төшерде. Подъезд төбендә хатын-кызлар җыелышып утырганны күрсә, ул кибеткә, йә башка берәр җиргә керәсе бар дип, ничек тә Идрисне читкә алып китәргә тырыша иде. Таһир, Дилә, Булатларның әниләре белән дә артык аралашмаска тырышты. Бәлки, алар әнисен дә: «Син – ташландык», дип рәнҗеткән булганнардыр, моны Идрис кенә белмәгәндер? Әнисен кызганудан Идриснең бугазына ачы төер утырды. Соңгы айларда Самат атлы бер абый килеп йөри башлагач кына ара-тирә элеккечә бер очынып алгалый иде әнисе. Ләкин ул абыйны озаткач тагын боегып кала, үз-үзенә урын табалмыйча бәргәләнергә тотына иде. Ә Идрис аңа да, кайдадыр адашып йөргән әтисенә дә ярдәм итә алмавыннан газаплана, үзенә әле һаман 6 гына яшь тулуына көенә иде.

Бүгенге төшеннән соң Идрис, ниһаять, бүтән болай яши алмаячагын тойды. Соңгы көннәрдә бөтен күңелен биләп алган бер теләген тормышка ашырырга уйлады. Ул теләк анда шактый элек, әнисе «Кар патшасы» әкиятен сөйләгән кичне үк туган иде инде. Идриснең дә Герта кебек бернинди суыктан, ерткычлардан, кыенлыклардан да курыкмыйча әтисен эзләп табасы, аны әсир иткән теге явыз «чәчби» кулыннан коткарып, өйгә алып кайтасы килде. Нинди рәхәт булыр иде аларга өчәү бергә тагын. Әнә шул турыда әнисенә дә сөйләргә теләгән иде ул. Инде кире сүтелде. Берәүгә дә әйтмичә әтисен үзе генә эзләргә булды. Шуңа күрә тәрәзәдән күзен алмый тәкатьсезләнеп, әнисенең эштән кайтуын көтте.

...Әгәр тугыз катлы таш йорт яныннан узып баручы өлкәннәрнең берәрсе шул тәрәзәгә очраклы гына күз салса, йөзенә ялгызлык, олыларча тирән хәсрәт билгеләре чыккан малайны күреп тетрәнер иде. Әмма игътибар итүче булмады. Кешеләр дә, машиналар кебек үк, битараф төстә каядыр ашыгалар иде.

«Сөембикә», 1991, №7. 

Фото: Изображение от Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар