Логотип
Проза

Тапкан түгел, баккан − ана

(тормыштан алынды)

        Улым белән кызымны үстердем, кеше иттем, инде бераз гына булса да үзем өчен яшәп алырга хакым бар, дигән сымаграк уйлар белән көн күреп яткан Рафиганың беркөн бар күңел тынычлыгы югалды. Гаиләле, ике балалы улы Инсафның күрше авылда чит хатында баласы үсә, имеш. Кеше сүзе кеше үтерә, Рафига ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Дөньяда күренмәгән хәл булмаса да, бу хәбәр үз балаңа килеп кагылса, бик рәхәт түгел икән шул. Рафига бер кайткан арада улын каршына утыртып ныклап сөйләште. Тик тегесе, әни, ул минем бала түгел, дип карашын читкә борды. Янәсе дә, даны чыккан Илфирада кунып чыгучы миннән башка да бетмәгән. Рафига каты гына сорау алуын дәвам итте: “Димәк, чит хатында кунып йөрүең хак?” Улы ык-мык килде, ни ә, ни йә димәде, шәһәрдә эшем күп, диде дә җыенып китеп тә барды. Рафига башына ишелеп төшкән борчулы уйлары белән бер үзе утырып калды. Менә сиңа кирәк булса! Улын атасының сукмагын сайлар дип һич тә башына китермәгән иде шул. Миңнегали дә уҗымга йөрде, йөрде дә, балалары үскәч, үзеннән уналты яшькә кечерәк кызга өйләнеп тә куйды. Яңа хатыннан ике баласы бар. Бер балаларын Рафига белән Миңнегали фаҗигале рәвештә югалттылар. Хатынын иң авыр, иң кайгылы чорда ташласа да, ярый инде анысы төп гаиләсендә балаларын үстерде, теге гаиләсендә булсын, ике кызын сөеп үстереп ята. Ә Инсафы?! Гаиләсендә ике баласы, хатыны була торып, теләсә кайда орлык чәчеп йөрсен әле! Ничек гарьләнмәссең! Ана кеше үз баласының ялгышын аңлар да, кичерер дә. Ә менә килене ишетсә, ул ни әйтер? Җавапсыз мең сораудан башы түнгән Рафига төн йокыларын югалтты. Инсафының үз хатынына хыянәт итүенә бер яктан көенсә, икенче яктан улының бала хәтле балага шулай җиңел генә каравы акылына сыймады. Каян беләсең әле ул баланың синекеме, түгелме икәнлеген? Алдыңны-артыңны уйламыйча чит хатыннарга наз өләшеп йөрисең икән, димәк, ул малай синеке дә булырга мөмкин. Җаваплылыкны үз өстенә аласы килмичә тәртәсен борганга охшаган бу маңка малай! Хаклымы-хаксызмы, бала кылган ялгышларны һәр ана үзенеке итеп таный, үз гаебе бар кебек кабул итә. Ана буларак, үскәндә дөрес тәрбия бирә алмадым, дип өзгәләнә. Рафига да, күңеленнән үзем генә гаепле, дип ачынды. Улы белән кызына начар ана булмады ул булуын. Улын әтисенең азгын фигыленнән генә йолып кала алмады, шул гына аның бар гаебе. Гаилә тулы булсын, балалар әтиле булып үссен, дип Рафига ире чит хатыннарда кунгалап кайтканда да тавыш-ызгыш чыгармаска тырышты. Ә бәлки гаилә тынычлыгын саклар өчен алай тешен кысып түзәргә дә кирәк булмагандыр? Балаларга начар үрнәк биргән әтиләрен алар алдында фаш итәргә кирәк булгандыр? Инде хәзер үкенсәң дә юк! Әнә улы әтисе эзеннән китте! Башын югалтып, теләсә кайда балага орлык чәчеп йөри! Ялгышын танырга теләсә, бер хәл дияр идең! Юк бит! Улы белән ачыктан-ачык әллә ничә кат сөйләшергә маташса да, аның бу адымы нәтиҗә бирмәде. Инсаф, малай минеке түгел, дип үз фикерендә нык торды. Рафига да улына ышанырга тырышты. Улына ышануы да күңел тынычлыгын кайтарыр өчен генә икәнлеген үзе аңлый иде аңлавын. Килене белән улы арасында да әллә ни үзгәреш күрмәде кебек. Килене артык пошаманга калганын сиздермәде сыман. Һәрхәлдә читтә иренең баласы барлыгын белгәч, аерылам, дип йөрмәде. Шулай да Рафиганың икеләнүе бетмәде. Шулай авыр сулап уйлана-уйлана, икеләнә-икеләнә ике елдан артык вакыт узды. 
         Намусын күпме генә авызлыкларга тырышмасын, Рафига, улыннан аермалы, тынычлана алмады. Билгесезлектә яшәве аңа җиңел түгел иде. Хакыйкать нинди ачы булса да, билгесезлек тагын да авыррак. Тирә-якка азгын даны чыккан биш-алты балалы хатында үз оныгы үсүен белеп яшәү тормышының бар ямен ала иде. Әллә нинди исәп тотмыйча гына Рафига шул баланы күреп кайтырга дип бер көнне күрше авылга юл тотты. Инде җан тынычлыгын алган кеше сүзеннән дә җиләде. Нокта куярга кирәк бу хәлгә! Инсаф үзе булдыра алмый икән, Рафига очына чыгачак! Коймалары ауган, капкасы кыйшайган иске генә йортның ишеген шакыганда Рафиганың күңелен авыр хисләр биләде. Илфираның ирсез хатын икәнлеге билгеле, тик ялгыз хатыннар да тормышларын төрлечә алып бара. Тәрәзәләре күптән юылмаган йортның ишек алды чүп-чар белән тулы, теләсә кайда буш шешә аунап ята. Кабыргалары беленеп торган ач эт, әллә өрергә хәле булмады, әллә керүче-чыгучыга ияләшеп беткән, тавыш-тынсыз гына оясыннан чыгып Рафигага койрыгын болгады. Бикле ишекне ун-унике яшьләрдәге кыз чыгып ачты да кунакка сораулы карашын төбәде. “Әниегез өйдәме?” – Рафиганың соравына җавап итеп кыз өй эченә ымлады. Илфира өйдә иде, тик аның өйдәлегеннән артык фәтүә булмады. Ят хатыннан оялыпмы, кыз идәндә ярым ялангач исереп йоклап яткан әнисенең өстенә керләнгән юрган китереп япты. Кайсы күлмәксез, кайсы ыштансыз утырган дүрт бала арасында Рафига үзен кызыксындырганын эзләде. Шакшы идәндә кабыклы бәрәңге ашап утырган ябык кына балада карашы тукталды һәм Рафига эчтән генә дертләп китте. Кем, кем, ә үз улының бәләкәй чагын әни кеше танымыймы соң?! Менә бит коеп куйган Инсафы утыра! Шул ук зур коңгырт күзләр, кыз баланыкыдай озын керфекләр... Аякларына хәтле әтисенекедәй дуга аяклы... Рафига балага карап-карап торды да аңа табан кулларын сузды. Малай ятсынып йөзен апасының итәгенә яшерде. Рафиганың бөтен икеләнүе юкка чыкты. Башкалары кемнекедер, ә бу баланың Инсафныкы икәнлеге хак! Нинди сәбәп белән улы бу хәерсез йортка килеп кергәндер, үз хатыны була торып, ни сәбәпле азгынлыкта йөргәндер, әйтүе кыен, шулай да аның бу бәхетсез гаиләдә баласы үсүе хак! Рафига идәнгә иелде дә баланың кечкенә кулларыннан тотты. “Акыллым, исемең ничек синең?“ – малайның теле әлегәчә ачылмаган идеме, аның соравы җавапсыз калды. Малай апасы артыннан юылмаган битен чыгарып ят апаны күзәтте. Энесе урынына апасы җавап бирде: “Хәлим аның исеме”. Рафига чарасыздан хуҗабикә урынына калган иң өлкән бала белән киңәшләште: “Әниегез белән сөйләшәсе бар иде. Айнык чагы буламы аның?” Кыз ризасыз төс белән җаваплады: “Була, тик бик сирәк”. Илфираның айныганын көтеп утыруда файда юк иде. Рафига, анда-монда яткан киемнәрне алып, ярым-ялангач йөргән балаларның өстенә кидерде. Мичкә ягып җибәрде. Юылмаган кәстрүлләрдә кабыклы бәрәңгедән башка ризык заты юк иде. Рафига өлкән кызга акча бирде дә, ипи-сөт алырга кибеткә җибәрде. Үзе шул арада идәнне себереп алды. Илфираны төрткәләп караса да, тегесе сүгенүдән башка аваз чыгармады. Инсафның баласын күрергә дип кенә килгән Рафига оныгын бу шартларда калдыра алмаячагын аңлый иде инде. Бүген ул бәхетсез балаларны җыеп ашатудан башка берни дә кыла алмады. Ничек кенә кыен булса да, бу читен мәсьәләне аңа барыбер балаларның анасы исерек Илфира белән хәл итәргә кирәк иде. Хатынның айныган чагын туры китерү өчен Рафигага күрше авылны берничә кат урарга туры килде. Килгән саен ул ач балаларга күчтәнәч кыстырып килде. Дүртенче тапкыр килгәндә балалар аны тәрәзә янында көтә-көтә каршыладылар. Рафиганы иң сөендергәне – алар арасында Хәлим дә бар иде. Тагын берничә тапкыр урагач кына Рафига Илфира белән бала турында ачык итеп сөйләшә алды. Аны иң гаҗәпләндергәне – Илфираның иң кече дигән улыннан бик җиңел генә ваз кичүе иде: “Теләгәнеңне сайлап ал!” Хәтта үтенергә дә туры килмәде! Шулай Рафига әтисенә дә, әнисенә дә кирәкмәгән артык баланы үзенә алып кайтып китте. Киткәндә Илфира төпчеген озатырга чыкмады, бары тик бусагадан кычкырды: “Бик кызгансаң, әнә этне дә алып кит! Барыбер артык тамак!” Хәлимгә “бүләккә” ач эт тә иярде. Ничек булса булган, гөнаһ ашамы, ялгышлык беләнме бала якты дөньяга туган, аны хәзер бу аяныч тормыштан коткарырга кирәк иде. Түбәнгә, төпкә тәгәрәгән ана янында бу балаларның кем булып үсәчәкләре билгеле. Рафига да, бу хәлләрне үз күзе белән күрә торып, барысын да белә торып, тыныч кына үз йортына кайтып яши алмаячагын аңлый иде инде. 
              Хәлимнең юкка чыккан үз анасында коточкыч шартларда ничек үсүе турында кызыксынмаган социаль хезмәткәрләр ялгызы яшәгән Рафиганың бала үстерергә шартлары булуы-булмавын туктаусыз тикшереп, канына ярыйсы гына тоз салып тордылар. Чынлап торып ярдәм күрсәтүче күренмәде, ә аяк чалырга маташучы булды. Тиешле кәгазьләр әзер булганчы елга якын вакыт үтте. Бихисап күп кәгазьләрне җыйганчы Рафиганың сабырлыгын җуйган чаклары да булды. Бәхетсез оныгын эчкече анасыннан йолып кала алуы, аның билгесез киләчәгенә дөрес юнәлеш бирә алуы Рафигага көч бирде. Тиешле тәрбия күргәч Хәлим дә көрәеп китте, бераздан аның теле ачылды. Дәү әнисе оныгын бәләкәйдән үк эшкә өйрәтергә тырышты. Рафиганы иң сөендергәне, баласы белән аралаша башлагач, тора-бара Инсаф та аның үзенеке икәнлеген таныды. Хәтта аның алдында үз гаебен да тоя башлады кебек. Хатыныннан яшергәләп булса да, кече улына кием дә алгалады, акча да калдыргалады. Малайның әтисенә тартылганын күреп, Рафига куанып туя алмады. Үз баласының ялгышын әни кеше төзәтми, кем төзәтсен? Рафига да бу җирдә мәңгелеккә килмәгән, ул китсә, бала һичьюгы әтиле булыр. Хәлимнең үз әтисен “әти” дип атавы гаҗәп булмаса, дәү әнисе тиешле кешегә “әни” дип дәшүе генә дөрес түгел кебек. Рафига башта аның хатасын төзәтергә тырышса да, соңрак кире уйлады. Һәр баланың авыз тутырып “әти” дип тә, “әни” дип тә әйтергә хакы бар. Әти-әниле булырга хакы бар. Үз әнисе түгел, ә дәү әнисе булса ни? Тапкан түгел, баккан ана дип юкка әйтмәгәннәрдер. 
              Тормышына кечкенә Хәлим килеп керү белән, Рафиганың йөрәк төбен һаман яралаган кайгылары бераз басыла төште кебек. Ничек онытырга теләсә дә, баласын югалткан ана гомер дәверендә андый олы хәсрәтне күңеленнән җуя алмый. Унбер яшьлек улы Илназ суга батып үлгәнгә инде дистә-дистә еллар үтте, ә ул югалтуның ачысы һаман да булса йөрәкне түзеп булмаслык яндыра да, сызлата да. Кече улларын җир куенына биргәннән соң ире дә ташлап чыгып киткәч, Рафига өчен яшәү мәгънәсе дә калмаган иде шикелле. Ярый, янында якын туганнары булды. Җир тырнап елаган чакларында, бөтен дөньясын каргаган мизгелләрендә алар кирәкле сүз табып юата белделәр. Улын саклый алмаганга Рафига, хаклымы-хаксызмы, гомере буена үз гаебен тоеп яшәде. Инде килеп, язмышмы, аның ялгышымы үзенә шушы бер гөнаһсыз сабыйны бүләк иткәч, Рафига оныгын яраларына бәлзәм биргән юаныч итеп кабул итте. Бәлки Илназын кадерләп үстерә алмаганга язмыш аңа Хәлим аша тагын бер мөмкинчелек бирәдер, кем белә. Үз әнисеннән ана назы, юньле тәрбия күрмәгән малай исә дәү әнисенә, ягъни ул санаганча яңа “әнисенә” дә, яңа туганнарына да бик тиз ияләшеп китте. Рафига кулыннан килгәнчә аңа шартлар тудырды. Малайга опекун кәгазьләре юллап, бераз гына булса да пенсия ала башлагач, Рафиганың кулына әз булса да акча да тия башлады. Хәлим укырга кергәндә ул башка балалардан бер ягы белән дә аерылып тормый иде инде: киеме дә менә дигән, үз-үзен тотышы да кыргыйларча түгел, кәефе дә яхшы, тамагы да тук. Рафига кирәкле җиргә хәбәр иткәч, хәмердән айнымаган Илфираны ата-ана хокугыннан яздырып, мәктәп күрмәгән ике кызын, ач-ялангач ике улын балалар йортына урнаштырдылар. Ә аннан барысын да диярлек яхшы гына гаиләләр тәрбиягә өләшеп бетергән дип ишетелде. Үз әниләреннән кадер күрмәгән балаларның, тиешле тәрбия алып, кеше булып үсүләренә өмет саклыйсы килә. Аларның да моңа бик тә хакы бар. Ә әлегә Хәлим, ара-тирә туганнары белән күрешеп, аралашып, үзенең язмышына битараф кала алмаган кешелекле дәү әнисенең җылы канат астында үсеп килә. Юк, ул бик дөрес атаганча – әнисенең канат астында. Чөнки баланы тапкан түгел, баккан ана. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Биш баланы биш якка таратканнар......... Бертуган биш баланы......

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик дорес эшлэген

      • аватар Без имени

        0

        0

        Куп кешене уйланырга мэжбур итэр дип дусларыма таратам. Рэхмэт, Физэлия!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рэхмэт,Физалия!Безне шулай уйландырып,язганнарын белэн куандырып тор.Унышлар юлдаш булсын!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Халим очен куансакта. калганнары кызганыч. нишлисен бит.... аналарын Аллахы Тэгалэ туры юлга бастырсын.акылга килсен иде...

            Хәзер укыйлар