Логотип
Проза

Миләүшәләр һәм карга каргышы

Әллә нинди шомлы тоелды узган елгы яз. Авылда булган бер ярамаган хәл байтак кына вакыт телдән төшмәде, үзе белән фаҗига да алып килде...

– Әни! Карале, мин сиңа нәрсә алып кайттым! 
Мәүҗидә апаның улы Cәлим урман каравылчысы, ягъни егерь булып эшли. Эше күп. Өстәвенә, кыргый хайваннарны да кайгырта: пошиларга тоз куя, кабан дуңгызларына кыш буе ашарга ризык ташый. Егерь булсаң, егәрле булырга кирәк шул, ди аңа әнисе. Аркасына мылтык асып, көненә әллә ничә чакрым җирләрне әйләнеп кайта. Ярый, язлар җитте инде. Урманда браконьерлар харап иткән хайваннарның балаларын да алып кайтып тәрбияләп җибәргәне бар әле. Кайсы булса да яши аларда: кыр куяны, кабан баласы, кыр үрдәге дисеңме! Үстереп кире урманга җибәрә шуларны. Ә алып кайткан көнне өйдә балаларга никадәр сөенеч! Cәлим үзе дә кечкенәдән үк шундый иде. Менә бүген дә нәрсәдер алып кайткан.

Ләкин бүген җәнлек-мазар түгел, әнисенең ел саен көтеп ала торган чәчәкләре иде кулында. Шәмәхә вак чәчәкләр бәйләмен Мәүҗидә апага тоттырды.

– Миләүшәләр! Ай улым, рәхмәт! 
Әнисе миләүшә чәчәк атканын күрми калам дип бик борчылган иде. Менә ничә язлар инде һич онытмый торган бер гадәте бар: миләүшәләр җыеп кайта. Гади авыл хатынына хас булмаган шул гадәте каян киләдер? Бәлки, күңел нечкәлегеннәндер, бәлки, хисләренең бай булуыннандыр... Ул аны үзе дә аңламый. Улының кулында чәчәкләр күргәч, балкып китте:
– Миләүшәләр! Рәхмәт, балакаем, – диде ул сөенеп. Сизелер-сизелмәс хуш ис тараткан чәчәкләрне сак кына борынына китерде. – Исләре лә исләре! 
– Әби, нәрсә ул, миңа да күрсәт әле, – дип, оныгы Әминә дә йөгереп килде. – Миңа, миңа да бир әле, әти! – дип тыпырдады кечкенә кыз. 
– Кызым, әс-сабыр иман, бис-сабыр шайтан! Хәзер күрерсең, ашыкма! – диде әбисе. – Кай тирәдән таптың? Шул, мин әйткән төштә идеме? – дип кызыксынды.
– Матур чәчәкләр, миңа да! – дип сабырсызланды Әминә.
– Әминә, бу әбиеңә генә! Мондый чәчәкләрне күп итеп өзәргә ярамый. Менә сиңа да бар! Беләсеңме нәрсә бу? Тал бәбиләре! – Сәлим яңа чыккан чебешләр кебек сап-сары тал бөреләре тезелгән берничә чыбыкны кызына тоттырды.
– Ай-яй, нинди йомшаклар! Тал бәбиләре! Әби! Карале, әти миңа тал бәбиләре алып кайткан! Әни! Тал бәбилә-рен күргәнең бармы?! Әти алып кайткан! – Әминә тал бәбиләрен күрсәтергә дип әнисе янына йөгерде.
– Улым, миләүшәләрне кайдан таптың дип сораган идем...
Әнисенең сораулы карашыннан, «мин әйткән җирдәнме?» дигәнне аңлады улы.
– Юк, әни, ул урыннан түгел. Гел башка җирдә очрады. Минем умарталык артында да үсә икән алар. 
– Элек бер җирдә генә үсә иде алар. Ә инде мин әйткән урынга – Дәүли печәнлегенә миләүшәләрне әтиең белән бергә күчереп утырткан идек. Үрчегәннәрме, юкмы икә-нен бик беләсем килгән иде... Барып карарга әтиең юк бит инде... Мин дә йөри алмам...
– Әни! Киләсе елга шуннан карармын, яме... Хәзер гөлҗимеш чәчәкләрен генә көтәсе калды инде. Әнә, суыткычта ләйсән суың да көтеп тора.

Улы аның белән шулай баласытып сөйләшсә дә, Мәүҗидә апа үпкәләми. «Менә бит әле, онытмаган, миләүшәләрне тапкан, димәк, эшендә дә мине исендә тотып йөргән, балакаем», – дип уйлады ул. Әминә тал бәбиләре белән генә тынычланмады. Үрсәләнә-үрсәләнә, чәчәкләрне тотып карарга дип әбисенең әле бер ягында, әле икенче ягында тыпырдарга тотынды. Әбисе, әлбәттә, кулыннан гына иснәргә бирде чәчәкләрне. Аннан соң оныгының башыннан сыйпады да, миләүшәләр салган төргәкне бик кадерле әйберсе кебек күкрәгенә кысып, кая куярга белми торды. Ул бит суга утыртып, тәрәзә төбенә куя торган чәчәк түгел. Мәүҗидә апаның чәчәкләрдән һич аерыласы килми иде. Нигә шулай хуш исле икән бу миләүшәләр? Ул аларны суыткычтагы ләйсән суы салынган савыт артына кыстырды. Хәзер инде гөлҗимеш чәчәк атканны гына көтәсе калды. Иң мөһиме – ләйсән суы бар. Ләйсән яңгыры яуды быел. Ел да яумый ул. Менә узган ел, Мәү-җидә апа күпме генә көтмәсен, яз ләйсәнсез генә килде. Һәм ләйсәнсез язлар белән бергә авылда сәер хәлләр дә булып алды. Сабан туена кунакка бер генә баласы да кайтмады Мәүҗидә апаның. Барысының да ниндидер эше килеп чыкты. Күңелгә хәвеф керде. Күңелгә килгән алга килә, диләр. Булды инде хәлләр! Бер-берсе белән бәйле-лек күренмәсә дә, кешеләрдә дә, табигатьтә дә ниндидер үзгәрешләр сизде Мәүҗидә апа. 

Әллә нинди шомлы тоелды узган елгы яз. Авылда булган бер ярамаган хәл байтак кына вакыт телдән төшмәде, үзе белән фаҗига да алып килде...

* * *
...Шулай карлар эреп бетеп, ташу сулары тынычлангач, инде кара каргалар, сыерчыклар кайтып, язның иң матур көннәре җәйгә тоташып барганда, менә ничә еллар инде Мәүҗидә апа үзе генә белгән шушы бер горефне башкара: апрельдә җыелган ләйсән суын, майда чәчәк аткан миләүшә, июнь башларында дөньяга ачылган гөлҗимеш чәчәге белән кавыштыру туе ясый. Бу аның өчен кавыша алмый гомер иткәннәргә, өметләрен югалтмыйча көткәннәргә бер мәдхия буларак башкарыла торган йола иде.

Әминә кебек бәләкәй чагында аңа әбисе бер вакыйга сөйләгән иде. Гади генә итеп, әкияткә охшатып сөйләсә дә, Мәүҗидә аны ул вакытта ук чын итеп кабул итте. Һәм гомергә онытмый инде менә – яз билгеләре күренә башлауга һичшиксез үтәлергә тиешле бер кагыйдә булып калды. «Кызым, мин бит кавыштырам, савабы күп аның!» – дигән иде әбисе. Һәм ул сүзләр Мәүҗидә апа күңелендә гомер буе саклана. Савап!

Әбисе болай дип сөйләде: кайчандыр, бик борынгы заманнарда яшәгән ди, булган ди бер ана. Аның булган ди өч игезәк кызы. Берсен – Ләйсән, икенчесен – Миләүшә, өченчесен Гөлҗимеш дип атаганнар. Кызлар буй үсеп җиткәч, яучылар да килә башлаган. Һәм өчесен өч тарафка кияүгә дә алып киткәннәр. Әниләре белән үзара сирәк кенә очрашкаласалар да, өч туган бер-берсе белән күрешергә җай тапмыйча, дөнья мәшәкатьләренә чумып, сагынышып яшәгәннәр. Якты дөньяда бер генә тапкыр да очраша алмаган алар. Менә шулар истәлеге ул, кызым, дип әйткән булган Мәүҗидәгә әбисе. «Мин аларны кавыштырам, кызым. Чөнки бу ике чәчәк һәм ләйсән суы теге өч игезәк кебек табигатьтә беркайчан да очраша алмыйлар. Язмышлары шундый. Башта ләйсән ява, аннары миләүшә чәчәк ата. Аннан соң инде бик көттереп кенә чәнечкеле гөлҗимеш чәчәге үзенең матурлыгы, хуш исләре белән тирә-юньне ямьли...» 

Ул чәчәкләрнең һәм ләйсәннең тәнгә караганда җанга дәвасы бардыр, күрәсең... Мәүҗидә апага да аларны кавыштыру үзе бер бәхет! «Җаннарым рәхәтләнеп китә, әйтерсең лә шундый зур эш башкарам!» – дигән иде аңа әбисе. Мәүҗидә апа да менә ничә еллар инде аларның барысын җыя да кавыштыра. Бу кавыштыру гына түгел, сагыш, мәхәббәт, ярату хисләрен бергә тоташтыра торган бер йола да иде. Чөнки Мәүҗидә апаның күңелендә әле әбисе сөйләп бетермәгән, һәр кеше үзе генә тоя алган хисләр кабына иде бу чәчәкләрне бергә туплаганда. Аннан соң җиде чишмә кушылган урында суга агызып җибәрә. Әлбәттә, ул әкият. Ләкин матур әкият, әбисенең әкияте. Мәүҗидә апа аларны болай гына агызып җибәрми. Бу матур гореф-гадәтнең үз догасы да бар. 

Миләүшәләрне тотып карарга тырышкан оныгы Әминәгә Мәүҗидә апа да әбисе кебек бу тарихны сөйләргә тотынды. Бөтерчек кебек кыз төбенә төшми туктамас, шуңа күрә әбисенең итәгенә ябышкан кулын тәки ычкындырмады. 
– Әби! Мин сиңа үпкәләсәм, син миңа үпкәләмисеңме?
– Ни өчен үпкәләргә уйладың соң әле, балам?
– Әти алып кайткан чәчәкне миңа күрсәтмәдең бит! Менә мин тал бәбиләрен күрсәтәм бит сиңа, кара! Мин аларны санадым да инде!
– Күрсәтмәдеммени, кызым, әйдә әле, тагын бер карыйк. Үзем дә туйганчы карамадым бит! – диде әбисе.

Алар суыткычтан теге төргәкне алдылар да әбисенең бүлмәсенә кереп киттеләр. Мәүҗидә апа әбисеннән калган әкиятне Әминәгә дә сөйләде. Менә хәзер инде гөлҗимеш чәчәген көтәбез дә, барысы да бергә җыелгач, җиде чишмә кушылган җиргә барып суга агызабыз.
– Җиде чишмә? Безнең авылда ике генә чишмә бит, әби. Каян килгән җиде чишмә ул? – дип гаҗәпләнде Әминә.
– Мин дә әбигә шушы ук сорауны биргән идем, – диде Мәүҗидә апа. – Әйе, без белгәне ике чишмә. Берсе – Олы чишмә, икенчесе – Бәләкәй чишмә. Калганнары кайда соң, дигән идем.

Син әле барысын да белмисең шул. Мин дә белми идем синең кебек чакта. Әби күбрәк белә шул. Санаганым бар, безнең авыл аша җиде чишмә ага, диде. Менә син дә белеп кал әле. Аның беренчесе – безнең авылдан ике чакрым югарырак җирдә ага башлый. Бурсык елгасында ул чишмә. Икенчесе – Мунчала күпере чишмәсе. Өченчесе – Түбән очлар эчә торган чишмә, ә менә дүртенче белән бишенчесе – син белгән Олы чишмә белән Бәләкәй чишмә. Бәләкәй чишмәне әле Ибрай чишмәсе дип тә йөртәләр.

– Әбием, мин бит саный беләм! – диде Әминә хәйләле елмаеп. – Әле бишәү генә булды! Безгә бит җиде чишмә кирәк! 
– Ашыктырма! Тагын берсе – Болын чишмәсе. Хәзер инде аннан су алучы да, суын эчүче дә юк. Ләкин чишмәсе бар бит аның! Ул бит барысы бергә кушылган җиргә төшеп җитә! Җиденчесе – Олы каен чишмәсе! Бәләкәй чакта без анда суга йөри идек. Безнең урам чишмәсе иде ул. Һәр урамның үз чишмәсе бар безнең авылда. Ә хәзер инде бер генә чишмәгә дә баручы юк. Бер караганда, кеше ышанмаслык. Менә сиңа җиде чишмә! Болай гына агызып җибәрәсе түгел. Без синең белән аның догасын да әйтергә тиеш. Кавыштыру догасы – иң саваплы дога! Чөнки без синең белән кавыштыру бәйрәме ясыйбыз!
– Әбием! Догасын миңа да өйрәтерсең әле, яме! Ә менә кавыштыру нәрсә ул? – дип төпченде Әминә.
– Кызым, ул хакта гөлҗимеш чәчәк аткач сөйләрмен, яме. Дога өйрәтермен, анысын бергә укырбыз! Шуны гына онытма, кызым, бу бәйрәм безнең гаиләнең байлыгы, ул югалырга тиеш түгел. Әбиемнең васыяте. Менә хәзер син дә үсеп җиттең, син моны белергә тиеш.

Менә быел ләйсән дә яуды, аның янына миләүшә кайтып җитте. Хәзер гөлҗимеш чәчәкләрен генә көтәсе калды.
Ә узган ел... 

Узган елгы ләйсәнсез язның бер көнендә оныгы Әминә белән тагын берничә бала шаулаша-шаулаша яңа гына йомыркадан чыккан кош балаларын күтәреп килеп керделәр. Мәүҗидә апа беркавымга имәнеп китте.
– Балакайлар! Әнекәйгенәм! Нәрсә бу, кайдан алдыгыз?! Хәзер үк урынына илтеп куегыз. Бу бит карга балалары түгелме соң, каргышы төшәр! 
– Башка урамнар да алды аларны. Ояларын җимергәннәр бит, – диде Әминә.
– Җимергәннәр? Туздырган дип сөйлә! Ояларны туздыралар. Кайсыгыз менде карга оясына, и Ходаем! Карга каргышлары гына төшә күрмәсен!
Каргалар ташланмадымы соң? Ярый әле чукып күзләрегезне чыгармаганнар!
– Юк, тимәделәр! Шундый каты итеп кычкыралар су буенда!
– Нәрсә булган соң анда? Әйбәтләп сөйлә әле!
– Су буендагы бөтен агачларны кискәннәр, утын итеп ярганнар!
– Булмас! Безнең Бал әби утырткан таллар бит алар! Кемнәр кискән? Кем кушкан? Су буе талларын шулай кисеп өяләр димени? Алар бит авыл күрке! 
– Анда каргалар каравыл кычкыра. Шуларны ишетеп төшкән идек. Сез нигә ишетмисез? Һаман өйдә утырасыз!
– И балакаем, өйдә утырабыз шул. Аякларым авыртмаса... Таякка таянып булса да төшеп менәм әле су буйларына. Каргалар ташланмаса ярый. Аларның ярсыган вакытыдыр. Нигә беркем дә сүз әйтми соң? Каян килеп чыккан ул кансызлык? Карга каргышы тиз төшә ул. Балакайларым, бу кош балаларын кая куярга да белмим инде. Чебешләр янына каргалар сыймас. Шулай да бабаңның иске бүреген алып кил әле, кызым, – диде ул Әминәгә.
Шулай итеп, балалар алып кайткан карга балаларына оя да табылды.
– Җим бетмәгән, язган булса – үсәрләр. Күрә торып җан иясен үтертәсе юк, – диде ул өйдәгеләргә. Мәүҗидә апа гына түгел, бу өйдә барысы да бериш: әле күптән түгел генә кыр куянын терелтеп җибәрделәр. 
– Кем эше бу... кайсыгыз белә? – дип сорады ул балалардан.
– Таһир абый, диделәр...

Су буйлары бик матур булса да, чиләк-көянтә асып суга баручы юк авылда. Һәркемнең дә өенә кергән су. Уты, газы кергән, суы да өй эчендә. Әйтерсең чишмә тамагында яшиләр! Ләкин барыбер нидер җитми. Кеше кешегә керми башлады. Капкадан чыгып карасаң, бөтен урамында беркем юк! Суга баручы да, судан кайтучы да юк. Нишләпләр яталардыр өйләрендә? Телевизор карыйлардыр инде... Менә шуңа күрә дә су буендагы йөз еллык талларны утынга кисеп тураганнарын да күрми калганнар. Теләсә кайда өлгерә торган бала-чага әле канатлары да чыкмаган карга балалары белән йөгерешә торгач кына, авыл аңына килде кебек. Ләкин аңына килеп нәрсә эшләделәр соң? 

Карга балаларын урнаштырганнан соң, Мәүҗидә апа, бу хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, су буена төшеп китте. Һәр тал, һәр агач, ул агачларны кем утыртканы, аларның тарихы – бар да таныш аңа. Су буйлары авылның иң матур, иң күркәм урыны. Кунаклар кайтса да, авылдашлар үзләре дә чишмә суын бик сагынган чакларында сыңар чиләк белән булса да су буена төшәләр. Тал-тирәкле, сандугачлы-каргалы, бөтнекле-җиләкле матурлыкны югары очның бәрәңге бакчалары артыннан уза торган ерганак кына аерып тора. Аның аша басма шикелле генә күпер дә салынган, ел саен язгы ташу алып китә үзен. Чишмә юлына ятып диярлек үсеп, кем генә узса да, башларыннан сыйпап кала торган олы яшьтәге ике тал агачы бар анда. Мәхәббәт таллары ул. Алар су буендагы агачларның иң олы яшьтәгеләре. Яңгыр ява башласа да, кояш кыздырса да сыендыра иде ул таллар. Таякка таянып, әкрен генә чишмәгә таба атлаган Мәүҗидә апа иң элек шул талларны күрергә өметләнде. 
Инде су буена килеп җитте дип әйтергә була. Чаттан тыкрыкка борыласы гына калды. Борылса...

Таллар гынамы сиңа! Колачлы усак агачларын да егып салганнар! Җил булмаганда да лепердәшеп утыручы усак яфраклары турында Миңсылуәттәй: «Алар бит тәкъбир әйтеп утыра, аларның җаннары бар!» – ди торган иде. Ә хәзер әнә шундый җанлы агачның җансыз кәүсәсе беркемгә дә кирәк булмаган утын агачы булып ята. Су буйлары бушлык! Тегендә-монда – юлда да, бакчада да елга аркылы да йөзьеллык таллар бүрәнә булып аунап ята, әле кайчан гына лепер-лепер килеп, яфраклары белән уйна-ган усак агачлары да анда-монда ауган, әйтерсең лә агач мәетләре! Ә нигә соң аварга торган корыган карт талларны кисмәгәннәр бу кансыз кешеләр! Әле йөз еллык булсалар да, язларда яшәреп су юлларын бизәгән, сукмактан узган чакта яфраклары башлардан сыйпап калган талларны кисеп аударганнар! Бар кешене җәлеп иткән, авыл-ның барлык кунакларын чакырып торган су буе ниндидер ят җиргә әверелгән. Мәүҗидә апа нишләргә белмәде. Як-ягына каранды. Оныгын үзе белән ияртмәгәнгә үкенеп тә куйды. Ник, ичмаса, бер тере кеше очрасын су буенда. Таягын куйды да сукмак кырыена чүгәләде. Менә бит ничек! Бу безнең авыл түгелдер! Чишмә тамагына барып җитәрлек хәле калмаган иде аның. Ятлар хуҗа булып алгач, су буйлары да ятсындыра икән. Азрак хәл алганнан соң, ул чишмә янына килеп, бит-кулларын юды, учы белән алып өч йотым су уртлады. Салкын! Аннары коры җиргә утырып дога кылды. Су буе да аңар ятсынып карый кебек тоелды. Мәүҗидә апаның күңеле тулып китте. Әле кибәргә дә өлгермәгән чишмә суы, күз яшьләре белән кушылып, бите буйлап тәгәрәде. Язгы суларга манчылган, яңа гына киселеп аткан агач төпләре күз яшьләренә буылып елыйдыр кебек тоелды. Соңгы тапкыр кайчан килгән иде икән су алырга? Хәтерләми дә инде. 
Мәүҗидә апа әле генә борын төртеп килгән үләннәрне сыйпап алды, тирә-юньне күздән кичерде. Яңа гына берән-сәрән ярылып килгән сары-яшькелт яфраклар су буеның бушлыгын капларга тырыша кебек. Андагы хәлләрне күреп, йөрәге урыныннан купты. Каргалар тавышы томырылып аккан чишмә шавын да басып китәрлек иде. Кайгыларын уртаклашулары инде дип уйлады.

Мәүҗидә карчык су буеннан бик ачынып кайтты. Кемгә керергә, кем белән уртаклашырга? Кара инде, эч серен сөйләрлек кеше дә калмаган бит авылда. Болай озак яшәргә кирәк түгел икән. Алай дип әйтү түгел, уйлау да көферлек инде. Күпме сулар сулыш калгандыр, анысы бит бездән тормый. Ә менә карга балаларының язмышын кешеләр генә хәл иткән. Болай калдырып булмый, бу Таһир белән очрашып, авылның тәртибен аңлатырга кирәк дип уйлады ул. Кайткач, хәлсезләнеп урын өстенә ауды. Җаны сызлады аның.
– Балалар, килегез әле монда, сүзем бар! Килен, син дә тыңла әле, – диде Мәүҗидә апа. – Бу хәл минем ба-шыма сыймый. Торып-торып уйлыйм. Бу карга оясын тузгытучылар тынычлап йоклый микән? Мондый хәлнең әле авылда булганы юк иде. Беләсезме, кем эше булган соң бу? 
– Әни, син аны беләсең инде. Таш кибеттә эшләгән Гафур булган бит заманында, шуның төпчек малае, Таһир.
– Авылга кайтып үз пуҗымнарына өй салган Таһирмы?
– Шул инде, шул, – диде килене.
– Бик игелекле кеше дигәннәр иде, ничек бу хәлгә төшкән соң ул? Әйтүче булмаганмыни?
– Әнә шул игелек эшлим дип башлаган инде ул аны.

Хәзер бит авылга теләсә кем кайтып төпләнә дә үз кануннары белән яши башлый. Иң беренче авылга кайтып төпләнүче дип, Мәүҗидә апа телевизорны атый иде. Авылга оятсызлыкны шул гына алып керде, ди ул. Ләкин кешеләрдән уйламаганы да килеп чыга икән. Ә инде Таһир читтә үссә дә, әти-әнисе – авыл кешеләре. Шуңа күрә дә әтиләреннән калган иске йортка кайтып егылды инде ул. Күрәсең, читтә эшләре бик хөрти булгандыр. Булганлыгы да бардыр. Өйне яңадан салып керде. Авылда ялгыз апалар да күп. Таһирны ияләндерергә тырышучылар да аз түгелдер. Шулай да берсе үзенеке итте шул. Күптән түгел генә тол калган Фасилә, авыл кешеләре әйтмешли, ипи иснәтеп ияләндерде үзенә. Гел бергә тормасалар да, Таһир Фасиләнең бар эшләрен дә башкара торган булды. Таллар кисү дә шул Фасилә әйтүе белән башкарылган икән. Мунчага ягарга утын кирәк. Урманына керерлек түгел. Ә су буе үзебезнеке, янәсе.

Күршесендәге булса да, әллә кайчан дөнья куйган карчык бакчасы, кемнең кемдә эше бар! Менә бит үз авылының гореф-гадәтләрен белмәү нәрсәгә китерә. Фасиләсе дә читтән, күрше авылдан килен булып төшкән кеше. Таһиры да, читтә зимагур булып күп еллар килмешәк-лектә йөргәннән соң, авылга кайтып сыенган бер мескен. Каян белсен инде алар каргаларга тияргә ярамаганны! Нәфес көчле! Битарафлык! Уйлап карасаң, яз көне беренче сыерчыкларны көтеп алалар! Сыерчыклар кайткан, сыерчыклар кайткан! Парлысын күрдеңме, парлысы булса, быел кияүгә чыгасың, дип сынамышлар да әйтә торган иделәр. Ә инде язгы бәйрәм итеп барыбер «Карга боткасы» пешә бит, сыерчык боткасы түгел! Карга боткасы бит! Кая китте ул вакытлар! Әкрен-әкрен югалтабыз бит! 
– Үз таллары булса бер хәл. Ул бит безнең Бал әби таллары иде. Берсе дә юк хәзер. Нигез корыды. Аңа да яклаучы кирәк шул. Алар карга ояларын гына туздырып калмаган, алар туганыбызның нигезен дә туздырганнар! Авыл-да мондый хәлнең булганы юк иде бит әле. Оя туздыру ул бит тормышны туздыру. Әйтүче булмады микәнни? – диде бу хәлләрне берничек тә аңлата алмаган Мәүҗидә апа.

Хәер, хәзер кеше әйткәнне барысы да тыңлап бармый шул. Яхшы сүз булса да, колакка элмиләр. Ярамый дип әйтсәң керми калмас иде әле. Күрәсең, теге авылга кайткан егеткә әйтүче булмаган. Кешесенә очрамаган инде, дип уйлады Мәүҗидә апа. Яхшы белән яманны аера белмәү – ул инде уң белән сулны бутау белән бер.
– Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың. Фасилә чанасына утырган ул, – диде килене. – Анысына ни җитми тагын. Тиз генә утынлы буласы килгән. Әй, бу шәһәр кешесе! Әллә акылсыз инде алар. Әллә үзләрен бик акыллы дип саныйлар. Малайлар әйтеп торган аңар. Карга оясы булган агачларга тимә! – дигәннәр... 
– Карга оясы да булдымы саклый торган нәрсә! – дип әйткән ди. 
Әлбәттә, аның бит ул каргаларны каршылаганы да, карга боткалары ашаганы да юк. Мескен! Үз башына.

Карга каргышы төшми калмый. Яз кошларын хөрмәт итәргә кирәк. Алар язны алып килә, гаилә кора, бала чыгара. Шул турыда уйлап караганнары бармы икән? 
– Чакыр әле шул Таһирны безгә, сөйләшәсем килә. Бәлки, башына берәр акыл салып булыр. 
– Әни. Килә алмас ул безгә. Башта бүрәнәләр өстерәп билен авырттырган, ди. Кичә әнә үзенең ишегалдында егылып, берьюлы ике аягын да сындырган! 
– Ике аягын берьюлымы?! Карга каргышы! Ул озак көттерми!
– Үзе дә әйтә ди. Тигез җирдә егылып киттем, карга каргышы гына төште башыма, дип әйтә ди. Әле кичә генә гел йөри алмаслык хәлгә килгән дигәннәр иде. Бәхетсезлегенә каршы, каядыр бармакчы булган, күрәсең. Хәзер аяксыз ята әнә.
– Шуның белән генә бетсә, бик әйбәт булыр иде дә. Ай-һай! Карга каргышы каты була ул! 

Таһирның аягы төзәлсә дә, башына зыян килгән, дип сөйләделәр. Урманда телефоннар өчен куелган маш янына килеп, иң түбәсенә менеп карга балалары кебек очып төшсәм, бәлки, каргышлары бетәр иде, дип әйтә, ди. 

...Менә быел да кайтты каргалар. Авыл кешеләре сәер күренешне күреп, быелгы язда да шаккаттылар. Гомердә дә чыршыга оя кормаган каргалар быел чыршыларга да оя корган. Таллар беткәч, кая барсыннар? Ул агачлар кисел-гәне туралып, туралмаганы бүрәнә булып быел да ята. Беркем дә кагылмый аңа. Ә инде Таһир сүз биргән ди. Нигә генә кистем икән, ел саен Карга боткасы оештырыр идем, дип әйтә ди. Каргалар бит алар боткасын ашарлар, каргышларын гына ташламаслар. Менә Таһир хәзер бу карга каргышы кайсы яктан бәрер икән дип көтеп йөри, ди. Көткән нәрсә килә инде ул!

«Карга боткасы пешер, оештыр шуны! Су буйларына алып төшеп, карга балаларына ашат, бәлки, гафу итәрләр!» – дип шаяртып әйткән сүзләргә ышанган Таһир, быел бала-чаганы басуга алып чыгып, карга боткасы пешергән, кошларга да калдырган, диделәр. 

...Ә менә Мәүҗидә апа белән оныгы Әминә бүген ләйсән суын, миләүшә белән гөлҗимеш чәчәген чүлмәккә салып, җиде чишмә суы белән тулып аккан елгага агызып җибәрделәр. Әле Әминә алар артыннан елга буйлап байтак кына йөгерә-йөгерә озата да барды.
– Әбием! Киләсе елга тагы шулай бергәләп кавыштырырбыз, яме! – диде Әминә.
– Исән-имин булыйк та, ләйсән яңгырлар яусын дип телик, кызым. Әйдә, хәзер бер дога.
Әбисе догасын укыды һәм ахырда болай диде: «Йә Раббым! Сагынып көткәннәр, яратканнар, көтеп гомерләре узганнар да кавышсын, еллар бәхет алып килсен, өметләр якты булсын, күңелләр миһербанлы булсын! Амин, амин, амин!»
Шундый зур саваплы эштән ләззәт табып, әби белән онык, җитәкләшеп, өйләренә атлады.

Рәсем: Н. Васильева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар