Логотип
Проза

Серле сандык

Әнисенең аяк тавышлары тынгач, ниһаять, йоклап китте бугай, дип, шыпырт кына ихатага чыкмакчы иде Фәүзия – әнисе йокламаган булып чыкты. ̶ Кая барасың, кызым, соң бит инде, – димәсенме.

Мөкәрәмә СӘИТГАЛИЕВА-МӘҮЛЕТОВА

Әнисенең аяк тавышлары тынгач, ниһаять, йоклап китте бугай, дип, шыпырт кына ихатага чыкмакчы иде Фәүзия – әнисе йокламаган булып чыкты.
 ̶  Кая барасың, кызым, соң бит инде, – димәсенме. 
Ни әйтергә дә белми, бераз югалып калды Фәүзия. Нинди сизгер, уяу аның әнисе. Югыйсә аяк бармакларының очына гына басып, атлаган көйгә кушылып зыңламасыннар дип, чәченә кушып үрелгән чулпыларын да учына кысып чыгып килә иде бит ул. Алдашып йә хәйләләп торып булмый. Әнисенең холкын белә ул: алдашкан кешене җене сөйми.
 ̶  Иртәгә кызлар белән болынга җиләккә чыгарбыз дигән идек, әнием. Иртән вакытым булмас, өлгерә алмам, чишмә суын бүген үк китереп куйыйм дигән идем... 
Әнисенең:
 ̶  Сак бул, кызым, юлыңа усал эт-кошлар чыкмасын, караңгы да төшеп бара икән бит инде, әллә иртәгә генә китерәсеңме? – диюенә ул:
 ̶  Ай яктысы якты, әнием, бакчадагы сукмактан гына төшәм. Ай шәүләсе төшкән чишмә суында битеңне юсаң, бер дә картаймассың, ай кызы кебек чибәр, сөйкемле булырсың дип, үзең әйтәсең бит. Ят әнием, кайгырып торма,  ̶  диде дә чиләкләрен алып чишмә буена төшеп китте. 
Әнисе белән сөйләшкәнне тыңлап торган Хәлилне күрмәсә дә, аның монда гына икәнлеген йөрәге белән тойды ул. Бәрәңге бакчасындагы сукмактан килеп җиткәнче, Хәлил камышлар арасында басып тора иде инде. 
 – Суга тиеп чулпыларың юешләнер, үзем алып бирим әле, йә, – дип, җәһәт кенә чиләкләрне тутырды да, Фәүзиянең көянтәсенә асты. 
Үрелеп үпмәкче булган иде – Фәүзия борылып өлгерде: еландай толымнар гына, кая барыйк инде, синнән калмыйк тагын дигәндәй, сылу гәүдәсенә сарылдылар. Чулпылары гына үртәгән кебек, Хәлимнең кулына кагылып зың-зың көлешкән аваз чыгардылар да тыйнак кызлар кебек, болай ярамас, килешмәс бит дигәндәй, шым калдылар. Ә Фәүзиянең йөрәге киресенчә, күкрәгеннән атылып чыгардай булып, шул ук вакытта җанына аңлата алмаслык рәхәтлек биреп, сулышны өзәрдәй булып тибә башлады. Ярсынып тибүен үзе ишеткәндәй булды хәтта. Хәлим ишетә күрмәсен дигәндәй, адымнарын тизләтә төшеп, йөгерә-атлый кайтыр якка ашыкты. Бер-берсен яратышсалар да, аларның әлегә үбешкәннәре, кочаклашканнары юк. Әнисе белеп калсамы?! Бүтән беркайчан да беркая да чыгармаячак. Ул аның бердәнбер баласы. Сугыштан бик күп тән җәрәхәтләре алып кайткан әтисе, йорт-җир тергезеп, өзлегеп гүр иясе булды. Хәзер инде Фәүзия аны бик хәтерләми дә. Еллар үткән саен әтисенең йөз чалымнары да әкрен генә хәтердән юыла бара. Әмма үләр алдыннан әйткән сүзләре өйнең бүрәнә диварларына сеңгән:
– Кияүгә чыгарга уйласаң, кызыбызны ким-хур итәрлек адәм булмаса гына чык, булыр-булмас кешегә барма!
 Кыз бала өчен әтисеннән дә әйбәт кешене каян табасың? Үзем әти дә әни дә булырмын дип, әнисе ялгыз үстерде аны. Кияүгә сорап килүчеләрне, димчеләрне капкасыннан да кертмәде. Кызын иркә үстермәде, ана назыннан да мәхрүм итмәде, урыны белән таләпчән була белде. Менә шуңа да үбешү түгел, күреп сөйләшү дә булмаячак. Хәлил моны белә. Төшеп калганнардан түгел. Кыюлыгы җитмәс идемени? Һәрнәрсәнең үз вакыты. Яратышкан ярлар өчен болай күрешеп тору да бәхет. Алар барыбер бергә булачак. Кайтканда тыкрыктан кайтырга булды Фәүзия. Ындыр бакчасыннан икәүләп кайтып керү хәвефле: әнисе көтеп, каршы чыгып алуы бар. Иртәгә болынга бергәләп чыгу турында сөйләшеп-серләшеп кайта торгач капкага якынлаштылар. Хәлил нидер әйтергә омтылган иде дә, Фәүзия тиз генә җилкапкадан кереп тә югалды... 
Әнисе йокламаган икән әле. Буй җитеп килгән кызлар үстергәндә кайсы гына ананың күңеле тыныч булсын инде. «Кайттыңмы, кызым?» – дип, үзенең кайгыртучанлыгын белгертеп алды. Янәсе, бик онытылып китмә әле, кызым, яшеңә ташлама юк, димәкче булды инде.
 ̶  Кайттым, әни, хәзер үк ятам. Иртән сыерны савып китәрмен, көтүгә үзең куарсың,  ̶  диде дә бүлмәсенә үтте. 
Ятканда комачау булмасыннар дип, кулына толымнарын алып чулпыларын сүтим генә дигән иде, бер толымындагы чулпылар юклыгын күрде. Төшеп калганнар! Югалганнар! Чак кычкырып елап җибәрмәде. Нишләмәк кирәк – бүген чыгып эзләү турында уйларга да ярамый. Беренчедән, караңгы. Икенчедән, әнисе сизеп калса ни әйтер. Иртән әнисе йокыдан торганчы су буеннан урап, эзләп кайтырмын дип ничек кенә тынычланырга тырышса да, күзенә йокы кермәде. Әтисе әнисенә өйләнгәндә никах бүләге итеп биргән истәлекле чулпылар бит алар. Әтисе үз куллары белән бизәкләп чүкеп ясалган көмеш чулпылар. Таба алмаса ни әйтер? Ни дип җавап бирер әнисенә?
 Кояшның беренче нурларын түземсезлек белән көтеп алды да, кичәге юлны үтеп эзләп кайтты. Табалмады. Суга төшкәндәй юк булдылар чулпылары. Суга төшкән булсалар да, ялтырап күренеп ятарлар иде. Агып китәрлек җиңел әйбер түгелләр. Саф көмеш чулпылар. Сыерны савып, сөтен базга төшереп кергәнче самовары җырлап утыра иде инде. Кич әнисе пешереп куйган йомырка белән каймак ягылган ипи телемен төреп кенә алды да, әнисенә торырга кушып, тиз генә өйдән чыгып китте. Әлегә әнинең күзенә чалынмавың хәерлерәк. Кайткач җиләклектә югалтканмын дияр.
 ̶  Кояш кыздырыр, башыңа яулык ал, кызым, – дияргә өлгерде әнисе. 
Алмыймы соң инде. Өйдән чыкканчы ук әнисе күрмәсен дип, толымнарын баш өстенә җыеп, яулыгын бәйләп куйган иде инде ул. Билгеләнгән урынга иң беренчеләрдән булып ул килде. Берән-сәрән генә ахирәтләре дә җыела башлады. Болындагы җәйләү малларын көтүчеләрне алыштырырга бара торган егетләр дә килеп җитте. Авылдан биш чакрым ераклыктагы Идел аша паром белән чыгасы булганга, бер-берсен ашыктырып, шаярышып-көлешеп бара торгач, елга буена килеп җиткәннәрен сизмәделәр дә яшьләр. Паромга кереп бастылар. Аларны гына көткән кебек анысы җай гына урыныннан кузгалды. Юл буена килеп сүз дәшәргә кыенсынган Хәлил: «Судан курыкмыйсыңмы?» – дигән булып, Фәүзия янына килеп басты. Ә аның үз кайгысы кайгы иде. Эндәшерлек тә кәефе юк иде. Аккан судан күзен алмый барды да барды. Елыйсы килде. Кайтып әнисенең күзенә карап, җавап тотасы барлыгы газаплады аны. Алдарга ярамый. Дөресен әйтер. Алай итсә дә, барыбер җәзасыз калмаячак. Әнисе уеннарга чыгармаячак. Ул Хәлимен бүтән күрмәячәк. Аның, эчтән калтыранып, үксегәндәге кебек кулбашларын җыерып тын алганын сизде Хәлил. Кызның гәүдәсен кысып кочаклап алды да үзенә каратып бастырды. Фәүзиянең күз яшьләре мөлдерәп тамарга тора иде. Юк бу кадәр үк булыр дип уйламаган иде бит Хәлил. Кичә үк, чулпыларын җирдән күтәреп алгач та, үзенә кайтарып бирәсе калган икән. Җан яратканын бу хәтле газапка дучар итмәгән булыр иде. Яшьлек... Их, син, тиле яшьлек!.. Сәбәбен аңлады, шулай да, буласы булган, дип шаярту катыш җитдиләнеп әле генә башына килгән уен җиткерергә булды. Сөйгәненнән ишетәсе килгән бер сүзне әйттермичә, чулпыларын бирми торырга булды.
– Йом күзеңне, елама, мин әйтмичә ачма, – диде. 
Чалбар кесәсеннән чулпыларны алып, әкрен генә Фәүзиянең кулына тидереп алды. Йөрәге ярыла язды Фәүзиянең. Бер көләргә, бер еларга итте. Үрелеп алам гына дигәндә Хәлил учын йомарлап өлгерде. Кызның колагына иелеп, ул гына ишетерлек иттереп: 
– Миңа кияүгә чыгарга вәгъдә бирсәң, алар синеке. Бирмәсәң, суга атам, – дигән булды. 
Юк, билгеле инде, суга атмаячак. Әмма Хәлиле көткән сүзне барыбер бер әйтергә кирәк булачак – чулпы сәбәп кенә. Фәүзия бары Хәлилнеке генә, башка беркемнеке дә булмаячак.
 ̶  Вәгъдә...  ̶   диде кыз. 
– Туй балдагын исемеңне язып, үзем чүкеп бирермен, тик сүздә торыш булсын, яме, – диде егет. 
Их, шунда бер үбеп алсаңчы. Ярамый...
 Хәлил көтүчеләрне алыштырып калды, ә кызлар җиләк җыеп авылга кайтып киттеләр. Фәүзия үзен пар канатлы кош кебек тойды. Күңеленнән Хәлиленә рәхмәтләрен яудырганда иң изге теләкләр белән йокыга талды, таңнарын аттырды. Җәй шулай үз агымы белән тәгәрәп көзгә керде. Хәлилне Совет Армиясе сафларына алдылар. Чакырыласы елның җәендә, беренче атом су асты көймәсе төзелеп, хәрби диңгез флоты флагы астында суга төшерелгән булып, Хәлилне шунда хезмәт итәргә җибәрделәр. Аерылышу никадәр авыр булса да, кайткач та кавышып өйләнешербез дигән вәгъдә аларның арасын җил дә үтмәслек итеп беркетте. 
Фәүзия Уфага – медицина көллиятенә килеп лаборантка һөнәрен үзләштерде. Аннан соң, авылдан ерак булмаган район үзәгендәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде. Һәр көнне ул үтәсе ара биш чакрым булса да, әнисе каршы килеп тормады. Укысын, кеше булсын, кичләрен чыгып йөрергә дә вакыты калмас дип уйлады. Хәлил белән вәгъдәләшкәннәрен сизенә иде. Уку белән мавыгып, араларына башкаларны кертмәс, дип сөенеп кенә торды. 
Хәлил хезмәтен тутырып кайтты. Фәүзия укуын бетерде. Югары уку йортына бару теләге көчле булса да, әлегә кичектереп тордылар. Сагынышкан иделәр. Беренче чиратта гаилә кору, мал-мөлкәт туплап, үзләренә йорт-җир торгызу булды уйлары. Хәлилнең сугыштан соң туган энеләре-сеңелләре ишле булганлыктан, ул гаиләдә яшәүне күз алдына да китермәделәр. Фәүзиянең әнисе ялгыз яши, урын-җир иркен булып, кыз белән кияүгә җитәрлек булса да, кыз йортына килеп яшәү егет булган егетнең дәрәҗәсен төшерер иде. Әнисе бу турыда сүз кузгаткаласа да, үзләренчә яшәргә булды алар. 
Яшь белгеч дип, идарә утырышында карар чыгартып, рәис булган кеше яшьләргә күмәк хуҗалыкның кунаклар йортыннан вакытлыча гына бүлмә бирдерде. Зурдан купмый гына өйләнешеп, матур гына итеп, шулай үзаллы дөнья көтә башладылар. Икесе дә уңган, егәрле булдылар. Тиз арада, бәбиләр туганчы дип, тырышып йорт-җир дә җиткерделәр... 
Ә бәбиләр тумады. Фәүзия йөккә узмады. Башта үз вакытлары җитәр әле, борчылмыйк диештеләр. Озакка киткәч, күңелләрен нидер кимерә башлады. Халык та тик тормый, имеш-мимешләр җиткерә башладылар. Хәлиле көннән- көн үзенә бикләнгәндәй тоела башлады Фәүзиягә. Авыл белән район үзәге арасында укып йөргән елларның кышкы салкыннарында әллә салкын алдырдыммы дип, Фәүзия үзе өчен көяләнде. Районга йомыш белән барганда табибларга күренде. Бар да әйбәт, диделәр. Анда гына түгел, күрше өлкәләрдә дә тикшерелеп карадылар. Бу юлысы Фәүзия генә түгел, Хәлил дә тикшерелде. Үзе сизенеп йөргән уй-шикләрен табиблар күзгә карап әйтте. Аямыйча, чынбарлыкка кайтардылар. Хәлилдән бала булмаячак. Атом су асты көймәсендәге хәрби хезмәт үз эшен эшләгән. Тормышны дәвам иттерүче, нәсел озайтырга сәләтле җенес күзәнәкләре мәңгегә йокыга талган булып чыкты.
 Хәлил моны бик авыр кичерде. Тик Фәүзия теләсә, ташлап китмәсә, аны яратып, юатып яшәргә, борчу-хәсрәтләргә бирештерми саклап, иңне-иңгә куярлык тугры ир булып калырга сүз бирде. «Аңлашылмаучанлык булмасын, бәхетле итә алмадым, алмам... Әллә аерылабызмы?» – дип тә караган иде. Кая инде?! Бүтән бу турыда беркайчан да сүз кузгатмаска булдылар. Юк, алар бер- берсеннән аерылырлык яр түгелләр. Уты да, суы да уртак. 
Тик авыл өстендә болай күз көеге кебек яшәп булмый иде инде. Фәүзиянең әнисе кинәт кенә дөнья куйды. Баласы өчен, бердәнбер кызы өчен көяләнеп, эчтән сызгандыр, үзәге өзелгәндер, йөрәге чыдамагандыр... Читкә чыгып китеп тормышны яңабаштан башларбыз дип уйлаштылар да, авылны калдырып күз күрмәгән якка чыктылар да киттеләр. Чирәм җирләрне үзләштергән якка юл тоттылар. Тик анда башта булган гамь юк иде инде. Сугыш вакытыннан калган төсле ватык трактор-комбайннар, җимерелеп беткән казарма-бараклар, ташландык авылларның хәрабәләре генә торып калган. Җирле халык кая барыйк инде дигән кебек төшенкелеккә чумган. Гөрләп торган тормышның эзе-юлы да юк. Күңелгә шом сала торган урында хәсрәт яңартып торыргамы?! Бер уңмаган мең уңмый дип, авылга кире әйләнеп тә кайтып булмый бит инде. Шул ук өлкәдә шахталар эшләп килә икән – шунда барып урнаштылар. Су астына төшкән кеше җир астыннан куркамы?! Күрер күзгә баһадирдай таза гәүдәле ир-атка эштән гайре ни кирәк? 
Эшкә урнашкан көнне үк яшәп торырга торагын да бирделәр. Сөенеп бетә алмадылар яшьләр. Хәлиле рудникта күмер чыгара башлады. Эше җиңелләрдән түгел, әмма эшенә күрә хезмәт хакын да әйбәт түлиләр. Фәүзия дә хастаханәгә лаборантка булып урнашты. Төпләнеп калдылар. Урнашу мәшәкатьләре белән, баштагы мәлләрне балалар йортыннан бала алырбыз дип сөйләшеп утырган кичләрне дә онытып тордылар шикелле. Бер-берсен ярату, ихтирам итү көчле булгангадыр, асрамага бала алу турындагы уйны әлегә берсе дә яңадан тышка чыгармады. Әллә кеше баласын араларына кертәселәре килмәде, әллә җан газабын кузгатасылары килмәде инде, белмәссең. 
Ә бер көнне... 
Шахтада янгын – газ шартлаган. Газ түгел, Фәүзиянең йөрәге шартладымыни – Хәлиле ничек? Дәваханәгә китерелгән шахтерлар арасыннан эзләп таба алмады ул аны. Үлүчеләр арасында да юк. Исән калганнарның сөйләве буенча, рудникның бер тармагында руда ишелеп, бүленеп калучылар бар икән әле. Тиз арада анда калучыларны коткару чарасына керештеләр. Алар янына каян, ничек, ни рәвешле юл саба алганнардыр, Фәүзиянең ушы да акылы да җитәрлек түгел иде. Димәк, Хәлиле дә анда калган булып чыга... Исән генә булсыннар!
 Җир өстенә чыгарылган адәм балаларын исәннәр дип әйтү дә авыр. Кан катыш күмер тузанына буялган йөзләрне танырлык түгел иде. Кайсыберләре үз аягында, кайсысын носилка белән, кайсысын күтәреп, «Ашыгыч ярдәм» машиналарында дәваханәләргә озата тордылар. Хәлилне Фәүзия бик тиз танып алды алуын, Хәлил генә аны танымады. Югыйсә кайсыларына әллә ни ярдәм дә кирәк булмады. Бер-ике көннән тиешле процедуралар үткәреп кайтарып та җибәрделәр. Бер җире дә имгәнмәгән булса да, Хәлил тиз генә аңына килә алмый саташып ятты. Хәл белергә кереп утырган Фәүзиясен танымыйча, чәчләрен сыйпап-сөйгән кулларына ябышып, Фәүзияне чакыруларын үтенде. Үтте, Аллаһка шөкер. Монысы да үтте...
 Исән-имин үз аягында өйләренә кайтырга язган икән, йә, Аллаһым.
 ̶  Бер генә көн дә монда калмыйбыз, бер генә сәгатькә дә җир астына төшермим, – дип илереп елаган хатынын тынычландырырга уйлаган Хәлил Фәүзиясенең чалара башлаган чәчләрен күреп, исе-акылы китеп торды.
– Ни әйтсәң, шул булыр, тик тынычлан гына берүк,– дия алды Хәлил. 
Адәм баласын ризык йөртә, диләр. Язылып бетмәгән язмышлары, күреп бетермәгән күрәчәкләре йөртә торгандыр, бәлки. Яңадан кузгалып китеп яңа урынга барып урнашулары җиңелдән булмаса да, алар тагын юлга чыкты. Бу юлы Казан ягына кайтып төпләнделәр. Үз авылларына якын булсын, диделәр. Кеше ни әйтер, кеше ни сөйләр дигән яшьтән узганнар иде инде. Кайда гына яшәсәләр дә, ни генә эшләсәләр дә кулларыннан килә. Хәлиленең яман гадәтләре юк, бер-беренә яхшы мөгамәләдә. Авылга, йорт-җирләренә дә еш кайтырлар, Хәлилнең туганнары белән аралашып яшәрләр. 
Бар да көйле генә бара әлегә, тик менә эчне пошырган бер әйбер бар. Фәүзиянең әнисеннән калган сандыгы гына каядыр юкка чыккан. Бераз көенде Фәүзия. Хәлил бу юлы да: 
– Үзем челтәрләп ясап бирермен әле, шаккатып карап торырсың, – дип тынычландырды үзен. Ясады да. Челтәрләп-челтәрләп. Бизәнгеч, кәтүк-җеп, исле сабыннар салып куя торган тартмалы итеп хәтта. Кулыннан килә шул. 
 – Кәләшем, бик серле сандык бу, миңа гына сөйли торган серләреңне мин булмаган чакларда түкми-чәчми шунда җыя бар син, яме, – дигән булды. 
Иң беренче булып бу сандыкка үзеннән калмый тагылып йөргән чулпылар кереп ятты. Соңгы араларда Фәүзия аларны толымнарына кушып үрми башлаган иде инде. Әнисен сагынганда, ваемсыз яшьлеген сагынганда килеп сандыкны ачар да кулына шул чулпыларны алып хатирәләргә бирелер торган булып китте. Ә бер мәлне, капкачын ачты гына, башы әйләнеп, әллә нигә күңеле болганып алды, укшыды. Башы әйләнеп, сандык читенә тотынып чак-чак кына егылмыйча калды. Бераз торгач үтте үтүен – Хәлиленә белгертмәде. Бу хәл тагын кабатланды. Тагын... Берәр төрле авыру булмаса ярар иде дип, куркынып кына Хәлиленә сөйләде. Бу арада хатынының йөзе сулыгып киткән кебек сизсә дә, болай ук булыр дип уйламаган иде ул. Кичекмәстән, Казан табибларына алып чыгып китте. 
Аларның диагнозы аяктан ега язды үзләрен. Ышанырлык түгел иде бу хәбәргә. Бер елаштылар, бер көлештеләр. Акылдан шашар хәлгә җитештеләр. Әмма бу юлысы һич кенә дә акылдан язарга ярамый иде. Фәүзиясе авырлы! Бәби көтәләр! Мәңгегә йоклаган дигән күзәнәкләр мәрткә генә киткән булып, шахта басканда шокка, стресска уянып, кабаттан яши башлаган булып чыкты. Могҗизалар була, өметегезне өзмәгез дигән иде шул табиблар.
 Курчак кебек кызлары туды. Кулдан да төшермәделәр нарасыйны. Шулкадәр татлы, шулкадәр кадерле булды ул бала. Бөтен назлары, бөтен тапканнары аның өчен генә булгандыр. Бер-берсенә рәхмәтле булып, мәхәббәтне саклап яшәделәр Фәүзия белән Хәлил. Бергәләп ял иттеләр. Күңел ачтылар. Диңгез буе, чит илләр калмады. Бар яктан да зирәк булсын, белеп үссен кызыбыз дип, өчәүләп музейларга, театрларга йөрделәр. Кызлары да үз кадерен үзе белде. Үсеп буй җиткерде. Укыды. Кеше булды. Хәер... 
Юк, юк, юлдан язмады. Кеше булды дип алданып яшәде Хәлил белән Фәүзия. Никадәр генә акыллы, миһербанлы булып үссен дип тәрбияләргә тырышмасыннар, кайда ялгыштылар, кайда кулдан ычкындырдылар – үзләре дә аңламый калды. Каты бәгырьле булып үсте кызлары. Укудан кайтып кергәндә авыз ачып хәл белешми. Чыгып киткәндә саубуллашмый. Ашар идем дими, үзе әзерләп ашамый. Ашап туйгач рәхмәт әйтеп күңелне күрми. Бармы сез аңарга, юкмы, күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге, диләр бит. Шулкадәр үз-үзен генә ярата торган булды. Әйтсәң дә, шелтәләсәң дә фәтвәсез. Энә очы кадәр генә дә итагатьлелек дигән әйберне бала күңеленә, җанына сала алмаганлыкларын аңлап, үз көнен үзе күреп яшәп карасын әле, диделәр дә, бер көнне кирәк-яракларын төяп, яшәп яткан фатирны кызларына калдырып, авылга кайттылар да киттеләр. Үзләре белән сандыкны да алдылар. Бу сәгатьтә, аларга баладан кала, иң кирәклесе, иң кадерлесе сандык булды кебек. Су асты көймәсе маҗаралары, шахта басу кебек нәрсәләр чүп кенә булган икән. Юк аларның да тәэсире булмый булмагандыр, әмма бердәнбер кызларының холкы аяктан екты Хәлилне. Кинәт кенә авырый башлады. Көннән-көн ябыкты. Тамагына аш бармый башлагач дәваханәгә бардылар. 
 ̶  Яман шеш, – диде белгеч. 
Өенә кайтармыйча дәваларга алып калдылар. Тик дәваларының бер шифасы да тимәгән кебек. Ары бәрелде Фәүзия, бире сугылды. Ниләр эшләп карарга, ничек итеп аякка бастырырлык әмәл табарга дип, кызы белән киңәшләшеп карарга булды Фәүзия. Ни дисәң дә, кызлары НИИда эшли бит.
– Шулай язгандыр, миннән ни көтәсез, мин ни эшли алам, – диде кызы. 
Урысча, дорфа, тупас итеп әйтте. 
Бар икән Аллаһның изге бәндәләре. Савыктыручы табиб беркөнне Фәүзияне үзенә чакырып алды да, колагына хәбәр салды. Мәскәүгә җибәрәләр, анда шундый-шундый дару уйлап тапканнар. Фәүзия риза булса, Хәлилдә сынап караячаклар. Тик бик күп акча таләп ителә икән. Монысын шым гына әйтте. Кеше ишетмәсен, сыналган дару түгел, башка авыуларга кайтару мөмкинлеге бирелмәгән, әлегә тик өметлеләргә генә икән. Сынауларны үтеп, нәтиҗәсен күргәч кенә бар авыруларны да дәвалау мөмкин булачак икән. Риза, Фәүзия, әлбәттә, риза!
 Очып кайтты авылына. Җыйган акчалары бар иде. Тик бераз җитми икән. Нишләргә?!. Туган-тумачадан сорарга кыенсынды. Сандыгын бушатты да, күрше авылга китте. Хәлилдән шундый сандык ясап бирмәссеңме дип бик үтенеп сораган кеше яши иде анда. Кайткач та ясап бирер иде дә бит, бүген ул кешеләргә сандык, миңа акча кирәк дип уйлады. Сөйләшеп – килешенгәнчә, иртәгәсе көнне килделәр дә, учына акчаны салып, сандыкны алып та киттеләр. Бәгырен телделәр, җанын турадылармыни Фәүзиянең – елады да елады. «Туктале, исән генә булсын, Хәлилем, савыккач тагын ясар», – дип, үзен-үзе юатып юлга чыкты ул Хәлиле янына. Игелек кылырга әзер торучы табиб тәрәзәдән карап торган, күрәсең, ихатага ук чыгып каршы алды. Коридорда акча аның кулына, дөресрәге, кесәсенә күчте. Хәләл кәсеп белән тапкан акчаларның ярдәменә бик тә ышана, өметләнә Фәүзия. Хәлиленә күтәренке кәеф белән керәсе итте. Аның да күңеле төшенкелеккә бирелеп ятмасын әле. Исән булыр, Аллаһы боерса. Җитәкләшеп чыгып китәрләр әле менә шушыннан, күр дә тор. Шулай дияр ул Хәлиленә. Тик акча турында, сандык турында әлегә берни дә әйтми торыр. Хәлил көннән-көн бик бетеренә. Күзгә күренеп үзгәрә, как сөяккә калып бара. Хәзер инде кәләшем дип әйтми, карчыгым, ди. Ул аны шундый итеп яратып әйтә. Ә менә Фәүзия, әллә нәрсә булса да, «картым» дия алмый. «Хәлилем», ди. Озак утыра алар. Утыра, дип инде – Фәүзия утыра, ә Хәлил ята. Кулларын кулга тотышып утыра торгач, Хәлил йоклап китә. Фәүзия кайтырга ашыкмый. Уянып эзләмәсен, ташлап киткән дип, рәнҗемәсен. Аның уянганын көтеп утыра торгач үзе дә утырган җиреннән башын кырын сала. Куллар – кулда. Хәлим күзен ача. Оеган кулын карчыгының кулыннан алырга кыймый, уф та дими, карап тик ята. Фәүзия кинәт сискәнеп күзләрен ача. Күзләр белән күзләр очраша. Анда тел белән әйтергә теләп тә әйтелмәгән сүз: «Ә кыз?» Сорау юк, җавап юк. 
Хәлиле, борчылып, көн дә килеп йөрмәскә кушса да, иртәгә көт, яме, дип хушлашып кайтып китә Фәүзия. Менә Хәлиле кайткач сандыкны кая куйдың дип сораса, ни дип җавап бирәсе булыр икән? Алдаша алмас, ничек кенә булса да дөресен әйтергә кирәк булыр инде. Нәкъ чулпыларны чишмә юлында югалткандагы кебек була әле бу. Ярый, ни булса, шул булыр. Җан биргәнгә җүн бирер әле, башкынабыз исән булсын, берүк дип уйлады Фәүзия. Хәлиле генә терелеп кайтсын. 
Юк кайтмады Хәлиле. Үз аягы белән кайтмады. Машина белән алып кайттылар. Күтәреп өйгә керттеләр. Күтәреп алып чыгып киттеләр дә, җирләп кайттылар. Яшьлегенең яз төсләре җуелды. Икеңә бергә бар дөньяның ямен, тәмен татыткан җылы җәйләр кебек уртак тормышының төсе уңып, югалып калды бу мизгелләрдә. Сүзе белән дә, эше белән дә ихлас булган яртысын алды яман чир. Аттан узып, тәртә алдан чапмаган төсле, язмышлардан узып булмый икән шул. Тәкъдиреңә ни язылган. 
Кызына кем хәбәр итеп өлгергәндер, җеназага кайтты: бөртек тә күз яшен күрсәтмичә, әнисенә әтисенең өчесен үткәрешеп, табынны җыешты да, шаккаттырып, әнисе янында артык бер көн дә кунмыйча китеп тә барды. 
Кызын югалтты... Хәлилен дә югалтты. Кайсысын югалту авыррак булды?! Бизмәнгә салып үлчи торган түгел шул. Хәлиле кайтыр җиргә китмәде, кызы, бәлки, кайтып йөрер. Тәкәбберлек сыйфатын әти-әнисе салмаган бит, гыйлем өстәлгән саен, акыл-зиһене дә ачылыр баланың. Сине яраткан кешеңә ышаныч булсын, бары шул гына. Фәүзия ышанычлы. Ир кайгысы да, бала кайгысы да беләктә түгел шул ул, йөрәктә. Башкаларның тискәре йогынтысына иярмәгән, яшьләрнең төрле агым-юнәлешләренә кушылып бозылмаган аның кызы. Үзгәреп китүе күзне чагылдырырлык җете төсләрдән булмас, билгеле, әмма асылына кайтыр бала, дип көтәчәк әле ул кызын. Фәүзиянең әнисе гел генә әйтә торган иде бит: 
– Адәм баласының уң ягында да, сул ягында да кылган гамәлләрне язып баручы фәрештәләре булыр. Уң яктагысы яхшы гамәлләрне кичекмәстән теркәп куяр, ә сулдагысы, начар гамәлне язучысы, бәлки, ялгышын төзәтер дип, алты сәгать буе гамәл дәфтәренә язмый көтеп торыр диелгән изге китапта, – ди иде. 
Килеп туган хәлнең колы булмас, Фәүзия, фәрештә булмаса да, көтәр ул кызын. Хәлиле өчен дә, үзе өчен дә, Аллаһыдан ярдәм сорап кичерерлек көч табар. Бердәнберенең төсе бит ул. Газиз баласы. Ничек кенә булмасын, үз төсен югалтасы килмәде Хәлиленең. Сандыгын сатып алырга күрше авылга чыгып китте. Хагыннан тормам, пенсиям җитә дип уйлады. Барып керде. Йомышын сөйләде. Ә сандык юк. Оялып, тартынып тормады. Хәлилем дип кычкырып елап җибәрде. Авылга район үзәгеннән туган якны өйрәнү музеена борынгы әйберләрне җыючылар килгән икән. Шулар алып киткән сандыкны. Әлбәттә, үз хакына. Китте Фәүзия. Сандык артыннан музейга китте. Бирмиләр генә. Сатып алдык, диләр. Учына йомарлаган акчаны сузды. Акчаны да алмыйлар гына бит. Инде нишләргә белми тышка чыкты. Арыган, йончыган. Ачыккан. Тагын елап җибәрде. Үзен кызганып түгел. Хәлилен калдырып китәр кебек сулкылдап елады. Узгынчылар берчә кызыксынып, берчә кызганып уза тордылар... 
Бер егет туктап: «Ни булды, апа?» – дип сорашып хәлләрен белде дә район хакимиятенә алып керде. Үзе башлыкка кереп китте. Елмаеп килеп чыкты да: «Булды апа, әйдә!» – дип кире музейга алып килде. Анда сандыкны ишек төбенә үк китереп куйганнар иде инде. Ул да булмады, урамга бәләкәй генә йөк машинасы килеп туктады. Сандыкны салдылар, карчыкны ипләп кенә күтәреп утырттылар, теге егет сикереп кенә сандык өстенә менеп тә утырды, җилдереп кенә авылга кайтып та җиттеләр. 
Өйгә мич буена, сандык үз урынына кереп тә утырды. Фәүзия, рәхмәт йөзеннән дип, бу игелекле егетләргә акча бирергә теләсә дә, алмадылар. Исәнлек-саулык теләп, кузгалып та киттеләр. Изге җанлы балалар дип, әрнешеп, үз кызын тагын исенә төшерде Фәүзия... 
 Ипләп кенә сандыгын ачты. Тартма буш. Чулпыларын бөтенләй исеннән чыгарган икән бит. Серле сандыкның тартмасы астында, читләрнең күзе төшмәслек итеп ясалган тагын да бер кечкенә тартма барын Хәлиле белән икәү генә беләләр иде. Фәүзиянең калтыранган бармаклары ашыгып шул тартманы эзләп тапты. Бәләкәч кенә төенне тартып чыгарды. Хәлилен армиягә озатканда, пар күгәрченнәр төшереп, төсле җепләр белән чигеп, чит-читләрен челтәрләп, биргән кульяулык иде ул. Сак кына шул төенне чишеп чулпыларын алганда гына идәнгә нидер тәгәрәп төшкәндәй булды. Балдак! «Фәүзиямә» дип чүкеп язылган көмеш балдак. Туй балдагы! Әйткән иде шул «серле сандык булыр бу сандык»  дип. Шулай булмаса кабат өйгә кайтып керә алыр идемени ул?! Могҗизалы сандык!
 Хәлиле кайтып кергән кебек булды лабаса, күр әле син аны. Өй эченә фәрештәләр нур сипкән кебек булды. Фәүзия бүген урынны сандык өстенә җәйде. Аркасын җылы мичкә терәп, учына чулпылары белән балдагын кысып тотты да, изрәп йоклап та китте... 
Бик күпләрнең кайгысын табышка әйләндереп, алдап акча җыйган табибны кулга алганнар, хөкем итәләр икән дигән хәбәрне ишетергә язмаган иде аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек кенә аңлатыйм икән бу хикәяне укыгандагы кичерешләремне... Тасвирлаудагы осталык, төгәллек турында әйтимме яки сюжет йомгагының классиклар әсәрләрендәге кебек чишелеше турындамы? Мондый әсәрне уку бәхете насыйп булганы өчен олы рәхмәтләрем сиңа, Мөкәррәмә!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!

      Хәзер укыйлар