Логотип
Проза

«Өр-яңа әкият»

Казанның Бауман урамында урнашкан, татарча китаплар сатыла торган кибеткә бик еш йөри Мәдинә. Менә бүген дә төшке аш вакытында шунда җыенды. Иртәгә игезәк кызларының туган көннәрендә бүләккә китап алу – гаиләләренең күркәм гадәтләренең берсе. Бауман урамы һәрвакыттагыча җанлы. Җәй уртасында кешеләр генә түгел, гүя йортлар да ниндидер илаһи бер рәхәтлек кичереп утырган төсле. Табигатьнең шушы хозурлыгына сокланып бара торгач,  Мәдинә кибеткә килеп җиткәнен тоймый да калды.

Алар кибет ишегенең тоткасына берьюлы үрелделәр. Башта Мәдинә үз күзләренә үзе ышанмыйчарак торды. Егерме елдан артык очрашмаган курсташ кызы Галия түгелме соң? Студент елларында әллә ни дус булмасалар да (моның сәбәпләре бар иде, әлбәттә), барыбер күңелгә якын, кадерле шул бергә укыганнар! 
– Галия, синме? 
– Мәдинә?! – дип, курсташ кызы аны кочаклап та алды. Көтелмәгән очрашудан икесе дә башта аптырап калдылар. Бу минутта кемне нинди хисләр биләп алганын үлчи торган бизмән булса, мөгаен, алар тигезләшер иде. Еллар агышы тигезли бизмәннәрне... Сөйләшә-сөйләшә китап кибетенә үттеләр.
– Себердәбез, авылга ялга кайттык, айдан артык булачакбыз. Казанга махсус, татарча китаплар алырга килдек.

«Галия, студент елларында  татарча китапларны санга да сукмый иде, әллә читтә яшәү үзгәрттеме?» дип, эчтән генә уйлап куйды Мәдинә. Тик кычкырып әйтергә базмады. Икесе дә балалар әдәбияты бүлегенә куелган китаплар ягына атлады. Кибеттәге сатучы мөлаем ханымнар ярдәме белән, тиз арада кирәк китапларны сайлап, урамга чыктылар. Икесе дә саубуллашырга ашыкмады. 

– Илдарның суга төшеп үлгәнен ишеткәнсеңдер, Мәдинә?
– Ишеттем. Зур кайгы кичергәнсең, Галия... Ә кызыгыз? Валерия бит әле хәтерем ялгышмаса, үзеңнең яныңда – Себердәме?
– Әйе. Аллаһка шөкер, кызым кияүдә, оныклар үстереп ятабыз! Алар белән бергә  кайттык ялга... 

Ул арада мөлаем чырайлы бер ир-ат килеп, Галиянең китаплар белән тулы сумкасына үрелде. 
– Ришат, таныш бул – Мәдинә. Университетта бергә укыдык. Мәдинә,  бу минем тормыш иптәшем Ришат! 

Берничә секундка өчесе дә тынып калдылар. Тынлыкны Мәдинә бозды.
– Ришат, Галия, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, бүген кич безгә килегез. Бәйрәм өстенә бәйрәм булыр! 
– Рәхмәт, Мәдинә! Авылда оныкларыбыз дүрт күз белән Казан күчтәнәчләрен көтеп тора. Безнең әле кич аларга әкият укыйсы бар, әкиятсез йокламый алар, – дип, курсташ кызы чакыруны кабул итмәде. 
– Бүген әнисе, йә әтисе укыр. Йә ризалыгыгызны бирегез инде!
– Укый алмаслар шул... Кияү дә, кызым Валерия дә сөйләшмиләр.  
–  ...
– Ялыбыз беткәнче очрашырбыз әле, Мәдинә. Бик сөйләшәсем килә синең белән!

Мәдинә эш кабинетына кереп утыргач та, Галия белән Илдарның кызларын башыннан чыгара алмый азапланды. «Ниндидер без аңламаган көчләр бармы икән әллә бу дөньяда? Баланың ни гаебе бар соң?» Уйлары аны студент елларына алып кайтты.

Сентябрьнең башы гына иде әле. Беренче курста укучыларның ныклап бер-берсе белән танышып та өлгермәгән чаклары. Тик шулай да тулай торакта бу эш озакка сузылмый. Кемгәдер дәреслек кирәк, кемдер тоз алырга «оныткан», кемдер икмәк алып «өлгермәгән». Кыскасы, ишеккә исем өчен бер генә шакыйсың да, теге яктан «мөмкин» дигән сүзнең әйтелгәнен дә көтеп тормый, түргә узасың. Шушы традициягә тугры калып, бер көнне Мәдинәләр бүлмәсенә  Галия килеп керде. Мәдинә бүлмәдә берүзе китап укып утыра иде, бүлмәдәш кызлары кайсы кая таралган чак. 
– Сәлам, нәрсә укыйбыз? – диде Галия кергән уңайга, китапка ишарә итеп. 
– «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен укыйм», – дигән җавап алгач, мыскыллы елмаеп:

– Ник берәр юньлерәк китап укымыйсың? – дип куйды.
– Юньле дигәнең синеңчә ниндирәк була, Галия?
– Мопассан, Стендаль. Зарубежная классика, мин башка китап укый алмыйм, тем более татарча. Татар теле кемгә кирәк ул? Безнең балаларыбыз безгә «әни» дип тә эндәшмәячәкләр, «мама» дип кенә «җиффәрәчәкләр».

Тик ул вакытта Галиягә бердәнбер баласыннан «әни» дә, «мама» дигән сүзне дә ишетми яшәргә язганын бер Аллаһыга гына билгеле булган икән шул. 

Мәдинә инде бөтенләй уңып, төсен җуеп барган мизгелләрне барлавын дәвам итте.

Дүртенче курсны тәмамлаганнан соң, әтисенең кинәт кенә дөнья куюы сәбәпле, Мәдинә курсташлары белән төзелеш отрядына бармый калды. Ике ел буе дуслашып йөргән егете Илдар отрядның командиры булып китте. Тик көн аралаш хат язып торган Илдар  бераздан  хатларын туктатты. Укулар башлангач, барысы да ачыкланды.

– Үзем дә сизми калдым, Галия сихерләгән кебек үзенә гашыйк итте. Итә алсаң, гафу ит мине, Мәдинә!
– Мин гафу итәрмен лә ул сине, Илдар...

Сентябрь урталарында Галия белән Илдар ЗАГСка барып, язылышып кайттылар.  Яз башында аларның кызлары туды. Илдар балага «Үзебезчә, татарча исем кушыйк», – дип караган иде дә, Галия якын да килмәде: «Кызыңның егерме беренче гасырда яшәячәген онытма, заманча булсын!» – дип бер генә әйтте. 

Валерия бик елак бала булды. Илдар, кич эштән кайткач, аны юатырга тырышып, баянда татар көйләрен уйнаганда, Галиянең мыскыллы карашын күрмәмешкә салышты. Валериягә татарча эндәшкәнен ишетеп калса: 

– Кызың мәктәпкә киткәч, аңа татарча дәрес аңлатырлар микән, син бит югары белемле, моны гына аңларга тиешсең! – дип, Илдарнын «тетмәсен тетте».

Тик Валериягә теле ачылмау сәбәпле, махсус мәктәптә укырга туры килде. 

Мәдинәне язмыш башкача  читкә типмәде: укуын кызыл дипломга тәмамлап, күңеленә якын эш сайлады. Бик күп дәрәҗәләргә иреште, хезмәтендә – ихтирамлы белгеч. Дөрес, кияүгә соңрак чыкты. Әмма бәхетле гаилә корырга беркайчан да соң түгел – Искәндәре белән кичә өйләнешкән кебек яшиләр. Илдар белән Галиягә рәнҗеп яшәмәде ул – холкы  да, тәрбиясе дә икенче иде шул аның! 

Галия белән Ришатны оныклары: «Ура, кайттылар, бүген йокы алдыннан өр-яңа әкият!» – дип, чәбәкәйләп каршы алдылар. «Һичшиксез, кадерлеләрем!» – дип, Галия сумкасындагы татарча китапларны бушатырга кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алдагысын Алла гына белә,зур сөйләргә ярамый шул,бик матур хикәяДин

    • аватар Без имени

      0

      0

      Телеңне онытма.Хурлама.

      Хәзер укыйлар