Логотип
Проза

Әнкәй миче

Гөлмәрьям туган авылына кайтканда әнисеннән калган мичне сүтеп ташлаганнар иде. Абыйсы Вәгыйз иске кирпечләрне чистартып, карап: “Ярый әле болар. Сөяк кебек, яңа мичнең нигезенә тезәргә шәп”, — дисә дә, килене Фәридә белән улы Рифнур, исең киткән иске чикмәнгә, дигәндәй, икесе бер авыздан: “Куй, яңаларын нигә алдык соң? Мәтәшмә юк белән, чыгарып тугәбез”, — дип, иске чиләкләргә төйи дә башладылар. Гөлмәрьям исә бакчага чыгып китте. Түтәлдән әкрен генә чүп утый-утый балачак хатирәләренә чумды...

...Колакка чаж-чож, шарт-шорт иткән тавышлар килүдән кечкенә Гөлмәрьям уянып китте. Күзләрен ачса, олы мичтә шартлап утыннар яна икән. Өнисе кечкенә табага салып сызык эретергә куйган; берсе шартласа, икенчесе чыжлый. Мич төбенең икенче бер кырыенда чуенда бәрәңге дә пешә. Гөлмәрьям тәрәзә ягына борылды — караңгы әле. Гөлмәрьям янында апасы Рәмзия йоклап ята. Аңа рәхәт, йоңысы мичнең шарт-шорт януына гына ачылмас төсле. Йокының тәмен кечкенәдән белә шул ул. Юрганын тартып алып уятканда да, ялт итеп кире ябына да янә мыснавында була.

Гөлмәрьям авызын мич эченәрәк янтайтып куйган таныш чиләкне абайлады. Кара көздә, терлекләр суйганнан соң, әнисе үпкә-бавыр, эчәгеләрне чистартып, юып, турап, туңдырып куя да, җай чыккан саен, өстәгерәкләрен мич алдында эретеп, кырып ала да сумса пешерә. Тәмле исләр чыга өйгә.

Чыжылдата-чыжылдата сызыклы бәрәңге ашагач, әле сумса да булачак икән. Тәмле уйларга бирелеп ятканда кочаклап утын күтәргән, озын бишмәтен кигән әнисе килеп керә. “Уяндыңмы, таң сандугачы?..”— ди, чабуы төшеп торган йон юрганны идәннән күтәреп куя.

— Әни, сумса пешерәсеңмени?
— Пешерергә дип алып кердем дә, өлгерсәм... Абыең белән урманга барасы бүген.

Әнисе мичне гел карап, хасиятләп тора иде. Һәркөнне диярлек мичнең барлык култыксаларын, уентыкларын, алдагы кашагасын сыпырып сөрткәли. Мич бөтен өйне генә түгел, тормышны җылытып, җан биреп торучы бит. Әнисе мич башыннан алып, мичнең кул бите хәтле генә уентыкларына кадәр әллә нинди капчыклар, төенчекләр тезеп тутыра, нәрсә генә булмый алар эчендә. Суырылмаган солыдан алып, сап-сары гәрәбә кебек корт-эремчеккә кадәр шул мич башында, мич тирәсендә кибә, җылына, өлгереп җитә.

Менә бервакыт әнисе мичне агартырга әзерләнә башлый. Агартыр алдыннан башта мичне юа. Җылы мич бик тиз кибеп китә. Әнисе исә чоланга чыгып кыршаулы кисмәк төбеннән, акбурга буялган төенчекне тотып керә. Мич башына киптерергә куя. Берәр көн кибеп ята. Шул арада әнисе мичнең ярылган җирләрен сылап ала. Акбур төенчеген алып, тышка, ишегалдына чыгып китә. Бераздан аннан “дыңк, дыңк” иткән тавышлар ишетелә башлый. Әнисе туры лапас астында киледә акбур төя. Аннан соң акбурны он алып кергән кебек иске жилпучка салып алып керә дә, елга бер-ике мәртәбә генә кирәге чыкса да, ыргытылмыйча асраган иске иләктән или башлый. Иләп бетергәч, акбур онын алдан әзерләп куелган сөтле суга салып болгата. Әйе-әйе, сөтле суга. Сөте никадәр күбрәк төшкән булса, шулкадәрле әйбәтрәк: мичкә арка сөяп утырганда да, тыштан, суыктан кереп, ике кулны җәеп мичкә терәп җылытканда да буялмый, мич ак пыяла кебек ялтырап тора. Кышкы озын кичләрдә Гөлмәрьямның матур апасы, әтисенең абыйсы Зарифулла хатыны, башка якыннары, күршеләре шул ук җылы мичкә терәлеп утырып кайсы бәйли, кайсы йон эрли, кайсы ямау ямый. Шулай кич утырганда аларның нәрсәләр сөйләшеп бетергәннәрен Гөлмәрьям күбесен аңламый да калгандыр, ә менә матур апасының бер сүзен белә. Кич утыручыларның берсе авылдагы берәр кызның күрше авылга кияүгә чыгуы турында хәбәр итә. “И-и, бәхетсез икән, үз авылында кияү чыкмаган икән”, — дип, әлеге кызны бик тә кызгана матур апасы. Ул үзе әле Брежнев еллары дигән заманнарга кадәр исән-сау яшәде, балалар үстерде, балалар карады, оныкларын карашты, әмма яшәгән авылыннан читкә чыкмады, шулай да, бик кирәге чыккач, бер-ике мәртәбә район үзәгенә барып кайтты бугай. Авылны авыл итеп менә шундый кешеләр тотып тора шул.

...Мичтән күргән игелекләрне әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел инде. Гөлмәрьямнең зиһенендә әллә нихәтле истәлекләр саклана. Мич башына тутырып, калын иттереп кишәнкесеннән коелсын дип җәелгән, үзенә бер төрле хуш ис чыгарып торган урман чикләвеген генә ничек сагынмыйсың? Ходай биргән байлык бит! Кояшта киптерсәң, чикләвек кишәнкесенә чытырдап ябыша, начар төшә, ә мич башында алай түгел, ул лыпылдап коела башлый, капшап әйләндерсәң, җылы кирпечләр өстенә бөтенләй дә коелып бетә. Гөлмәрьямнең әнисеннән дә күбрәк чикләвек җыючы булдымы икән авылда? Арыш капчыгы белән тутырып алып кайта иде бит. Менә хәзер уйлап карый да Гөлмәрьям, бер нәрсәне аңлый да, аңлата да алмый — тулы капчыкны ун-унбиш чакрымнан ничек җилкәгә күтәреп кайтмак кирәк? Патша заманнарында ук махсус китертеп утыртылган чит кавемнәрнең кечкенә-кечкенә # генә авыллары бар шул чикләвекле урманнарның түгәрәк аланнары эчендә. Чикләвек күтәреп кайтучы хатыннарның, бала-чагаларның чикләвеген талыйлар икән шулар, югыйсә чикләвек эчендә утыралар бит инде. Шул авылларны янда калдырып, бик тә әйләнгеч юллардан үтәргә кирәк. Хәлең эзәрлекләнүче киек җәнлектән бер дә артык түгел, җәнлек үзенең дүрт аягында уктай чабып кача ала, капчык күтәреп йөгергән хатын-кыз өч-дүрт адымнан сөрлегеп егыла бит... Балалары хакына нинди генә хәлләр кичермәгән Гөлмәрьямнең әнисе? Катык-сөт, ботка, бәрәңге өстенә чикләвекнең булуы иш янына куш дигән әйбердер инде.

Мич башында чикләвек кенә түгел, Гөлмәрьям белән апасының лышкылдаган борыннары кибә, ә карх-корх итеп торган тамаклар, киресенчә, йомшара, майлаган кебек була. Гөлмәрьямнең әнисе апась? белән икесен оетырга куйган катык чүлмәге кебек, берәм-берәм мич башына утырта, бер-ике сәгатьсез төшерми...

Әниләре идән юганда аяк астында чуалып йөрмәсеннәр әле, корыда утырсыннар дип мич башына менгерә, кызлар шунда кунаклыйлар. Идәннәр юылып бетә, нарат идәннәрдән әчкелтем тәмле ис күтәрелә... Шул чак идәндә йөгереп уйныйсы килә... Гөлмәрьям менә хәзер уйлап карый: ничә яшьләр булды икән соң аларга ул чакта? Мөгаен, бик яшь булганнардыр. Чөнки мәктәпкә укырга кергәч, аш пешерә, идәннәрне юа башлаганнар иде инде. Дөресрәге, өйдәге эшләрне Гөлмәрьям эшли, ә апасы күбрәк кибеткә, йомышларга йөрергә ярата, аны һич тә өй тавыгы дип атап булмый.

...Әлегә алар бәләкәй, мич башында утыралар, әниләре идәнне юып бетерсә дә төшерергә уйламый бугай, өйгә бер кереп тә, бер чыгып йөри башлый. Әллә нәрсәләрне күтәреп чыга да, тагын ниләрдер алып керә, шуларны мич араларына куя, киштәләргә тезә. Апасы Рәмзия белән Гөлмәрьямгә өйдә әллә нинди яңалыклар булгандыр кебек тоела башлый. Төшеп уларны беләсе килә. Идән дә кибеп бетте, уйнарга эый да ярый инде... Үзе укытучылыкка укып, мәктәпкә эшкә килгәч, иртә таңнан мәктәпкә килгән түбән сыйныфтагы укучылар, дәрес башланганчы букчаларыннан курчаклар чыгарып, тиз-тиз берәр уен башлап җибәргәннәрен күрә дә сорый иде Гөлмәрьям: Кызлар, сезнең ничек шулай иртә таңнан уйныйсыгыз длә?..» “Уйнамасаң, күңелсез”, — диләр.

Түземнәре инде тәмам беткән кызларын әниләре дчке ашка чакыра. Тәмле кабак боткасы чуеннан коштабакка бушатыла, нәкъ шул вакытта Вәгыйз абыйлары да кайтып керә (күрәсең, әниләре ишегалдында йөргәндә, аның кайтып килүен күргәндер). Абыйлары зур кеше сыман хәл-әхвәлләр сөйли башлый. Имеш, совхозга яңа, әйбәт директор куеласы. Моңа каршы әниләре: “Әй, улым, пычак ничек кенә үткен булмасын, үз сабын юнмый ул”, — ди. Вәгыйз абыйсы бер сүз әйтми, Гөлмәрьям исә пычак үзен юна алмый микәнни, юнып карарга кирәк әле дип, уйлап утыра.

Ашап-эчеп алгач, Гөлмәрьямнең әнисе мичнең бөтен күмерен кисәү белән учак астына тартып китерә дә юшькәләрне шытыр-шытыр китереп яба. Мич каршында бауда эленеп торган тастымал, алъяпкыч кебек нәрсәләр мич авызыннан чыккан җылыдан җилфер-җилфер селкенә башлый, Гөлмәрьямгә алар җил тегермәне канатлары кебек зыр-зыр әйләнеп китәрләр төсле тоела башлый. Ләкин шул арада әнисе чоланнан калай табаларга салып карабодай, бодай, хәтта көнбагыш ише нәрсәләр алып кереп, калайларны мич эченә шудырып-шудырып җибәрә дә мич авызын ябып та куя. Бераздан мич авызын ача ул ачуын, ләкин аннан “тегермән канатын әйләндерерлек җылы чыкмый инде... Икенче көнне исә лапас астыннан тагын да “дыңк”, “дыңк” иткән тавышлар ишетелә, әнисе ярма төя...

Гөлмәрьямнең күзалдында менә мондый күренеш тә тора. Әнисе чиләктән кечкенә савытка акбурлы сыекчаны бүлеп ала да мунчала пумала белән мичне агарта, үзе моңлы итеп җырлый:

Алъяпкычын, алсу, алсу,
Алсуга мандың мәллә?
Җырлыйсыңямансулыйсың,
Ярыңдин калдың мәллә?..


Бу көй бүгенгә хәтле Гөлмәрьямнең колагында яңгырый, үзе дә җырлый. Үзәк өзгеч моңлы көй ул. Кайтмады шул аларның әтиләре сугыштан, инде әллә кайчан, үлде, дип пичәтле кәгазь килсә дә, барыбер көттеләр әтиләрен; әнә бит Түбән Тирәкледә Гарифулла абый «үлде” хәбәреннән соң кайткан, ди. Апасы Рәмзия белән Гөлмәрьямгә әйтә иде әниләре: “И, балалар, әтиегез кайтсын дип Ходайдан теләмисез, ахры...” Телиләр дә бит, кайтмый...

...Чәчен икеләп үргән чибәр әниләре, гомер буе, балаларым, дип, шылт итмичә ялгыз яшәгән әниләре җырлый-җырлый мич агарта...

Үз вакытында әтисе чыгарган, әнисенә игелекле хезмәт иткән, әле генә сүтелгән мич белән бәйле күңелсезрәк хатирә дә исендә Гөлмәрьямнең.

Җәй көне. Печән өсте. Гөлмәрьямнәр авылында халыкның үз терлекләре өчен печән әзерләве тирә-юньдәге бар авыллардан аерылып тора. Башка авылларда печәнне яздан көзгә хәтле, җае чыккан саен, әкрен генә, ызан буйларыннан, бәрәңге бакчасы читләреннән, колхоздан эштән кайтканда үзенең утаган чүп үләнен дә калдырмыйча, нинди үлән очрый, шуны җыйлар. Үләннәрен капчыкка дыңгычлап тутырып, җилкәгә салып, яисә куларбага төяп кайталар. Ә менә Гөлмәрьямнәр авылы бу яктан арада бер мактанычлы иде: ни хикмәт, кемдер традиңиягә кертеп җибәргән, алар да совхоз эшчеләренә гомер-гомергә болынлыклар дагы печәнлекләрне бүлеп бирәләр иде. Әйтергә кирәк, хәзер дә шулай. Бу эш өчен бер атна(!) вакыт бирелә. Менә шунда хосусый милекнең адәм баласы өчен ни дәрәҗәдә кадерле икәнен караңгы төндә дә күреп була иде. Кешеләрне алыштырып куйганнар диярсеңме? Көлешү бетә, сөйләшү бетә. Чалгыларын җир ягалый гына тотып, мыштым гына һәрберсе үзенең печәнлек кишәрлегенә юырта, таң беленүгә китәләр дә караңгы төндә кайтып авалар. Кайсылары кайтып та тормый, алары артыннан чиләкләр, төенчекләр, кувшиннар күтәреп, ашарга илтә китәләр. Бер-берсе белән очрашкан авылдашлар бер-ике авыз сүз алышалар:
— Сезнеке кайда?
— Өченче канау буенда...
— Яхшы, яхшы...
— Ә сезнеке кайда соң?
— Олыбай башында...

Шул сүзләрдән үзләре бөтенесен аңлыйлар. Өченче канау — сазлыклы болыннарны киптерү өчен казылган җиде канауның берсе. Ул болыннардагы печән начар, хайванга җан асрарга ярап куйса да, сөт өмет итмә. Олыбай болынлыгы кыр ягындагы чәчәкле, кыр үләнле, мактаулы болын, малга шундый печән эләксә, үзеңә дә чамалап тоткан бәрәңгеңне ашатмыйсың инде.

Шулай итеп, Гөлмәрьямнәр авылында печән өсте. Бер атналык печән урагы дисәң дә ярый. Авылдашлар бер атнадан кыямәт көне җиткән сыман, шуңа кадәр үләр дәрәҗәдә эшләп калырга тырышалар. Шул авыл-дашлар арасында җилле-җилле генә тавыш-гаугалар да куба. Хәер, печән беткәч, бу күңелсезлекләр онытыла. Адәм балалары инде бөтенләй бүтәнчә сөйләшә: “Әй, малай, теге вакытта салам күпердә син очрамаган булсаң, безнең кола җан тәслим кыла иде бит, әй!” Кола дигәне – ат та, хәтта үгез дә түгел, ә кола сыер. Печән алып кайтканда тирбәлеп торган салам күпердә олавы-ние, сыеры да бата башлаганы рәхмәтен белдерә. Теге вакыт каян гына очрады бу хәсрәтләр дип угаланганы, ут чыккан кебек тиз генә болар яныннан сыздырырга тырышканы: “Ә кәк же! Туганым кебек бит син!” — дип күкрәк кага.

Печәнне өч көн чапканнан соң ике көн киптерәсең. Аннан ике көн ташыйсың. Төне буе болын юлларында, кыр-үзәннәрдә, урам-тыкрыкларда шыгырдап көпчәкләр әйләнә, шыгыр-шыгыр... әкрен генә әйләнәләр, чөнки олауларны сыерлар тарта, авыр сулап, ухылдап...

Менә шундый печән өстендә әнисе бәрәңге пәрәмәчләре пешереп, мичне томалады да, зур чүлмәккә кайнаган сөтне тутырып, оеткы салып, мич башына куйды. Шул зур чүлмәктән чак кына калкып торган бәләкәй кызы Гөлмәрьямгә:

— Кызым, катыкның оеганын караштырып тор, оегач, алып чоланга чыгарырсың. Кара аны, сары суга китмәсен! — диде. — Әле ярый базга димәде, төшерә алмас, дип уйлагандыр инде.

Каравын карап, күзәткәләп торды Гөлмәрьям. Менә бервакыт чүлмәктәге сөт ап-ак -пыяла сыман бер хәлгә килде, димәк, катык оеды дигән сүз. Шул мизгелне ычкындырып, озаграк тотсаң, салкынча урынга куймасаң, катык “җепши” башлый, йомшара, өстенә артканнан арта барган сары төстәге әче су җыела башлый, катык тәмсез була, хәер, андые әйрән ясарга шәп буласы... Мич башы турысына урындык китереп куйды Гөлмәрьям, шул урындыкка басып, катык чүлмәген күтәрде күтәрүен, әмма тотып кала алмады — чүлмәк кулдан ычкынып, ларк итеп, аралыкка барып төште. Җылы сыек катык, чүлмәк ватыклары белән тулды аралык. Гөлмәрьям кычкырып елый-елый җыеш-тырды-җыештырды да чүлмәкне вату кайгысыннан, куркудан өй түбәсенә — чормага менеп китте, анда кибәргә элгән өр-яңа каен себеркеләре арасына качты. Хәтерләми: басып торганмы ул анда, утырганмы... Нәрсә дип әйтер әнисенә, нәрсә әйтер?..

Болай да көн кичкә авышкан иде, мышкылдап елый-елый төн җитте. Шыгырдап капка ачылды. Шыгырдап олау керде ишегалдына. Гөлмәрьямне әле беркем дә эзләми, йоклый дип уйлыйлардыр инде. Менә әнисе, Вәгыйз абыйсы, апасы Рәмзия өйгә керде. Шуннан соң гына тавыш, шау-шу купты. Эзләү башланды. Еллар үткәч, уйлап-уйлап, хәтерләп-хәтерләп караганы булды Гөлмәрьямнең, әнисе ничек итеп аны чормадан эзлисе булды икән? Белми. Әллә шунда алданрак та берәр качканы булган, әллә мышык-мышык елаганын ишеткәннәр. Югыйсә авыл җирендә качар өчен ишегалдында да урыннар байтак бит. Гөлмәрьямне әнисе чормадан: “Әй, балам, әй, бәбкәм” — дип, көйләп-җайлап кына алып төште. Күрәсең, котлары чыгып курыккан өлкәннәр, өстәвенә, аяктан егылырлык булып үзләренең аруы да бик җиткән булган инде дә, чүп өстенә чүмәлә ясаган шул Гөлмәрьям ул чагында. Беркайчан сукканы да булмады әнисенең, кыйнау турында авыз ачып та әйтеп булмый, ә әнисеннән шүрләгән икән Гөлмәрьям. Менә шулай. Бүгенге сүзләр белән әйтсәң, бала-чага алдында үзен дөрес тотудан килеп чыккандыр инде бу, мөгаен.

...Кура җиләге, карлыган куаклары кырыендагы түтәл янында Гөлмәрьям тирәсендә бер бал корты чәбәләнә башлады, аны уйларыннан бүлде. Шул бал кортының чагуы түгел, “чакса!” дигән уй шүрләтә Гөлмәрьямне. Әкрен генә артка таба чигенеп, бакчадан чыгып, өйгә кереп китте. Гөлмәрьямне бал корты чакмый калган иде, ә менә абыйсын нинди чебен тешләгәндер, мичне элеккегечә чыгарыйк, дигән сүзгә шактый*:' көйсезләнеп җавап бирде:

— Аптыратма әле монда...

Килене Фәридә дә, апа дөрес әйтә, әбидән калган мич уңайлы иде, дип өстәгән иде, бу сүзләрне аңласа-аңламаса да, биш яшьлек оныгы Зөфәр дә тыкырдата башлады: “Әби мисе, әби мисе тәмле...» Бала тәмле коймак пешерә иде дип әйтмәкче булгандыр, бәлки. Шулчак абыйсы бу “парламентарийлар ”ны берьюлы сүздән бүлде:    ‘ пәрсә бака күле туе ясап бакылдашасыз барыгыз да, ә?!. Әйтерсең күпмилләтле дәүләтнең нигезен салам... Туйган буш сүздән...” Гөлмәрьям аңлый, абыйсы кирпеч кыра-кыра бик арыган, гомер буе әниләрен карап, тәрбияләп торган кеше бит ул. Әниләренең рәхмәт сүзләренең күбесе аңа булды. Шулай инде, каян килеп әниләре заманындагы мич булсын инде ул. Бүгенгесе башка булыр. Бер аккан суга ике мәртәбә кереп кара...

Өзек-өзек сүзләр әйткәләп кенә чәй эчтеләр:

— Бал беләнме?..
— Сөт салыйммы?...
— Памидурлар пешә инде, кыярны күптән ашыйбыз...

Чәйдән соң Гөлмәрьям, кечкенә Зөфәрне ияртеп, балачактагыча йөгерә-йөгерә, көтүдән терлек-туарны каршыларга чыгып китте.

Әлки — Кичү — Казан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язылган, рәхәтләнеп укыдым, рәхмәт. Мич башлы балачагым искә төште...

    Хәзер укыйлар