Проза
Нахак
Хикәя
Кыз балага өрфия ак туй күлмәге кигән көн онытылмаслык була. Һәр назлы зат бу көнне көтеп яши, сөйгәне белән кавышыр көненә омтыла. Әлфиянең дә моңа кадәр күп тапкырлар күзаллаганы булды бу алда торган ләззәтле мизгелләрне. Үз хыялларында кыз тормыш юлдашы булачак бердәнбере белән очрашты, туганнары, якыннары белән бергәләп туй өстәлләре артында утырды, гаилә тормышын юрады.
Ниһаять бүген Әлфия сөйгәне белән язылышырга бара. Көткән мизгелләре килделәр каршына. Теләгәне белән кавышачак ул, бербөтен булачак. Ринаты белән елдан артык бер-берсен сынап дуслашып йөрделәр алар. Ныклы ышана Әлфия: сайлаганы ныклы терәк булачак аның өчен тормыш юлында, җил-яңгыр тидермәячәк. Шул вакыт эчендә күңелләре беректе кыз белән егетнең. Ринаттан башка кемнедер янында күрә алмый иде Әлфия.
Мондый көндә озаклап йоклап ятып буламы соң инде? Көзге көн башланмас борын уянды кыз, өйдәгеләрнең барысын аякка бастырды. Бу көнгә кадәр, әлбәттә, бар мәшәкатьләрнең очына чыкканнар иде алар. Барысы уйланылган, җиренә җиткереп башкарылган, көннең һәр минуты исәптә төсле. Барыбер нәрсәдер табылып тора инде ул.
Әлфиянең өстәл артына утырып бер чынаяк чәй эчәргә дә түземлеге җитмәде. Нидер исенә төшеп, үз уйларына уралып сикереп торды. Яңадан-яңа эшләр табып кына торды үзенә. Шундый көндә кем алдындадыр сер бирәсе килми иде кызның. Барысы да сокланып карасын аңа, бәхетле икәнен күрсеннәр, аның шатлыгын бүлешсеннәр.
Әти-әнисенең, мәктәп яшендәге энекәшенең кияр киемнәрен кат-кат күз уңыннан үткәрде ул. Кеше арасында матур булсыннар якыннары. Киләсе кунакларның исемлеген кабаттан барлап чыкты: берәрсе онытылып калмаганмы? Соңыннан авыз күптереп үпкәләп йөрүчеләр була күрмәсен тагын.
Кояш таяк буе күтәрелгәч, суырылып киткән Ринат дулкынланып килеп җитте. Алда торган минутлаар каушата иде, ахрысы, егетне. Ул да чәй эчүдән баш тартты. Боларның икесенең дә тамагыннан аш үтми икән лә бүген...
– Минем кием-салым тәртиптә. Кәчтүм-чалбарны киям дә, берәр уч одеколон бөркесәм, шул җиткән. Син давай үзеңне кара, – дип күрсәтмәләр биреп, тагын ашыгып чыгып китте кияү егете. Шул инде, бигрәк рәхәт яшәүләре бу ир-атларга. Булган киемнәрен өч минутта киеп куялар да авыз ерып, тәмәкеләрен кабып, чыгып басалар ишек алдына. Әле синең теңкәңә тияләр.
– Әйдә, буласыңмы анда? Ярты көн бизәнәсең бит инде, – дип үртиләр. Әле Әлфиягә үз-үзен тәртипкә китерергә тәки ярты көн кирәк булыр, ахрысы. Сәгать унбердә язылышырга килешкәннәр иде. Вакыты җитәр чакта кешеләр дә агыла башлар, агай-эне ишек бавын тартыр. Аңа кадәр ничек тә балкып торырга тиеш Әлфия!
Шәһәрдә парикмахер булып эшләп йөргән җан дусты Сафия кәләшнең прическасын ясауны үз өстенә алган иде. Иң беренче булып ул килеп җитте. Бер сумка тулы тарак, лак, фен ише нәрсәләрен дә тутырган икән. Ахирәтләр икәүләшеп эчке бүлмәгә кереп бикләнделәр. Рәзилә ахирәтенең чәчләрен өйгәндә, тагын берничә якын кызлар озатырга килде Әлфияне. Бергәләшеп туй күлмәген тикшерделәр, ах-ух килделәр. Соңгы чиратта Әлфия киенергә кереште. Шәһәрдән барып алган ак күлмәк бик килешле иде кызга, әйтерсең үлчәп теккәннәр.Шартына китереп бизәнгән, чәчләрен ясаткан, күз явын алырлык күлмәк киеп куйган Әлфия кыеп карамаслык чибәр иде бу минутларда. Кыз үзе дә сизде фәрештәгә тиң икәнен. Шатлык биләде аны, күңеле кош баласы булып талпынды...
Аллы-гөлле шарлар, тасмалар белән бизәлгән кияү машинасына чыгып утырыр вакыт якынлаша иде. Әлфия, тагын бер кат тикшерәсе итеп, сервиз өстендәге бәрхет тышлы кечкенә тартмаларны кулына алды. Монда тантаналы минутларда Ринаты белән вәгъдәләрен ныгытачак парлы алтын балдаклар саклана иде. Кыз нечкә бармаклары белән кыйммәтле тартмачыкны ачты да агарып катты. Кызыл атлас белән тышланган савыт буш иде... Күз аллары караңгыланып китте кызның, чак авып китмәде. Төсе качкан кәләшне ахирәтләре әйләндереп алды, барысының күңеленә курку йөгерде. Бу нәрсә була соң инде? Кайсы кабәхәт җан мондый адымга барган? Кемгә кирәккән яшьләрнең кавышу билгесе? Гаилә тормышлары шундый югалтудан башлана микәнни? Алдагысы ничек булып бетәр? Берәр бәхетсезлеккә ишарәме бу? Кырык төрле уйлар кайнады барысының күңелендә. Авыз ачып ни дә әйтергә белми гаҗиз калдылар. Шулчак Әлфиянең кесә телефоны шалтырады.
– Йә, буласыңмы анда? – дигән тавышы ишетелде кияү егетенең. – Монда машина килеп туктады кадерле кәләшне тирбәтеп кенә сәвиткә илтеп җитерергә...
– Ри-и-и-нат... – дип иңрәде күз яшьләре бәреп чыккан Әлфия. – Балдаклар юк...
– Ничек юк? Яхшылап кара. Сервант почмагына үз кулларың белән куйдың ич. Кайда булсын алар?.. – дип аптырашта калды Ринат та. Ул да нәрсә уйларга да белми иде бу кеше ышанмастай хәл турында.
Ләкин күпме эзләсәләр дә балдакалар табылмады. Ярый әле Ринат елгыр булып чыкты. Иптәш егетенең машинасына утырды да райондагы алтын-көмеш кибетенә очты гына!
Барысына вакытында өлгерделәр. Авыл сәвите рәисе Мөслимә апалары бик тә матур итеп үгет-нәсыйхәт бирде егет белән кызга, кулларына никах таныклыгы тоттырды. Әлфия белән Ринат балдаклар алмаштылар, аннан соң Мендельсон маршына вальс әйләнделәр. Икесе дә карап туйгысыз чибәр, шат иде. Иртән булган күңелсез вакыйганы күпләр белми дә, сизми дә калды.
Туй өстәлләре сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Кунаклар бер-бер артлы аягүрә басып яшьләргә изге теләкләр җиткерде, бүләкләр тапшырды. Уен-көлке, җыр-бию тынмады. Бик матур туй булды ул.
Туйдан соң әлеге балдак хикмәте тагын калкып чыкты. Авыл халкы арасында чыш-пыш китте. Мондый хәлнең юкка гына түгеллегенә ишарәләде. Имеш тә шундый ырым бар икән. Ир яки хатын туй балдагын югалта калса, озак яшәми ди. Берәр бәлагә юлыга да тормыш белән хушлаша. Соңгы чиктә гаиләләре таркала икән андый парларның. Уен эшмени, икесен беркетеп торган балдак югалсын әле. Ә боларның бит бөтенләй дөньяда булмаган хәл! Туй алдыннан ук тәгаенләп алынган балдаклары юкка чыксын әле. Яши алмаслар, йә икесенең берсе фаҗигагә юлыгыр. Кыска гомерледер берәрсе, диделәр.
Акыллыраклар бу хәлгә икенче яктан карадылар. Балдаклар югалган икән, димәк, кемдер сәбәпче булган моңа. Җен-шайтан гаепле түгел бит инде. Кайсыдыр кара эчлесе Әлфия белән Ринатның гаилә коруларына каршы булган. Берничек тә араларын суыта алмагач, соңгы чиктә балдакларын урлаган. Шулай итеп, яшьләрнең күңеленә шом салырга булган, гаилә тормышлары барып чыкмас дип инанган.
Әлфияләрнең күршесендә Рәзилә исемле карт кыз яши иде. Үз эченә бикләнгән, шымыкый гына кыз иде ул. Электән дә клуб тирәсендә йөргәне булмаган, төскә-башка да артык бәрелеп тормаган бу кыз мәңге шулай ялгыз калыр төсле иде. Үзе дә күнгән иде шикелле инде язылган язмышына. Күрше булгач, Әлфия белән әзме-күпме аралашалар иде. Өй юганда, бәрәңге алганда еш кына булышырга чакыралар иде Рәзиләне. Эшкә җегәрле иде ул, бәйләмгә тирә-якта аңа тиң оста булмагандыр.
Әлфияне никах туена киендергән көнне ахирәтләре арасында Рәзилә дә бар иде. Кемнеңдер җиңел кулыннан халык арасында сүз китте. Имеш тә Рәзилә, Әлфиянең бәхетеннән көнләшеп, теге балдакларны урлаган икән. Үзе яр таба алмаганга ачуы килгән күршесенә. Шулай Әлфиянең тормышын пыран-заран китерергә уйлаган... Колактан колакка китте бу хәбәр, соңыннан инде аны чынлап та булган хәл итеп сөйли башладылар. Әлфия үзе дә ышанды бу хәбәргә. Рәзилә белән араларны кырт өзде, хәтта исәнлек тә бирми башлады. Бүре булып карады элекке ахирәтенә. Шулай булмыйни, ул бит аның бәхет агачына балта чабарга уйлаган!
Еллар үтә торды , югалган балдакларның начар тәэсире булмады Ринат белән Әлфиянең гаилә тормышына. Бик матур яшәделәр, тупырдап торган балалар үстерделәр.
Рәзиләнең йөрәге парә-парә телгәләнде бу ялган хәбәрләргә.
– Тырнак очык кадәр дә гаебем юк. Мин тимәдем ул балдакларга. Күргән әйберләрем түгел, – дип күз яшьләрен түгеп акланса да, сүзләренә ышанучы булмады. Хәтта әнисе дә шикләнеп тыңлый иде кызын.
– Ялгышкансың икән, оныт инде. Берни эшләр хәл юк, – дип үзенчә юаткан була иде кызын.
Гаиләләр күктә теркәлә ди. Көтмәгәндә күрше авыл егете Рәзиләне ярәшеп үз авылына алып кайтып китте. Ипле генә яшәп китте алар да.
Ә менә Әлфиянең җан дусты Сафияның гаилә бәхете булмады. Бер чыкты, ике чыкты, барды-кайтты, барды-кайтты.
Унга барам, уңганчы барам, дип, күкрәк суккан булды үзе. Чираттагы ирне ияләштергән саен зурлап туйлар үткәрде. Алтын балдаклар алмашты. Булмаса булмый икән ул. Әллә теге вакытта югалган балдаклар сәбәпче булды аның гаилә тормышыннан уңмавына?
Әлфиянең яраткан кешесе белән гаилә коруларына кара янып ачуланган иде кайчандыр Сафия. Ринатны үзе ошатып йөри иде ул. Ничек кенә боргаланмады егет каршында, тегесе аның ахирәтен, Әлфияне сайлады. Никах алдыннан балдаклар тартмасы күзенә салынгач, ике уйлап тормый балдакларны күлмәк кесәсенә күчерде, кече йомыш белән чыккан булып, аларны бәдрәф тишегенә тондырды. «Тормышыгыз шундый булсын», – дип юрап кереп китте.
Бу хәл мәңгелек сер булып калды. Сизгән кеше булмады. Соңгы чиккә кадәр Әлфия Сафиясын иң якын ахирәт итеп кабул итте, өенең түрендә утыртты. Ләкин югары көчләрдән нидер яшереп калдырып булмыйдыр. Алар һәрвакыт тигезли үлчәүне. Тик менә нахак сүзләр Рәзиләнең йөрәгендә мәңге җуелмас яра булып калды. Шунысы үкенечле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк