Логотип
Проза

Рәнҗеп китмә миңа, әнкәй...

– Теләгәннәр, кереп, мәрхүмә белән саубуллашыгыз, – дип, мәетне юарга тиешле олы яшьтәге апа чыгып дәшкәч, мәчет ишегалдында җыелган кешеләр, бер-бер артлы мәет яткан бүлмәгә кереп, мәрхүмәне соңгы юлына озатып калу нияте белән, саубуллашып калырга ашыктылар. Мәет баш очында башына кара яулык бәйләгән яшь хатын утыра иде. Аның күзләреннән бертуктаусыз яшьләре ага иде...

Фагыйлә ЧУМАРОВА

– Теләгәннәр, кереп, мәрхүмә белән саубуллашыгыз, – дип, мәетне юарга тиешле олы яшьтәге апа чыгып дәшкәч, мәчет ишегалдында җыелган кешеләр, бер-бер артлы мәет яткан бүлмәгә кереп, мәрхүмәне соңгы юлына озатып калу нияте белән, саубуллашып калырга ашыктылар. Мәет баш очында башына кара яулык бәйләгән яшь хатын утыра иде. Аның күзләреннән бертуктаусыз яшьләре ага иде.

Хушлашырга теләүчеләр агымына кушылып, мин дә мәет янына килдем, белгән догаларымны укып: « Бәхил бул, Рауза» , – дидем дә, елап утырган хатын янында туктап, аны иңнәреннән кочып алдым.
« Хушлаш инде әниең белән, балам... Хәзер аны юарга алып керәләр» , – дип дәштем. Әллә инде моңа хәтле янына килеп юатучы булмаган – Зәринә кулыма чат ябышты да, « Галия апа... Мин гаепле әнием үлеменә» , – дип, ярым пышылдап өзеп-өзеп әйтте дә тагын күз яшьләренә тыгылып үксергә тотынды. Соңгы тапкыр әнисенең инде суынып беткән мәете өстенә капланып, маңгаеннан үпте, кулларыннан сыйпап алды... Читтән күзәтүче өчен дә бик авыр иде бу минутларда, хатыннар да тыелып кына мышкылдап елашырга тотындылар... Әлбәттә, бу күз яшьләре мәетне кызганып түгел, ә әнисен югалту кайгысыннан өзгәләнгән Зәринәне кызганудан иде... Мин аны кочаклап үзем белән ияртеп алып чыктым.
Зәринәнең таянырлык, сыенырлык кыз туганы юк иде, ахрысы – ул гел минем янымда булырга тырышты, үзе белмәгәннәрен дә миннән сорашып барды...
Мәетне юып, җеназасын укып, соңгы юлга озатып калдык. Зәринә, әтисе, ире һәм тагын бер төркем ирләр зиратка киттеләр. Калганнар, без – хатын-кызлар, коръән ашы уздыру мәшәкатьләре белән әлегә мәчеттә калдык.
Тормыш үз агымы белән ага бирде. Алай да күңелемнән Зәринә китеп югалмады, аның миңа елышуы, кулларыма ябышып, мин гаепле әнием үлеменә, дип әйтүләре һаман-һаман исемә төшеп, мине бимазалый башлады. Бәлки бу балага чынлап торып минем ярдәмем, киңәшем кирәктер, үзе шалтыратырга кыенсынадыр дип уйлап, бер җаен туры китереп, үзем аңа шалтыратырга булдым.
Чынлап та, Зәринә, минем шалтыратуымны гына көтеп торган диярсең, шундук трубканы алды. Без очрашырга килештек.

... Хатирәләр безне еракта калган үткәннәргә алып китте... Минем ирем белән Зәринәнең әтисе Рәфис якын туганнар булып чыкты... Шулай беркөнне шәһәр урамында очрашып, алар бик куанган, бер-берсен кунакка чакырып калганнар... Һәм сөйләшенгән вакытка без гаиләбез белән Рәфисләргә кунакка киттек... Беренче очрашу, беренче күрешүләр... Ишекне ачучы Рауза ханым артыннан безне кызыксынып көтеп торучы кап-кара чәчле, зур күзләре белән томырылып карап торучы 9–10 яшьләр чамасы кыз бала һәм аның дүрт аяклы дусты – бер эт күзгә чалынды. Шул көчек баласын ике ел элек Зәринә урамнан алып кайткан икән дә, шунда ук торып калган, бүтән аны урамга куып чыгарырга базмаганнар икән. Югыйсә, гап-гади « дворняга»  гына бит үзе, әллә нинди токымлы эт түгел.
 Ике бүлмәле фатирны шау-шуга тутырдык инде: ике әти кешесе, ике әни, ике малай (безнекеләр), бер кыз да, бер көчек! Бик тиз аралашып киттек, балалар шунда ук үзара уртак тел табышып, дуслашып киттеләр, без – хатыннар да, бер-беребез алдында әллә кемнәр булып кыланышып тормадык, җай гына сөйләшеп киттек, ә күптән күрешмәгән ике ир туганнарның үз хәлләре хәл иде...
Бераздан хуҗабикә барыбызны өстәл артына чакырды. Балалар да килеп утырышты... Разия ханым Башкортостан якларыннан безнең якларга килеп эләккән ап-ак йөзле, саргылт чәчле татар хатыны икән, Рәфис инде төп себер татары буларак, чем-кара чәчле, кара-тут йөзле иде. Шуңа мин бер Рәфискә, бер кызлары Зәринәгә карап:
– Бигрәк әтисенә охшаган Зәринә, әтисе кызы икән, – дидем. Ирле-хатынлы ачылып китеп көлешеп алдылар, ошады булса кирәк икесенә дә шундый чагыштыру... Ниндидер үзләренә генә хас үзара сүзсез аңлашу, җылы мөнәсәбәт безне дә тиз арада үз эченә бөтереп алды, бераздан бик күптәнге танышлар кебек аралашып киттек.
Ике гаилә арасында беркадәр тыгыз элемтә булып алды, алар безгә кунакка килделәр, балалар үтенече белән без тагын аларга бардык... Шулай үз кешеләр булып беткәч, кинәт кенә Рауза минем алдымда чишелеп китте.
– Беләсеңме, Галия... Зәринә бит безнең балабыз түгел...
Әлбәттә, мин бу яңалыктан өнсез калдым... Дәшәргә дә базмыйча утырам... Рауза да беркавым дәшми тын торды. Сүзен нәрсәдән башларга белмәдеме әллә...
– Без Рәфис белән яшьли өйләнешкән кешеләр түгел. Язмыш кавыштырганчы, аның үз тормышы, минем үз тормышым бар иде. Төзелеш эшендә бер бригадада эшләдек, икебезнең дә инде үз куышыбыз бар иде. Безнең арада ялкынлы мәхәббәт хисләре дә, бәлкем, булмагандыр... Ике ялгыз бер-беребезгә тартылдык, бер-беребезгә сыендык. Рәфис көннәрдән бер көнне, бергә булыйк, дип тәкъдим ясагач, мин риза булдым... Ялгыз куышларыбызны сатып, менә шул ике бүлмәле фатирны юнәтеп, үзебезчә бик бәхетле генә яшәп киттек. Яшь вакыттан ук мин үземнең ана булалмасымны белә идем. Бу турыда Рәфискә ачыктан-ачык сөйләп бирдем. Ул минем бәхетсезлегемне кабул итте, әти-әни булу бәхете безгә тәтемәячәк икәнлеге белән килешеп, бүтән бу турыда сүз кузгатмадык та, бер-беребезгә булган хисләребезне түкми-чәчми, булган яратуыбызны җәлләми яшәп киттек... 
Әле дә хәтеремдә: җомга көн төне иде. Алда ике көн ял итәсен уйлап, ләззәтле, татлы кич уздырдык, соңга калып кына йокларга яттык. Ачы иттереп ишектә звонок шалтыраганга сискәнеп уянып киттек. Абау, тавышы... Шундый да зәһәр булыр дип кем уйлаган... Көндезләрен алай яңгырамый бит ул... Көтелмәгән чаң шулай тәэсир иттеме – берара искә килә алмый газапландым. Рәфис торып баскан иде инде. Ул да, аптырау катыш борчулы тавыш белән: « Кем йөри икән төнне төн дими?»  – дип ишеккә юнәлде. Мин урынымнан кузгалып тормадым, тыныч кына тыңланып ятам. Менә Рәфис тын гына сорап куйды: « Кем бар монда?..»  Җавап булмады бугай. Бераз тынлыктан соң ачкыч чылтыраган тавыш ишетелде, димәк, Рәфис ишекне ачып карарга булгандыр. Менә Рәфиснең мине дәшеп чакырган тавышы ишетелде: « Рауза, кил әле монда...» 
Тиз генә сикереп торып, мин дә ишеккә юнәлдем.
– Ишек артында әллә кемдер аунап ята, әллә нәрсәдер куйганнар... – дип, Рәфис ишек артына карарга кыймый тора иде. Бер-беребезгә куәт биреп, ишек артына күз салырга булдык...Ниндидер картон тартма.. Нәрсәдер бар... Кинәт шул « нәрсәдер»  кыймылданып куйды, нәзек кенә итеп тавыш бирде... Рәфис тиз генә тартманы өй эченә тартып алды. Кабалана-кабалана тартма эчендәге төргәкне күтәреп алды... Әнекәем... Бала... Кечкенә генә бәби... Бераз кыштырдап алгач, тагын тәмләп йокыга талды...
Әйтер сүз табалмыйча, тик торабыз бер-беребезгә карашып...
Рәфис миннән алданрак исенә килде бугай. Баланы тартмадан чыгарып, зал якка узды да диванга салды, юрган-чүпрәкләреннән арындырды. Чүпрәкләрдән арындырган бала рәхәтләнеп бер киерелеп алгандай итте, комсызланып, авызындагы имезлеген ярсып-ярсып чупылдатып алды да, тагын тынычлап йоклап китте.
Коробкада тагын ниләрдер бар иде, шунлыктан аны алып кухняга уздык. Әйе, чынлап та, имезлек кидерелгән бер шешә сөт белән бер кәгазь кисәге чыкты аннан. Кәгазьдә баланың исеме, дөньяга килгән көне язылган иде. Димәк, балага бүген бер ай тулган көн икән... Һәм өстәп: « Мин беләм – сез минем баламны ялгыз итмәссез» , - дип язып куйган... Абау, бик кайгыртучан « әни»  булып чыкты бит бу... Димәк, баланы да беренче туры килгән ишек катында калдырмаган булып чыга түгелме? Тәгаенләп, безгә дип атарлап калдырган булып чыгамы?
... Әлбәттә, безнең күздән йокы дигән нәрсә качты... Нишләргә инде бу яңа ел бүләге белән? Иртәгә шимбә, аннары якшәмбе – участковый эшли микән бу көннәрдә? Алмаш чүпрәкләре юк булып чыкты, ярый анысы, чүпрәк кенә табылыр әле өйдә...
Баланы уртага салдык та, куеныбызга алып, йокларга яттык: урыс әйтмешли - утро вечера мудрее, диләрме әле?
Иртәнге сәгать алты туларак бала кыштырдана башлады, бераздан көйсезләнеп, башын уңга-сулга боргалап, ашарга эзләнә башлады. Авызына каптырган резина имезлекне шунда ук кире төкереп чыгарды. Бераздан елый ук башлады. Без дә, җылы урыннарыбыздан сикереп торып, шешәдәге сөтне җылыту, юеш чүпрәкләрне алыштыру кебек мәшәкатьләргә чумдык. Алай иттек, болай иттек, баланы ашатып, тамагын туйдыргач, нарасый тагын йоклап китте...
Бу көннәрдә без участковый дип йөремәдек. Үзем кибетләргә чыгып, балага кирәкле кием-салым, сөт алып кайттым... Шешәдә нинди сөт булгандыр, анысы безгә билгесез, алай да, теләсәң-теләмәсәң дә, кибет сөтен ашарга туры килер, бәләкәч... Көнебез шулай тыз-быз чабып йөрү белән узды... Сөт ярашмас бала ашказанына дип бик борчылган идек... Кайнаткач, әз генә бал салып кушып биргәч, анысы да батты... Рәхәтләнеп корсак туйдырып алды. Гомүмән, бала бик тыныч иде. Асты коры, тамагы тук булса, калган вакытын мыш килеп йоклый бирде.
Өченче көнне иртүк, баланы барлык «бирнәсе» белән күтәреп, киттек участковыйга. Ул үз чиратында әллә кемнәргә шалтыратты, озак көттерми генә төрле оешмалардан төрле вәкиләтләр килеп җиттеләр. Бездән ничек-ничек булганын сораштырып, кирәк булсагыз, без сезне чакыртырбыз, дип, баланы алып та киттеләр... Без дә өебезгә юл алдык... Көн шундый җылы, ябалак-ябалак кар ява... Рәхәтләнеп урамда йөрергә иде дә бит... Күңелдә ниндидер бушлык кереп оялады, бернәрсәгә күңел тартмады. Без өйгә кайтып киттек.
Ишекне ача белән борынга ят ис килеп бәрелде: бала исе... Шундый татлы ис икән бу бала исе... Өй эче буп-буш... Тынлык урнашкан... Без дә, ара-тирә сүз алышсак, үзара пышылдап кына сөйләшәбез, янәсе, баланы уятырга куркабыз... Гадәттәгечә, кухняга узмыйча, бүлмәгә кереп диванга утырдык. Рәфис мине иңнәремнән кочып, үзенә якынрак тартып алды. Бу әйтеп бирерлектүгел якынлыктан, минем уйларымны, кичерешләремне аңлауданмы – гомерлеккә дип тирәнгә-тирәнгә яшереп куйган, үземә дә әйтергә куркып йөргән ана булу, бала назлау теләге давыл булып ургылып чыктылар да, тыелгысыз күз яшьләренә кушылып, агылдылар да агылдылар. Әйтерсең, мин чит берәүнең баласын илтеп тапшырмадым, ә минем кулымнан минем газиз баламны тартып алдылар...
Икенче көнне, эштән соң, тагын участковыйга сугылырга дип сөйләштек. Җинаять эшендә бик күп эзләр калдырган яшь хатынны бик тиз эзләп тапканнар икән. Әле генә унсигез яшен тутырган казах кызы икән ул. Үгет-нәсихәтләргә колак салмыйча, баладан баш тарту турындагы кәгазьләргә бик тиз кул куйган да, китеп барган икән. Баланы «Дом малюток»ка алып киткәннәр...
Безнең баланы үзебезгә тәрбиягә алырга дигән карарга каршы килүчеләр булмады. Кирәкле документларны җыеп бетерү белән, без баланы үзебезгә алып кайттык...
Менә, үзең күреп торасың, унбер ел вакыт узып та китте инде. Хәзер үз тормышыбызны да, яшәешебезне дә, Заринадан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Юк-юк та, уйлап куям: үз әнисе күрсә, ни дияр икән иде хәзер... Шундый матур, акыллы кызны ташлаганмын дип үкенми дисеңме, минем балам, кайтарыгыз миңа баламны, дип, дәгъвалый башламасмы дигән, курку катыш, шикле эч серләре белән уртаклашкан иде Рауза.
Шикләнүләре юкка булмаган икән. Бер күрешүебездә Рауза миңа тагын бер хәл булып алуын сөйләде.
– Син инде беләсең – бездән якында гына ял паркы бар бит. Без Зәринә белән, җае туры килгәндә, шул паркта озаклап йөрергә яратабыз. Аның өзлексез сораулар биреп, такылдап баруларына колак салгалап, туры китереп, кайбер сорауларына җавап биргәләп, күпчелек инде барыбер үз уйларыма чумып бару минем өчен бер җан азыгы. Бетәсе юк өй эшләреннән арынып, шулай саф һава сулап, арып-талып өйгә кайтулар да ялыктырмый. Көзен аеруча яратам шулай парк әйләнүләрне. Һәр агач, һәр куак янында тукталабыз, агачтан агачка сикереп, шул ук вакытта безне бер мизгелгә дә күз алларыннан җибәрмәгән әрсез тиеннәрне чикләвек белән сыйлыйбыз, күгәрченнәрне ашатабыз... Җиргә әкрен генә алтынсу-сары япма булып яткан яфрак келәмен таптый-таптый барганда, ниндидер хатын-кыз шәүләсе һаман-һаман күземә чагылып үткәнен тоемлап алдым. Әле дә бездән калышмый, өч-дүрт адым арттарак калып килгән бу хатынга борылып карарга булдым... Борылып каравым булды, безнең күзләр күзгә очрашты... Бу – ул иде... Зәринәнең әнисе... Бервакытта да минем аны күргәнем булмаса да, мин аны шунда ук таныдым, чөнки ул бик Зәринәгә ошаган иде... Ни өчендер Зәринәне күз алдыннан югалтып җибәрдем, «Урлады... Үзе белән алып китте», – дигән уй зиһенемне ярып үтте, аяк астымнан җир убылып киткәндәй булды. «Зәринә!» – дип бар көчемә кычкырып җибәрдем, тик... үз тавышымны үзем дә ишетмәдем... Бу хатынның мине кулларымнан алып скамьяга утыртуы, «Вы не переживайте, я вас больше не стану беспокоить» – дип әйтүләре әллә каян, болыт астыннан яңгыр шыбырдавы кебек коелды өстемә... Соңгы күренеш гомерлеккә күз алдымда калды: бер кочак көзге яфракларны күкрәгенә кыскан килеш каршыма чабып килгән Зәринә һәм аның ачы тавышы – Мамочка! Что с тобой?! – дип кычкыруы булды... Бу минем беренче тапкыр инфаркт кичерүем иде, – дип сөйләде шул чакта миңа Рауза.

Тормыш үзенекен итә инде... Һәрберебез үз дөнья мәшәкатьләренә күмелеп яшәп киттек, безнең арада очрашулар да сирәгәйде, балалар да бер-бер артлы үсеп киттеләр. Аннан безнең тормышка челтәрле телефоннар килеп керде, интернетсыз яшәүне күз алдына китереп булмас итте. Гадәти очрашулар, аралашулар, гомүмән, юкка чыкты: интернет челтәрләрендә бер-береңә кыска сәламнәр бирешүләр, открыткалар салулар белән чикләнә башладык... Бик шәп, исән-сауларсыз икән, дип, бер-беребезнең хәлен белешәбез дә, шунда ук онытабыз... Баксаң, Раузаның соңгы елларда эшләре алай ук шәптән булмаган икән. Инфаркт тагын кичергән икән, микро-инсульт та булып алган икән...
 Боларын инде миңа кафеда утырганда Зәринә үзе сөйләде. Зәринә искиткеч сылу булып өлгергән яшь хатын иде, казах кызларына хас агылып төшкән калын, чем-кара чәчләрен иңнәренә таратып салган, нәфис, сылу гәүдәле, сызылып киткән кашлары астыннан бераз кысыграк кап-кара күзләре нур сибеп карап тора. Заманча матур итеп киенгән, чамасын белеп бизәнгән Зәринәгә күпләр сокланып караганнарын мин дә күреп алдым.
 Кияүгә дә чыгып өлгергән, ике кыз үстереп яталар икән. Яраткан эше дә бар: ИКЕА кибетендә дизайнер булып эшли икән.
 Үткәннәрне искә төшереп күпме сөйләшеп утырсак та, мин әле һаман Зәринәгә төп сорауны бирә алмый изаландым. Ул үзе дә бу турыда ничек сүз башларга белми аптырый шикелле тоелды миңа. Шунлыктан мин үзем сүз башларга батырчылык иттем:
– Зәринә, нишләп син әниеңне озаткан көнне: – мин гаепле синең алдыңда, әни, – дип әйттең? Нинди гаебең бар синең? – дип сорадым. Зәринәнең кабат күзләре яшь белән тулды. Ике кулы белән битен каплап бер тын тавышсыз гына үксеп алды да, үз-үзен кулга алып, сөйләп китте.
– Галия апа, сезнең өчен сер түгелдер инде мин әти-әниемнең үз кызлары түгеллегем... Әле бәләкәй чагымда ук миңа бер ерак туганнарыбыздан берәү бу турыда әйткән иде... Ул вакытта мин бу яңалыкны зиһенем белән дә, күңелем белән дә кабул итәрлек булмаганмындыр. Бәлки эчке бер тоемлау мине саклап калгандыр - мин берничек тә бу сүзләргә игътибар итмәдем дип әйтсәм, ялгыш булыр – әнидән шунда ук сорадым бу турында:
– Әни, Ринат абый әйтте, сез мине урамнан табып алгансыз, мин сезнең кызыгыз түгел, дип әйтте. Дөресме ул? – дип сорадым. Әнием мине сак кына кочагына алды да, үзе миңа сорау бирде: 
– Ә син үзең ничек уйлыйсың соң, кызым? – диде. Күзләреннән ярату бөркелеп торган, шундый акыллы, шундый җылы, матур әниемнең минем әни түгеллегенә берничек тә ышана алмадым, әлбәттә... 
– Мин синең кызың! Мин сине генә яратам! – дип, әниемнең кочагына кереп сеңдем...
– Әлбәттә, мин синең әниең, син – минем кызым, әтиең – синең әтиең, - дигәч, минем шунда ук дөньям түгәрәкләнде һәм күңелемдәге шикләрне юып төшерде.
Тормыш гел ал да гөл булып тормый. Бездә дә төрлесе булды. Әни еш авырый башлады. Үсмер булып үсеп җиткәч, мин дә аз борчулар китермәдем әти-әниемә. Әмма без барыбер бергә идек, бер гаилә булдык. Зурлап кияүгә дә бирделәр, әлхәмдүлилЛаһи, ирем бик яхшы кеше, бәхетле гомер итәбез. Бер-бер артлы балалар дөньяга килделәр, ике кыз үстерәбез... И, әни белән әтинең куанулары... Шул балалар өчен генә яшәделәр соңгы вакытта дип әйтер идем, валлаһи... Әнием миңа булышчы да, киңәшче дә булды... Олы кызыма биш яшь инде. Икенчесе дә үсте, анысына әле генә өч яшь тулып үтте.
Зәринәнең иреннәрендә елмаю пәйда булды. Ул, смартфонын кулына алып, кызларының, әнисенең фотоларын күрсәтә башлады.
– Бер ел элек мин, әнием булышам дигәч, үз эшемә чыктым. Шул вакытта бер казах хатын белән таныштык. Матур хатын. Акчалы икәнлеге киенгән киемнәреннән күренеп тора. Безнең кибеткә килсә дә, беркайчан буш кайтып китми – матур-матур юк-бар сатып ала. Гел минем сменага туры китереп килергә тырыша, без бергәләп аның белән товар сайлыйбыз, мин аңа, дизайнер буларак, киңәшләр бирәм. Без Алтынай апа белән шундый тиз уртак тел табыштык, шундый ук тизлектә дуслашып та киттек. Кайвакыт ул мине эштән каршы ала һәм без нинди дә булса кафега кереп, берәр чынаяк кофе алып, сөйләшеп утырабыз. Беркөнне ул мине төнге клубка чакырды. Иң якын дус кызларымны гына чакырам. Юбилей кичәсе уздырам, – диде. Ничә яшь икәнен тәгаенләп тормады. 45-50ләр чамасыдыр... Мин үземнең ирем, кечкенә балаларым барлыгын искәреп әйттем. Курыкма, ирең белән үзем сөйләшермен, бер кичне кызлар белән утырып торыр, берни булмас... – диде. Белмим, иремә нәрсәләр әйткәндер – ул каршы килмәде. Тик бик озак тоткарланмаска гына кушты. Син шалтырату белән килеп алырмын, – диде.
Алтынай миңа ничегрәк итеп киенергә, нинди прическа ясарга киңәш бирде, түземсезлек белән көтәсен әйтте...
Музыка яңгырап, кешеләр белән гөрләп торган клуб бинасына килеп кергәч, бераз югалып калгандай булдым. Тик минем киләсемне көтеп торган Алтынай, мине күрә белән, әллә каян кулын болгап чакырды, өстәл артыннан чыгып миңа каршы атлады... Кинәт минем күңелемә: «Гаҗәп, без бик ошаган икән бит Алтынай белән» – дигән уй килеп керде. Чынлап та, безнең кигән киемнәрдә, прическабызда гына түгел иде бу охшашлык... Ул мине кулымнан җитәкләп, дуслары янына алып килде. Шунда ук бар игътибар безгә юнәлде: 
– Ай, карагыз әле, сез ничек бер-берегезгә охшагансыз! Апалы-сеңелләрме әллә сез? Кайсыгыз апа, кайсыгыз сеңел?» – дигән сораулар яудыра башладылар. Алтынай, минем кулымнан алып, болай диде:
– Таныш булыгыз! Бу – минем кызым Зәринә! – диде. Беләсезме, Галия апа, мин шул минутта җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй хәлдә булдым... Исем китеп, аптырап, Алтынайга текәлдем. Өстәл артындагылар да беркавым тынып калгандай булдылар. Шул вакытта Алтынай шаркылдап көлеп җибәрде:
– Ну, ничек, шаяртуымны чынга алдыгызмы? Килеп чыктымы шаярту? – дип сорады. Аннан соң мине кочаклап алды да сүзен дәвам итте. – Дөресен әйткәндә, мин бик теләр идем хәзер минем шундый кызым булуын... Кызганыч, тик бу мөмкин түгел... Миңа Ходай бала язмаган... Шул сәбәпле, Зәринәне бер күрүдә бик үз күрдем, яраттым... Әйдәгез, Зәринә өчен тотыйк әле бокалларны! Без бит бүген драма карар өчен килмәгән, ә күңел ачар өчен җыелган! – дип, тиз генә сүзне икенче якка борып куйды. Инде бераз салып алган, кызып өлгергән компания шунда ук шау-гөр килеп, бокалларны шәраб белән тутыра башладылар, миңа тостлар әйтә-әйтә, чәкештереп, эчеп тә куйдылар...
 Тыштан сиздермәсәм дә, күмәк шау-гөргә бирелеп, күңел ачарга тырышсам да, күңелемә корт кереп өлгергән иде минем. Әллә кайчангы Ринат абыйның әйткәннәре исемә төшмәгән булса, мин дә Алтынайның сүзләрен шаяртуга гына борып куйган булыр идем... Ә монда Ринат абый күз алдымнан китми генә бит... һәм пышылдап әйтеп тора: - син бит аларның кызлары түгел... син аларның кызлары түгел... түгел...
Бераздан мин ирем Айдарга шалтыраттым, килеп алып китүен үтендем... Кызып өлгергән компания минем кайтып китүемне сизми дә калды...
Бу күңел ачу кичәсеннән соң без байтак вакыт күрешмәдек... Алтынай үзе шалтыратмады да, килмәде дә, мин дә шалтыратмадым. Алай да, бер ай чамасы вакыт узгач, мин дә бераз тынычлана төшкәч, ул миңа шалтыратты. Кич эштән соң каршы алам, бераз кафеда утырып алыйк, диде... Бераздан өстәп, ярым пышылдап әйтеп куйды: бик сагындым сине, диде. Ярар, дип тә, юк, дип тә әйтә алмадым, телефонымны сүндереп куйдым. Эчтән яндым инде януын. Дөресен дә беләсем килә кебек... Шулук вакытта, кирәкме инде хәзер миңа бу дөреслек дип кыйнадым үземне...
... Шулай итеп, булды бу ачыктан ачык сөйләшү... Хакыйкатьне белү... Син минем кызым, диде... Миңа бары унсигез генә яшь иде, диде... Барыр җирем, батар күлем юк иде, кичер, диде... Мәхрүм итмә мине сиңа кызым дип дәшәргә дип, мине кочаклап елады... Тыштан минем тормышымда бернәрсә үзгәрмәде кебек... Әмма эчемдә нинди уйлар барын, нинди бураннар котырганын үзем генә белдем... Ана йөрәге сизмиме соң... Күрешкән саен, әнием Рауза минем күзләремә текәлеп-текәлеп карап сорый иде: - Кызым, синең барысы да тәртиптәме? Эшеңдә ул-бу юкмы? Айдар белән араларыгыз бозылмадымы? – ди иде.
... Ике ут арасында йөргән чагым... Бер яктан матур, яшь, үз-үзенә ышанган, кыю Алтынай кебек әнием булу кызыктыра, ниндидер бер горурлык хисе дә уята кебек тоела башлады... Икенче яктан, үзенең сәламәтлеге яхшыдан булмаса да, минем балаларым белән утырырга, аларны карарга әзер торган, инде картаю юлына баскан әнием ят кебек тоела башлады кебек...
Беркөнне Алтынай миңа шалтыратты, күрешәсе бар, яңа бер кафе ачканнар, әйдә, шунда кереп утырабыз, диде. Ул кафены мин беләм, без яшәгән йорттан ерак түгел генә... Ярар, яхшы булган, ярты сәгать утырып чыгармын да, тиз генә өйгә кайтып китәрмен, бүген балалар бакчага бармадылар, алар белән әни бездә дип уйладым да, Алтынай белән очрашуга ризалык белдердем. Машинаны урнаштырдык та, сөйләшә-көлешә кафе ишегенә таба атладык. Шул вакытта әни белән йөзгә йөз бәрелешә яздык. Ул башын түбән иеп килә иде. Минем «әни» дигәнгә башын күтәреп карады да, елмайган хәлдә карашын Алтынайга күчерде һәм... кырт борылып кире атлап китте.
– Әни, син нишләп монда? Балалар кайда соң? – дип сорадым. Минем күземә карамаска тырышып, көчкә иреннәрен кыймылдатып әйтте:
– Каринаның температурасы күтәренке, врач чакыртырга туры килде... Менә, ул калдырган рецепт буенча дарулар алырга даруханәгә барышым иде... – диде.
– Нишләп соң миңа шалтыратмадың? Мин үзем алып кайтам бит?
– Сине борчыйсым килмәгән иде... Ярар, мин кайта торыйм, син үзең кереп чык инде... – дип, миңа карамыйча гына атлап китте...
Даруларны кереп алдым да, чабып диярлек өйгә йөгердем... Ул арада Алтынай да истән чыкты, ул үзе дә күзгә күренмәде... Әнине ярты юлда куып та җиттем. Ничектер авыр атлап барган сыман тоелды миңа... Син бар, йөгер балалар янына, дисә дә, мин аны култыклап алдым да икәү атладык... Күрешсәк сөйләшеп туя алмый идек, бу юлы ул дә дәшмәде, мин дә сүз катмадым... Кич белән әнине больницага озаттык... Төнне ул реанимационныйда, мин коридорда уздырдык. Кизү тотучы врач ханым яныма чыгып, кайтыгыз, без үзебез сезне чакыртып алырбыз, дисә дә, әниемнең хәле яхшырмыйча, кайтмаска булдым... Иртә белән смена алышыну ыгы-зыгысын уздырып җибәрдек, миңа игътибар итүче булмады, дисәм дә ярый... Әнә-менә әти килеп җитәргә тиеш иде, ул килсә, мин, бәлки, өйгә кайтырмын, дип, үз уйларыма чумып утырганда, кемнеңдер җилкәмә орынуыннан сискәнеп киттем... Кичәге врач хатын икән. Әле һаман өенә кайтып китмәгән. «Әниегез янына керегез... Ул Сезне дәшә» – дигәч, мин сикереп үк тордым:
– Сез аны палатага күчердегезмени? – дип сорадым. Реанимациядә ятучы авыру янына кертмәүләрен бик яхшы беләм бит инде.
– Юк, – диде врач хатын. – Мин үз өстемә алып чакырам Сезне реанимационныйга – диде ул.
Әнием бик хәлсез күренә. Мин кергәндә күзләре йомык иде.
– Әни... Бу мин, Зәринә... Хәлләрең ничек, әни? – Мин аның ябык кулларын учыма алып сыйпарга тотындым. Әнием көчкә күзләрен ачып миңа карады... Елмайгандай итте...
– Кичер мине... кызым... Мин үзем сиңа әйтергә тиеш идем... «Ул» алданрак өлгергән... Әтиеңне ташлама... Сине дә югалтса... – Ул тагын күзләрен йомды... Мин әле һаман аның кулларын сыйпый-сыйпый үзем аннан гафулек сорый идем:
– Кичер мине, әнием, кичер... Мин сиңа әйтергә тиеш идем... Башта ышанмадым... аннан сезне кызгандым... – дип, күз яшьләремә буылдым...
– Китте әнием... Мәңгелеккә китеп барды... Мин бит белә идем әниемнең авыру икәнен. Врачлар аңа сакланырга кирәк дип күпме әйттеләр. Ә мин аның турында уйлап та бирмәдем, үз ялган дөньямда яшәдем. Ул үзе гел мине кайгыртып торды, балаларымны карады. Бервакытта да зарланмады, миңа авыр дип әйтмәде. Ул зарланмагач, мин шулай кабул итеп килдем. Әгәр теге көнне мин эштән соңармыйча, туры өйгә кайткан булсам, ул, минем баламны кайгыртып, аптекага дип чыкмас иде. Алтынай белән безне бергә күрмәгән булыр иде...
Зәринә кинәт үзе өчен ачыш ясагандай, кисәк миңа борылды, үзе дә сизмәстән, кулымнан каты итеп кысып, күзләрен зур итеп ачып, тагын сүзгә кереште:
– Карагыз әле, Галия апа... Әнием безне Алтынай белән бергә күрде... Ул бит аны таныды... Димәк, алар бер-берсен беләләр булып чыга түгелме!? Без бит бу турыда беркайчан да сөйләшмәгән идек...
– Алтынай белән очрашсагыз, үзеннән сорап кара син, Зәринә... Сез аның белән күрештегезме соң әниеңнең үлүеннән соң?
– Юк... Әниемнең кырыгын укыттык бит инде... Күпме вакыт узган икән... Ә ул бер тапкыр да шалтыратмады миңа... Юк, Галия апа, юк... Мин аңа беркайчан да кирәкмәгәнмен һәм кирәгем дә булмаячак... Ул бит миннән бер тапкыр да балаларым турында сорашмады, фотоларыннан гына булса да, күрергә дә кызыксынмады... Үзе турында рәтләп бернәрсә сөйләмәде, гаиләсе белән таныштырмады... Бервакытта, сиңа миннән ярдәм кирәкмиме дип сорамады. Мин аңа кызык өчен генә кирәк булганмын... Аңа ошый иде - яшь, сылу хатынның шундый ук, үзенә бик ошаган зур кызы барлыгына сокланып дәшсәләр. Кайсыгыз апа, кайсыгыз сеңел соң сез? – дип сорасалар, балкып китә иде... Хәзер мин үз проблемаларым белән бер ялгызым ятып калдым... Кирәкме Алтынайга проблемалы кызы булу? Оныклар? Юк, кирәкми!!!
– Бер ялгызым калдым дип әйтмә инде син, Зәринә... Синең бик әйбәт ирең, балаларыңның атасы бар бит... Әтиең бар... Әтиеңнән читләшмә... Хәзер сез бер-берегезгә бик кирәксез...
– Дөрес әйткәннәр: тапкан әни түгел, баккан – әни, дип... Әни ул берәү генә, бердән бер генә була... Алтынайга рәхмәт – мин тугач та, чүплеккә алып ыргытмаган, искиткеч яхшы, чиста күңелле әти белән әнигә тапшырып калдырган...
Әйе, әнисез калу – ул чынлап та, ялгыз калу белән бер. Тик, нишләптер, исән чакларында кадерләрен генә белеп бетермибез...

Омск. 2022 ел.

Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/alone-worried-woman-by-warning-notification-for-invoice-bank-bills_16974684.htm#page=3&query=%D0%B3%D0%BE%D1%80%D0%B5&position=40&from_view=search&track=sph">Изображение от DCStudio</a> на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар