Логотип
Проза

Пацилла – мәхәббәт корты

Беләсең микән син, юк микән, сорап карыйм әле: мәхәббәт нәрсәдән башлана ул?
Елның шушы вакытында кая гына карама, мәхәббәт. Чәчәк тә әнә мәхәббәт дип күзен ачкан, кошлар да шул хакта гына сайрый, җиткән кызлар кебек зәңгәр күктәге ак болыт та шуңа көлеп тора. Һәммәсендә — мәхәббәт.

Әйт әле: кайдан гына килә ул? Сиртмәкоерыкка гына күз сал, ерак диңгезләрдән канат алганмыни, Себер ягынган искән җилләр койрыгыннан тартамыни? Юк-юк, мәхәббәт икенче нәрсә ул. Мәхәббәтнең башлануына гыйшык пацилласы сәбәп. Каен тузыннан дөртләп киткән ут шикелле, пацилла да йөрәкне сызлатканчы дөрләтә. Мәхәббәт пацилласының көче коточкыч. Суда батмый, утта янмый. Аны җиңәрдәй гаскәр тумаган. Минем гәҗиттән укыганым бар, мисыр патшаларының кабереннән тере пацилла тартып чыгарганнар, имеш. Менә моңа син ни дип җавап бирерсең инде? Патшалар, ничек диләр эле, саркуфакмы, әйе, әнә шул саркуфактан чыгып, кәләшләре белән күптән инде җәннәт бакчасында гөл чәчәкләр арасында кәеф-сафа кылып йөри, имеш, күптән инде пенсиягә чыкканнар, ә пацилла һаман исән, һаман үз урынында, яшь, елгыр, унсигездәге егет шикелле икән.
Ул мәхәббәт кортының адәм баласын ничек тинтерәтүен үз җилкәмдә татыдым мин. Чибәр идем яшь чагымда. Хәтерлим әле, әти көзгебезне йозак белән бикләп куяр иде. Әмма Абрука авылы егетләрен генә йозаклап утырта алмады, чөнки мәхәббәт пацилласын берни белән дә бикләп куеп булмый. Минем Артурымның ничекләр итеп кадерле кияү булуы шикелле бүтән тарих юктыр да. Берзаман кыш җиткәндә, диңгез өсте менә-менә боз белән каплана дип торганда, Артурның йөрәгенә пацилла үтеп кергән дә, әй тегене боргычларга керешкән. Егет түзә алмый, ыңгыраша, газаплана. Мин моңа:
— Ни булды сиңа, Артур?— дим.
Бу миңа, эчем яна, салам көлтәсе шикелле ялкынлана, сүндерер чамам юк,— ди.
Минем йөрәк йомшак инде, язгы нәүрүз чәчәгедәй зәгыйфь, жәлләдем бит егетне, моның йөрәгендәге утны сүндерешергә кирәк дип, уйладым. Җиңеннән тоттым да, су буена алып киттем үзен. Декабрьдә булды бу хәл, төн шундый аяз, күктә ярты ай йөзә, диңгез өстеннән су салкыны бәрелә, үзем калтыранам, шулай да сиздермим, Артурга нык итеп:
— Әй, мәйтәм, күрсәт мәхәббәтеңне, җиңеләеп китәрсең,— дим.
Ә ул миңа:
— Ничек итеп күрсәтергә?— ди.
Мин әйтәм:
— Ни булса да кыл инде, Абрука егетләренең берсе дә эшли алмаганны эшлә.
Бу миңа тагын:
— Аңламыйм, нишлим соң?— ди.
Авызында ана сөте кипмәгән егетләрнең эш пешерүен үгез сабырлыгы белән көтәргә кирәктер дип уйлый идем. Шуңа күрә Артурга тәгаенләп аңлатырга туры килде.
— Абрукадагы ир-атларның күпчелеге миңа күктәге айны алып төшеп бирергә вәгъдә итте. Әмма, диңгез ярындагы Зур кыя кебек, ай һаман үз урынында әле.
— Хәзер инде минем чиратмыни?— дип уфтанды Артур.
— Йөрәк хастасыннан котыласың килсә, алып бирәсең инде,— дим.
— Бигрәк ерак шул ул,— дип ыңгыраша егетем.
— Хәзер ул бик якын, кул сузып алырлык кына,— дим мин, үзем су өстендә тибрәнгән ай
шәүләсенә ишарәлим.— Ир кешеме соң син, түгелме?!

Артур, мөгаен, ир кеше булгандыр: сүземне әйтеп бетерергә дә өлгермәдем, көчле чапылдау
тавышы колагымны ярды. Аллага шөкер, су тирән түгел икән әле, муеныннан гына булды, башын күммәде. Артур ярга кире чыкты да пырхылдарга кереште, тюленьнекедәй мыекларыннан су ага, тик диңгездәге айны гына алып чыга алмаган.
— Аз гына эләктерә алмый калдым,— ди бу.— Тотам дигәндә генә ычкынды.

Кабат суга сикерүдән чак кына тыеп калдым үзен. Йөрәгенә оялаган корты әнә ничек йөгәненнән ычкынган. Авылга җитәкләп кайтканда су буена борылып карый да ыңгыраша, борылып карый да
ыңгыраша егетем. Шунда гына миемә барып җитте — коймабыз ышыгында тоттым да үз гомеремдә беренче мәртәбә «пәп» иттем мин моны.
— Киләсе атнада ай тулган була,— ди Артур, тешләрен тешкә бәрә-бәрә.— Мин аны өлгергән кабак шикелле итеп капкагыз төбенә китереп куярмын.
Артур бу мәсьәләне төптән уйлап хәл иткән иде, ахры. Гаиләләрендәге малайларның һәммәсе шундый бер эшкә тотынсалар, аны ахырына җиткермичә туктамыйлар. Артурның дәү абыйсы Яанус белән дә бер яңа ел алдыннан менә мондый хәл булган иде. Сырведан Абрукага Вийу исемле бер чибәркәй туганнарына кунакка килде. Сырве кызлары тулы алсу йөзлеләр, аларның ул шаркылдап көлеп җибәрүләре... Сырве хатын-кызларының барысы да шулай таза-нык. Үпкәләгән, ачуы чыккан чакларында Вийуның да кызарынган бите дерелди башлый. Яанус, шушы кызны күрүгә, бар дөньясын оныта, пацилласы кузгала моның. Бәйрәмнең буеннан-буена боларның иркен түрендә кызыкай белән янәшә салам өстендә утыра. Өйләренә дүртенче көнне генә кайтып керә. Бу хәлдән соң, Вийу артыннан Сырвега йөрмәсен дип, әтисе моның кәвешләрен чормага яшереп куя. Вийуның Абрука кызларыннан тамчы да артык җире юк, ди әтисе, һәммәсе шул ук салакуш белән бәрәңге ашап үскәннәр. Хак сүзгә җавап юк, әмма мәхәббәт пацилласы тырнагына эләккән кеше, нәни кошчык шикелле, ихтыярын югалта шул. Яанусның да йөрәге калтырана, көзен төнге карурман эчендә калгандай, күз аллары караңгылана. Аягына тиредән тегелгән оекбашын гына кия дә, соңгы тапкыр булса да күреп калыйм дип, төн уртасында Вийу янына элдерә. Бер ишекне барып шакый бу, җавап бирмиләр. Икенчесен барып дөбердәтә, монда да каберлектәге кебек тып-тын, эндәшүче юк. Өченче ишеккә барып та шакып карый, беркем җавап бирми. Шуннан соң ишек аркылы сорый бу:
— Вийу Сырвега кайтып киттеме әле?
Шулчакны ишек артыннан берәүнең боек кына тавышы ишетелә:
— Ам-му, ам-му.
— Күптән үкмени?— дип төпченә Яанус.
— Ам-му, ам-му,— дип кабатлый шул ук карлыккан тавыш. Яанус башын түбән иеп өенә кайтып киткән икән, дип уйлаучы кеше пацилланың көчен чамаламый, билгеле. Күктә көмеш ай йөзә,
тиредән тегелгән йомшак оекбаш астында кар шыгырдый — Яанус диңгез өсләтеп кенә, бар көченә Сырвега йөгерә. Вийуның өен эзләп таба, җен-пәри кебек дөнья бетереп кызны эзли, ә ул
юк та юк. Яанусның тулы йөзле Вийусы табылмый гына. Пацилла бу юлы да уйлап торырга ирек бирми — егет Абрукага таба кире йөгерә. Моның өстеннән, паровоз торбасыннан чыккандай, пар күтәрелә, бөтен җирен бәс сара, тиредән тегелгән оекбашлары иртәнге шәфәкътә алсуга манчылган төсле була. Бу хәл Сырве ир-атларына шактый вакыт авыз ерырга сәбәп була. Янәсе,
Абрукада шулкадәр озак бәйрәм иткәннәр, сәгатьләрен борып җибәрергә дә онытканнар, дөрес вакытны белер өчен бер егетләре Сырвега йөгереп барып кайткан. Кызган баштан яланаяк! Ул Сырведа, җаным, җыен гайбәт капчыгы! Ярый әле арада диңгез бар, безнең авылның намуслы кешеләрен дә ялганларга өйрәтеп бетерерләр иде. Ә Яанус белән вакыйга болай бетте. Өйгә
кайта да бу, хәл алып тормыйча, тагын Вийу туганнарына китә. Бусаганы атлап керүе була, шатлыгыннан моның сүзе тамагына утыра. Вийуның сөйкемле, тулы яңаклары, бәс сарган куактагы тук миләш чыпчыклары сыман, түрдәге салам түшәктә ялтырап ята. Яанус бераз тын ала да сорый:
— Вийу, син Сырвега китмәгән идеңмени?
— Минем моннан беркая да китәсем килми,— дип чыркылдый тегесе.— Абрука хатыннары шундый тәмле мәмиләр пешерә, телеңне йотарсың.
— Алайса миңа төнлә, күптән китте, дип ник ялганладылар соң?
Һәммәсе беравыздан:
— Алай дигән кеше булмады,— диләр.
— Мин ике тапкыр сорадым, икесендә дә: «Күптән, күптән»,— дидегез.
Әмма берәү дә бу сүзләрне әйтүен танымый. Соңыннан ачыклана: Яанус ашыгып, кабаланып, мал абзары ишеген дөбердәткән икән, салкын су эчеп тамагы карлыккан бер сыер моның тавышына:
— Ам-му, ам-му!— дип мөгрәп куйган булган.

Яанус Вийуны барыбер алып кайта, әтисе дә яшереп куйган кәвешләрне алып бирә. Гаилә тормышы юлыннан яланаяк кына барып булмый шул, сикәлтәле дә ул, озын да. Сүзем Артур турында бара иде ич. Кай төштә туктаган идем соң әле? Ә, әйе, беренче тапкыр үбешү турында. Беренче үбешү беренче язгы яңгыр шикелле ул. Беренче яңгырдан соң бөреләр дә дулап тулыша бит. Минем суырып үбүем булды, пациллалар Артурымның йөрәген шундаен актарып ташлады, хәтта ыңгырашып куйды егетем. Аның иңке-миңке килеш урам буйлап баруларын күрсәгез сез, күзләрен безнең өйдән ала алмый гына бахыр. Тик мин аңа күренмәскәрәк тырышып йөрдем, ни әйтсәң дә ара ераклыгы белән озак көтү — мәхәббәтне сынар өчен иң әйбәт чара. Шушы рәвешчә мин бер атна чамасы чыдадым. Артурымның ул газаплануларын күрү шундый читен, бөтен авыл ишетерлек итеп аһылдый-ухылдый, җитмәсә аңа кушылып этләр улый башлый. Әкренләп минем башыма мондый уй керде: бер кеше икенчесе өчен тик торганда гына шулай газапланмас. Икенче көнне иртүк торып юындым, киендем дә, терсәкләрем белән өстәлгә таянып утыргач:
— Шундый, шундый эш, әти, мин үземә ир алып кайтам,— дидем.
— Менә ничек икән,— ди әти.— Соң билгеле инде, син өйләнә алмыйсың.
Әнә шулай хәл иттек без мәсьәләне.
Аннары Артур янына бардым да әйттем:
— Атыңны җик. Куресаарга туй кәчтүме алырга барырсың.
Артур, шушы сүзләремне ишетүе булды, аяксыз калдымыни, йөз килолы селедка мичкәседәй, өстемә ауды. Тик мин аны шундук коры гына этеп җибәрдем
— Үбеш-кочыш һәм башкаларга рөхсәт юк. Иң элек бармакка балдак кигез, паспортка мөһер
суктыр.

Мәхәббәт эшләрендә йомшаклык күрсәтү ярамый, кырыслык, тагын бер кат кырыслык хаҗәт анда. Артур аһылдады-ухылдады да тынычланды, мин аңа атын җигергә булыштым. Аннары боз өстеннән егетемне Куресаарга озатып калдым. Бара җанашым диңгез өстеннән, йөрәк тибешләре әллә кайдан ишетелеп тора. Минем белән тизрәк кавышырга ашкына! Куресаарда нинди хәлләргә төшәсен белгән булса, Артур ярты юлдан кире борылыр иде. Зурайткыч пыяла аша карасаң да, язмышыңа ни язылганны күреп булмый шул, җитмәсә монда пацилла тынгылык бирми бит әле.

Артурым Куресааре шәһәрчегенең тын урамнары буйлап, юыртып кына бара икән, ә күкрәгендәге пацилла юләрләнгән кебек үкерепме үкерә икән. Безнең илдә, беләсез ич инде, әгәр берәү көпә- көндез шау-шу куптарса, тынычлык бозса, сабырлык күрсәтү кайда, шундук акыл өйрәтә башлыйлар. Артур янына да берәү килеп җитә. Ку-ресаар хезмәткәре була бугай, килеп җитә дә, кулын колак турына тидереп:
— Гражданин! Куресаар шәһәренең җәмәгать урыннарында ат шикелле кешнәү тыела. Хайванны газаплавыңны да туктат!— ди.
— Минем үз йөрәгемнән чыккан тавыш ул,— дип аңлатмакчы була Артур, әмма бу сүзләр теге ирне ярсыта гына.
— Шулаймыни әле, йөрәктән чыгамыни,— ди ул.— Алай булгач, мин дә сезгә чын йөрәктән штраф салыйм әле.
Ул аңа штраф салуын салмаган, Артур чын йөрәктән ялварып үтенгәч, йөрәктән чыккан йөрәккә барып җиткән, күрәсең. Штраф акчасы теге кешенең тамагына мач килгән, ни дисәң дә, ул да кеше бит. Берәүнең ишегалдында шешә төбе күренгәнчә икәүләшеп ат чанасында утыралар. Утыра торгач, Артурның күзләре тюленьнеке шикелле мөлдерәмә булып тула, егетем йөрәге ничек сызлавы турында сөйләп бирә. Теге кешенең дә күңеле йомшый, диңгез тиклем диңгез артыннан килүчегә ярдәм итәргә кирәк, ди. Ул мондагы бер чибәркәйне белә икән, йөрәгендә мәхәббәт кайнаган яшь егеткә шушы кыз ярдәм итми калмас, ди. Артур яңа кәчтүм сатып ала да, әйдә теге чибәркәй янына. Уйласаң уелып китәрлек бит: ир кеше җигүле атын ят бер ишегалдында алдыра да, белмәгән-күрмәгән кыз янына йөрәк чирен дәваларга китә. Әйе, безнең яшьлек җиңел булмады инде, шулай да җирдә яшәве бик кызык иде тул! Ә бу юлы эш болай тәмамлана: Артурым теге чибәркәйнең йортын бутый да бөтенләй башка тәрәзә турысына илеп җырлап җибәрә. Тавышы матур де аның, сүзләре дә әйбәт.
Бир кулыңны, гүзәлем,
Өзеләдер үзәгем...


Әмма аңа берәү дә кулын бирмәгән, кыз урынына ун тәүлек кенә чәпегәннәр, чөнки җанашым милиционер тәрәзәсе турында күңелен бушаткан, милиционерны йокыдан уяткан икән. Милиционерның үзәге бер дә өзелмәгән, Артурны каталажкага илткән дә япкан, кенче көнне бу хәбәр Абрукага кайтып иреште. Әти көлә, янәсе миңа бик акыллы ир туры килгән; татлы кавышу атнасын казна исәбенә үткәрүне уйлап табарга кирәк бит. Ә мин үзалдыма кабатладым: «Кайгырма, Артур! Бу сиңа бер әзерлек көне. Син әле минем янда бик күп көннәр үткәрерсең!..»
Шуннан соң төньяк җиле исәргә тотынды, Артур йөрәгенең пацилладан ничек ачыргалануы төннәрен миңа ачык ишетелә бешлады. Аны ишетү минем өчен сагышлы да, шатлыклы да иде, чөнки үзем дә караватымда әйләнеп-тулганып интектем. Әтинең күзләрен дә йокы алмый, колакларын торгызган, үзе миңа болай ди:
— Ишетәсеңме, мескен Куресааре карчыклары ревматизмнан ничек сызлана.
Каршы әйтер чамам юк, шундый рәхәт, татлы бер халәт кичерәм:
Исемнәреңне кушамын Сагыну җырларыма...,— дип бар көчемә кычкырып җыр сузасы килә.
Шуннан соң Куресааре каталажкасыннан Абрукага хәтле ун төн буе мәхәббәт моңы ишетелеп торды. Артурның сагышлануыннан көчкә акылдан язмадым. Ул кайткан чагында, диңгез буена, каршысына йөгереп чыктым да, йөрәгемне алып җанашымның учына салдым.
— Мә, ал һәм сакла!

Менә шушы көнгә хәтле саклый ул аны. Хикәяне шушы урында тәмамларга да мөмкин булыр иде, тик кайнар мәхәббәтебезнең корбан соравын әйтмәдем ич әле. Куресаар милициясе җәен терлекләргә ашатырга печән җыймый икән, шуңа күрә атны Артур белән каталажкага яба алмаганнар. Малкай озак уйлап тормаган, тоткан да Абрукага бер үзе кайтып киткән. Ул чакта Рухну утравы аучылары тюлень аулыйлар иде. Тюлень аулау хәзер модада бит. Рухну егетләренең күзе үткен, кояш тотылган чак туры килсә дә, боз өстеннән берәр җанвар тотмый кайтмыйлар. Менә шул чая аучыларның пулясы Артурның атына эләккән. Соңыннан гафу үтенеп тә йөрделәр, бик каты ялгышканнар, янәсе. Рига култыгына диңгез сыеры китеп бара, дип уйлаганнар. Артурның әтисе, минем кайнатай, бераз кабарынып маташкан иде дә, тик мин аңа әйттем:
— И-и, ничек оят түгел сиңа? Хатын-кыз өчен даулашып шундаен дәүләтләр, халыклар зирзәбәр килгән, хәтта Рим империясе юкка чыккан, алар белән чагыштырганда — бер алаша нәрсә ул?

Шушы хәлдән соң Рухну аучылары бер генә диңгез сыеры, бер генә диңгез аты да тапмадылар. Гаҗәпмени, хәзер атлар болай да аз калды бит, пацилланың дәрманы да безнең замандагыча ук түгел бугай.

Сәйдә ЗЫЯТДИНОВА тәрҗемәсе.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар