Хикәя
Хикәя
Мин хатын-кызлар игътибарын үземә тарткан ир-атлардан түгел. Яшереп маташмыйм, уртак тел таба алмыйм мин гүзәл затлар белән, уйларының мәгънәләренә төшенә алмыйм. Синнән алма сорый ул, йөгертеп алып килсәң:
– Хөрмә шундый буламы? –дип һушыңны ала. Китап буенча, хатын-кыз кабыргадан яратылган дигән булалар. Төптән ялган икән! Менә мондый рецепт кулланган югары затлар хатын-кызны барлыкка китергәндә. Бераз бал алганнар, шуңа мул итеп борыч өстәгәннәр, чәчкәләрнең хуш исләрен кушканнар, елан агуын тамызганнар, ләңгелдек эт теле файдаланганнар, хәйләкәр төлке холкын яраклаштырганнар, комсыз бүре сыйфатын беренче урынга куйганнар –шул чакта гына яралган, имеш, безгә тиешле зат. Нәкъ шулай булгандыр дип бәхәсләшмим, әмма дә ләкин күпмедер дәрәҗәдә дөреслек бар монда.
Менә хатын-кызның кыланмышларына баш-акыл җитәрлек түгеллегенә мисал итеп тарих сөйлим әле сезгә.
Безнең авылда Мулланур күз өстендәге каш кебек иде. Буйга-фәлән таза, йөзе дә мөләем, эшне сытып эшли, бригадирлыкка кадәр күтәрелде. Мәгәр хатын- кызлар чыдамадылар шул коеп куйган ир-атка. Беренчесе, Рәмиләсе, гел тиң күрмәгән булды. Кадерләмәде, тамагын карамады, киемен рәтләмәде. Исемен дә тутырып әйтми торган иде, хәсис.
– Әй, мулла-мәзин! – дип кенә эндәште иренә. Бер көн колхозга чыгып эшләмәде. Үзе кебек азгын хатыннарны җыеп, бал ачытып, кәеф-сафа корып ятты. Шул юньсезгә бер авыр сүз әйткәне булмады Мулланурның. Түземлеге төкәнгәндә:
– Алай ярамас иде, гөлем, –диюдән узмады.Тәки өрлектәй ирне кешелектән чыгара иде, азынулары үз башына булган икән хатынның. Эчә-эчә саташып китепме, абзарына ут салган. Ярый күршеләр җыелып килеп вакытында сүндердек. Әмма хатынның эше судка китте. Ябып куйдылар моны ничәдер елга. Шуннан соң авылга кайтып күренгәне булмады.
Әллә берәр төрле сихер булганмы Мулланурда, икенче хатыны да төрмәгә барып эләкте. Бик ипле, буйга кыска гына, бөтерчек кебек йөгереп торган бер хатын алып кайтты бу кайдандыр. Шунысын да әйтергә кирәк, авылдан Мулланурга барырга теләк белдерүче булмады. Беренче хатыны да тау ягыннан иде аның. Хуш, алып кайтты бу хатын, матур гына яшәп киттеләр. Күрше торгач, мин күрәм-беләм: һич тик тормый килен, идән-ишегалдын көн дә ялтыратып юып чыга. Безнеке аена бер кулына идән чүпрәге алгач ни, бу ягына игътибар иттем шул. Никтер Мулланурның әнисе белән уртак тел таба алмады килен. Ачы телле иде карчык , анысы бар, ачуын чыгаргандыр яшь киленнең. Беркөн Мулланур арып-талып эштән кайтса, чолан ишеге артында хатыны үксеп елый, өйдә караватта кулын бәйләп әнисе аһылдап ята.Нәрсә эшләгән дисезме килен? Камыр баскан бу, каенанасы янына килеп акыл өйрәтеп торгандыр инде. Күп уйлап тормаган килен, токмач кискән җиреннән әбинең кулын куна тактага тарткан да, шалт моның чәнти бармагын...
Тагын судка барып җитте эш. Кеше әгъзаларына зыян салуга каты маддә икән. Анысы да рәшәткә артына кереп утырды. Шулай инде, иртә уңмаган –кич уңмас, дигәндәй...
Бу хәлдән соң озак кына ялгыз сагышланып йөрде Мулланурыбыз. Ну бит табигать үзенекен сорый, ир- ат янында бер иркә хатын-кыз булырга тиеш. Өченчегә өйләнде Мулланур. Бу сайлаганы тегенди-мондый гына түгел. Бар ир-атлар кызыгырлык шәһәр хатыны. Иреннәр кызартылган, кашлар-керфекләр каралтылган, аякта биек үкчәле түфлиләр... Ул атлап китүләре! Баштарак үзе дә бу ишелеп төшкән бәхеттән әлҗе-мөлҗе килеп йөрде Мулланур.
Соңыннан хатын түфлиләрен, кыска итәкләрен салды, авылчарак киенә башлады, ире белән дә уртак тел тапты шикелле. Шунысы гаҗәпләндерде мине, ай үтмәде, хуҗабикә иреннән яңадан-яңа җиһазлар алдырырга тотынды: суыткыч, катыргычлар, телевизор, компьютер. Чак хәреф таныган Мулланурга чуртымамы компьютер? Диван, стенка, кухня да яңарды. Әйтергә онытып торам, беренче көннәрдән законлы язылып тормыш башлады алар.
Елдан артык матур гына яшәделәр. Шуннан хатын еш-еш шәһәр турында сөйли башлады. Ахырда Мулланурга:
– Синең белән яши алмыйм. Шәһәремә кайтам, – дип кистереп әйтте. Законлы кушылгач ни, законлы аерылыштылар да инде. Яңа алынган барлык җиһазлар хатынга тиешле булып чыкты кәгазьләр буенча. Урамга чак сыйган дәү йөк машинасын алып килеп, алагаем төяп алып киттеләр тиешле мал-мөлкәтне. Әле күпмедер бурычлы да калды шикелле Мулланурның. Үгезен суеп сатып түләп йөрде. Бик кыйммәтле хатын булып чыкты монысы. Алдан белеп-исәпләп килгәндер елан аягын кискән хатын, дип уйлап куям хәзер.
Бу өйләнү нык какшатты Мулланурны. Йөрәге ничек түзгәндер мондый язмыш сынауларына? Күзгә күренеп биреште, атлаулары үзгәрде.
Ярый вакыт дәвалый бәндәне. Авырлыклар онытыла, яралар төзәлә, өмет уяна күңелдә. Олыгая килеп, тагын уянып киткәндәй булды Мулланур. Бу вакытта әни-карчыгы гүр иясе булган иде инде. Ялгыз дөнья көтеп булашкан ир бик жәл була. Күпме ятсын инде килешмәгән куллары белән кер уып, идән юып, ашарга пешереп? Иптәшкә булса да берәрсе булсын иде янында. Сөйләгән сүзеңне тыңлар җан бар, фикерләреңне уртаклашасың, төн уртасында уянып китеп, гырлап яткан кеше барлыгын тою да әйтеп аңлата алмаслык шатлык бирә бит ул күңелгә!
Башта сайлангандай итте, таныш-белешләр аша ипле генә ялгыз хатын-кызлар турында сораштырды. Үз авылыннан ният итмәде ул, барыбер ризалашканы булмас иде. Күрше авылда шым гына, үз җаена яшәп яткан бер хатын турында хәбәр килеп иреште аңа. Мулланурдан биш яшькә олырак икән, төскә-башка да искитәрлек түгел. Ул ягына кул гына селтәде Мулланур. Теге мәкальдәгечә: үгез булмагае чурт булсын, балаларга сөт булсын... Хәзер яратам-яратмыйм дип торулар булмас инде, ике куллы, ике аяклы, тыныч холыклы тере җан кирәк ич аңа!
Башта хатынның кылын тарткаларга ике туган апасын кодалады. Теге, йомыш тапкан булып, күрше авылга барып урады, булачак киленне күрде, сөйләште. Шул мәгълүм булды, ир куенына керергә риза кебек, имеш, ләкин үз күзләре белән күрәсе килә ди Мулланурны. Кибеттән тегесен-монысын алып, апасы белән тагын юлланды Мулланур. Барып җиткәнче белгәннәрен укып барды, гел бер теләк теләде: «Кире борып кайтармасын...кире борып кайтармасын...» Юк, бер күрүгә үз итте Шәрифә булачак яртысын, янында йөгереп кенә йөрде. Чак шул көнне үк ияреп кайтмады. Ул кадәресен бераз кичектереп торырга булдылар.
Белеп әйткәннәр, төскә-башка әллә ни түгел икән лә килен, караңгыда күренмәс әле дияргә кала... Дөнья көткәндә матурлыкның кирәге шул кадәр генә. Яшәп киттеләр болар, күрше булгач мин күзәтәм тегеләрне, башка эш юк. Кетер-кетер килгән булалар икәүләшеп, күз тимәсен. Ярты еллап сүз тидерерлек булмады, гөнаһысына кермим. Шуннан Шәрифәгә тиз генә туган нигезенә кайтып килергә кирәк булды. Бик тә җайлы йон эрли торган орчыгын оныткан икән. Кайтып өч көн үтмәде, тагын үз авылына кыеклады. Сәбәпләре табылып кына торды. Арткы бакчада койма тактасы купкан – эт-кош кереп йөрмәсен, бәрәңге капчыклары ышыкка куелмаган – яңгыр сулары черетер... Күп инде, барысын мин ишетеп тә бетмим. Кайткан саен озаграк торып килер булды хатын. Барып ала-ала тәмам арыды Мулланур.
Хәзер әнә шулай яшиләр. Хатын аена бер-ике көнгә кунакка килеп китә. Бик эче пошканда Мулланур аның янына барып чыга.Ничек кенә боргаласаң да, бер нәтиҗә: хатын-кыз чыдамый минем күршегә.
Менә, пример, Сафый белән бер класста укыдык без. Балачактан башкалардан аерып торган үзенчәлеге ачыкланды йомры башлы малайның. Шул карпыш колак тирәсендә кызлар халкы мыжгып тора иде. Әле берсенә каләм очларга кирәк, икенчесе пәке сорый, өченчесе тагын берәр сәбәп таба. Гаҗәп хәл, никтер миңа килмиләр. Мине урап үтеп, теге Сафыйны үз итәләр. Ул чакта ук юкны-барны уйларга ярата идем мин. Озак уйладым бу хакта да. Сафый карап торуга буйга да калыша миннән, йөзе дә сипкелле, көрәшкәндә аркасына салам мин аны. Укуга да «икеле» белән «өчле» арасында тартыша. Сөйләшергә осталыгы юк, мыштым гына бер нәрсә шунда. Ярый инде башкаларны артыннан иярткән чакматаш малай булса. Үзе ияреп йөри ачык авызын ябарга онытып. Әти-әнисенең ишелеп төшкән байлыгы юк, безнең чама яшиләр. Киемнәребез бер төрле, икебез дә мичтә тәгәрәтелгән бәрәңге ашыйбыз. Бу ни хәл? Тәки җавап таба алмадым.
Үсеп буй җиткердек, кызлар күзли башладык. Мин шәхсән үзем артык оялчан булдым, кызларга сүз кушарга да курка идем. Өйләнүен дә бик авырлык белән өйләндем, анысын тәфсилләп сөйләп тормыйм. Ә Сафый тирәсеннән бер вакытта да кызлар өзелмәде. Балга җыелган чебен төсле, ачуым да килмәгәе. Ни биергә белми, ни җырларга, ни гармун тартмый, мәгәр янында бөтереләләр нечкә сыйраклар, әлләкем итәләр тегене.
Өйләнде классташым. Авылның беренче чибәренә! Әллә күпме кызлар елап калган диделәр, берсе үләм дип күлгә дә йөгереп караган шикелле. Валлаһи, мине алай яраткан хатын-кыз булмады! Өйләнеп, берничә ай яшәгәннәр иде болар, ерак Краснодардан бер хохлушка килеп төште. Сафый армиядә чакта танышканнар, имеш. «Кайтмыйм! Синдә генә күңелем!» – дип чат ябышып, атна-ун көн авылда ятты шул кыз бала, Сафыйның гаиләле икәнен күреп- белеп торса да.
Сафый белән урамнан үтүләре үзе бер кәмит. Очраган бер хатын-кыз күзен уйнатып , төчеләнеп елмая:
– Хәлләрең ничек, Сафый? Тазалыгың ничек? – дип эченә-бавырына кереп баралар тегенең. Янында барган миңа бер күз төшерсәләр икән! Автобуска керсә, сикереп торып урын бирәләр аңа, контор кызлары һәр йомышын йомышларга йөгереп торалар.
Шул мисаллардан чыгып фикер йөртәм, аңламассың ул гүзәл затларны. Башлары икенчерәк төрле корылган шикелле аларның. Әллә ир-ат арасында сөйкемле сөяклеләр буламы икән?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк